Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.1K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Казанда нәшер ителгән "Татар хатын-кызлары" комиксы ЮНЕСКОның асаба халыкларның телләрендәге күренекле китаплар исемлегенә эләккән

"Татар хатын-кызлары" комиксы ЮНЕСКОның балалар, яшүсмерләр өчен асаба халыкларының телләрендә чыккан күренекле китаплар коллекциясе исемлегенә кергән. Бу хакта комиксның авторлары "Татарча комикс"ның рәсми каналында хәбәр итте, шулай ук бу хәбәр ЮНЕСКО һәм Яшьләр өчен китаплар буенча халыкара шурасы сәхифәсендә дә раслана.

"Елыйм! Безнең өчен бу — зур шатлык һәм чын күңелдән эшләнгән эш" дип язган китап авторлары.

ЮНЕСКОның рәсми каталогында китап Tatar hatyn-kyzlary / Tatar Women исеме белән күрсәтелгән.

"Татар хатын-кызлары" комиксы татарның дүрт күренекле хатын-кызы — беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, композитор Сара Садыйкова, математик Сара Шакулова һәм очучы, Советлар берлеге каһарманы Мәгүбә Сыртланова турында сөйли.

Текст авторы — Радиф Кашапов, рәсемнәрне Наталья Якунина, Юлия Галиәкбарова, Руслан Ибраһимов, Арина Филиппова иҗат иткән.

IBBY–UNESCO Collection of Remarkable Books for Young Readers in Indigenous and Endangered Languages проекты— асаба халыкларның телләрендә һәм юкка чыгу куркынычы янаган телләрдә балалар һәм яшүсмерләр әдәбиятына багышланган яңа халыкара коллекция. Бу проект 2022–2032 елларга билгеләнгән Халыкара җирле халыклар телләре унъеллыгы кысаларында тормышка ашырыла.

Даими коллекция ЮНЕСКОның Париждагы китапханәсендә сакланачак.

ЮНЕСКОның Дөнья телләре атласы дип аталган проектында татар теленә ЮНЕСКО белгечләре "Potentially vulnerable", ягъни "Куркыныч янарга мөмкин" тел статусын биргән.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
❤13
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Уфа мэры Ратмир Мәүлиев рәсми рәвештә вазифасыннан азат ителде Вазифа вәкаләтләреннән арттыруда һәм ришвәт алуда гаепләнүче Ратмир Мәүлиевны рәсми рәвештә Уфа мэры вазифасыннан азат иттеләр. Моңа кадәр Башкортстан башлыгы "мәхкәмәгә кадәр" аның шәһәр башлыгы…
Башкортстанның Югары мәхкәмәсе Уфа мэры Ратмир Мәүлиевны вазифасына кайтарды

Әлеге карар бүген кабул ителгән. Адвокат Марат Самойлов сүзләренчә, карар шунда ук гамәлгә керә.

Уфа башлыгы белән килешүне шәһәр шурасы депутатлары 14 июльдә чираттан тыш утырышта өзгән иде. Формаль нигез булып аның дәүләт серенә керү рөхсәтен туктату турындагы белдерү торды.

Хәзерге вакытта Мәүлиев җинаятьчел эзәрлекләвендә кала.

🔻Мәүлиевны 28 апрельдә тоткарладылар. Аны вазифа вәкаләтләреннән арттыруда һәм аеруча зур күләмдә ришвәт алуда шикләнәләр. Ул үз гаебен танымый.

🔻Тоткарланганнан соң берничә көн Мәүлиев тикшерү изоляторында (СИЗО) булды, соңрак аны өй сагына күчерделәр, ә июль башында Башкортстан Югары мәхкәмәсе аңа карата билгеле бер гамәлләрне кылуны тыю рәвешендә чикләү чарасы билгеләде.
🔥5👏2🤪1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
ТҮбән Камада дрон һөҗүмендә һәлак булган мигрантлар кайда яшәгән һәм кайда эшләгән?

