Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
8 июньдә Башкортстанда беренче тапкыр "Урал батыр" дастаны көне билгеләнә.

"Урал батыр" эпосы башкорт сүз сәнгате мирасы булып тора. Ул ТӨРКСОЙ оешмасының матди булмаган мәдәни мирасы исемлегенә дә кертелгән иде.

Уфа фән һәм технология университеты студентлары "Урал батыр" дастанына нигезләнгән башкорт йолалары һәм мифологиясе белән таныштырырга тиешле “Урал йөрәге” уенын чыгарырга әзерләнә.

Уен авторлары бизәлеш өчен башкорт халык көйләрен, биюләрен һәм дастаннарын кулланган.

«Бу теманы сайладык, чөнки кызыклы тарих турында сөйли алачакбыз. Бу тарих дөньяның төрле почмакларыннан кешеләрне Башкортстан мифологиясе белән танышырга этәрәчәк», дип сөйләде «Говорит НеМосква»га идея авторы Марат Ханов.

"Урал йөрәге" уены "пиксель-арт" стилендә эшләнгән. Сюжет мәшһүр Урал батыр маҗараларына нигезләнгән, баш каһарманбикә башкорт халкы мифлары һәм легендалары буйлап сәяхәт итәчәк. Эчтәлегенә килгәндә, кыз авылга әбисе янына кунакка кайта һәм тылсым дөньясына эләгә.

Уенчыларга махсус биремнәр үтәргә, квестлар узарга һәм уен барышында катлаулы карарлар кабул итәргә туры киләчәк. Шулай ук диюләр һәм явыз рухлар белән орышырга да туры киләчәк. Уен азагының төрле версияләрен күрер өчен «Урал йөрәге»н берничә тапкыр узарга кирәк булачак.

Җитештерүчеләр сөйләвенчә, уенның бер мөһим өлеше булып музыка торачак, ул каһарманнарның да, әйләнә-тирә дөнья торышын да чагылдырачак. Уенның музыкаль темасы заманча эшкәртелгән башкорт көйләренә нигезләнгән.

Уендагы һәр локация башкорт халкы өчен мөһим бер урынны гәүдәләндерә, дип хәбәр итә авторлар.

Уен 2027 елда чыгачак.

@azatliqradiosi
🔥2🤡1
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥4
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 8 июнь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹 Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян җитәкләгән «Гражданлык килешүе» фиркасе 7 июньдә узган парламент сайлавында зур өстенлек белән алда бара. Парламентка шулай ук ике оппозицион көч — «Көчле Әрмәнстан» һәм «Әрмәнстан» блоклары үтә. Икесе дә Русиягә якын сәяси төркемнәр дип санала.

🔹 Кытай Тайвань янында «махсус диңгез операциясе» башлавын игълан итте. Бу Япония белән Филиппиннарның Тайваньның көнчыгышындагы аерым икътисади мәйданның чиген билгеләү турында сөйләшүләр башлавын белдергәннән соң булды.

🔹 Русия миллиардеры Роман Абрамович май аенда Киевка барып, Владимир Зеленский белән очрашкан. Бу хакта FT басмасы хәбәр итә. Басма мәгълүматларына караганда, ул Владимир Путинга очрашу үткәрү тәкъдимен тапшырган.

🔹 Украина дроны Мәскәүдән Акъярга (Симферопольгә) баручы юлчылар поездының тепловозына һөҗүм иткән. Нәтиҗәдә машинист ярдәмчесе һәлак булган, ә машинист үзе яраланган. Бу турыда Кырымның Русия билгеләгән җитәкчесе Сергей Аксёнов хәбәр иткән.

🔹Иран, Израил армиясенең Бәйрутка һөҗүменә җавап итеп, Израилгә ракет һөҗүмнәре ясады. Бу 8 апрельдә көченә кергән вакытлыча тынычлыктан соң беренче мондый очрак булды. Моңа җавап итеп, Израил Ирандагы хәрби корылмаларга һөҗүм оештырды.
Усалның 1552 җыры һәм тагын берничә әсәре музыкаль платформалардан юкка чыккан.

Бу җырлар барысы да сәясәт, милләт, ирек, хәтер турында иде.

Тулырак 👉 безнең мәкаләне укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬9😢2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
💸 2025 елда Татарстан салымнарның 72% өлешен Мәскәүгә җибәргән

Шул ук вакытта, 2026ның I кварталында республика бюджетында 6 миллиард сумлык тишек, акча җитми.

@azatliqradiosi
🤬10
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русия мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе урынбасары Дамир Мөхетдиновны 150 мең сум штрафка тартканнар Дамир Мөхетдиновка бүлмәсендә “Калка” һәм «После битвы под Суздалем» рәсемнәре өчен административ эш ачканнар һәм штраф салганнар. Бу хакта Ринат Мөхәммәтов…
Русия мөфтияте Дамир Мөхетдиновны эзәрлекләү динара киеренкелек тудырырга мөмкин дип кисәтте

Русия мөселманнарының Диния нәзарәте үз эшчәнлегенең ислам диненең әхлакый кыйммәтләренә һәм Русия кануннарына нигезләнүен белдерде. Нәзарәт үзенең "экстремизмга, радикализмга, чит илләр йогынтысына һәм милләтара дошманлыкка" катнашы булуын кире кага.

