Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Көзге шимбә кичендә "Галиябану" әсәрен тыңларга тәкъдим итәбез.

Аны Әйдә!Online проекты татар телен өйрәнүчеләр өчен махсус әзерләп яздырган.
❤1👍1
Вашингтонда Төрки халыклар җәмгыятьләре һәм мирасы Дөнья шурасы (Global Council of Turk Communities and Heritage, GCTCH) оешкан

Сәүдәгә корылмаган халыкара яңа оешма төрки халыкларның телләрен, тарихи хәтерен һәм мәдәни гореф-гадәтләрен саклау, шулай ук аларның мәнфәгатьләрен халыкара мәйданда яклау белән шөгыльләнергә җыена.

Рәсми сәхифәдә язылганча, GCTCH эшчәнлегенең төп юнәлешләре арасында юкка чыгу куркынычы янаган телләрне саклау, архивлар булдыру, тарихи тикшеренүләр үткәрү һәм мәгариф програмнарын гамәлгә ашыру бар. Шура шулай ук төрки халыклар берлекләренең мәдәни һәм һуманитар мәсьәләләрен алга сөрү максатыннан университетлар, фәнни оешмалар, хөкүмәтләр һәм халыкара оешмалар, шул исәптән БМО структуралары белән хезмәттәшлек итәргә ниятли.

Оешманы төзү башлангычы белән House of Afshar "Афшарлар йорты" чыккан. Аерым игътибар үз дәүләтләре булмаган яки мәдәни мирасын саклау мөмкинлекләре чикләнгән халыкларга биреләчәк дип әйтелә.

Шурага 37 җәмгыять керә дип язылган. Алар арасында башкортлар, кырымтатарлар бар. Шул ук вакытта Себер татарлары һәм Идел буе татарлары аерым җәмгыятьләр буларак күрсәтелгән.

Бу хәл Мәскәүнең татарны аерым төркемнәргә бүлү омтылышының дәвамы буларак кабул ителмиме, ничек уйлыйсыз?

@azatliqradiosi
2027 елда Казанда Муса Җәлил опера һәм балет театрында кабат "Үзгәреш җиле" җыр фестивале узарга мөмкин

Үз чыганакларына таянып "Бизнес Онлайн" язуынча, ике концертның апрельдә узуы көтелә. Элек ул гадәттә ел азагында оештырыла иде.

"Үзгәреш җиле" фестивале беренче тапкыр 2016 елда узды. Ул вакытта аны уздыруга тотылган чыгымнар 80 миллион сумнан артып киткән иде.
2020 елда Нью-Йоркта "Үзгәреш җиле" фестивале уздыру Татарстанга кимендә 30,5 млн сумга төшкән дип белдерелде.

Соңгы тапкыр фестиваль 2023 елны узды. 2024 елны фестиваль уздырмауны БРИКС җыены аркасында дип белдерделәр. Ләкин ул 2025 елда да үтмәде, быел да узмый һәм бу хакта алай искә алучы юк иде.

Басма язуынча, киләсе елга планлаштырылган фестивальдә ниндидер үзгәрешләр көтелми. Музыкаль җитәкче - Мәскәүдән килгән джаз быргычысы Вадим Эйленкриг һәм аның башкала музыкантлары. Шулай ук татар эстрадасының, нигездә, элекке җырларына заманча аранжировкалар тәкъдим ителә.
"Үзгәреш җиле" оештыручылары нәкъ яңа формалар белән татар җырын бар дөньяга танытабыз дип аңлата килде.

"Бу формалар заманча, әмма яңалыгы нидә? Аларны инде бөтен дөнья белә. Индианнарны затлы ташлар урынына пыяла биреп алдаган кебек безне дә алдалыйлар. Милли кыйммәтләребезне аңламыйбыз, кадерләмибез", дигән иде 2020 елда Миләүшә Хәбетдинова.

"Үзгәреш җиле"нә килгәндә, үз гомерендә татар музыкасын ишетмәгән рус, йә булмаса яһүд татар музыкасына нинди үзгәреш кертә алсын? Үзгәреш китерер дә ул, ләкин безнең файдага түгел. Бер генә мисал китерәм: Җәүдәт Фәйзинең 30нчы елларда язган "Урман кызы" дигән искиткеч тирән, тәннәрне чымырдатырлык җыры бар. Шул җырда бер егет шундый маймылланды, Җәүдәт абый каберендә борылып яткандыр инде, дип уйладым", диде элек композитор, баянчы Рамил Курамшин.

@azatliqradiosi
❤2🤮2💯1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Моннан биш ел элек, 2021 елның 25 октябрендә, Татарстан Дәүләт шурасы президент атамасын бетерүне күздә тоткан федерал канун өлгесенә каршы чыкты

Ул вакытта әлеге канун өлгесенә утырышта катнашкан 82 депутат каршы тавыш бирде.