10 августта Түбән Камага дрон һөҗүме нәтиҗәсендә 13 кеше һәлак булды. Дроннарның берсе эшче мигрантлар яшәгән хостелга төште. Анда тугыз кеше һәлак булды, 20се яраланды. Корбаннарның сигезе Үзбәкстаннан, берсе Таҗикстаннан иде.

Алар туган якларында җирәнәчәк.

Әлеге хостел турында кыска ролик карагыз.
👀3❤2👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 12 август, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләр кыскача:

🔷 Новороссийскида һава һөҗүмнәре нәтиҗәсендә сигез яшьлек бала һәлак булган, сигез кеше зыян күргән, дип хәбәр итте Краснодар крае губернаторы Вениамин Кондратьев. Губернатор сүзләренчә, 21 торак йортка һәм дүрт ширкәткә зыян килгән. Кондратьев шулай ук Темрюк районының Волна бистәсендә бер кешенең һәлак булуын хәбәр итте. Украина телеграм-каналлары Новороссийски портында янгын чыккан дип яза.

🔷 Буа районында узган төндә Яңа Чәчкаб авылындагы ике катлы йортта янгын чыккан. Ике кеше — йорт хуҗасы һәм аның хатыны һәлак булган. Тагын өч кеше, шул исәптән бер яшүсмер, хастаханәгә җибәрелгән. Бу хакта Татарстан прокуратурасы хәбәр итә.

🔷 «Яндекс Пэй» кушымтасы App Store кибетеннән алынган. Бу хакта түләү сервисы үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.

🔷 Украина саклану министрлыгының Баш күзләү идарәсендә Русия хакимиятенең быел көз Дәүләт думасына сайлаулардан соң яңа мобилизация дулкыны башларга әзерләнүе турында мәгълүмат бар. Бу хакта 11 август кичендәге мөрәҗәгатендә Украина президенты Владимир Зеленский белдерде.

🔷 «Вёрстка» басмасы 2024 елдан бирле Русия саклану министрлыгының колонияләрдә җәза үтәүче хатын-кызларны сугышка җәлеп итүе турында язды.
Хатын-кызларга килешү төзергә тәкъдим иткәннәр һәм аларны тактик медицина бүлекләренә җибәргәннәр. Басма белән сөйләшкән хатын-кызларның берсе фронттагы хәлләрен: «Без барыбыз да хокуксыз коллар», — дип тасвирлаган.
🕊3👍1
🇰🇬Кыргызстанда барлык һава ширкәтләре мәгълүматны кыргыз телендә дә җиткерергә тиеш
 
Хәзер барлык һава ширкәтләре, илнеке дә, чит илнеке дә, юлчыларга мәгълүматны кыргыз телендә дә җиткерәчәк. Бу кагыйдәләр Кыргызстаннан очучы халыкара рейсларга да кагыла.

Кыргызстан министрлар кабинеты каршындагы Гражданнар авиациясе дәүләт агентлыгы белдерүенчә, әлеге чара дәүләт теленең дәрәҗәсен күтәрү, юлчыларның мөһим мәгълүматка тигез мөмкинлекләр белән ирешүен тәэмин итү һәм гражданнар авиациясендә хезмәт күрсәтү стандартларын яхшырту максатын күздә тота.
 
Кыргыз телендә булырга тиеш:

➡️Иминлек кагыйдәләре

➡️Очып китү һәм төшү турында мәгълүмат

➡️Гадәттән тыш хәлләр вакытында коткару күрсәтмәләре

➡️Очыш вакытындагы башка мөһим игъланнар

Шул ук вакытта кыргыз телендәге хәбәрләрнең эчтәлеге башка телләрдә җиткерелгән мәгълүматка тулысынча туры килергә тиеш.

▪️Элек "ЮВТ-Аэро", Nordwind һава ширкәтләре татарча сәламли иде. Гомумән, хәзер кайсы һава ширкәтләре татарча сәламли яки хезмәт күрсәтә, беләсезме?

@azatliqradiosi
👍7❤‍🔥3❤1
Сөембикә Ханбикәнең Казаннан җибәрелүенә 475 ел.

