Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.1K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Җәй азагында Татарстан башкаласы Казан метросының туган көнен билгели – ул рәсми төстә 2005 елның 27 августында ачылды.

Аның кызыклы тарихы бар. Казан метросы уникаль бер транспорт системасы: ул Советлар берлеге таркалганнан соң Русиядә төзелгән беренче һәм әлегә бердәнбер метро системасы, илдәге башка метролар барысы да совет чорында ачылган иде.

Бу хакта тулырак безнең видеода карагыз: https://youtu.be/Zwp3zMM7Zh4
👍6
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 28 август, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләр:

🔹 Русия аннексияләгән Акъярда дрон һөҗүме нәтиҗәсендә биш катлы йорт зыян күргән, дип хәбәр итте Русия билгеләгән губернатор Михаил Развожаев. Дүрт кеше яраланган. Балалар бакчасының ике бинасына һәм 15тән артык машинага да зыян килгән.

🔹 Украина дроннары Ярославль нефть эшкәртү заводына һөҗүм иткән, дип хәбәр итә җирле хакимият.

🔹 Амур газ-химия комплексындагы шартлауда һәлак булучылар саны 15 кешегә җиткән, дип хәбәр итте ширкәт матбугат хезмәте. Һәлак булучыларның берсе генә Русия ватандашы, 14е кытайлы. 39 кеше хастаханәләрдә кала, аларның тугызы дәвалану өчен Мәскәүгә җибәрелгән.

🔹 Непалның Расува районында су басудан һәлак булучылар саны 469 кешегә җиткән, тагын 977 кеше хәбәрсез югалган дип санала, дип хәбәр итә Ratopati илнең эчке эшләр министрлыгына сылтама белән. Югалганнар арасында 517 чит ил ватандашы бар.

🔹 Венесуэлада илнең ОПЕКтан чыгуы турында фикер алышалар, дип хәбәр итә Bloomberg. Агентлык мәгълүматларына караганда, әлегә соңгы карар кабул ителмәгән. Оешмадан чыгу Венесуэлага ОПЕК куйган чикләүләрсез нефть чыгаруны арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

🔹 Русиядәге кулланучылар «Википедия»гә керә алмый, сайт VPNсыз ачылмый башлаган.
Чаллы мэры: Украинага каршы сугышта шәһәрнең «биш меңнән артык» кешесе катнаша. Бәйсез исәпләүләр меңгә якын кешенең һәлак булуын күрсәтә

Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәрнең «биш меңнән артык» кешесе Украинага каршы сугышта катнашуын хәбәр итте. Бу хакта «Бизнес Online» яза.

Азатлык Радиосы мәгълүматларына караганда, сугышта Чаллыда туып-үскән кимендә 1 040 кеше һәлак булган. «Медиазона» исәпләүләрендә һәлак булучылар саны — 881 кеше.

2026 елның июнендә Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинга республикадан Украинага каршы сугышка 54 465 мобилизацияләнгән һәм контрактчы китүе, шулай ук бер ярым меңләп куәт оешмалары хезмәткәре җибәрелүе турында хисап тотты.
😢3❤2👎1🔥1💩1
«Баймак эше» нигезендә хөкем ителгән тагын ике кеше — Өметбай Дәүләтбирдин һәм Юнир Исламголов — иреккә чыккан. Алар җәзаларын тулысынча үтәгән

Бу атнада «Баймак эше» нигезендә хөкем ителгән һәм җәзаларын тулысынча үтәгән тагын ике кеше колонияләрдән азат ителде.

24 августта Пермьдәге 29нчы гомуми режимлы төзәтү колониясеннән 62 яшьлек Өметбай Дәүләтбирдин азат ителгән. 26 августта Чиләбе өлкәсенең Копейск шәһәрендәге 11нче төзәтү колониясеннән 33 яшьлек Юнир Исламголов чыккан.

2025 елның 21 октябрендә Тольяттиның Автозавод районы мәхкәмәсе аларны Җинаять кодексының 212нче маддәсе 2нче өлеше («киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу») һәм 318нче маддәсе 1нче өлеше («хакимият вәкиленең гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырмаган көч куллану») нигезендә гаепле дип тапты һәм аларның һәрберсен өч ел да җиде айга ирегеннән мәхрүм итте.

