Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Көн язмасы: ЕИХО Русияне милли халыклар хокукларын үтәмәүдә гаепләгән резолюция кабул итте

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (OSCE, урысча – ОБСЕ) әһәмиятле резолюция кабул итте. "Русия Федерациясендәге милли азчылыклар һәм асаба халыкларның хәле" резолюциясен Литва сәясәтчесе, Литва парламенты вәкиле Русланас Барановас тәкъдим иткән.

Документ турыдан туры Русия хакимиятен көчләп урыслаштыруда, халыкларны дискриминацияләү һәм аларның кеше хокукларын бозуда, мәдәни, тел, дини һәм икътисади ирекләрнең бозылуда, милли активистлар белән хокук яклаучыларны эзәрлекләүдә гаепли.

Сәясәт белгече, "Татар шурасы" координаторы Руслан Айсин хәзер үк булмаса да, киләчәктә бу документтан файда булачак дип саный.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта ул проблемнарны Русия эчендә чишү гаять катлаулы, чөнки Мәскәү халыкара түгел хәтта үз кануннарын да үтәми.

"Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" җитәкчесе Руслан Габбасов бу резолюция бик йомшак язылган дип бәяли.

"Монда мин бары тик "без борчылабыз", "без хәвефләнәбез" кебек сүзләр генә күрдем. Хакимият гамәлләренә карата кырыс тәнкыйть юк, барысы да бик йомшак һәм читләтеп әйтелгән", ди ул.

Татарстан Мөстәкыйльлек Комитеты җитәкчесе Аида Габдрахманова сүзләренчә, бу документ татар-башкортлар өчен әһәмиятле.

"Практик яктан караганда, бу резолюция Русия юридик яктан мәҗбүри көчкә ия түгел, чөнки ЕИХО Парламент ассамблеясы документлары киңәш рәвешендәге характерга ия. Әмма аның стратегик әһәмиятен бәяләп бетергесез", ди.

Документта нәрсә әйтелә соң? Бу хакта👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥5❤‍🔥2👍2
Башкортстанда ясалма фәһем технологияләре өчен башкорт теле һәм мәдәниятенә кагылышлы зур күләмдә мәгълүмат җыелмасын (датасет) булдыру өлкәсендә киң колачлы эш башланган.

Башинформ" язуынча, Русиядә туган телгә карата мондый проектны системлы рәвештә гамәлгә ашыручы беренче төбәк Башкортстан булган.

Башкортстан хөкүмәте карары белән эшче төркем төзелгән. Анда төбәкнең алдынгы фәнни, мәгариф, мәдәният һәм медиа оешмалары вәкилләре кергән.

Проектның төп максаты – ясалма фәһем технологияләре өчен башкорт теле һәм мәдәниятенә кагылышлы текст, аудио һәм визуаль материаллардан торган мәгълүматлар җыелмасын булдыру.

Проектта авторлык хокукларын саклауга аерым игътибар бирелә. Белгечләр авторлар белән эшли, кирәкле рөхсәтләр ала, ә дәүләт карамагындагы материаллар тиешле тәртиптә рәсмиләштерелә. Бу тупланган материалларны канун нигезендә һәм ачык рәвештә кулланырга мөмкинлек бирәчәк.

Проектның төп бурычы – заманча нейрочелтәрләрнең башкорт телен аңлавына һәм куллана алуына ирешү. Шулай ук алар Башкортстан тарихын, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен дөрес чагылдырырга, башкорт орнаментларын, милли киемнәрен һәм башка мәдәни образларны хатасыз күрсәтә алырга тиеш.

Проектта катнашучы программист Айгиз Кунафин "Башинформ"га белдерүенчә, моңа кадәр ясалма фәһем өчен башкорт телен үстерү белән нигездә аерым энтузиастлар гына шөгыльләнгән. Ресурслар җитмәгәнлектән, алар материалларны аз-азлап туплаган.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
👍3👏3
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤4👍3🔥1
❗️Бүген Татарстанда һәм Башкортстанда ракет һөҗүме куркынычы игълан ителде.

