Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.1K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Бу көннәрдә Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәте проекты "Idel.Реалии"га 10 ел тулды 🔥

Проектның әһәмияте турында җәмәгать эшлеклеләре, сәясәт белгечләре, журналистлар һәм активистлар сөйли ☝️

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥11👍4❤2
Йөзек салу, китап ачу, тастар тарту, ногыт салу - татарларда нинди ырым-шырымнар һәм багулар булган

Әйдә!Online татар телен өйрәтү проекты татарларда багучылык, күрәзәчәлек турында кызыклы текст әзерләгән.

Ислам күрәзәчәлекне катгый рәвештә тыйса да, татарлар тормышында багу төшенчәсе калган. Кайчак ул хәтта дин белән дә үрелеп китә.

Багучылык традицияләре турында 👉 биредә укый аласыз (мәкалә урыс телендә)

@azatliqradiosi
❤1👎1
Оренбурда дроннар Ozon келәтенә төшкән

Оренбурның сәнәгать оешмалары урнашкан махсус икътисад зонасы өстендә берничә дрон бәреп төшерелгән. Бу хакта шәһәр башлыгы Альберт Юмадилов хәбәр итте. Дрон калдыклары Ozon келәте җирлегенә төшкән һәм нәтиҗәдә янгын чыккан.

Ozon ширкәтендә келәткә зыян килүен расладылар. 300гә якын хезмәткәр эвакуацияләнгән.

Алдагы көнне Украина беренче тапкыр Русиядә Ozon маркетплейсына һөҗүм итте. Һөҗүм Самардагы келәткә ясалды. Моңа кадәр дроннар Wildberries келәтләренә генә һөҗүм итә иде.

▪️Кичә төнлә Идел буеның берничә төбәгендә, шул исәптән Башкортстанда да дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде.

@azatliqradiosi
❤4🔥1
Телефонындагы "Крепость Мусульманина" электрон китбы өчен мәхкәмә русиялене "экстремистик материаллар эзләү" маддәсе нигезендә штрафка тарткан

Сарытау өлкәсендә яшәүче кешегә экстремистик материаллар эзләү һәм аларны карау маддәсе нигезендә өч мең сум штраф салганнар. "Верстка" язуынча, әлеге кешенең телефонында электрон китап сакланган.

Татулаштыру (мировой) мәхкәмәсе карарына күрә, "Э" үзәге хезмәткәре оператив-эзләү чаралары вакытында ирнең телефонын тикшергән.

Шул вакытта анда электрон китап рәвешендәге «Крепость Мусульманина. Из слов поминания Аллаха, встречающихся в Коране и сунне» дигән файл табылган. Әлеге китап 2014 елның июлендә экстремистик материалларның федераль исемлегенә кертелгән.

Карарга күрә җирле яшәүче кеше моннан бер-ике ай элек әлеге китапның барлыгын белүен һәм аның эчтәлеге белән танышырга теләвен расланган.

"Үзенә караган кәрәзле телефон һәм "Google Play" кушымтасы ярдәмендә ул "Крепость" дип аталган кушымтаны урнаштырган. Аны ачканда, электрон форматтагы китап күрсәтелгән, диелә карарда.

Хөкемдар моның интернетта "экстремистик материалларны белә торып эзләгән" дигән нәтиҗәгә килгән, ә аның гаепсезлеген дәлилләүче "бернинди дәлилләр дә китерелмәгән", дип билгеләгән.

▪️Узган ел Русия Думасы интернетта “тыелган материаллар” эзләгән өчен административ җаваплылык кертте.

@azatliqradiosi
🤬4🤡3🔥1
Азатлык Радиосы сугышта үлүче Татарстан һәм Башкортстан хәрбиләрен барлауны дәвам итә.

Бүгенге көндә безгә Татарстаннан – кимендә 9660 сугышчы үлеме, Башкортстаннан кимендә 10640 үлем турында билгеле.

Бу саннарны Азатлыкның "Сугышта үлүчеләр" хисабы күрсәтә. Хисапны без сугыш башыннан бирле алып барабыз.

#сугышта_үлүчеләр
@azatliqradiosi
💔3🔥2
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥5👍1🤩1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 24 август, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләр:

🔸Краснодар төбәгендә дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә ике бала һәлак булган. Төбәк губернаторы Вениамин Кондратьев белдерүенчә, дрон калдыклары шәхси балалар үзәгенә төшкән. Тагын җиде бала җәрәхәтләнгән. Моннан тыш, ике өлкән кеше дә яраланган.

🔸Краснодарда Ozon келәтенә дә һөҗүм ясалган. Ширкәтнең матбугат үзәгендә белдерүләренчә, зыян күрүчеләр юк. Келәтнең үзендә көчле янгын чыккан.

🔸Шулай ук Дагыстан, Адыгея һәм Ставрополь төбәгендә Ozon ширкәте келәтләренә украин дроннары һөҗүм иткән. Дагыстанның Махачкала шәһәрендәге келәткә һөҗүм нәтиҗәсендә яраланучылар бар. Ширкәтнең матбугат үзәге белдерүенчә, аларның гомеренә куркыныч янамый.

🔸Русия дроннары һөҗүме нәтиҗәсендә Харьков шәһәре янында яшәүче өч кеше һәлак булган, моннын тыш яраланучылар да бар. Шулай ук Херсон өлкәсендә җиде кеше, Днепропетровски өлкәсендә өч кеше яраланган. Бу хакта җирле хакимият вәкилләре хәбәр итә.