Мәскәү ультиматумына ышанып, 1551 елның 11 августында аны башта Зөягә, ә 12 августта Мәскәүгә озаталар.

Ул анда мәҗбүриләп Шаһгалига кияүгә бирелә һәм 40 яше дә тулмастан вафат була.

1552 елда Казан ханлыгы җимерелә.
🙏10💔5😭2💘1
Бүген иртән дроннар Башкортстанга һөҗүм иткән. Телеграм-каналлар һөҗүмнең «Газпром нефтехим Салават» ширкәтенә ясалуы турында яза

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров дрон һөҗүменең кире кагылуын хәбәр итте. Аның сүзләренчә, дроннарның берсенең «калдыклары» Салават шәһәрендәге сәнәгать мәйданына төшкән, шуннан соң янгын чыккан.

Хәбиров дрон калдыкларының кайсы ширкәткә төшүен ачыкламады. Украинаның Exilenova+ һәм Supernova+ мониторинг телеграм-каналлары һөҗүмнең «Газпром нефтехим Салават»ка ясалуы турында яза. Бу — Русиядәге иң эре нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплексларының берсе. Ул Украина чигеннән якынча 1300 чакрым ераклыкта урнашкан.

Ширкәткә моңа кадәр дә берничә тапкыр һөҗүм булды. 2026 елның 14 июленә каршы төндә Украина кораллы көчләре һөҗүменнән соң завод эшен вакытлыча туктаткан да иде.
🔥1🤗1
Башкортстанга дрон һөҗүме: Astra мәгълүматларына караганда, «Газпром нефтехим Салават»ка һәм Wildberries келәтендә янгын чыккан. Ике кеше зыян күргән

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Салават шәһәренә дроннар һөҗүм итүен хәбәр итте. Аның сүзләренчә, дроннарның берсенең «калдыклары шәһәрнең сәнәгать зонасына төшкән».

Astra басмасының OSINT-аналитигы дроннар һөҗүменнән соң «Газпром нефтехим Салават» нефть эшкәртү ширкәтендә янгын чыккан дигән нәтиҗәгә килгән.

Моннан тыш, дроннар Wildberries келәте җирлегенә һөҗүм иткән. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Янгын чыкты. Вакыйга урынында янгын сүндерүчеләр эшли. Иминлек таләпләре нигезендә объекттан кешеләр алдан ук эвакуацияләнде. Әлеге объектта тауар сакланмый», — дип ачыклык кертте Wildberries.

Astra язуынча, сүз Башкортстанның Чишмә районындагы Wildberries логистика үзәге турында бара. Аны «Агротехнологияләр үзәге» агропаркы мәйданында төзү 2024 елда башланган иде.

Соңрак Хәбиров республикага барлыгы 21 дрон һөҗүм итүен хәбәр итте.

— Аларның 16сы Салаватта бәреп төшерелде. Калганнарының һәдәфе Чишмә районындагы логистика үзәге булды. Хәзер анда да янгынны сүндерәләр, шул исәптән безнең Ка-32 янгын сүндерү-коткару боралагы да катнаша, — дип язды Хәбиров.

Аның сүзләренчә, «бүгенге һөҗүмнәр нәтиҗәсендә ике кеше яраланган». «Аларның икесе дә хастаханәләрдә, кирәкле барлык ярдәм күрсәтелә», — дип белдерде ул.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
🔥1
Башкортстан премьер-министры Андрей Назаров вазифасыннан китә

Башкортстан хөкүмәте башлыгы Андрей Назаров премьер-министр вазифасында алты елга якын эшләгәннән соң үз урыныннан китә. Республика башлыгы Радий Хәбиров бу мәгълүматны раслады. Ул Назаровның Башкортстан Дәүләт җыелышына — Корылтайга эшкә күчәргә һәм 1990нчы елларда сеңлесенең ире белән бергә нигез салган бизнесына игътибарны юнәлтергә җыенуын хәбәр итте.

«Син депутат булып сайлан, анда карарбыз. Бәлки, бизнес. Ул сайлана әле. Калганын — яшәрбез, күрербез», — дигән Хәбиров журналистлар белән очрашуда.

