Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Башкортстанда дрон һөҗүме куркынычы игълан ителде.

Уфа һава аланында "Ковер" планы кертелгән, ул эшләми тора.
😁3🤬1
Узган ялларда Европада беренче Сабантуй узды.

Кыпрыста яшәүче татар-башкортлар бәйрәмне быел беренчеләрдән булып оештырды.

Аны Европада иң зурысы дип тә әйтеп буладыр.

Балалар өчен дә, зурлар өчен дә уеннар оештырылды, кунаклар татар милли ризыклардан авыз итә алдылар.

Кыпрыста Сабантуйны төп оештыручылар Алсу һәм Илнар Җиһангировлар, чыгымнарны катнашучылар үзләре күтәрә.

4 апрельдә зур Дөнья татар конгрессы ярдәмендә Сабантуй Дубайда булырга тиеш иде. Ләкин Якын Көнчыгыштагы сугыш сәбәпле, ул киләсе елга күчерелде.
🔥4❤1🥱1
Канадада эшләүче хосусый татар мәктәбе беренче тапкыр үз журналын нәшер итә башлады

"Alima Academy" онлайн татар мәктәбе укытучылары "Ялт-Йолт" дип исемләнгән татар балалары өчен журнал чыгарган. Ул балалар өчен күңел ачу һәм белем эстәү басмасы.

Журнал төсле, ул 30 биттән тора. Биредә балалар өчен шигырьләр, башваткычлар, ребуслар, әкиятләр, квестлар, укыр өчен кызыклы әсәрләр, буяулар урын алган. Аны чыгаручылар — "Alima Academy" онлайн татар мәктәбе укытучылары Диләрә Гарафова, Гөлназ Дениз.

Журналның беренче саны татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйрига багышланган.

Әлегә тиражы күп түгел, ул 50 данә булып басылган, аны "Amazon" платформасыннан алып була, 30 канада доллары тора.

"Мин озак еллар дәвамында иҗтимагый эшләр белән шөгыльләнгән кеше буларак моңа инандым: беркемнән дә берни көтмичә тотасы да эшлисе. Үзебезгә мәгърифәт проектларын оештырырга, син түгел, башкалар аны эшли икән, сүз яки акча белән ярдәм итү. Бернинди грантлар да көтәсе түгел, Татарстан ярдәм итәр, бүләкләр җибәрер әле дип тә утырасы түгел. Үзебезгә кирәк бит ул. Менә безнең мәктәптә укучы балаларга журнал, китаплар кирәк, без аны үзебез булдырабыз", дип сөйләде "Alima Academy" мәктабенә нигез салучы Алимә Сәләхетдинова.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
🔥9❤5👍2
«Уфа» футбол такымы уенчылары дроннар һөҗүме куркынычы сәбәпле, Хабаровскига уенга бара алмаган.

Кичә «Уфа» футбол такымы «СКА-Хабаровск»ка каршы уен үткәрү өчен Хабаровскига юл тотарга тиеш иде. Әмма дроннар һөҗүме куркынычы аркасында сәфәр өзелде.

Башта уенчылар Новосибирскида төшеп, аннары юлларын дәвам итәргә тиеш иде, ләкин «Ковер» планы кертелү сәбәпле, очкыч дүрт сәгатькә тоткарланган. Нәтиҗәдә, икенче рейска алынган билетлар кулланылмыйча "янган".

Бу хәл турында «Уфа» клубы үзе хәбәр итте. Ике такым арасындагы очрашу бүген узарга тиеш иде, әмма хәзерге шартларда уен үткәрелмәячәк.

Клуб «СКА-Хабаровск» һәм Футбол милли лигасы (ФНЛ) җитәкчелегенә рәсми мөрәҗәгатьләр юллаган.

«Безнең дәлилләр игътибар белән тыңланды һәм хәзер карала. ФНЛ җитәкчелеге белән диалогны дәвам итәбез һәм әлеге форс-мажор хәлгә бәйле карар көтәбез», дип белдерделәр «Уфа» клубында.

▪️Русиянең Украинага каршы башлаган баскын сугышы нәтиҗәсендә ил эчендә дә кыенлыклар көннән-көн арта. Һава аланнары ябылып тору сәбәпле, кешеләр сәгатьләр буе аэропортларда утырырга мәҗбүр.

@azatliqradiosi
😁1
Бу атнада 71 яшьлек Фазыл Вәлиәхмәтов алты ел колониягә хөкем ителде.

Өлкән яшьтәге кешегә мондый зур төрмә җәзасын бирү сәясәт белгечләре, милли хәрәкәт активистлары "башкаларны куркыту өчен эшләнә" дип саный.

Тулырак 👉 безнең язмада укыгыз.

@azatliqradiosi
😢9🤬1