Уфа һава аланы очкычларны вакытлыча кабул итми һәм җибәрми. MKset Telegram каналы язуынча, Башкортстан белән Пермь төбәге чигендә, Свердлау өлкәсе ягына таба очучы ракет күргәннәр. Хәзер ракет куркынычы тәртибе гамәлдән чыгарылды.

Татарстанда да 5.17 сәгатьтә шулай ук ракет һөҗүме куркынычы игълан ителгән иде. Татар-Информ язуынча, Казанда сирена тавышлары ишетелде һәм һава һөҗүме турында кисәтү булды. Соңрак Татарстанның ун шәһәрендә дрон һөҗүме куркынычы тәртибе гамәлгә керде. "Казан", "Бигеш" һәм "Бөгелмә" һава аланнары ябылды.

Хәзер Казан белән Яшел Үзән шәһәрендә дрон һөҗүме куркынычы режимы алынды.

@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы хисабында Татарстаннан һәм Башкортстаннан Украинадагы сугышка китеп һәлак булган кешеләр саны 20 меңнән артып китте.

Татарстаннан күп үлемнәр эре шәһәрләрдә: Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә.

Сугышта үлүчеләрнең иң күбе 35-44 яшь төркеменә туры килә. Барлыгы 3 374 кеше.

Сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан: рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, некрологлардан, башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.

@azatliqradiosi
❤2👍1👎1🤔1
1887 елның 27 июлендә Касыйм шәһәрендә татарлар арасыннан чыккан беренче хатын-кыз математик, Сорбонна университетында белем алган Сара Шакулова туган
 
Шакулова Сара Касыйм кызы (1887-1964) - математикадан югары белемгә ия булган беренче татар хатын-кызы. Аның әтисе шәһәрнең шәрәфле кешесе Касыймхан Хөсәен улы Шакулов (Сәет Шакулов) тире-мех эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнгән. Аның туганнан-туган сеңлесе Гайшә Батыргәрәй кызы Шакулова данлыклы Галимҗан Барудиның тормыш иптәше булган, Әнисе Фатыйма Дебердиева Сембер якларындагы Дебердиев, Акчуриннар нәселеннән. (Фамилия алдына куелган Сәет кушымтасы шәҗәрә нигезендә ул нәселнең тамырлары Мөхәммәт пәйгамбәргә барып тоташканны күрсәтүче ишарә икәнлеге билгеле).

Шакуловлар гаиләсендә дөньяга җәдитчелек карашы булган. Алар дини йолаларны, гореф-гадәтләрне катгый тоту белән бергә, чит телләрне, музыка, Европа мәдәниятен дә өйрәнгәннәр. Сара Шакулова берничә ел Касыймов янындагы Торбаева авылында җәдитчә оештырылган мәктәптә укый. Анда ислам нигезләрен, татар телен өйрәнә. 1905 елда Касыймда урыс телендә кызлар гимназиясен тәмамлый. Аннан соң Петербурдагы тәрбиячеләр әзерли торган курсларда укый. 1907 елдан соң педогог Лесгафт оештырган ул курслар ябыла һәм Сара Шакулова белемен дәвам итәр өчен Парижга китә, анда данлыклы Сорбонна университетына укырга керә. Русиядә исламны тоткан хатын кызларга югары уку йортларына керү мөмкинлеге булмый. Сорбоннада ул 1909 елдан 1913 елга кадәр укый һәм югары билгеле диплом ала.

Аннан кайтканнан соң берничә ел Мәскәү өлкәсендә укытканнан соң 1916 елдан Казанда сәнгать мәктәбендә укыта, соңыннан Аитова һәм Ләбибә Хөсәенова кызлар гимназиясендә белем бирә, Казанның Эккерт дип аталган коммерция училищесында укыта.
 
