Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Русия думасына сайлау: кемгә тавыш бирүнең аермасы бармы?

Азатлык парламентка дәгъва итүче фиркаләрнең програмнарына күз салды һәм сәясәт белгече белән сөйләште.

Фиркаләр програмнарында ниләр әйтелгән? 👉 Безнең күзәтүдә укыгыз.

@azatliqradiosi
👍2🔥1🥱1
"Яблоко" фиркасенең Татарстандагы бүлегеннән Русия Дәүләт Думасына намзәт Айрат Гомәрбаевны сайлауда катнашудан төшергәннәр
 
Табиб-невролог Гомәрбаев сайлауга Чаллыдагы 34нче бермандатлы бүлгедән барган. Татарстан югары мәхкәмәсе бүген аны төшереп калдырган. Сәбәбе - Гомәрбаевның чит ил хиссәләренә ия булуы. 2022 елдан соң, санкцияләр сәбәпле ул хиссәләрне сата алмаган.

Намзәт хиссәләргә ия булуы турында сайлау комиссиясенә үзе белдергән һәм сата алмавын дәлилләгән. Ләкин Чаллының сайлау комиссиясе аны мәхкәмәгә шикаять иткән. Карарны Югары мәхкәмә рәисе урынбасары Эдуард Каминский чыгарган.

“Бу мәхкәмә эшләренең барысы да бер нәрсә турында сөйли — тынычлык, утны туктату турында килешү, ирек һәм имин тормыш яклы булган безнең намзәтләрне сайлауларга кертүдән куркалар...

Без күңел төшенкелегенә бирелмибез һәм калган намзәтләр белән ТЫНЫЧЛЫК өчен эшебезне дәвам итәбез”, дип язган Гомәрбаевның фикердәше Софья Федорова Instagram битендә.

📷"Яблоко" фиркасе

@azatliqradiosi
🤬15🤔1🕊1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 1 сентябрь. Белем көне котлы булсын! Әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Красноярски төбәгенең Кански шәһәрендә җиденче сыйныфта укучы кыз укытучыга һөҗүм иткән. Ул газ сиптергән һәм аңа пычак белән ташланган. Бу хакта укучыларына сылтама белән блогер Алексей Аксютенко һәм "Төбәкара кеше хокуклары үзәге" мөдире Павел Пугачёв хәбәр итте. Укытучыга ярдәмгә бер ата-ана килгән һәм укучыны куып чыгарган. Аксютенко сүзләренчә, кыз шулай ук сыекча тутырылган шешә ташлаган. Дождь язуынча, биш укучы һәм ике өлкән кеше зыян күргән. 1 сентябрьгә багышланган тантаналы линейканы үткәрүдән баш тартканнар.

🔸Русия дроннарының Киевка һөҗүме нәтиҗәсендә шәһәрдә сигез кеше, өлкәдә өч кеше һәлак булган. Бу хакта өлкә хакимияте хәбәр итә. Һөҗүм вакытында тимер юл депосы һәм «Укрзализница»ның башка корылмалары, биш катлы торак йорт һәм бер ширкәт зыян күргән.

🔸Русия дроннары Романия чигендәге Одесса өлкәсендә урнашкан "Орловка" паром үткәрү пунктына да һөҗүм иткән. Бу хакта Украина чик сакчылары хезмәте хәбәр итте. Дроннар үткәрү пункты бинасына һәм аның җирлегенә төшкән, нәтиҗәдә янгын чыккан.

🔸Русия финанс министры Антон Силуанов Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң беренче тапкыр G20 саммитында катнашты. Ул АКШ финанс министры белән "президент Доналд Трампның Украина тынычлык планы" турында фикер алышты.

🔸Русиядә 1 сентябрьгә чәчәкләр бәясе узган ел белән чагыштырганда 6–9%ка арткан. Бу хакта "Ъ" яза.

@azatliqradiosi
😱1
Көн язмасы: "Азатны азат итү өчен көчләрне берләштерергә телибез"

3 сентябрьдә сәяси тоткын Азат Мифтаховның иреккә чыгарына бер ел кала. Галимне азат итәргә чакыручы төркем Мифтаховның иреккә чыгуын көнләп санап көтә. Активистлар әлеге елны аңа теләктәшлек чаралар елы дип игълан итә. Азатлык Радиосы әлеге башлангыч хакында аның инициаторы Solidarité FreeAzat хәрәкәтенә нигез салучы француз активисты Мари-Лаэтиция Гаррик белән сөйләште.

"Без Азат Мифтаховны иреккә чыгаруга ирешер өчен бөтен дөнья буйлап кешеләрне берләштереп, Русия режимына басым ясарга кирәк дигән карарга килдек. Бу безнең башлангыч стратегия иде, һәм без аны әле дә дәвам итәбез. Без шулай ук Русиянең партнерлары булган илләрдә – мәсәлән, Бразилиядә, Көньяк Африкада һәм Һиндстанда – активистлар табарга кирәк дип карар кылдык. Никме? Чөнки алар барысы да БРИКС әгъзалары, ә Русия – аның бер өлеше. Без анда активистларны табу безгә бик кирәк дигән уйга килдек, чөнки Русия режимы үз-үзен демократия яклаучы итеп күрсәткән бу илләргә бер гаепсез кешене ни өчен тоткарлавын аклап бирә алмас иде", ди ул.


Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥5❤2
"Көнбатыш тәэсирен юкка чыгару": Украинага каршы сугыш Русия мәгарифен үзгәртте

Бүген 1 сентябрь - Белем көне. Татарстанда барлыгы 512 мең, Башкортстанда 502 меңгә якын укучы мәктәпкә китте. Быел мәгариф системына шактый гына яңалыклар кертелде. Русиянең Украинага каршы баскын сугыш башлаганнан соң, мәгариф өлкәсендә барган үзгәрешләр очраклы яки вакытлы чаралар гына түгел, ә дәүләт сәясәтенең системлы өлеше булуы ачык күренә. Яңалыклар мәктәп һәм югары белем бирү системын тулысынча яңача формалаштыруга юнәлтелгән. Уку йортлары хәзер үсеп килүче буын өстеннән идеологик контроль урнаштыру коралына әверелә.

Мисал өчен Русия мәктәпләрендә җәмгыять белеме дәресен укыту да кыскарды. Ул 9-11нчы сыйныфларда гына калды.

"Җәмгыять белеме — укучыларны аңлы ватандашлар, үз хокукларын белгән һәм аларны яклый алган кешеләр буларак үстерүдә иң мөһим урын алган дәрес ул. Хәзер мәктәп програмыннан ул алып атыла икән, димәк, аларны шулай итеп үстерергә теләмиләр дигән нәтиҗәгә килеп була.

Соңгы елларда җәмгыять белемен укыту болай да кыенлашты

Беләсезме, аеруча соңгы елларда җәмгыять белемен укыту болай да кыенлашты. Дәрестә "хокукый дәүләт" кебек төшенчәләр өйрәнелә, автократия, тоталитаризм кебек күренешләр карала, бу укучыларда, әлбәттә, күп сораулар тудыра бит. Укучыларда үз дәүләте турында мондый "кирәкмәгән" сораулар тумасын өчен эшләнәдер бу эш", дигән иде Азатлык Радиосына Татарстан мәктәпләренең берсендә җәмгыять белеме һәм тарих укыткан Искәндәр.

Чит тел дәресләре дә кыскара, аның урынына "Русия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре" дәресләрен укый башлаячаклар.

Бу хакта Азатлык Радиосы язган иде, тагын бер искә төшереп узабыз.

@azatliqradiosi
🔥2💯2😢1
Дөнья күчмә халыклары Уеннары 2028 елда Татарстанда узачак
 
Бу хакта Бишкәктә VI Уеннарның тантаналы ачылышында Кыргызстан президенты Садыр Җапаров белдерде.

Аның сүзләренчә, Русия ягы Татарстанның Уеннарны кабул итүгә әзерлеге турында рәсми хат юллаган булган.
 
Бишкәктәге Уеннар ачылышында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Шулай ук анда Русия президенты Владимир Путин да булды.
 
Путин Бишкәктә узган Шанхай хезмәттәшлек оешмасы саммиты утырышында Казанның 2028 елгы Уеннарны кабул итәргә әзер булуын әйтте.
 
▪️Беренче тапкыр Дөнья күчмә халыклары уеннары Кыргызстанда 2014 елда узды. Шулай ук соңрак аның Төркия, Казакъстанда да узганы булды.
 
▪️Дөнья күчмә халыклары уены ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән. Әлеге ярышлар матди булмаган мәдәни мирасны саклауда иң яхшы тәҗрибәләр исемлегендә тора.

📷Дөнья күчмә халыклары Уеннары ачылышы

@azatliqradiosi
🔥5❤3👍1🤮1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Башкортстан һәм Татарстанда «Яблоко» намзәтләрен сайлаулардан төшереп калдырды

Башкортстанда фирканең бердәнбер намзәте Нефтекама бүлгесеннән Алексей Акименко иде. Республика Югары мәхкәмәсе аның теркәлүен гамәлдән чыгарды. Мәхкәмәгә шикаятьне «Гадел Русия» намзәте Константин Шаһиморатов язган.

Имеш, Акименко «ВКонтакте»да бер төркем алып барган һәм анда Русиядә тыелган Meta-ның социаль челтәрләренә сылтама куйган. Акименко әлеге төркемне күптән сатуын турында белдерде.

Татарстанда шул ук көнне Чаллыдан Айрат Гомәрбаев сайлаудан төшерелде. Мәхкәмә моңа аның чит ил ширкәтләре хиссәләренә ия булуын сәбәп итте. Гомәрбаев аларны санкцияләр аркасында сата алмадым дип белдерде. Чаллы сайлау бүлгесеннән «Бердәм Русия» намзәте, хәзерге депутат Әлфия Когогина да бара.

Татарстанда «Яблоко»ның намзәтләре әлегә өч сайлау бүлгесендә калды.

