Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.1K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Кремль Русиядә сәяси тоткыннар юк дип белдерде

Кремль вәкиле Дмитрий Песков Русия сәяси тоткыннарын санкцияләрне йомшарту өчен азат итү мәсьләсенә кагылышлы сорауга шулай дип җавап бирде.  Аның сүзләренчә, Русия бу темага АКШ белән фикер алышмаган.

«Мондый формулировкада бу мәсьәлә, гомумән, тикшерелә дә алмый, чөнки без нинди дә булса сәяси тоткыннар булуын катгый рәвештә кире кагабыз һәм мондый сорау куелышын бөтенләй урынсыз дип саныйбыз», — дип белдерде ул («Коммерсантъ» китергән цитата).

Шул ук вакытта Песков ике илнең махсус хезмәтләре тоткыннар алышу мәсьәләсе буенча элемтәләрне дәвам итүен әйтте.

Бүгенге көндә “Мемориал” үзәгенең сәяси тоткыннар исемлегендә Татарстаннан һәм Башкортстаннан гына йөзләп кеше бар.

Алар арасында татар активисты Фазыл Вәлиәхмәтов, башкрт активисты Фаил Алсынов, “Баймак” эше нигезендә эзәрлекләнүчеләр бар.
🤬5🤡4
Европа Берлеге Рөстәм Миңнехановка чикләүләрне нигә хәзер кертте? Бу аңа ничек тәэсир итә ала?

"Idel.Реалии" сәясәт белгече Руслан Айсин белән сөйләште. Төп фикерләрне тәкъдим итәбез.

@azatliqradiosi
👍9
Пермьдәге колониядән «Баймак эше» нигезендә хөкем ителгән Идел Кәримов иреккә чыккан.

Ул җәзасын тулысынча үтәгән.

«Если б не было войны» активистлар проекты исәпләвенә караганда, Кәримовның төрмәдә тотылган вакытын да исәпкә алып, җәза срогы якынча 26 сентябрьдә тәмамланырга тиеш булган. «Поддержка политзеков. Мемориал» хокук яклау проекты сайтындагы аның эше турындагы белешмәдә азат ителү датасы 25 сентябрь дип күрсәтелгән.

2025 елның 21 октябрендә Тольяттидагы Автозавод районы мәхкәмәсе Идел Кәримовны «киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу» һәм «хакимият вәкиленә карата гомер һәм сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч куллану» маддәләре нигезендә гаепле дип тапты һәм аны өч ел да сигез айга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем итте.

Кәримов 1988 елның 19 сентябрендә Башкортстанның Зианчура районы Байдәүләт авылында туган. Тоткарланганчы ул шул ук районның Новопавловка авылында яшәгән. Ир өйләнгән, аның балигъ булмаган баласы бар.

🔸 «Idel.Реалии» исәпләвенчә, мәхкәмәләр «Баймак эше» нигезендә хөкем ителгән кимендә 29 кешене колонияләрдән азат иткән. Моннан тыш, Идел Кәримовны да кертеп, биш хөкем ителүче мәхкәмә билгеләгән җәза мөддәтен тулысынча үтәп иреккә чыккан. Ике хөкем ителүчегә — Айрат Әхмәтов һәм Мөнир Исәнгилдинга — мәхкәмәләр җәзаны җиңеләйтүдән баш тарткан.
👍3
Русия Маҗарстан дипломатларын Казаннан һәм Мәскәү белән Петербурдан чыгара  

Русия Маҗарстанның Мәскәүдәге илчелеге, шулай ук Казан һәм Петербурдагы баш консуллык хезмәткәрләрен илдән чыгара. Бу Будапештның Русия дипломатларына Маҗарстаннан китү таләбенә җавап буларак эшләнә. Бу хакта Русия тышкы эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Министрлыкта бүген Русиядәге Маҗарстанның вакытлыча ышанычлы вәкиле Габор Герчичны министрлыкка чакыртуларын белдерделәр.

Дипломатлар илдән ике атна эчендә китәргә тиеш.

Сентябрьдә Маҗарстан хөкүмәте Будапешттагы Русия илчелегенең 10 хезмәткәрен илдән чыгару турында карар кабул итте. Хакимият аларның эшчәнлеген дипломат статусы белән туры килми дип саный.

Быел Маҗарстанда хакимият алышынды — Виктор Орбан урынына хөкүмәтне Петер Мадьяр җитәкли башлады. Аның Украинага карата позициясе дә башка. Ул Украинадагы маҗар азчылыгының хокуклары яхшыртылган очракта илнең Европа Берлегенә керүен хупларга вәгъдә итте.

Маҗарстанның саклану министры Ромулус Русин-Сенди яңа хөкүмәтнең «Русия алдында ишекне ябып куярга» җыенуын, шулай итеп НАТО һәм Европа Берлеге беректәшлеренең Маҗарстанга кабат ышана башлавын теләвен белдерде.
🤡2👍1
Татарстан ире сугыш йогынтысы турында сөйәгәннәрен кыскартып бирәбез.

Тулырак монда укый аласыз: https://smarturl.click/L6ZQEO
👍4👎2