Эш материалларында әйтелгәнчә, Исламголов «Кобра» ОМОН хезмәткәре Кудряшовның йөзенә кар ыргыткан, ә Дәүләтбирдин — Башкортстандагы Росгвардиясе хезмәткәре, «Байгоз» тәхәллүсле кешенең шлемына кар бәргән.

🔸«Idel.Реалии» исәпләүләренә караганда, «Баймак эше» нигезендә хөкем ителгән кимендә 28 кеше колонияләрдән азат ителгән. Моннан тыш, дүрт хөкем ителүче җәзаларын тулысынча үтәп, иреккә чыккан.
❤4👍1
Татарстанга 10-12 мең контрактчы җыю планы куелган

Янә мобилизация була икән дигән хәбәрләр фонында Бизнес Онлайн Татарстан саклану министрлыгы белән10-12 мең контракт төзүче бирергә тиеш дип яза.

Шул ук вакытта быел аның үзенчәлеге дә бар диелә. Басымны пилотсыз системнар гаскәрләренә ясаячаклар. Һәм монда күбрәк яшьләрне, хәтта студентларны, бигрәк тә техник белемле яки компьютер уеннары белән мавыгучыларны җәлеп итмәкчеләр.

Русия югары уку йортлары һәм көллиятләре җитәкчелеге студентларны Украинадагы сугышка җибәрү өчен киңкүләм агитация һәм басым кампаниясен соңгы елда алып бара. Һәм аларга бер еллык кына контракт вәгъдә итәләр. Хәрби адвокатлар бу сүзләргә ышанмаска чакыра, чөнки сүз чынлыкта Русия саклану министрлыгы белән төзелә торган гадәти, вакыт белән чикләнмәгән контракт турында бара ди алар.

Русия саклану министрлыгы дрон гаскәрләре белән контракт төзегән студентларны үзләре теләгәндә җибәрергә мәҗбүр түгеллеген үзе дә раслады.

🔹Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан җыйган мәгълүматка караганда, Татарстаннан Русиянең Украинада алып барган сугышында кимендә 10 меңгә якын (9660) кеше һәлак булган.
🤬6❤1😢1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Татарстан көне: Декларациядән – сугышка

Татарстанның суверенитеты Декларациясе нигезендә 1992 елда Татарстанда яңа Конституция кабул ителә. Анда
ачыктан-ачык сугыш пропагандасын тыела.

Әмма Путин режимы басымы белән 2023 ел башында бу мөһим маддә тексттан алып ташлана.

Тулырак – безнең видеода ☝️

@azatliqradiosi
😢9❤4
Һади Атласиның 150 еллык юбилее дәүләт дәрәҗәсендә уздырылачак

29 август танылган тарихчы, мәгърифәтче, татар сәясәтчесе, сәяси золым корбаны Һади Атласиның тууына 150 ел. Аның юбилее беренче тапкыр дәүләт дәрәҗәсендә, Татарстан хөкүмәтенең карары нигезендә уздырыла.

Октябрь аенда Казанда Һади Атласи хөрмәтенә Халыкара фәнни конференция булачак, туган ягы Чүпрәле төбәгендә җыеннар көтелә, Бөгелмәдә декабрь аенда Атласига багышланган республика балалар фестивале булачак.

Моннан тыш, "Җыен" нәшрияты "Шәхесләр" сериясеннән Һади Атласи турында яңа җыентык чыгара.

"Атласи мондый зурлауга, кадер- хөрмәткә бик лаек, ул хак татар тарихына безнең күзләрне ачты, милли рухыбызны күтәрде, милләт хокуклары өчен көрәш үрнәген күрсәтте", дип яза җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова үзенең телеграм каналында.

30 августта Казанда "Печән Базары" чарасында "Һади Атласи. Катлаулы каһарман" фильмы күрсәтеләчәк.

Кем ул Һади Атласи?

🔻1876 елда Чүпрәле районы Иске Чәке авылында туа. 1908 елда Оренбурның Каргалы бистәсендәге Гани Хөсәеновның укытучылар семинариясен тәмамлый. 1903 елда

🔻Бөгелмә өязе Әлмәт авылы (хәзерге Әлмәт шәһәре) мәдрәсәсендә имам һәм мөдәррис. Әлмәттә кызлар мәктәбе ача.