Мондый белдерү Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдиновка карата нәфрәт яки дошманлык уятуда гаепләү турында беркетмә төзелгәннән соң чыкты.

Диния нәзарәте кисәтүенчә, мөфтияткә каршы кампания милләтара һәм динара киеренкелек тудырырга ихтимал.

Мөхетдиновка карата төзелгән беркетмәне мәхкәмә 11 июньдә караячак. Әлеге маддә нигезендә аңа 10 меңнән 20 мең сумга кадәр штраф, 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу яки 100 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшр җәзасы яный. Беркетмәнең нинди сәбәп белән төзелгәне әлегә билгеле түгел.

Быел май ахырында Дамир Мөхетдиновка бүлмәсендә "Калка" һәм "После битвы под Суздалем" рәсемнәре өчен административ эш ачулары һәм штраф салулары билгеле булды.

Мәскәүнең район мәхкәмәсе аны дини хисләрне мыскыл итү дип санаган һәм 150 мең сум күләмендә штрф билгеләгән.

Хәбәрне тулырак монда укыгыз.
😡12🔥4
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 9 июнь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее мөдире вазифаларын башкару вакытлыча дин белгече, җәмәгать эшлеклесе, тәрҗемәче, Татар әдәбияты тарихы музее (Татар китабы йорты) мөдире Айдар Шәйхинга йөкләнгән.

Музейның элекке җитәкчесе - драматург, журналист Айдар Әхмәдиев хәзер Милли музейда һәм аның филиалларында махсус проектлар, иммерсив форматлар, яңа экскурсияләр һәм музей спектакльләрен үстерү белән шөгыльләнәчәк.

🔹 АКШ Израилнең карашына карамастан, Иран белән атом килешүе төзүгә ирешергә тырышуын дәвам итәчәк, дип белдерде АКШ вице-президенты Джей Ди Вэнс.

🔹 Филиппиннардагы җир тетрәүдә һәлак булучылар саны 37 кешегә җитте, 450дән артык кеше җәрәхәтләр алган, дип хәбәр итә җирле хакимиятләр.

🔹 Конгода Эбола бизгәге белән авыруның расланган очраклары 550гә җиткән. Аларның 101е үлгән, дип яза Reuters.

🔹 Afghanistan International хәбәр иткәнчә, Талибан дәүләт хезмәткәрләренә смартфоннар куллануны тыйган. Балаларга һәм үсмерләргә дә мәктәпкә электрон җайланмалар алып килергә рөхсәт ителми.
🙏2🔥1
Татарстан стратегиясе: телдән сәясәткә күчә

Соңгы бер-ике айда Татарстанда милли сәясәт, республика телләре киләчәгенә бәйле документлар расланды, Мәскәүдә Путин каршында урыс теле шурасы утырыш узды. Яңа документларңа ниләр үзгәргә?

Сәясәт белгече Руслан Айсин  әйтүенчә, Русиядә һәм дөньяда геосәяси вәзгыять шактый гына үзгәрде, шуңа күрә эчке документлар да сугыш, милитаризм, урыс дөньясының асылын һәм нигезен ныгыту күзлегеннән үзгәртелде. Яңа идеологик төсмер өстәлде.

Татарстан дәүләт милли сәясәте концепциясен төзүчеләр төркеме җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Татьяна Титова "яңа документның нәкъ менә "Русия гражданлык үзбилгеләнүенә яңа мәгънә салу ихтыяҗы" белән төзелүен яшерми.
"Еллар узу белән илнең икътисады, сәяси вазгыяте үзгәрә, аларга карап кешеләр үзгәрә. Бу исә канун нормаларына, дәүләт програмнарына, идарә итү алымнарына яңа караш кирәклеген күрсәтә. Җәмгыятьне тагын да берләштерү, "Русия халкы" дигән гражданлык үзаңына яңа мәгънә салу ихтыяҗы барлыкка килде", диде ул.

Тулырак монда укыгыз
🔥4🤬2👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русия мөфтияте Дамир Мөхетдиновны эзәрлекләү динара киеренкелек тудырырга мөмкин дип кисәтте Русия мөселманнарының Диния нәзарәте үз эшчәнлегенең ислам диненең әхлакый кыйммәтләренә һәм Русия кануннарына нигезләнүен белдерде. Нәзарәт үзенең "экстремизмга…
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Русия мөфтие урынбасары Дамир Мөхетдиновка яңа административ эш ачылан

Бу уңайдан Русия мөселманнарының Диния нәзарәте белдерү белән чыкты. Диния нәзарәте кисәтүенчә, мөфтияткә каршы кампания милләтара һәм динара киеренкелек тудырырга ихтимал.
🙏7😨1