This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Усалның 1552 җыры нигә юкка чыккан?
Җырчы Усалның "1552", "Азатлык", "Янып бет", "Murda" треклары музыкаль мәйданчыкларыннан юкка чыккан. Моңа аның фанатлары игътибар итте.
"Кион. Музыка"дагы эзләүдә исә "1552" дип язганда, "Трек недоступен по требованию Роскомнадзора" дип чыга.
Бу хакта 👉 тулырак язган идек.
@azatliqradiosi

🤬17❤1👎1🙈1
Башкортстан "Башнефть"тәге хиссәләренең бер өлешен саткан
Башкортстан хакимияте "Башнефть" ширкәтендәге хиссәләренең бер өлешен саткан. Бу хакта Петербур халыкара икътисади форумында республика премьер-министры Андрей Назаров белдерде.
Аның сүзләренчә, хиссәләр федераль җитәкчелек ризалыгы белән сатылган. Шул ук вакытта килешүдә республикага киләчәктә аларны кире сатып алу хокукы да бирелгән.
Республика хакимиятен мондый адымга беренче чиратта бюджеттагы кыенлыклар һәм "Башнефть"нең финанс нәтиҗәләре начараю этәргән диелә. 2025 ел нәтиҗәләренә караганда, ширкәтнең саф табышы 103,2 миллиард сумнан 46,6 миллиард сумга кадәр кимегән. Шул ук вакытта керемнәр дә төшкән, ә дивидендлар күләме сизелерлек азайган.
Әгәр 2023 ел нәтиҗәләре буенча акционерларга 44,4 миллиард сум дивиденд түләнгән булса, 2024 ел өчен бу күрсәткеч 26 миллиард сумга калган. 2025 ел нәтиҗәләре буенча исә директорлар шурасы нибары 12,3 миллиард сум күләмендә дивиденд түләргә тәкъдим иткән.
Нәкъ менә дивидендлар кимү Башкортстан бюджетына җитди йогынты ясаган дип санала. Республика өчен "Башнефть" еллар буе төп керем чыганакларының берсе булып килде. Шул ук вакытта төбәк бюджеты дефициты да үскән: 2025 елга ул 28,6 миллиард сумга җиткән.
Мәскәү биржасындагы бәяләрдән чыгып исәпләгәндә, сатылган пакет өчен республика якынча 11–15 миллиард сум акча алган булырга мөмкин.
Быел Башкортстан казнасы 22,5 миллиард сум дефицит белән кабул ителде.
2016 елда "Башнефть" хиссәләренең 50,08 процентын "Роснефть" 330 млрд сумга сатып алды. Бәйге узыдырылып тормады.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

Азатлык Радиосы
Башкортстан "Башнефть"тәге хиссәләренең бер өлешен саткан
Республика премьер-министры Андрей Назаров сүзләренчә, хиссәләр федераль җитәкчелек ризалыгы белән сатылган. Шул ук вакытта килешүдә республикага киләчәктә аларны кире сатып алу хокукы да бирелгән.
🤬5🍌2👏1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Сабантуй мизгелләре. 1970нче еллар
Идел-Урал авылларында Сабантуйлар гөрләгән бу көннәрдә Азатлык 1970нче елларда татар авылларында төшерелгән фотолар тәкъдим итә.
Әлеге фотоларны танылган фоторәссам Рифкать Якупов төшергән. Ул Казан татарлары, кырымтатарлар яшәешен төшерә, аларның мәдәниятен фото аша таныта.
Фотолар беренче тапкыр Азатлыкта 2023 елда дөнья күргән иде.
Сезнең авылда сабантуй үткәреләме?

