Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Узып баручы атна милли хәрәкәт ветераны 71 яшьлек Фазыл Вәлиәхмәтовның Вконтактедагы ике посты өчен алты елга колониягә хөкем ителүе белән тарихка кереп калды.

Пенсионерны Русия армиясен "дискредитацияләү" һәм "террорчылыкны аклау" маддәләре нигезендә гаепле дип таптылар

"Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау җитәкчесе Сергей Давидис өлкән яшьтәге кешегә ни өчен мондый озын төрмә мөддәте бирелүенең сәбәпләрен барлады.

Ул Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русиядә хатын-кызларга, балаларга, өлкәннәргә карата һуманлык күрсәтү кебек әле азмы-күпме сакланган хокукый рудиментлар бар иде, хәзер инде алары даюкка чыкты ди. Бу беркем дә үзен имин дип хис итмәсен өчен эшләнә ди ул.

Давидис сүзләренчә, Вәлиәхмәтов сәяси тоткын дип танылган һәм ул ирегеннән мәхрүм ителерегә тиеш түгел. "Аңлашыла ки, бу башка төрле фикер йөртүчеләргә, башка позициядә булучыларга, сугышны хупламаучыларга каршы көрәшнең чагылышы. Русия мондый җәзага корылган сәясәтне 4 елдан артык алып бара", диде Давидис Азатлык Радиосына.

Аның фаразынча, 71 яшьлек Вәлиәхмәтовка озын төрмә мөддәте бирелүе аның кайчандыр татар милли хәрәкәтендә актив катнашуы белән дә бәйле була ала. Халыкның бүгенге режим алга сөргән империячел идеяләре тирәсендә түгел, ә милли һәм төбәк темалары һәм мәсьәләләре тирәсендә берләшүеннән хакимиятләр бигрәк тә курка, ди белгеч.

Фазыл Вәлиәхмәтов 1990-нчы елларда татар милли хәрәкәтендә актив катнашты, ләкин соңгы елларда ул күбрәк дәүләт карамагандагы татар оешмалары белән хезмәттәшлек итте: Дөнья татар конгрессы, Татарстанның туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте һәм Казан федерал университеты оештырган туган якны өйрәнү форумнарында һәм конференцияләрендә актив катнашып килде.

Давидис монда шулай ук Фазыл Вәлиәхмәтовның кечкенә бер шәһәрдә яшәве дә роль уйный ала дип саный. "Җәзага корылган сәясәт алып баручы оешмалар "дәүләт дошманнарын" табып хөкем итүләре турында хисап биреп барырга тиеш. Зур шәһәрдә "андый дошманнарны" табу җиңелрәк булса, провинциядә сайлау мөмкинлеге зур түгел. Анда берәр кеше килеп чыкса, аңа ябышалар һәм халык алдында җәзага тарталар. Бу гомуми күренеш түгел, күбрәк хосусый бер әйбер, ләкин шулай ук үз ролен уйный", диде Сергей Давидис.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
😢5
Башкортстанда дрон һөҗүме куркынычы игълан ителде.

Уфа һава аланында "Ковер" планы кертелгән, ул эшләми тора.
😁3🤬1
Узган ялларда Европада беренче Сабантуй узды.

Кыпрыста яшәүче татар-башкортлар бәйрәмне быел беренчеләрдән булып оештырды.

Аны Европада иң зурысы дип тә әйтеп буладыр.

Балалар өчен дә, зурлар өчен дә уеннар оештырылды, кунаклар татар милли ризыклардан авыз итә алдылар.

Кыпрыста Сабантуйны төп оештыручылар Алсу һәм Илнар Җиһангировлар, чыгымнарны катнашучылар үзләре күтәрә.

4 апрельдә зур Дөнья татар конгрессы ярдәмендә Сабантуй Дубайда булырга тиеш иде. Ләкин Якын Көнчыгыштагы сугыш сәбәпле, ул киләсе елга күчерелде.
🔥4❤1🥱1
Канадада эшләүче хосусый татар мәктәбе беренче тапкыр үз журналын нәшер итә башлады

"Alima Academy" онлайн татар мәктәбе укытучылары "Ялт-Йолт" дип исемләнгән татар балалары өчен журнал чыгарган. Ул балалар өчен күңел ачу һәм белем эстәү басмасы.

Журнал төсле, ул 30 биттән тора. Биредә балалар өчен шигырьләр, башваткычлар, ребуслар, әкиятләр, квестлар, укыр өчен кызыклы әсәрләр, буяулар урын алган. Аны чыгаручылар — "Alima Academy" онлайн татар мәктәбе укытучылары Диләрә Гарафова, Гөлназ Дениз.

Журналның беренче саны татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйрига багышланган.

Әлегә тиражы күп түгел, ул 50 данә булып басылган, аны "Amazon" платформасыннан алып була, 30 канада доллары тора.

"Мин озак еллар дәвамында иҗтимагый эшләр белән шөгыльләнгән кеше буларак моңа инандым: беркемнән дә берни көтмичә тотасы да эшлисе. Үзебезгә мәгърифәт проектларын оештырырга, син түгел, башкалар аны эшли икән, сүз яки акча белән ярдәм итү. Бернинди грантлар да көтәсе түгел, Татарстан ярдәм итәр, бүләкләр җибәрер әле дип тә утырасы түгел. Үзебезгә кирәк бит ул. Менә безнең мәктәптә укучы балаларга журнал, китаплар кирәк, без аны үзебез булдырабыз", дип сөйләде "Alima Academy" мәктабенә нигез салучы Алимә Сәләхетдинова.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
🔥9❤5👍2
«Уфа» футбол такымы уенчылары дроннар һөҗүме куркынычы сәбәпле, Хабаровскига уенга бара алмаган.

Кичә «Уфа» футбол такымы «СКА-Хабаровск»ка каршы уен үткәрү өчен Хабаровскига юл тотарга тиеш иде. Әмма дроннар һөҗүме куркынычы аркасында сәфәр өзелде.

Башта уенчылар Новосибирскида төшеп, аннары юлларын дәвам итәргә тиеш иде, ләкин «Ковер» планы кертелү сәбәпле, очкыч дүрт сәгатькә тоткарланган. Нәтиҗәдә, икенче рейска алынган билетлар кулланылмыйча "янган".

Бу хәл турында «Уфа» клубы үзе хәбәр итте. Ике такым арасындагы очрашу бүген узарга тиеш иде, әмма хәзерге шартларда уен үткәрелмәячәк.

Клуб «СКА-Хабаровск» һәм Футбол милли лигасы (ФНЛ) җитәкчелегенә рәсми мөрәҗәгатьләр юллаган.

«Безнең дәлилләр игътибар белән тыңланды һәм хәзер карала. ФНЛ җитәкчелеге белән диалогны дәвам итәбез һәм әлеге форс-мажор хәлгә бәйле карар көтәбез», дип белдерделәр «Уфа» клубында.

▪️Русиянең Украинага каршы башлаган баскын сугышы нәтиҗәсендә ил эчендә дә кыенлыклар көннән-көн арта. Һава аланнары ябылып тору сәбәпле, кешеләр сәгатьләр буе аэропортларда утырырга мәҗбүр.

@azatliqradiosi
😁1
Бу атнада 71 яшьлек Фазыл Вәлиәхмәтов алты ел колониягә хөкем ителде.

Өлкән яшьтәге кешегә мондый зур төрмә җәзасын бирү сәясәт белгечләре, милли хәрәкәт активистлары "башкаларны куркыту өчен эшләнә" дип саный.

Тулырак 👉 безнең язмада укыгыз.

@azatliqradiosi
😢9🤬1