Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Русия тышкы эшләр министрлыгы Украина башкаласына яңа һөҗүмнәр белән янады

Министрлык белдерүенчә, 22 майга каршы төндә Старобельскига ясалган һөҗүм "сабырлык чигеннән узган".

"Русия Федерациясе кораллы көчләре Киевтагы Украина хәрби-сәнәгать комплексы ширкәтләренә системлы һөҗүмнәр ясый башлый. Һөҗүмнәр карар кабул итү үзәкләренә һәм хәрби идарә пунктларына да юнәлтеләчәк", диелә белдерүдә.

Шулай ук Мәскәү чит ил ватандашларын, шул исәптән дипломатик миссияләр һәм халыкара оешмалар вәкиллекләре хезмәткәрләрен" мөмкин кадәр тизрәк Киевтан китәргә чакыра, ә шәһәр халкына "хәрби һәм административ инфраструктура корылмасына якын килмәскә" киңәш итә. Украина хакимияте белдерүдә "хунта" һәм "Зеленский режимы" дип атала.

@azatliqradiosi
🤡4
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 26 май, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸АКШ хәрбиләре Иранның көньягына һөҗүм иткән. Fox News белдерүенчә, Һормүз бугазында мина урнаштырырга тырышкан Иранның ике көймәсе, шулай ук Бәндәр-Аббас портындагы зенит-ракет комплексына һөҗүм ясалган. Һөҗүмнән соң Иран кораллы көчләре вәкилләре нефть бәясенең 200 долларга кадәр артуына әзер булырга чакырган.

🔸Русия армиясенең Одессага һөҗүме нәтиҗәсендә, бер кеше һәлак булган, өч кеше яраланган. Бу хакта Украина гадәттән тыш хәлләр хезмәте хәбәр итә.

🔸Ямалдагы "Полярная сова" колониясендә утыручы хокук яклаучы Бахром Хамроевның медицина ярдәме күрсәтелмәү һәм авыр шартларда тотылу сәбәпле сәламәтлеге начарланган. Бу хакта Facebook-та Хамроевның хатыны яза. Хамроев тугыз айга якын штраф изоляторда һәм ПКТда тотылды.

🔸Узган ел Кырымда кулга алынган мөслимә Февзие Османованы һәм аның белән бер камерада тотылучыларны Акмәчеттәге 1нче санлы тикшерү изоляторының ирләр корпусына күчергәннәр. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" проектына кызның әнисе Эльянора Османова белдергән. «Зонателеком» аша сөйләшкәндә, Февзие камераның ышык урында урнашуы сәбәпле "дымлы һәм салкын" булуын әйткән. Шулай ук яңа камерада суыткыч булмау сәбәпле, мөслимәнең азык-төлекләре бозылган.

🔸Cызраньдагы "Роснефть" нефть эшкәртү ширкәте Украина дроннары һөҗүменнән соң эшен туктаткан. Бу хакта Reuters хәбәр итә. Һөҗүм 21 майда ясалган булган.

@azatliqradiosi
❤2
Мәхкәмә Сарытау мөфтиенең элекке урынбасары Әл Хиха Нидаль Авадалла Әхмәдны кулга алган

“Коммерсантъ” язуынча, 10 май тирәләрендә мәхкәмә Әл Хих һәм тагын җиде кешене (шул исәптән Петербурдан мөселман җәмгыятенең элекке рәисе Мөхәммәт Хеннины) сак астына алган. Алар Русия Җинаять кодексы 205.5 маддәсенең 2нче өлешендә («Террорчылык оешмасы эшчәнлегендә катнашу») гаепләнә. Тикшерү фаразынча, алар иң соң дигәндә 2025 елның апрелендә Русиядә тыелган “Мөселман кардәшләре” халыкара оешмасына кергән һәм Петербурда аның бүлекләре утырышларында катнашкан. Гаепләнүчеләрнең кайсы төбәктә кулга алынуы әлегә билгеле түгел.

▪️Әл Хих Фәләстиндә туган. 1990нчы елларда Русиягә килгән. Сарытау медицина университетын тәмамлаган, 2016 елны университет тәмамлап укытучы дипломына ия булган. Русия ватандашлыгын 2011нчы елны алган. Мөфти урынбасары вазифасын Мөкаддәс Бибарсов заманында башкарган.