❤7👍3🔥2🥱1
Радий Хәбировның элекке пиар киңәшчесе Ростислав Морзагулов Украина Югары радасының Русияне деимперияләштерү комиссиясенә кергән
Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның элекке ярдәмчесе, шулай ук элек республиканың Җәмәгать пулатын җитәкләгән Ростислав Морзагулов Украина парламенты каршындагы җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнәчәк.
— Бу — Югары рададагы бик кызыклы комиссия. Анда башка дәүләт оешмалары белән тыгыз хезмәттәшлек итүче көчле депутатлар бар, чөнки куелган бурыч бик мөһим. Русиядә милли республикалар — мәсәлән, минем туган Башкортстан, күп эшләгән Төньяк Кавказ республикалары һәм башка төбәкләр — колония һәм чимал чыганагы булудан туктарлык шартлар тудырырга кирәк, - дигән ул «Аспекты — Башкортостан» каналына.
Элегрәк Морзагулов Донбасс территориясендәге сугыш барган районнарда булып кайтты һәм «Украинада бер ай: сугыш һәм тынычлык Кремльнең элекке пропагандисты күзлегеннән» исемле документаль фильм төшерде.
2025 елның сентябрендә Башкортстан Югары мәхкәмәсе Морзагуловка карата читтән торып чыгарылган хөкем карарын раслады — ул сигез елга ирегеннән мәхрүм ителде. Аны Русия армиясе турында «ялган мәгълүмат» таратуда һәм «ят агент» эшчәнлеге тәртибен бозуда гаепле дип таптылар.

🤮7🤣2👍1🤯1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Казаннан Грузиягә киткән 21 яшьлек Эльвина Шәрифуллина бик озак вакыт илдән китүен мөһаҗирлек дип атый алмаган. “Мин гомумән эмиграция кешесе түгел. Моны киткәч кенә бик яхшы аңладым. Миңа калса, мин Татарстан эчендә генә яши алам”, ди ул. Эльвина ни өчен…
Казаннан журналист, блогер Эльвина Шәрифуллина ике ел элек илдән китәргә мәҗбүр булган мөһаҗир.
Без аның белән илдән китәргә мәҗбүр булу сәбәпләре, цензура һәм эмиграциядәге тормышы турында, шулай ук деколонизация, тел сәясәте һәм Баймак эше турында сөйләштек.
Тулы әңгәмәне 👉 безнең сайтта укыгыз.

❤9🔥2
"Герань" дроннарын җитештерүче "Алабуга" махсус икътисад зонасы җирлеге бер елда 340 гектарга киңәйгән
2025 елның мае белән 2026 елның маендагы иярчен сурәтләрне чагыштырып караганда, мәйданның төньяк өлешендә яңа ангарлар төзелеше дәвам итә. Моннан тыш, бер ел эчендә аның үзәк өлешендә яңа торак һәм җитештерү биналары төзелгән.
Иярчен сурәтләреннән күренгәнчә, күптән түгел — 2026 елның апрелендә — «Алабуга» махсус икътисади зонасының көньягында, мәйданы 450 гектардан артык булган җирдә дә актив төзелеш эшләре башланган. Ул зона янында узучы М-12 «Восток» федераль автомобиль юлының икенче ягында урнашкан. Шулай ук сурәтләрдә әлеге зур юлдан махсус икътисади зонага илтүче тагын бер төзелә торган машина юлы да күренә.
Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Бу Иранның "Шахед" тибындагы җитештерелгән дроннарга "Герань" исеме бирелде.
Һәр төн саен Русия хәрбиләре Украинага мондый 100дән алып 400–600гә кадәр дроны җибәрә. Алар Иранда җитештерелгән дроннар белән чагыштырганда сизелерлек камилләштерелгән,
«Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә һава һөҗүмнәренә каршы тору өчен кимендә 19 манара урнаштырылган. Манаралар фаразларга күрә, зур калибрлы пулемётлар белән җиһазландырылган. OSINT-аналитиклары күптән түгел «Алабуга» янында «Панцирь» зенит-ракет комплексы өчен тәгаенләнгән беренче манараны да күреп алган. Мондый һава һөҗүменнән саклану системнары Мәскәү тирәсендә һәм Владимир Путиннең Валдайдагы резиденциясе янында да урнаштырылган.
Бу хакта тулырак 👉монда укыгыз, шунда ук иярчен сүрәтләрен дә чагыштырып карарга була.

