36 ел эчендә Башкортстан суверенитетыннан әллә ни калмады: республиканың эре ширкәтләре күптән Мәскәү кулында, җитәкчеләр Мәскәүдән куела. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров санкцияләр исемлегендә, Украинадагы сугышта һәлак булучылар арасында Башкортстан Русиядә беренче бара, башкорт милли хәрәкәтләренә басым дәвам итә.
Берничә ел элек без "Башкортстан суверенитетыннан ниләр калды" дигән сорауны белгечләргә биргән идек. 👉 Аларның җаваплары бүген дә актуаль кала.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Азатлык Радиосы
Башкортстанда республика көне: суверенитеттан нәрсә калды
Русия Украинага каршы сугыш алып барган вакытта бүген Башкортстан үзенең мөстәкыйльлегенең 32 еллыгын билгели. 1990 елның 11 октябрендә БАССР Югары шурасы дәүләт суверенитеты декларациясен кабул итә.
👍4😢2🙈2
Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍5🔥1
Трамп Русия белән Украина арасында "энергетика тынычлыгы" турында белдерде. Үзара һөҗүмнәр туктармы?
Якшәмбе кичендә АКШ президенты Дональд Трамп Русия белән Украина арасында "энергетика тынычлыгы" үз көченә кергәнен белдерде. Ул язганча, моңа "ике як та ризалык биргән".
Ул өстәмә аңлатмалар, аерым алганда, энергетика тынычлыгы дигәндә нәрсә күздә тотылуын язмады.
Украина президенты Владимир Зеленский Axios басмасына әйтүенчә, Трампның энергетика тынычлыгы турындагы хәбәре аның өчен яңалык булган, әмма ул ике яклы булса, Украина аны хуплаячак. "Без әзер һәм аны кабул итәчәкбез", – диде ул.
Мәскәү әлегә бу хакта фикер белдермәде.
Сентябрьдә Трамп белән очрашканнан соң, Зеленский Украинаның Русия энергетика инфраструктурасына һөҗүмнәрне туктатырга әзер булуын белдергән иде. Моның шарты: Мәскәү дә Украина энергетикасына һөҗүм итүдән туктарга тиеш.

😁1
Хәтер көне алдыннан федераллар Казанда татар активистларына кисәтү кәгазьләрен тоттырган
Казандагы полиция идарәсенең кисәтүләре берничә кешегә юлланган. Азатлык шундый рәсми кәгазьләренең кимендә өч кешегә килүен ачыклады. Хәтер көне уңаеннан урамга чыгу канунны боза дигән рәсми кисәтү татар милли хәрәкәте ветераны Галишан Нуриәхмәткә, элеккеге активист Радик Зиналовка, шагыйрь Фәнил Гыйлеҗевкә килгән.
Галишан Нуриәхмәт тә, башкалар да бу хакта социаль челтәрләрендә язды. "Кичә мин өйдә юк чагында бу кәгазьне калдырганнар", дип яза Галишан Нуриәхмәт. Мондый кисәтүләрне аңа 2024, 2025 елда да китергәннәр иде. Тулырак - түбәндәге язмада.
#Казан
#ХәтерКөне
https://www.azatliq.org/a/33874895.html

Хәтер көне алдыннан полиция активистларга урамга чыкмаулары турында кисәтү кәгазьләрен тоттырган
Хәтер көнен уздырырга рөхсәт ителмәсә дә, хакимият кешеләрдән һаман шүрли, аларны куркытып торудан башка берни чаралары юк, дип саный милли хәрәкәт активистлары. Хакимият еллар дәвамында кешеләрне Хәтер көненнән биздерергә тырышты, әмма килеп чыкмады, бары…
❤7👍2
Казан Кирмәнендәге Сөембикә манарасы башындагы ярымай реставрация өчен вакытлыча алынды. Аны якынча өч атна эчендә яңадан манара башына күтәрергә вәгъдә итәләр.
Ярымайның тарихы нинди? Бу хакта кызыклы язма укырга тәкъдим итәбез.
@azatliqradiosi
Ярымайның тарихы нинди? Бу хакта кызыклы язма укырга тәкъдим итәбез.
@azatliqradiosi
👍2❤1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Хәтер көне төгәл кайсы көнгә туры килә?
Казан каласы 40 көнлек камаудан соң, мәскәүләр кулына 1552нче елның 2 октябрендә төшә. Әмма бу иске көнисәп (календар) буенча. Ә хәзерге чорда бу кайсы көнгә туры килә? Шуны тикшердек.

