Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
КФУда татар телен бушлай өйрәнү курслары башланды

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар теле курслары башланган.

Програм 4 декабрьгә кадәр исәпләнгән. Курсларны тәмамланганнан соң, тыңлаучыларга телне белү дәрәҗәсен раслый торган сертификат тапшырыла.

Бушлай курслар Татарстан дәүләт програмын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елдан башлап ел саен үткәрелә. Оештыруылар белдерүенчә, бу вакыт эчендә 10 меңнән артык тыңлаучы татар телен өйрәнгән.

Белем бирү программасы, телне белү дәрәҗәсенә карап, дүрт баскычка бүленгән.

Казандагы оффлайн курсларга эләгә алмаучылар өчен Азатлык татар телен "Әйдә! Online" проекты аша өйрәнергә киңәш итә.

🔸Бу проектка инде 8 ел.
🔸Безнең белән көн саен инде дистәләгән мең кеше татар телен өйрәнә.
🔸“Әйдә Online”да көн саен яңа дәрес, көн кадагына булган темалар.
🔸Биредә аудиокитаплар, кызыклы видеолар, тестлар чыга.
🔸Проект көндәлек аралашуга, сөйләшүгә юнәлтелгән.
🔸Telegram каналга язылыгыз, анда күңелле.
❤7🔥1
2026 елда Нобельнең Тынычлык бүләген Көньяк Африка Республикасыннан юрист Нави Пиллэй алды

Пермия аңа «Тынычлыкка һәм халыкара хокукны ныгытуга керткән өлеше өчен» бирелде.

Комитет Пиллэйның халыкара хокук тәртибен үстерүдәге ролен, шәхси кыюлыгын һәм хокук мәсьәләләрендә принципиальлеген билгеләде. Бүләк вәкилләре әйтүенчә, низаглар саны арткан шартларда аларны көч кулланмыйча хәл итү мөмкинлеге канун өстенлегенә бәйле.

Нави Пиллэй Руанда буенча халыкара трибуналда хөкемдар һәм рәис булып эшләгән. Ул анда җенси көч куллануны һәм нәфрәт таратучы пропаганданы кешелеккә каршы җинаятьләр һәм һеноцид гамәлләре дип тануда мөһим роль уйнаган.

2008–2014 елларда Пиллэй БМОның кеше хокуклары югары комиссары вазифасын башкарган. Ул шулай ук Халыкара җинаять судында һәм БМОның Халыкара мәхкәмәсендә эшләгән.
👍3🥱1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Франкфуртта Европа татарлары форумы узды

Форумга 8 илдән 50дән артык татар телле активист, оештыручы, белгеч һәм артист җыелды.

@azatliqradiosi
🔥16👍6
Германиянең Мигрантлар һәм качаклар эшен караучы федераль идарәсе Русиядә татар активистларына куркыныч янамый дип саный

Азатлык Татарстаннан куәт структураларының басымы, янавы аркасында качып китәргә мәҗбүр булган активист Раушан Гыйззәтуллин тарихын язган иде. Ул Германия хакимиятеннән сәяси сыену сораган, әмма аның бу үтенечен кире какканнар. Аңа юлланган рәсми җавапта идарә Русиядә татарлар сан буенча икенче урында тора, алар күпсанлы, аларның диннәренә, телләренә басым ясалмый, хокуклары бозылмый, татарлар эзерләкләнми, активистка кире Русиягә кайту куркыныч тудырмый, дигән фикерләр бар. 

Азатлык Германиянең Мигрантлар һәм качаклар эшен караучы федераль идарәсенә берничә сорау юллаган иде.

Журналистлар идарәдән Русиядәге татар милли оешмаларының хәле ничек бәяләнүен, Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең экстремистик оешма дип танылуы һәм аның активистларына карата җинаять эшләре кузгатылуы исәпкә алу-алынмавын сорады. Шулай ук татарларны этник азчылык буларак эзәрлекләү белән татар милли оешмаларының бәйсезлек яклы активистларын эзәрлекләү арасында аерма үткәреләме, дигән сорау да куелды.

Рәсми хатка караганда, идарә бу сорауларга турыдан-туры җавап бирмәгән. Түрәләр һәр эшнең индивидуаль каралуын, эзәрлекләү сәбәпләре буенча аерым статистика алып барылмавын белдерде.

Тулы җавапны безнең 👉сайтта укыгыз.
😢8🤬4🤔2🕊1
Казан ханлыгын басып алу: татар хәтерен ничек бетерәләр?

Башта Ирек мәйданыннан Сөембикә манарасына бару иде, аннары Камал театры каршында җыелу , аннары шәһәр читенә күчерү һәм соңгы елларда инде ачыктан-ачык тыю. Хәтер көнен тыюның хронологиясе турында.

Видеоны монда карагыз: https://youtu.be/89iNfT8_w74
😢7🔥4🤬3❤1
Бүген сезгә Казанны яулап алу тарихыннан җиде факт тәкъдим итәбез. 2020 елда тарих фәннәре докторы, археолог Фаяз Хуҗин аларга үз аңлатмасын биргән иде.

Ул чактагы язманы тулысынча 👉 монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
👍7❤‍🔥2🙏2❤1
💚 Бүген Башкортстан үзенең мөстәкыйльлегенең 36 еллыгын билгели. 1990 елның 11 октябрендә БАССР Югары шурасы дәүләт суверенитеты декларациясен кабул итә.

36 ел эчендә Башкортстан суверенитетыннан әллә ни калмады: республиканың эре ширкәтләре күптән Мәскәү кулында, җитәкчеләр Мәскәүдән куела. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров санкцияләр исемлегендә, Украинадагы сугышта һәлак булучылар арасында Башкортстан Русиядә беренче бара, башкорт милли хәрәкәтләренә басым дәвам итә.

Берничә ел элек без "Башкортстан суверенитетыннан ниләр калды" дигән сорауны белгечләргә биргән идек. 👉 Аларның җаваплары бүген дә актуаль кала.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍4😢2🙈2
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍5🔥1