Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.1K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Бүген Сөембикә манарасыннан ярымайны алачаклар. Ул реставрацияләнәчәк

Казанда 5 октябрьдә Сөембикә манарасыннан ярымайны реставрацияләү өчен вакытлыча алып торачаклар. Бу хакта «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Эшләр корылманың тышкы күренешен саклау һәм аның өлешләренең хезмәт итү вакытын озайту өчен башкарыла.

Ярымай 15 елдан артык элек урнаштырылган. Шул вакыт эчендә ул даими рәвештә җил, явым-төшем һәм температура үзгәрешләре тәэсирендә булган. Реставрация эшләре якынча өч атна дәвам итәчәк. Эшләр тәмамлангач, ярымайны манарага яңадан урнаштырачаклар.

Агымдагы елның июлендә Казан Кремлендә Сөембикә манарасын реставрацияләү эшләренә керештеләр. 2026 ел ахырына кадәр манараның нигезен ныгыту эшләре башкарылачак. Бу тарихи корылманың хәзерге торышын саклап калырга ярдәм итәргә тиеш.

🔻Сөембикә манарасы XVI гасырда Казан ханлыгында идарә иткән ханбикә исемен йөртә. Яндырылган кирпечтән төзелгән манараның биеклеге 58 метрга җитә. Ул авышлы биналар санына керә. Манара XVI яки XVIII гасырда төзелгән дип санала. Шул ук вакытта ул Казан ханлыгы чорында төзелгән һәм шушы вакыттан калган бердәнбер тарихи бина дигән фикер дә бар.

🔻XVIII гасырда манарага ике башлы бөркет урнаштырылган. 1980нче еллар ахырында татар җәмагатьчелеге таләбе белән манарада Ислам символы — ярым ай урнаштырылды. Татар җәмәгатьчелеге Хәтер көнендә манара янына килеп шәһитләрне искә алып дога кыла.

🔻Манара ЮНЕСКО тарафыннан саклана.
❤8🔥2🤬1
Физиология һәм медицина өлкәсендә быелгы Нобель бүләге «яктылык ярдәмендә идарә ителә торган ион каналлары һәм оптогенетика өлкәсендәге ачышлар өчен» бирелде

Премияне Карл Дейссерот, Петер Хегеманн һәм Георг Нагель алды.

Оптогенетика — яктылык ярдәмендә нерв күзәнәкләренең активлыгын идарә итәргә мөмкинлек бирә торган ысул.

Хегеманн һәм Нагель яктылыкка сизгер аксымнарны — каналродопсиннарны — өйрәнгән, ә Дейссерот аларны нейроннар белән идарә итү өчен беренчеләрдән булып кулланган.


Фото: The Nobel Prize / X
❤4
Ни өчен Татарстанның Дәүләт шурасы рәисе итеп сәясәтчене сайламадылар?

Татарстанның сәяси мәйданында үзгәрешләр. Республиканың Дәүләт Шурасына яңа рәис сайланды.

Фәрит Абдулганиев дәүләт системында озак еллар эшләсә дә, аның сәясәттә бернинди дә тәҗрибәсе юк диярлек.

Бу яктан Абдулганиев 1998 елдан 2026 елга кадәр Татарстан парламентын җитәкләгән Фәрит Мөхәммәтшиннан нык аерыла.

Бүген сәяси вертикаль көчле заманда Татарстан парламенты курчак театры буларак та кабул ителә ала. Аның статусы формаль кебек тоелырга мөмкин.

Әмма Русиядә сәяси вазгыять кискен үзгәрсә, Мәскәү хакимияте көчсезләнсә яки дәүләт зур сәяси кризис эченә батса, Татарстан парламентының роле дә үзгәрергә мөмкин. Татарстан тарихында мондый тәҗрибә инде булды: Советлар Берлеге таркала башлаган чордаТАССРның Югары Советы мөһим сәяси үзәккә әверелде. 1990 елда нәкъ шул Шура депутатлары Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итте. Ул вакытта Татарстанның яңа чоры башланды.

Шуңа күрә Дәүләт Шурасы рәисенең кем булуы бүгенге көн мәсьәләсе генә түгел.

Гадәттән тыш сәяси шартларда парламент мөстәкыйль позиция белдерә алырмы? Аның җитәкчесе республика мәнфәгатьләрен яклап чыгарга әзер булырмы? Ни өчен бу вазифага парламент тәҗрибәсе, мөстәкыйль сәяси позициясе һәм сәясәттә үз исеме булган кеше түгел, ә башкарма хакимият мәктәбен узган технократ сайланды?