🤬2
8 июньдә Башкортстанда беренче тапкыр "Урал батыр" дастаны көне билгеләнә.
"Урал батыр" эпосы башкорт сүз сәнгате мирасы булып тора. Ул ТӨРКСОЙ оешмасының матди булмаган мәдәни мирасы исемлегенә дә кертелгән иде.
Уфа фән һәм технология университеты студентлары "Урал батыр" дастанына нигезләнгән башкорт йолалары һәм мифологиясе белән таныштырырга тиешле “Урал йөрәге” уенын чыгарырга әзерләнә.
Уен авторлары бизәлеш өчен башкорт халык көйләрен, биюләрен һәм дастаннарын кулланган.
«Бу теманы сайладык, чөнки кызыклы тарих турында сөйли алачакбыз. Бу тарих дөньяның төрле почмакларыннан кешеләрне Башкортстан мифологиясе белән танышырга этәрәчәк», дип сөйләде «Говорит НеМосква»га идея авторы Марат Ханов.
"Урал йөрәге" уены "пиксель-арт" стилендә эшләнгән. Сюжет мәшһүр Урал батыр маҗараларына нигезләнгән, баш каһарманбикә башкорт халкы мифлары һәм легендалары буйлап сәяхәт итәчәк. Эчтәлегенә килгәндә, кыз авылга әбисе янына кунакка кайта һәм тылсым дөньясына эләгә.
Уенчыларга махсус биремнәр үтәргә, квестлар узарга һәм уен барышында катлаулы карарлар кабул итәргә туры киләчәк. Шулай ук диюләр һәм явыз рухлар белән орышырга да туры киләчәк. Уен азагының төрле версияләрен күрер өчен «Урал йөрәге»н берничә тапкыр узарга кирәк булачак.
Җитештерүчеләр сөйләвенчә, уенның бер мөһим өлеше булып музыка торачак, ул каһарманнарның да, әйләнә-тирә дөнья торышын да чагылдырачак. Уенның музыкаль темасы заманча эшкәртелгән башкорт көйләренә нигезләнгән.
Уендагы һәр локация башкорт халкы өчен мөһим бер урынны гәүдәләндерә, дип хәбәр итә авторлар.
Уен 2027 елда чыгачак.

🔥2🤡1
Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥4
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 8 июнь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔹 Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян җитәкләгән «Гражданлык килешүе» фиркасе 7 июньдә узган парламент сайлавында зур өстенлек белән алда бара. Парламентка шулай ук ике оппозицион көч — «Көчле Әрмәнстан» һәм «Әрмәнстан» блоклары үтә. Икесе дә Русиягә якын сәяси төркемнәр дип санала.
🔹 Кытай Тайвань янында «махсус диңгез операциясе» башлавын игълан итте. Бу Япония белән Филиппиннарның Тайваньның көнчыгышындагы аерым икътисади мәйданның чиген билгеләү турында сөйләшүләр башлавын белдергәннән соң булды.
🔹 Русия миллиардеры Роман Абрамович май аенда Киевка барып, Владимир Зеленский белән очрашкан. Бу хакта FT басмасы хәбәр итә. Басма мәгълүматларына караганда, ул Владимир Путинга очрашу үткәрү тәкъдимен тапшырган.
🔹 Украина дроны Мәскәүдән Акъярга (Симферопольгә) баручы юлчылар поездының тепловозына һөҗүм иткән. Нәтиҗәдә машинист ярдәмчесе һәлак булган, ә машинист үзе яраланган. Бу турыда Кырымның Русия билгеләгән җитәкчесе Сергей Аксёнов хәбәр иткән.
🔹Иран, Израил армиясенең Бәйрутка һөҗүменә җавап итеп, Израилгә ракет һөҗүмнәре ясады. Бу 8 апрельдә көченә кергән вакытлыча тынычлыктан соң беренче мондый очрак булды. Моңа җавап итеп, Израил Ирандагы хәрби корылмаларга һөҗүм оештырды.