Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.1K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Төркиядә төрек телендә татар шагыйре Дәрдмәнд турында китап чыкты.

Бу шагыйрь турында төрекчә беренче күләмле фәнни эш булып санала.

Әңгәмәне тулысынча 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❤8🔥4👍2
Русия Дәүләт думасына сайлау нәтиҗәләренә күрә, Татарстанның Думада булачак вәкиллеге кимегән

Бизнес Онлайн язуынча, 2011, 2016 һәм 2021 еллардагы сайлаулардан соң республикадан 15 депутат тәкъдим ителгән булса, бу юлы аларның саны 12 генә булачак.

Гәрчә Татарстан парламентының элекке рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Думага яңа чакырылышка республикадан 14 депутат үткәрү планлаштырыла дип әйткән иде.

Башкортстанның Дәүләт Думасындагы вәкиллеге Татарстанга караганда азрак кимегән. Узган чакырылышта аларның саны 14 булса, хәзер 13 булачак.

@azatliqradiosi
🔥3❤1🤡1🤷1
Түбән Камада Русиянең Украинага каршы баскын сугышында катнашучыларга мемориал комплекс ачылды

Җиңү мәйданында урнашкан Икенче дөнья сугышы каһарманнары бюстлары янында урнашкан мемориал комплекска гранит стела, Украинага каршы баскын сугышта һәлак булганнарның исемнәре язылган дивар һәм ике сугышчының бронза сыны кергән.

Мемориалны Түбән Кама шәһәренең 60 еллыгына багышлап ачканнар. Анда премьер-министр һәм шәһәр мэры катнашкан. Мэр Радмир Беляев үз Телеграм-каналында чарадан кыска видео чыгарды.

"Бизнес Онлайн язуынча, проектның бюджеты - 50 миллион сум. Аны эшмәкәрләр, хәрбиләр шурасы, халык һәм шәһәр оешмалары җыйган. Төзелеш мартта башланган.

Шул ук вакытта бер генә медиа да диварда кешенең исеме язылганы турында ачыкламый. Азатлык Радиосының cугышта үлүчеләр хисабында Түбән Кама районыннан кимендә 684 һәлак булган сугышчы турында билгеле. Чынлыкта үлемнәр саны күпкә күбрәк була ала.

🔸Түбән Камага дроннар даими һөҗүм итә. Быел 10 августта иң үлемечле һөҗүмнәрнең берсе булды. Ул көнне 13 кеше һәлак булды, 78 кеше яраланды.

🔸Түбән Камада ТАНЕКО һәм ТАИФ-НК нефть эшкәртү ширкәтләре урнашкан. Украина нефть табышыннан кергән акчаларны Русия сугышка тота дип белдерә һәм шул сәбәпле нефть ширкәтләренә һөҗүм итә.

🔸Быел Май аенда Лаешта да Украинага каршы сугышучыларга мемориал ачылды. Анда районнан үлгән 195 исем бар
💩7🤮2
Европа татарлары форумы кысаларында фатирник узды

25 сентябрьдә Майндагы Франкфурт шәһәрендә татарча фатирник узды.

Анда Евроапаның дистәгә якын иленнән татарлар җыелды. Чараның беренче өлешендә Германиядә яшәүче җырчы-музыкантлар Әдилә Абадели, Илнар Байназаров, Динар Гарипов (баян) чыгыш ясады. Алар татар халык җырларын, легендар җырчылары Вафирә Гыйззәтуллина, Зуля Камалова репертуарындагы җырларны башкарды. Һәр җырның мәгънәсе турында сөйләделәр.

Икенче өлештә килгән кунаклар үзләре чыгыш ясады. Кемдер шигырь сөйләде, кемдер баянга кушылып җырлары, музыка коралларында уйнап күрсәтте. Алара арасында балалар да бар иде.

Фатирник Европа татарларының яңа тарихта беренче форумы кысаларында узды.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, 26 сентябрьдә үткән җыенда эмиграциядәге татарлар тел, мәгариф, медиа, татарларның Европада киләчәк тормышы турында җитди фикер алышуларда катнашкан.

Азатлык Радиосы әлеге темага тулырак алдагы көннәрдә язачак
🔥7👍4👎1🙏1🥱1
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤3👍1😢1
Хисап пулаты Русиянең нефть-газ керемнәре быел 18 процентка кимиячәк дип фаразлый

2026 елда федераль бюджетның нефть-газ керемнәре 7,3 триллион сум тәшкил итәргә мөмкин. Бу планлаштырылган күрсәткечтән 1,6 триллион сумга, ягъни 17,9 процентка азрак. Бу хакта Хисап пулатының сентябрь хисабында әйтелә.

Докладта шулай ук файдалы казылмалар чыгару өчен салымы (НДПИ) 6,5 триллион сум тәшкил итәчәк дип фаразлана. Бу планнан 15 процентка азрак. Шул ук вакытта углеводород чималыннан өстәмә керемгә салым (НДД) 1,079 триллион сумга җитәргә мөмкин — бу планнан 48 процентка азрак.

