Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 31 июль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹Татарстанның Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев логистика үзәгенә җибәрелгән дроннарны кире кагу турында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, дрон калдыклары төшү нәтиҗәсендә инфраструктура объектларына һәм торак йортларга зыян килмәгән. Афанасьев шулай ук яраланучылар да юк диде. Astra басмасы ачыклавынча, Казан янында һөҗүм Wildberries логистика комплексына булырга мөмкин. Ширкәт матбугат хезмәте моңа аңлатма бирмәде.

🔹 Түбән Кама мэры Радмир Беляев шәһәр күгендә һава һөҗүменнән саклану системыы дрон бәреп төшерүен хәбәр итте. Аның сүзләренчә, объектларга зыян килмәгән, зыян күрүчеләр дә юк. Технологик процесслар бозылмаган, дип өстәгән Беляев.

Astra хәбәр иткәнчә, Түбән Каманың сәнәгать мәйданында көчле факел янган, ә җирле халык дистәләрчә шартлау тавышы ишеткән.

🔹 Дроннар Волгоградтагы Wildberries складына һөҗүм иткән, дип хәбәр иткән ширкәтнең матбугат хезмәте. Хәбәрдә әйтелгәнчә, вакыйга урынында янгын сүндерүчеләр эшли. Зыян күрүчеләр юк диелә.

Элегрәк Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаров һөҗүм нәтиҗәсендә биш кешенең зыян күрүен хәбәр иткән иде. Аның сүзләренчә, ягулык-энергетика комплексына караган сәнәгать предприятиесендә янгын чыккан. Astra мәгълүматынча, һөҗүм «Лукойл-Волгограднефтепереработка» нефть эшкәртү ширкәтенә ясалган булырга мөмкин.

🔹 Русия сугыш башланганнан бирле тәүге тапкыр Киевтагы Американың Terminal Autonomy дрон җитештерүче ширкәтенә һөҗүм иткән, дип яза The Guardian.
Басма чыганагы әйтүенчә, әлеге ширкәт Русиянең радиоэлектрон көрәш чараларына каршы торучан навигация системнары белән җиһазланган, ерак араларга төгәл һөҗүмнәр ясый торган дроннар җитештерә.

🔹 Доналд Трамп Truth Social челтәрендә үзе булдырган Тынычлык шурасының «ХӘМӘС» һәм Газзә сызыгындагы башка барлык кораллы төркемнәрне тулысынча коралсызландыру турында «тарихи» килешүгә ирешүен белдерде. АКШ президенты сүзләренчә, арадашчы ролен Мисыр, Катар һәм Төркия башкарган.
❤2👍2
Чаллы кешесенә "Алабуга" һәм "КАМАЗ" турында Украинага мәгълүмат җыю эше нигезендә 21 ел колония җәзасы бирелгән

Татарстан Югары мәхкәмәсе Чаллыда яшәүче кешене дәүләткә хыянәт итүдә һәм үтерүгә әзерләнүдә гаепле дип танып, кырыс тәртипле колониядә 21 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Бу хакта мәхкәмәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Татар-Информ" агентлыгы мәгълүматынча, хөкем ителгән кешенең исеме — Сергей Вишняков. Тикшерү фаразынча, сугыш башланганнан соң ул Украина махсус хезмәтләре белән элемтәгә кергән һәм хезмәттәшлек турында килешкән.

Дәүләт гаепләүчесе белдерүенчә, Чаллы кешесе үзенең "кураторына" дроннар җыела торган "Алабуга" махсус икътисади мәйданы объектлары һәм "КАМАЗ" ширкәтенең җитештерү куәтләре турында мәгълүмат тапшырган.

Моннан тыш, Вишняковны 2024 елның маенда саклану-сәнәгать комплексы өчен йөк ташылган Куйбышев тимер юлында реле шкафларын фотога төшерүдә, шулай ук соңрак күршесенә һөҗүм итүне планлаштыруда гаепләгәннәр.

"Татар-Информ" язуынча, Вишняковның күршесе Украинаның көньяк-көнчыгышында сепаратистларның "Спарта" батальоны белән җитәкчелек иткән, "Моторола" кушаматлы Андрей Павловның урынбасары булган. Һөҗүм әзерләнгән хәрбинең исеме хәбәр ителми, дип яза "Медиазона".