Бу хакта сәясәт белгече Руслан Айсин фикерләрен 👉 укыгыз.
👍3❤1🔥1
Уфада җырчы Земфира үскән йорттагы аңа багышланган муралны прокуратура таләбе белән буяганнар. Башта әләк килгән.

Уфада җырчы Земфира балачагын уздырган йорттагы аның сурәте буялган. Моны прокуратура таләп иткән.

Земфираның рәсеме Уфаның Адмирал Ушаков урамындагы 64нче йорт диварында 2021 елда ясалган иде. Аны рәссам Олег Кайбышев ясады

"Зов народа" хәрәкәте башлыгы Сергей Зайцев муралны тулысынча юкка чыгарып, аның урынына "Русия патриоты яки каһарманы" сурәтен ясарга тәкъдим иткән иде. Аның мөрәҗәгатеннән соң Башкортстан хакимияте Уфа мэриясенә рәсемне үзгәртү мәсьәләсен йортта яшәүчеләр белән хәл итәргә киңәш итте.

Әмма бу йортта яшәүчеләр тарафыннан муралны алып ташлау турында мөрәҗәгатьләр ителмәгән.

Җырчы Русия Украинага каршы баскын сугышын башланнан соң Русиядән китте. Ул бу сугышны тәнкыйтьләп чыккан сирәк билгеле кешеләрнең берсе.

Тулырак 👉монда укыгыз.
😢6❤2🤬1🖕1
Мәскәү өлкәсендә дрон һөҗүменнән ике кеше һәлак булган, тугыз кеше яраланган

Бу хакта Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьёв хәбәр итте. Барыбино бистәсендә коткаручылар җимерелгән хосусый йорт хәрабәләре астыннан 71 яшьлек ир-атның мәетен тапкан. Йортта булган хатын-кыз яраланган. Солнечногорски шәһәр бүлгесендә Радумля бистәсендә 20 яшьлек ир һәлак булган.

Шулай ук хосусый йортларга зыян килгән.

Солнечногорски шәһәр бүлгесенең Литвиново авылында келәт җирлегендә янгын чыккан. Аны инде сүндергәннәр. Зыян күргән урыннарда ашыгыч ярдәм һәм коммуналь хезмәтләр эшен дәвам итә диелә.

ASTRA үткәргән OSINT-анализ мәгълүматына караганда, Мәскәү өлкәсендә Русиядәге иң зур нефть базасы яна. Шул ук вакытта хакимият вәкилләре бары тик торак йортларга зыян килүе турында гына хәбәр итте.

Дрон һөҗүме 5 сентябрь кичендә башланды.

Русиянең һөҗүмнәренә җавап итеп, Украина да Русиягә даими дроннар җибәреп тора.
❤4🎉1
Роскомнадзор "Татар шурасы" сайтын томалаган

Сайтны томалау 126нчы федераль канунның 65.1 һәм 65.2 маддәләре нигезендә башкарылырга мөмкин диелә. 65.2 маддәсендә сайтка Баш прокуратурасы таләбе белән чикләү кертү мөмкинлеге турында әйтелә.

Моңарчы Русия хакимияте "Татар шурасын" "ят агент" дип атаган иде. Оешма вәкиле, сәясәт белгече Руслан Айсин Азатлыкка бу "Татар шурасы" эшчәнлеге хакимиятне борчый дигәнне аңлата дип белдерде.

Оешма үз белдерүендә "без үз халкыбыз һәм республикабыз агентлары гына" дип язып чыкты.

Татар шурасы 2025 елда оешты, ул төрле илләрдә яшәүче татарларны берләштерә. Алар мөһаҗирлектә антиколониаль сәясәт белән шөгыльлә. Оештыручылар аны хәрәкәт дип атый һәм беренче чиратта татар хокуклары өчен көрәшә ди.

Тулырак 👉монда укыгыз.
🔥4🤔1🤬1🎉1🤡1🏆1
2026 ел физикадан Нобель бүләге АКШтагы Висконсин–Мэдисон университетында эшләүче Бельгия галиме Фрэнсис Һалценга бирелде.

Премия «IceCube нейтрино обсерваториясен булдыруга керткән хәлиткеч өлеше һәм астрофизик чыганаклы югары энергияле нейтриноларны ачуы өчен» бирелде.

Фрэнсис Һалцен 1944 елда Бельгиянең Тинен шәһәрендә туган. 1969 елда Бельгиянең Левен университетында докторлык диссертациясен яклаган. АКШтагы Висконсин–Мэдисон университеты профессоры.
🔥4
Дөнья татарлары Хәтер көне уңаеннан 1552 километр йөгерә

Германиядә яшәүче татарлар быел да #1552run акциясен игълан итте. 1–15 октябрь көннәрендә теләгән һәркем үз шәһәрендә яки авылында йөгереп, узган арасын уртак исәпкә өсти ала. Максат – бергәләп 1552 км җыю.