🔸Башкортстанда юл казасында өч егет һәлак булган. "Кызыл Таң" басмасы хәбәр итүенчә, фаҗига Әбҗәлил районында булган. 19 яшьлек егет «Peugeot 206» автомобиле белән Магнитогорскидан Якты-Күлгә таба барганда каршы якка чыккан. «Peugeot 206» «Acura TLX» белән бәрелешкән һәм яна башлаган. Фаҗига нәтиҗәсендә, 19 яшьлек машина йөртүче һәм аның 20 яшьлек ике юлчысы үлгән.

@azatliqradiosi
👍2❤1🔥1
Башкортстанның ун мәктәбендә тәртип өчен билге куелачак
 
Әлеге тәҗрибә Уфа һәм Стәрлетамак шәһәрләрендәге мәктәпләрдә быел 1 сентябрьдән гамәлгә кертеләчәк. Уңышлы дип табылса бөтен республика мәктәпләренә дә җәелдереләчәк.

Республиканың мәгариф министры Илдар Мәүләтбердин Төбәкләр белән идарә итү үзәге (ЦУР) утырышында белдерүенчә, яңалык 2-8нче сыйнф укучыларына кагылачак. Түрә әйтүенчә, тәртип билгесе берничә дәрәҗәдә куелачак: «үрнәкле» («образцовое), «ярый торган» («допустимое»), «ярамый торган» («недопустимое»).

Тәртип өчен билге уку фәннәреннән алынган билгеләрдән аерым куелачак. Ул шулай ук аттестат биргәндә һәм дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертү мәсьәләсендә исәпкә алыначак.

▪️Мәгариф министрлыгының мәктәпләрдә тәртип өчен билге кертергә җыенуе быел билгеле булды. Рәсми рәвештә бу "тәрбия эшен камилләштерү" буларак аңлатылса да, педагогик җәмәгатьчелек вәкилләре моны укучылар өстеннән өстәмә контроль һәм басым чарасы дип бәяли.

▪️Төзәтмәләр пилот өлгесе нәтиҗәләре нигезендә эшләнгән. Пилотта үз теләге белән Русиядәге 89 мәктәп катнашкан, анда 5–8нче сыйныф укучыларына тәртип өчен билге куелган.

▪️Шул ук вакытта педагогик җәмәгатьчелек вәкилләре бу башлангычның нәтиҗәлелегенә шик белдерә. «Учитель» һөнәри берлегендә әйтүләренчә, тәртип өчен билге кертү мәктәптәге низаглар проблемын хәл итмәячәк һәм көтелгән нәтиҗәне бирмәскә мөмкин.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
Көн язмасы: Русия думасына сайлау: кемгә тавыш бирүнең аермасы бармы?

18-20 сентябрь көннәрендә Русия думасына сайлау узачак. Анда IX чакырылышка 450 депутат сайланачак. Аларның яртысы – 225 депутат – фиркаләр исемлеге нигезендә, калган яртысы – бер мандатлы бүлгеләрдән сайланачак.

Украинага каршы алып барган сугышның бишенче елында Русиядә сивил ирекләр бөтенләй диярлек юкка чыгарылган. Илдәге оппозиция тулысынча диялек чит илләргә китәргә мәҗбүр булган, хакимият гамәлләренә каршы чыгучыларның бер өлеше төрмәләрдә утыра. Нинди дә рәвештә сугышка каршы чыгу шунда ук җәзалана, Русиядәге медиа кырында да хакимият пропагандасына гына урын бар.

Сугышны туктатырга чакырган бердәнбер фирка – "Яблоко" – 10 августта Югары мәхкәмә тарафыннан сайлау исемлегеннән юкка чыгарылган. Моңа формаль сәбәп булып "Родина" фиркасе шикаяте булган, ул "Яблоко"ны автор хокукларын бозуда гаепләгән. Күпсанлы күзәтүчеләр бу гаепләүләнең уйдырма дип саный. Аппеляция мәхкәмәсе "Яблоко"ны сайлау исемлегеннән алып ташлауны раслады.

"Яблоко"сыз сайлауда 10 фирка катнаша: "Бердәм Русия", ЛДПР, "Туры демократия фиркасе", "Гадел Русия", "Родина", КПРФ, Пенсионерлар фиркасе, "Русия коммунистлары", "Новые люди".

Сәясәт белгече Руслан Айсин Азатлык Радиосы белән сөйләшүдә бу фиркаләрнең барысы да Кремль сәясәтен үти, Татарстан һәм татар сайлаучыларына алар арасында кемгә тавыш бирү аермасы юк дип сөйләде. Путин һәм аның идарәсе расламаган намзәтләр сайлауга кадәр үткәрелмәде, "Яблоко"ның мисалы моны ачык күрсәтә, ди ул.

— Бер фирканең дә програмында федерализм яки милли азчылыклар хокукларын яклау кебек тезислар юк. Бу мәсьәләләр Русия сәясәтендә бөтенләй көн кадагында тормый. Хәтта сайлаудан алынган "Яблоко" програмында да бу хакта сүз булмады, — ди ул.


Сайлауда катнашучы фиркаләр арасында чыннан да ниндидер аерма бармы? Моны тикшерер өчен Азатлык Радиосы сайлау алды програмнарын карап чыкты. Игътибарны аеруча безнең укучыларыбызга кызык булган мәсьәләләргә җәлеп иттек.

Бу хакта тулырак 👉монда укыгыз

@azatliqradiosi
🔥3👍1