🔻1907 елда Самар губернасыннан Русия думасына депутат итеп сайлана. 1911-1914 елларда "Себер тарихы", "Казан ханлыгы", "Сөембикә" тарихи әсәрләрен бастырып чыгара.

🔻1929 елда Атласины кулга алып ун елга Соловкидагы каторгага сөрәләр. 1936 елда ул кабаттан кулга алына.

🔻1937 елның 23-28 октябрендә Идел буе хәрби округы хәрби трибуналы тугыз татар зыялысын атарга хөкем итә. Алар: тарихчы Һади Атласи, укытучы Гали Алтынбаев, имам Касыйм Исхаков, язучы Фазыл Туйкин, укытучы Кәбир Туйкин, укытучы Сабир Уразманов, имам Барый Фаттахов, хезмәткәр Зәкәрия Фаттахов һәм имам Рәшит Яруллин.

🔻1958 елда Һади Атласиның гаепсезлеге таныла һәм ул реабилитацияләнә.
🔥5❤4👍4
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
🇷🇺 36 ел элек Татарстан үзенең Суверенлык Декларациясен кабул итте.

Әмма соңгы дистә ел эчендә элек көрәшеп ирешелгән хокук-ирекләрнең күбесе юкка чыгарылды. Ниндиләре? Безнең видеоны карагыз.

Татарстан соңгы елларда тагын ниләр югалтты? Сезнең фикерләрегезне көтәбез.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤16🙏5😢2🥴1
30 август Татарстанда бүген республика көне дип билгеләнә, әмма 36 ел элек мәйдан тоткан кешеләр аны гадәти бәйрәмгә әверелдерү белән килешми.

Суверенитет турында Декларацияне кабул итү вакыйгалары уртасында булган шәхесләрнең истәлекләре белән бүлешәбез.

👉 Язма беренче тапкыр Азатлык сайтында 2024 елда чыкты.

@azatliqradiosi
❤11👍2🔥2🥴1
Казанда Олимпия чемпионы, татар кызы Алинә Заһитова исемендәге фигуралы шуу мәктәбе ачылды

Үзәк үзе 27 август көнне ишекләрен ачкан иде.

Элегрәк үзәк үзе түгел, ә бары аңа караган мәктәп кенә Алинә исемен йөртәчәге билгеле булды.

Фигуралы шуу үзәгенең мәйданы - 6 мең квадрат метрдан артык. Монда ясалма бозлы һәм 252 урынга исәпләнгән боз аренасы, күнегүләр һәм тренажер вә ике хореография залы, кардиокүнегүләр урыны, шулай ук програмнардагы элементларны шомарту өчен махсус зал җиһазландырылган.

Алинә Заһитова 2018 елда Пхенхчанда Олимпия чемпионы булды.

Ул 2002 елда Ижауда туган. Алинә татар хоккейчысы, чыгышы белән Актаныш районыннан булган Илназ Заһитовның кызы.

@azatliqradiosi
❤5🤮1
Краснодарда дрон һөҗүменнән соң тумышы белән Уфадан булган 16 яшьлек кыз һәлак булган

Фаҗига 24 август көнне була. Ул көнне Краснодарга дроннар һөҗүм итә. Һәлак булучылар арасында 16 яшьлек кыз да була.

Туганнары сүзләренчә, җәй көнне ул авыр яшүсмерләр өчен булдырылган балалар тернәкләндерү үзәгендә яшәгән.

Mkset Telegram каналы язуынча, фаҗигадән соң туганнарына мәетне Уфага җибәрергә вәгъдә итсәләр, соңрак бары тие 50 мең сум гына бүлеп бирә алачакларын хәбәр иткәннәр.

Һәлак булган кызның туганнары әйтүенчә, мәетне Уфага кайтару өчен транспорт чыгымнары 125 мең сум тирәсе тәшкил итә. Хәзерге вакытта кызның апасы моның өчен акча җыю игълан иткән.

@azatliqradiosi
🥱3😢2