❤9👍4👎1
Европа берлегенең яңа чикләүләренә Татарстаннан 24, Башкортстаннан 6 ширкәт кертелде
Исемлектә машина төзү, җайланмалар ясау, радиоэлектроника һәм башка тармак оешмалары бар. Алар арасында Казан мотор төзү һәм җитештерү берләшмәсе (КМПО), Казанның "Электроприбор" корылмасы, Чистайдагы "Восток" сәгать корылмасы, Әлмәттәге "Радиоприбор" оешмасы һәм башкалар бар.
Брюссельдә күрсәтелгән Башкортстан ширкәтләренең барысы да Русия хәрби-сәнәгать комплексы өлеше булуы билгеләнде.
Гомумән исемлектән ширкәтләрнең яртысыннан күбрәге баллистик ракет җитештерүгә бәйле, дип белдерде Европа дипломатиясе башлыгы Кая Каллас.
Чикләүләр тагын нинди ширкәтләргә карата кертелде? 👉 Безнең хәбәрдә укыгыз.

👍5
Азәрбайҗанда мәктәпләрдә хиҗапны тыюга каршы протестлар уза.
Бакуда һәм илнең башка шәһәрләрендә мәктәп формасына кагылышлы яңа кагыйдәләргә, шул исәптән мәктәпкә хиҗаптан килүне тыюга каршы протестлар уза.
Азәрбайҗан эчке эшләр министрлыгы 37 кешенең тоткарлануы турында хәбәр итте, дип яза "Азатлык" радиосының азәрбайҗан хезмәте.
Сентябрь ахырында Азәрбайҗан хөкүмәте мәктәп формасы кагыйдәләренә рәсми рәвештә үзгәрешләр керткән. Алар мәктәп формасыннан аерылып торган яки белем бирүдә дөньявилыкка каршы килгән киемнәрне мәктәпкә киеп килүне тыя. Карарда "белем бирүдә дөньявилык принцибына туры килмәгән кием" төшенчәсе тәгаенләнмәгән. Кайбер белгечләр бу төшенчәнең яулыкка да кагылырга мөмкин булуын фаразлаган, дип яза "Азатлык"ның азәрбайҗан хезмәте.
Басма хәбәр итүенчә, соңрак кайбер укучыларны һәм укытучыларны мәктәпләргә кертмәү турында шикаятьләр килә башлаган. Соңгы көннәрдә ата-аналарның һәм укучыларның протестларга чыгуы, дәресләргә йөрүдән баш тартуы билгеле булган.
Minaval Politika хәбәренчә, Бакуда, Гарадаг районында протеста катнашучылар мәктәп мөдире машинасына ут төрткән. Ә Ясамал районында каршылык чарасында катнашучыларның бер мәктәп бинасына ут төртергә омтылуы турында хәбәр ителә. Әмма янгынны булдырмый калганнар.
Oxu.Az хәбәр итүенчә, протестта катнашучылар җәмәгать тәртибен боза, дәүләт милкен җимерә һәм дини шигарләр кычкыра.

❤5😱3😢2🥱1💊1
Хәтер көнен уздырырга рөхсәт ителмәсә дә, хакимият кешеләрдән һаман шүрли, аларны куркытып торудан башка берни чаралары юк, дип саный милли хәрәкәт активистлары. Хакимият еллар дәвамында кешеләрне Хәтер көненнән биздерергә тырышты, әмма килеп чыкмады, бары тик басым белән генә уздырылмый, ди алар.
Казанда Хәтер көне соңгы тапкыр рәсми рәвештә кайчан узган? Активистлар бүген аны үткәртмәү турында ни уйлый?
Бу хакта 👉 Азатлыкның махсус язмасында укыгыз.
@azatliqradiosi
— Чара юк ителде, әмма хәтерне җуеп ташлап булмый. Кешеләр аны барыбер хәтерләячәк. Тарихта булганны кешеләр йөрәкләрендә саклый ул. Еллар буена. Аннан качып булмый. Бу канлы тарих безне яшәтә. Бүген тыярлар. Иртәгә дә рөхсәт ителмәс, әмма сәяси шартлар үзгәрү белән татарлар янә калкып чыгачак, Хәтер көнен дә уздырыр.

❤14