Акцияне "Алмания татарча" инициатив төркеме оештыра. Катнашу өчен 1552.tatar сайтында теркәлергә, үзең теләгән ераклыкны йөгерергә һәм нәтиҗәне шунда язып куярга кирәк. Кайда һәм күпме йөгерүне һәркем үзе хәл итә.

Акция сайтында китерелгән 2024-2025 ел нәтиҗәләренә караганда, йөгерүгә 27 илдән 117 кеше кушылган, алар бергә 1275 км узган.

Оештыручылар сүзләренчә, Германия татарлары бу акцияне 2024 елдан бирле үткәрә. Идея исә Казаннан килә: 2019 елда активист Наил Нәбиуллин 52 км йөгереп, "Хәтер марафоны" оештырган иде.

🔹1552 елның октябрендә Явыз Иван гаскәре Казанны яулап ала, татарлар үз дәүләтчелеген югалта. 1989 елдан башлап татар җәмәгатьчелеге октябрь аенда Казанны яклап һәлак булганнарны искә алу чарасы – Хәтер көне уздыра. Соңрак аңа чит илләрдәге татарлар да кушылды.

🔹Хәтер көне рәсми рәвештә Казанда 2022 елдан бирле уздырылмый, хәкимиятләр аны үткәрергә рөхсәт бирми.
🔥9❤4💔1
Ни өчен Татарстанның Дәүләт шурасы рәисе итеп сәясәтчене сайламадылар?

Бу хакта 👉 без әзерләгән язмада укыгыз.

@azatliqradiosi
👍3❤2
2026 ел химия өлкәсендә Нобель бүләге асимметрик органик синтезда сызыксыз күренешләрне һәм автокатализны ачу өчен бирелде.

Премия Франциядәге Париж-Жөнья университеты галиме Анри Каган белән Токио фән университеты галиме Кэнсо Соаига тапшырылды.

Кайбер молекулалар, мәсәлән, аминокислоталар, бер-берсенең көзгедәге чагылышы булган ике төрдә яши. Әмма тере организмнарда бу ике төрнең берсе генә очрый. Мондый химик асимметриянең ничек барлыкка килүе химиклар өчен озак вакыт сер булып калган иде.
🔥5
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Казанда төзекләндерү эшләре барышында Сөембикә манарасыннан ярымайны алдылар.

Аны өч атнадан кире кайтарырга вәгъдә итәләр. Беренче тапкыр ярымай манарага 1918 елда куела.

Атеизм чорында ул алына. 1990 елда ярымай яңадан мендерелә.
🤔5🔥1🤡1
⚡️Салават шәһәренә дрон һөҗүме булган

Украинаннарның Exilenova+ һәм Supernova+ күзәтү Telegram-каналлары «Газпром нефтехим Салават» нефть эшкәртү ширкәтенә һөҗүм турында хәбәр итә. Astra каналы ширкәттә янгын башланган булырга мөмкин дип яза.

Башкортстан рәсмиләре бу хакта әлегә берни дәшми. Русия саклану министрлыгы Башкортстан күгендә 399 дрон бәреп төшерелде дип хәбәр итте.

Башкортстанда мобиль интернет эшләми, Уфа һава аланы ябылды.

Бу — Русиядәге иң эре нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплексларының берсе. Ул Салават шәһәрендә урнашкан. Шәһәр Украина чигеннән 1400 чакрым ераклыкта. ASTRA укучылары җибәргән фото һәм видеолардан күренгәнчә, янгын шәһәрдән берничә километр ераклыкта чыккан. OSINT-анализ янгынның нефть эшкәртү заводы тирәсендә булырга мөмкинлеген күрсәтә.

«Газпром нефтехим Салават» елына 10 миллион тоннага кадәр углеводород чималы эшкәртә. «Газпром» төркеменә кергән ширкәт 150дән артык төрле продукция җитештерә. Алар арасында бензин, дизель ягулыгы, мазут, битум, полиэтилен, стирол һәм аммиак бар.

Элегрәк тә бу ширкәткә дрон һөҗүмнәре ясалган иде. 2025 елның 24 сентябрендәге һөҗүмнән соң беренчел эшкәртүнең ЭЛОУ-АВТ-6 җайланмасы зыян күргән. 2026 елның 14 июлендәге һөҗүмнән соң нефть эшкәртү заводында янгын чыкты һәм нефть эшкәртү тулысынча туктатылды. 2026 елның 13 августындагы һөҗүмнән соң да янгын чыкты.