Суд бәхәсләре вакытында дәүләт гаепләүчесе Вишняковка 22 ел ирегеннән мәхрүм итү җәзасы сораган булган. Аның гаебен таныган-танымаганлыгы турында хәбәр ителми. Тикшерү версиясен раслаучы бәйсез дәлилләр юк.
❤1👎1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
31 июль иртәсендә Татарстанның Яшел Үзән янындагы логистика комплексларына һөҗүм омтылышы булды.
Моны рәсмиләр дә раслады. Аларның белдерүенчә, дроннар шәһәрдән читтә бәреп төшерелгән.
Ozon склады хезмәткәрләре эвакуацияләнгән.

Wildberries складларында эш гадәти тәртиптә дәвам итә дип хәбәр ителде.

Бүген шулай ук Түбән Камадагы сәнәгать объектларына да һөҗүм омтылышы булды.

Украина Кораллы көчләре Русиядәге стратегик әһәмияткә ия предприятиеләргә даими рәвештә һөҗүм итә. Киев моны Русиянең Украинага ясаган һөҗүмнәренә җавап дип атый.

Соңгы вакытта Русиянең төрле төбәкләрендә Wildberries компаниясенең дистәдән артык складына һөҗүм ясалды.
🔥2👏1
Сугыштан үлгән Башкортстан һәм Татарстан хәрбиләре турында ниләр билгеле? Төп саннарда карап узыйк.

Тулы хисапны 👉 безнең сайтта укыгыз.

@azatliqradiosi
😢2🤡1
⚡️Уфаның төньягында сәнәгать мәйданында көчле янгын күренә.

Украина мониторинг телеграм каналлары язуынча, нефть эшкәртү заводына дрон һөҗүме булган.

Шимбә иртән Башкортстанда дрон һөҗүме куркынычы игълан иелде. Аспекты язуынча, җирле вакыт белән 10:30да нефть ширкәтләре өстендә шартлаулар ишетелгән һәм төтен чыга башлаган.

Русия ягыннан да, Украина ягыннан да әлегә рәсми хәбәрләр юк.
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Уфаның төньягында сәнәгать мәйданында көчле янгын күренә. Украина мониторинг телеграм каналлары язуынча, нефть эшкәртү заводына дрон һөҗүме булган. Шимбә иртән Башкортстанда дрон һөҗүме куркынычы игълан иелде. Аспекты язуынча, җирле вакыт белән 10:30да…
Astra: Уфада дроннар «Башнефть-Уфанефтехим» нефть эшкәртү ширкәтенә һөҗүм иткән

Уфага 1 август иртәсендә булган дрон һөҗүме «Башнефть-Уфанефтехим» нефть эшкәртү ширкәтенә ясалган. Моны Astra басмасының OSINT-анализы күрсәтә.

Басма мәгълүматларына караганда, әлеге ширкәт елына 8,2 миллион тоннага кадәр нефть эшкәртә. Монда шулай ук мотор ягулыгы, нефть коксы, сыекландырылган газ, күкерт һәм ароматлы углеводородлар җитештерелә.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Уфага чираттагы дрон һөҗүмен расалды.

Аның сүзләренчә, сәнәгать мәйданына бәреп төшерелгән дрон калдыклары төшү сәбәпле төтен чыккан.

«Урында барлык хезмәтләр дә эшли, һөҗүм китергән зыянны тиз арада бетерәләр. Һәлак булучылар да, җәрәхәтләнүчеләр дә юк», дип язды Хәбиров үзенең Telegram-каналында.

Astra белдергәнчә, Башнефть Уфаның төньяк сәнәгать мәйданында бер-берсенә бик якын урнашкан өч нефть эшкәртү заводы белән идарә итә: «Башнефть-Уфанефтехим», «Башнефть-Новойл» һәм «Башнефть-УНПЗ».
Европаның абруйлы оешмасы Русиядәге җирле халыкларны урыслаштыру һәм милләтләр хокукларын кысуда гаепли.

Азатлык сөйләшкән белгечләрнең документка карашлары төрле. Кемдер аның файдасы һичшиксез булачак дип санаса, икенчеләре буш куык дигән фикердә.

Фикерләрне 👉 безнең мәкаләдә укыгыз.

@azatliqradiosi
👍4