Сара Шакулова турында күптөрле мәгълүматлар бар. Ул Башкортстанда мәгариф наркомында да эшли, аннан соң Крупская чакыруы белән Мәскәүгә кайта. Мәскәүдә мәгариф наркомында эшләгән вакытта Әсәдуллаев йортындагы мөселман мәктәбе нигезендә татар телендә белем бирүче Нариманов исемендәге урта мәктәп ача. Ул мәктәпнең директоры булып эшли. Математика, татар теле дәреслекләре яза. Ләкин совет елларындагы эшчәнлеге вакытында Сара Шакулова үзенең Сорбоннада укыганлыгын яшерә, ул турыда бер генә анкетада да күрсәтми.

Гомеренең соңгы елларына кадәр Мәскәү югары техник уку йортларында математикадан укыта. Сара Шакулова 1964 елда вафат була, ул данлыклы Данилов татар зиратына күмелгән.

Сара Шакулова үзенең тормыш юлында күп төрле уку йортларында укыткан шәхес. Шулай ук ул Мәскәү мәдәни үзәге каршындагы татар мәктәбен оештыручы, дәреслекләр авторы буларак Сара Шакулова татар тарихында үз урынын тотып тора.

@azatliqradiosi
❤6👍6🔥3
Казанның Совет районы мәхкәмәсе Татарстан прокурорының республиканың элекке мәгариф министры һәм Актаныш районының элекке башлыгы Энгел Фәттаховка каршы 651 миллион сумлык дәгъвасын өлешчә канәгатьләндерде.

Мәхкәмә карарына күрә, Энгел Фәттахов һәм аның якыннары кичекмәстән дәүләт файдасына барлыгы 178 миллион 621 мең сумны түләргә тиеш

▪️Энгел Фәттаховны вәкаләтләрен арттыру һәм зур күләмдә ришвәт алуда гаеплиләр.

▪️2012 елда Энгел Фәттахов Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасына билгеләнгәч, татар телен үстерү эшенә алынды. 2017 елда республика мәктәпләрендә татар телен мотлак укыту калсын өчен көрәште. Моның өчен прокуратурадан кисәтүләр алды. Татар теле дәүләт теле буларак укытылмаячагы билгеле булгач, министр вазифасыннан алынды.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬4💔2
Көн язмасы: Ике сәгать саен – бер үлем. Татарстан һәм Башкортстаннан сугышта үлүчеләр саны 20 меңнән артты
 
27 июльгә исемлектә ике республикадан 20 016 исем бар. Хисапка үлемнәре расланган кешеләр исемнәре, алар турында таба алган мәгълүмат кертелә. 

Бүгенге көнгә безгә Башкортстаннан – 10 549, Татарстаннан 9 467 үлгән сугышчы исеме билгеле.

Әлеге үлемнәр нәрсә аңлата? Бу юлы без үлемнәр санын реаль күрсәткечләр белән чагыштырырга булдык.

Бүген сугыш инде 1615 көн дәвам итә. Үлемнәр санын бу вакытка бүлгәндә, куркыныч саннар күренә:

▪️Һәр 1 сәгать 56 минутта – сугышта Башкортстан белән Татарстаннан 1 кеше үлә
▪️1615нең һәр көнендә – көненә уртача 12 кеше үлә
▪️Һәр атна – уртача 87 кеше үлә
▪️Аена – уртача 372 сугышчы үлә

Бер караганда, 20 мең кеше зур сан булып күренми. Әмма аны конкрет шәһәрләр зурлыгына күчерсәң, бу сан эчендә нәрсә ятканы аңлашыла. 20 мең бу якынча түбәндәге шәһәрләр зурлыгы:

➡️Менделеев – 22 875 кеше
➡️Чишмә – 22 597 кеше
➡️Баулы – 21 628 кеше
➡️Дәүләкән – 21 834 кеше
➡️Әгерҗе – 19 991 кеше
➡️Буа – 19 968 кеше

Без тапкан үлгән кешеләр саны Баймак, Кукмара,  Раевский , Мамадыш, Межгорье, Минзәлә, Агыйдел кебек шәһәр халкы саныннан зуррак.