10 августта Русия Югары мәхкәмәсе «Яблоко»ның Думага федераль исемлеген теркәүне гамәлдән чыгарды. Фирка карарларны шикаять итә.
🤬8🥱2👍1🤔1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 2 сентябрь. Әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Сишәмбегә каршы төндә АКШ Иранга берничә һөҗүм ясады. Тәһран җавап итеп Үрдүн, Бәхрәйн һәм Күвәйттагы американ хәрби ныгытмаларына ракетлар белән һөҗүм итте. CNN хәбәр итүенчә, бер айдан артык дәвам иткән тынлыктан соң, дүшәмбегә каршы төндә ике арада тагын атышлар башланды.

🔸Русия армиясенең Одессага һөҗүмендә сигез кеше җәрәхәтләнгән. Шәһәрнең хәрби хакимияте башлыгы Сергей Лысак белдерүенчә, дрон 24 катлы торак йортка төшкән.

🔸Белгород өлкәсенә дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә дүрт кеше яраланган. Бу хакта өлкәнең оператив штабы белдерә.

🔸Германиянең Аугсбург шәһәре үзәк вокзалында шартлау булган. Бу хакта җирле полиция хәбәр итә. Ике кеше җиңелчә яраланган. Вокзал тирәсен полиция уратып алган, әмма поездлар хәрәкәте дәвам итә.

🔸Германия хакимияте Русияне Лейпциг һава аланында дроннар кулланып диверсия ясарга омтылуда гаепләде. Моңа җавап итеп, тышкы эшләр министры Йоханн Вадефул Русиянең Бонндагы консуллыгын һәм Берлиндагы "Русия йортын" ябарга боерык бирәчәген белдерде.

🔸Мари Иленең татарлар яши торган Бәрәңге районындагы Ләшбирде авылында яңа мәчет сафка баскан. «Ислам в Марий-Эл» хәбәр итүенчә, гыйбадәт йорты 1930нчы елларда юк ителгән мәчет урынына салынган.

@azatliqradiosi
❤6
⚡️Башкортстандагы гимназиядә тугызынчы сыйныф укучысы яшьтәшен пычак белән яралаган

Башкортстанның Кушнаренко гимназиясендә дәрес вакытында тугызынчы сыйныфта укучы ике үсмер арасында низаг чыккан. Укучыларның берсе икенчесен пычак белән яралаган. Бу хакта Башкортстанның премьер-министры урынбасары Урал Килсенбаев хәбәр итте.

Зыян күрүчене район хастаханәсенә китергәннәр. Аның гомеренә куркыныч янамый, дип язган түрә.

"Осторожно Новости" Telegram каналы язуынча, яраланган үсмергә операция ясала.

Килсенбаев сүзләренчә, башлангыч мәгълүматларга караганда, низагка шәхси каршылыклар сәбәп булган.

▪️Кичә Красноярски төбәгенең Кански шәһәрендә җиденче сыйныфта укучы кыз укытучыга һөҗүм иткән иде.

@azatliqradiosi
❤2
Кушнаренкодагы һөҗүм: мәктәпләрдәге агрессиянең чираттагы очрагымы?

Башкортстандагы гимназиядә тугызынчы сыйныф укучысы яшьтәшенә пычак кадаган. Рәсми затлар үсмернең гомеренә куркыныч янамый дип белдерә, әмма зыян күрүченең әнисе сүзләренчә, аңа операция ясалган һәм ул реанимациядә ята. Бу хакта ана кеше "Осторожно, Новости" Telegram каналына белдергән.

Шулай ук ана улының Кушнаренко гимназиясенең кадет сыйныфында укуын әйткән.

Пычак кадаучы сыйныфташының артында басып торган һәм кыңгырау булгач кухня пычагы кадаган.

Укулар башлануга икенче көн генә булуга карамастан, ике көндә инде өч күңелсез очрак булды. Бүген Яңа Мәскәүдә дә бишенче сыйныфта укучы укытучыны яралаган. Сакчылар аны туктатып кала алган.

Кичә, 1 сентябрьдә Красноярски төбәгенең Кански шәһәрендә җиденче сыйныфта укучы кыз укытучыга һөҗүм иткән иде.

Элегрәк психолог (исемен әйтмәүне сорады) Азатлык Радиосына һөҗүмнәр кешеләрдә курку арту белән бәйле дип сөйләгән иде.

"Соңгы еллардагы сәяси репрессияләр, ковид, тотрыксызлык... кешеләрдә курку арта. Хәзер менә һәр йортка кагылачак сугыш. Бу депрессия генә түгел, ә кешеләр арасында психик авырулар, үз-үзенә кул салучыларны арттырачак.

Яшьләр һәм балаларга иң авыры, чөнки аларның киләчәген урладылар. Шуңа балаларга аеруча игътибарлы булу кирәк. Өлкәннәр әзме-күпме тотрыклы тормышта яшәп калды", дигән иде ул 2022 елны.


@azatliqradiosi
❤1😱1