▪️Элегрәк Азатлык Радиосы Равил Гайнетдин җитәкчелегендәге Русия мөселманнары Диния Нәзарәтенә караган берничә дин әһеленең тоткарлануы турында язды. Белгеч бу Гайнетдин җитәкләгән нәзарәткә чираттагы басымның дәвамы дип саный.

@azatliqradiosi
❤1👎1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Казанда полиция Казан фдераль университеты (КФУ) студентларының имзаларын җыйган “Ирек” хокук яклау үзәге активистларын куып тараткан Волонтерлар икенче көн студентларның тулай торактан чыгарылуына каршы имза җыйган. Алар Бауман урамыннан “Кремлевская” метросына…
Казанда куәт оешмалары вәкилләре Казан федераль университеты тулай торакларыннан студентларны чыгаруга каршы имза җыйган студентларга кисәтү тапшырган.

“Ирек” хокук яклау үзәгенең Telegram-каналы хәбәр итүенчә, бүген волонтерлар янына полиция хезмәткәрләре килеп, экстремистик эшчәнлекне булдырмау турында рәсми кисәтү тапшырган. Әлегә мондый кимендә биш очрак билгеле.

Кисәтү кәгазендә “җыеннар, митинглар, демонстрацияләр, йөрешләр һәм пикетлар вакытында экстремистик эшчәнлек алып бару тыела” диелә. Шулай ук чараларны оештыручыларның канун нигезендә җаваплылыкка тартылачагы искәртелгән.

Балигъ булмаган активист хокук яклаучыларга сөйләвенчә, аның янына полиция хезмәткәрләре битлек киеп килгән һәм исемнәрен әйтүдән баш тарткан. Алар аны машинага утырырга мәҗбүр иткән, шуннан соң “Украина кораллы көчләре” турында сөйләшә башлаган.

▪️Тулай торакны бушату Казанда узачак Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре берлеге (АСЕАН) саммиты белән бәйле булуы турында Азатлык Радиосы язган иде. Университетта студентларны чыгаруны иминле чаралары һәм инженер челтәрләре ремонты белән аңлатканнар.

@azatliqradiosi
🤬5
Кабан күлендә 1,5 млрд сумлык фонтан барлыкка киләчәк

Ул Татарстан, Казан һәм Сбербанк хисабына төзелә.

Фонтанны киләсе елга Республика көненә ачмакчылар.

Интернетта борчу белдерүчеләр дә бар: Кабанның пычрак суы Камал теарының пыяла фасадын пычратырга мөмкин диләр.

Сез ничек уйлыйсыз?
🔥5🙈3
Корбан гаете мөбәрәк булсын!

Бүген мөселманнар Корбан гаетен бәйрәм итә. Бу уңайдан Татарстан һәм Башкортстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укылды, корбан чалулар башланды.

Барлык мөселман укучыларыбызны бәйрәм белән тәбриклибез!Илләргә тынычлык, йортларга бәрәкәт насыйп итсен, кылган догаларыгыз, чалган корбаннарыгыз кабул булсын.

@azatliqradiosi
❤19🙏3👎1
⚰️ Украинадагы сугыш:

Башкортстан: кимендә 10 мең үлем

Татарстан: кимендә 9 мең үлем

Ике республика: кимендә 19 мең үлем

Бу саннарны 27 майга Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" хисабы күрсәтә. Бу – без тапкан үлемнәр генә, аларның чын саны күпкә зуррак булырга мөмкин.

Тулырак бу хакта иртәгә Азатлык сайтында укый алырсыз.

#сугышта_үлүчеләр
@azatliqradiosi
🤬5🤔1🎉1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
1920 елның 27 маенда ТАССР төзү турында декрет имзалана

Яңа чикләр, яңа кануннар белән яңа республика барлыкка килә.

Татар Автоном Совет Социалистик Республикасының (ТАССР) барлыкка килүе кат¬лаулы, вакыйгаларга бай чорга туры килә. Идел-Урал штаты идеясе тормышка ашмавы, аны яклаган татар интеллигенциянең кулга алынуы, Татар-башкорт республикасы проектын уйлап чыгару, ватандашлар сугышы, большевикларның хакимияткә килүе һәм башкалар.