Районнардагы халык санын караганда ничек? Монда бу сан тагын да куркынычрак күренә. 

Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🎉4😢2🤔1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 28 июль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Мәскәү өлкәсендәге Чехов шәһәрендә дроннар күпкатлы йортка бәрелү нәтиҗәсендә янгын чыккан. Шәһәр хакимияте башлыгы Михаил Собакин сүзләренчә, зыян күрүчеләр юк.

🔸Мәскәү янында Wildberries янында урнашкан 3PL логистика келәте яна. Янгын турында Astra һәм Exile+ ның OSINT украин каналы хәбәр итә.

🔸Русиягә быелның гыйнвар-июнь айларында 2,99 миллион турист килгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 20%ка азрак һәм 2021 елдан бирле иң түбән күрсәткеч. Күпләр Русия һава аланнарындагы тотрыксызлык сәбәпле сәяхәткә чыгарга курка ди белгечләр.

🔸Русия президенты Владимир Путин ел башыннан өченче тапкыр Русия армиясе санын арттырды. Фәрман нигезендә армия 27 мең кешегә артты һәм 2,426 миллионга җитте. Шуның 1,535 миллионы - хәрбиләр.

🔸Татарстанда кичә көчле җил сәбәпле, меңнән артык кеше утсыз калды. Шулай ук җил кайбер йортларның түбәләрен куптарган, агачларны аударган. Бизнес Онлайн язуынча, хәзер электр белән тәэмин итү барлык торак пунктларда да торгызылган.

@azatliqradiosi
👍2🔥1
Украинадагы сугышта Башкортстаннан кимендә 10 549 кеше үлгән.

Аларның зур өлеше - Уфадан.

Районлап статистика түбәндәгечә:

➡️Уфа – кимендә 881 кеше.

➡️Белорет районы – кимендә 473 кеше.

➡️Учалы районы – кимендә 374 кеше.

➡️Стәрлетамак – кимендә 364 кеше.

➡️Салават шәһәре – – кимендә 332 кеше.

➡️Баймак районы – кимендә 324 кеше.

➡️Мәләвез районы – кимендә 300 кеше.

➡️Бөре районы – кимендә 300 кеше.

➡️Туймазы районы – кимендә 298 кеше.

Моны Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан җыйган исемлек күрсәтә.
 
Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥3😢1
Үзен “Сөргендәге Татарстан хөкүмәте” дип танытучы төркем Әсир милләтләр атналыгы уңаеннан чара уздырды

Төрле илләрдә кешеләр әлеге атналык уңаеннан шигарьләр тотып чыккан. Бу хакта “Сөргендәге Татарстан хөкүмәте” үз Telegram каналында язды.

АКШта яшәүче Камил Сукаев 25 июньдә БМО бинасы каршында пикетта басып торган.

“Бу атнда милләтләр турында күп әйтелде. Әмма кеше хокуклары, азатлык, халыкларга үз киләчәген үзләренә билгеләү мөмкинлеген бирү бер атнага гына сыеша торган тема түгел. Бу көндәлек чынбарлык...”, ди ул.

Сукаев сүзләренчә, кайвакыт бер кеше генә берни хәл итә алмый һәм берни үзгәртә алмый кебек.

“Әмма еш кына күп үзгәрешләр шул бер кеше гамәленнән, бер сөйләшүдән башлана. Мин битараф булмаган, үз мәдәниятләрен, телен, хокукларын тыныч юл белән саклаучы кешеләргә рәхмәтлемен”, ди ул.

Аның сүзләренчә,"Әсир милләтләр атнасы" тәмамлана, әмма җаваплылык һәм эш дәвам итә.

▪️АКШ президенты Доналд Трамп 2026 елның 19-25 июлен "Әсир милләтләр атналыгы" дип игълан итте (Captive Nations Week).
❤7🔥5👍3