Хисап пулаты «Известия»гә хәбәр иткәнчә, керемнәрнең кимүе бюджетта планлаштырылганнан долларның сумга карата курсы түбәнрәк булу белән бәйле. Шул ук вакытта нефть бәясе исәп-хисапларда каралган күрсәткеч белән чагыштырганда арткан.

Украинага сугыш башлаганнан соң Көнбатыш илләр Русия нефтенә карата чикләүләр кертте. Шулай ук Украина Русиянең нефть эшкәртү ширкәтләренә даими һөҗүм итеп тора.
❤2👍1
Украинага каршы баскын сугышта катнашкан генерал Александр Лапин Татарстанның вице-премьеры булды

Татарстан хөкүмәтендә Украинадагы сугышта катнашучыларга ярдәм итү мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк аерым бүлекчә булдырылды.

Аны Русия гаскәрләренең генерал-полковнигы Александр Лапин җитәкләячәк. Лапин — Украинада читтән торып гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителгән гаскәри.

Бу вазифа турында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Дәүләт шурасына еллык юлламасында игълан итте.

Яңарак кына узган Русия Думасы сайлауларында Лапин Татарстанда "Бердәм Русия" партиясенең исемлегендә булды, ул сайланырга тиешле намзәтләрнең беренче өчлегендә иде. Әмма Лапин депутат мандатыннан баш тарткан. Аның урынына Мәскәүгә Мамадыш районының элеккеге башлыгы Анатолий Иванов барачак.

Элегрәк кайбер медиа Лапин Думаның Саклану комитеты рәисе вазифасына билгеләнә алырга мөмкин дип язды. Әмма "Бизнес Online" язуынча, аның намзәте Мәскәүдә килештерелмәгән.

Лапин — запастагы генерал-полковник. Төрле елларда ул Русиянең Сүриядәге гаскәрләренең төркеме штабын, "Үзәк", "Төньяк" гаскәр төркемнәрен җитәкләде. Ул Украинага каршы баскыр сугышта катнашты. 2022 елның көзендә аның Чечня башлыгы Рамзан Кадыров белән Лапин арасында низаг чыкты. Кадыров Лапинны Украина гаскәрләре Русия баскыннарыннан азат итә алган Красный Лиман шәһәрен яклый алмауда гаепләде. 2025 елның сентябрендә Лапин Русия гаскәрләреннән китте.

2026 елның июнендә Украина мәхкәмәсе Александр Лапинны читтән торып гомерлек төрмә җәзасына хөкем итте. Ул Украинаның территориаль бөтенлеген һәм кагылгысызлыгын бозуда, Украинага каршы агрессив сугыш әзерләүдә һәм алып баруда гаепле дип табылды.

Хәбәрне тулырак 👉 монда укыгыз.
💩7🤬5👎2🤮2
Фәрит Абдулганиев Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе итеп сайланды

Татарстан парламентының бүгенге утырышында ул күпчелек тавыш белән сайланды. Бер депутат каршы булды.

Узган сайлауларда ул Биектау бер мандантлы бүлгегә өстәмә сайлауларга үз-үзен тәкъдим итеп, җиңү яулады.

"Бердәм Русия" фракциясе аны Дәүләт шурасы рәислегенә намзәт итеп чыгарды.

Абдулганиевка 50 яшь. Төрле елларда ул Татарстанның дәүләт оешмаларында эшләде, Универсиада авылын җитәкләде, экология һәм икътисад министры булды.

Депутатлар каршындагы чыгышында татарча да сөйләде, Һади Максудиның хакимлек - ул байлык чыганагы түгел, халык алдындагы җаваплылык турындагы сүзләрен китерде. Әнисе татар теле һәм әдәбияты укытучысы булуын искә алды.

"Үз халкыңны телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау, үстерү мөһим", дип санавын белдерде.

Моңарчы Татарстан парламентын 30 еллап җитәкләгән Фәрит Мөхәммәтшин быел мартта әлеге вазифадан китте һәм Дәүләт шурасында шәрәфле рәисе булып калды.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
🥴3❤1👎1🔥1
❗️Европа берлеге Рөстәм Миңнехановка каршы санкцияләр кертте

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Европа берлеге санкцияләренә эләкте. Мондый карар Украинадагы конфликт мәйданыннан балаларны эвакуацияләү өчен кабул ителгән.

Татарстан президенты матбугат хезмәте әлеге карарны провокация һәм балаларны сәяси максатларда циник рәвештә куллану дип бәяләде.

Татарстан рәисе санкцияләргә беренче тапкыр гына эләкми. 2023 елда АКШ Финанс министрлыгы Миңнехановны «Туполев» ширкәтегең мөдирләр шурасы рәисе булуы өчен санкцияләр исемлегенә кертте.

Европа берлеге санкцияләре визалар бирүдән баш тартуны һәм берлек илләренең чикләрен узуны тулысынча тыюны күздә тота. Санкциягә эләккән кешенең Европа берлегендә барлык активлары туңдырыла. Моннан тыш, чикләүләр кертелгән кеше өченче илләргә барганда Европа берлеге илләренең һава аланнарын һәм җирләрен транзит яки күчеп утыру өчен дә куллана алмый.
❤5👏2👍1