Республика башлыгы сүзләренчә, Назаров узган ел да ук арыганын һәм бераз ял итәргә теләвен аңлаткан булган.

«БИЗНЕС Online» чыганагы белдерүенчә, премьер-министр булып хөкүмәт идарәсенең хәзерге җитәкчесе, 2020 елда Күштау шиханын яклаучыларны куып тараткан Азамат Абдрахманов билгеләнергә мөмкин. Ләкин бу хәбәрне башка чыганактан раслау юк.

Андрей Назаров 1970 елда Баймакта туган. 2007 елда Русия думасына сайлана. 2014 елдан "Эшлекле Русия" рәистәше. Соңрак Crowne Plaza Ufa кунакханәсенә һәм "Мир" сәүдә һәм күңел ачу үзәгенә ия булган "Гранель" төркеменең мөдирләр шурасы рәисе була. Назаров гаиләсе Уфада РБК франшизасын контрольдә тота (телевидение һәм портал).
👍1
Татар теленнән Бердәм республика имтиханын тапшыручыларның күбесе Казаннан булган

Бу хакта бүген Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдерде. Аның хисабына күрә, 11нче сыйныфны тәмамлаучылар арасында 79 укучы татар теленнән Бердәм республика имтиханын (БРИ) биргән. Узган ел 32 кеше тапшырган.

Татар теленнән БРИны бирүчеләрнең иң күбе —Казаннан. Башкаланың 58 укучысы татар теленнән БРИны тапшырган.

🔻"Туган тел" фәне БДИ системына керми. Бу республика эчендә генә тапшырыла торган имтихан. Ул татар белгечлеге буенча белем эстәргә теләүчеләр өчен генә калдырылды.

🔻Ни өчен Казанда татар теленнән имтиханны бирүчеләр саны арткан дигән сорауга, мәгариф өлкәсендәге белгечләр Азатлыкка "бу — беренче чиратта татар теле һәм әдәбияты укытучыларның хезмәте, тырышлыгы", дип аңлатты. "Димәк алар максатчан тырышыбрак эшли", ди алар.

2022 елда татар теленнән республика имтиханын бары бер укучы гына бирде. Татарстан мәгариф министрлыгында моны татар теленнән БРИ югары уку йортларына кергәндә кирәк түгел, шуңа аны бик сирәк сайлыйлар дип аңлаттылар.

Алдагы елларда татар телен сайлаучылар саны бераз артты.

▪️2017 елда Русиядә милли телләр мәктәпләрдә ихтыярига калдырылганнан соң, аларга игътибар кимеде. Моннан тыш, БДИны бары тик урыс телендә генә тапшырып була.

Шунлыктан ата-анадар мәктәптә милли телләрне укуга гариза язарга ашыйкмый.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
❤9👍3🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 14 август, әлеге сәгатькә ниләр бар, ниләр юк:

🔷Сумы өлкәсенә һөҗүм нәтиҗәсендә ана белән бала һәлак булган, дип хәбәр итте өлкә хәрби идарәсе башлыгы Олег Григоров.

🔷Япония Путинның Итуруп утравына сәфәр ясавына җавап итеп Русиягә каршы санкцияләрне катгыйландырырга җыена.

🔷Кыргызстан президенты Садыр Җапаров икенче мөддәткә дә президентлыкка намзәт буларак катнашырга җыена, дип хәбәр итте 24 Kg.

🔷Латвиядә беректәш илләрнең хәрби очкычы илнең һава киңлегенә кергән дронны бәреп төшергән, дип хәбәр итте Латвия Кораллы көчләре.

🔷Төркия 2027 елның беренче айларында Айга тикшерү аппараты җибәрергә җыена. Бу хакта илнең сәнәгать һәм технологияләр министры Мехмет Фатих Каджыр белдерде.

🔷Бүген иртәнге якта Ленинград өлкәсенә һөҗүм нәтиҗәсендә Усть-Луга портында янгын чыккан.
👍3