ТАСС төзелүгә 100 ел уңаеннан Азатлык Радиосы видео ясаган иде. Әлеге видеоны искә төшереп китик.

@azatliqradiosi
🔥5❤1
АКШның Аризона университетында татар теле курслары башланды

Ул җиде атна дәвам итәчәк. Татар телен өйрәнер өчен быел өч кеше язылган. Студентлар татар телен түләп өйрәнә. Аризона университеты быел да татар теле укытучысы итеп "Alima academy" онлайн мәктәп җитәкчесе Алимә Сәләхетдинованы чакырган. Ул Аризона университетында дүртенче тапкыр татар теле укытучысы булып эшли. Ике елны ул оффлайн укытты, соңгы ике елда Аризона университеты онлайн форматта укытуга күчте.

Алимә Сәләхетдинова Азатлыкка аңлатуынча, өч студент та татар телен белми, аларга тел нигездән өйрәтеләчәк. Өч кешенең дә ни өчен татар телен сайлауларының сәбәпләре төрле.

— Татарча өйрәнергә теләүчеләр башта дүрт кеше иде, берсе төшеп калды. Бер укучы башкортларны, аларның тарихын өйрәнә. Тарихчы. Архивларда чыганакларны өйрәнгәндә татар теле кирәклеген аңладым дип сөйләде.

Икенче студент - Советлар Берлеге тарихын өйрәнүче галим. Моннан тыш ул Заһидә Бурнашева шәхесен өйрәнә булып чыкты. Ул беренче татар феминисткасы булып санала. Ул да татар телендәге чыганаклар белән эш итә, телсез бик кыен диде. Тамырларымны, нәселемне өйрәнәсем килә дигән фикер дә әйтте.

Өченче кеше Америкадан. Ул тикшеренүче түгел, әмма татар җырларына гашыйкмын, телне өйрәнәсем килә, чөнки татарларны күбрәк таныйсым килә, диде.

Өчесе дә көчле, кызыклы шәхесләр, - диде ул.

Алимә Сәләхетдинова аңлатуынча, җиде атна дәвамында татар теле интенсив рәвештә өйрәнелә. Татар теле инглиз теле аркылы өйрәтелә. Сөйләм теленә басым ясала.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❤15👍1🙏1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Мөселманнар бүген корбан гаете бәйрәм итә.

Казан, Уфа, Мәскәүдә ул ничек узды?
❤3🔥2👎1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 28 май, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸АКШ Һормүз бугазы тирәсендә Иранның дүрт һөҗүмче дронын бәреп төшергән һәм Иран җирлегендәге хәрби корылмага һөҗүм иткән. Моңа җавап итеп Иран ислам инкыйлабы сакчылары корпусы АКШның бер хәрби һава базасына һөҗүм ясалуы турында белдергән. Төнлә Иран ракетлары һәм дроннарын тотып калу турында Күвәйт хәбәр иткән иде.

🔸Башкортстанда мәхкәмә приставлары эчәк кизүе барлыкка килгән "Уральские зори" җәйләвен 2 июньгә кадәр япкан. Әбҗәлил районында урнашкан әлеге лагерьда 11-15 яшьлек 15 бала чирләде. Чир ашханәдә эшләүче хезмәткәрдән таралган.

🔸Уганда хакимиятләре Эбола бизгәге ачыкланган Конго республикасы белән вакытлыча чикне япты.

🔸Уфаның Совет район мәхкәмәсендә мэр Ратмир Мәүлиевтән чәчләрен мәҗбүри рәвештә алуга бәйле мәхкәмә утырышы башланган. Бу хакта UTV хәбәр итә. Мәүлиевнең чәчләрен экспертизага СИЗОда утырганда алдылар. Хәзер Мәүлиев өй сагында тотыла.

🔸Казан хакимияте Сабантуй уздыруга ким дигәндә 118 миллион сум бүлгән. Тендерлар дәүләт сатып-алу порталында чыккан.

@azatliqradiosi