Шуңа да карамастан 2023 ел башында Татарстан Конституциясе туракланды һәм президент атамасы бетерелде. Хәзер ул рәсми төстә "рәис" һәм "глава" дип аталып йөртелә.

@azatliqradiosi
🔥4😢3👍2
24 октябрьдә Чуашстанның дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителүгә 36 ел тулды

Активистлар Чуашстан башкаласы Чабаксарда йөздән артык байракчык тараткан. Бу хакта татар милли хәрәкәте вәкиле Рамай Юлдаш үзенең Вконтакте битендә язды.

"Татар һәм мари җәмәгатьчелеге бу тарихи көнне чуаш халкына үз теләктәшлеген белдерде. Чуаш халкының бөек уллары - шагыйрь, чуаш дәүләтчелеге башында торган Мишши Сеспел һәм шагыйрь Василий Митта һәйкәленә чәчәкләр салдык", дип язган ул.

Моннан тыш чуаш җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашу булган.

@azatliqradiosi
👍6🤔1
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤2👍1
КАЙНАР ХӘБӘР: Сербиянең элекке президенты һәм ун елдан артык илнең төп сәяси фигурасы булып торган Александр Вучич илнең мөһим парламент сайлауларында аңа кискен оппозициядә булган студентлар җитәкчелегендәге протест хәрәкәтенә җиңелүен таныды.

Бар Сербия буйлап сайлау урыннары ябылганнан соң, 25 октябрь кичендә узган матбугат очрашуында Вучич «без бу сайлауда җиңелүебезне шактый ачык күрәбез», дип белдерде.

Элек ультрамиллиятче булган Вучич 14 елдан артык Сербия сәясәтендә өстенлек итте, бу вакыт эчендә ул үзен Европа Берлегенә керүгә омтылган реформатор итеп күрсәтеп, тагын да үз хакимиятен ныгытты, шул ук вакытта Русия һәм Кытай белән тыгыз мөнәсәбәтләрне дә саклап килде.

Вучичның оттыруы Путин режимы өчен дә зур бер җиңелү булып тора, милләтчеләр җитәкчелегендәге Сербия гасырлар буе Русиянең Балкандагы терәге булып тора иде.

Социал челтәрләдә бар Сербия буйлап халыкның Вучич җиңелүен бәйрәм итү өчен урам-мәйданнарга чыгуын күрсәткән видеолар тарала.

@azatliqradiosi
🔥3👍2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Уфа халкы шәһәрдә томан кебек төтеннән һәм сасы истән зарлануын дәвам итә

Социаль челтәрләрдә язуларынча, мондый хәл Башкортстан башкаласының Затон, Яшел алан, Черниковка һәм башка районнарында күзәтелә. Җирле халык сүзләренчә, һава мунча мичен яккандагы кебек ис килә. UTV телеканалы Телеграм каналы язуынча, кайбер шәһәр кешеләре урамда йөргәннән соң баш авыртуына зарлана.

Башкортстан экология министрлыгында аңлатуларынча, республикада хәзер һава сыйфаты начарланырга мөмкин булган метеорологик шартлар гамәлдә. Бу вакытта ширкәтләр зарарлы матдәләр чыгаруын киметергә тиеш. Шул ук вакытта министрлыкта билгеләп үтүләренчә, таләпләрне тулысынча үтәү дә һавадагы зарарлы матдәләрнең шунда ук таралуын гарантияләми. Метерологик шартлар үзгәргәнче, алар һавада тупланып торырга мөмкин.

Video: Mash Batash

@azatliqradiosi
Көн язмасы: Дефицитлы бюджет көтелә, каешлар тагын да кысылачак

2027 елда Татарстанда бюджет дефициты – 8,5 млрд сум булырга мөмкин. Күрше Башкортстан бюджетының 2027 елга дефициты 19,6 миллиард сум күләмендә планлаштырылган. Ике республика казнасыннан акчаларның шактый өлеше сугышка тотыла.

Украинага каршы сугыш башланганнан бирле Русия бюджетында хәрби өлкәгә чыгымнар кисен артты. 2022 елның сентябрендә бюджетта бу максатларга 4,7 триллион сум каралган иде. 2027 елгы бюджет өлгесендә инде 17,2 триллион сум планлаштырылган – бу якынча дүрт тапкырга күбрәк.

Менә мисал өчен сәламәтлек саклауга чыгымнар 20 проценттан да азракка арткан: 1,5 триллион сумнан 1,8 триллион сумга кадәр. Шулай итеп 2027 елда федераль казнадан хәрби өлкә һәм куәт структураларына сәламәтлек саклауга караганда 12 тапкырга якын күбрәк акча юнәлтү планлаштырыла.

Икътисадчы Владислав Жуковский "Азатлык Радиосы"ның урыс хезмәтенә белдерүенчә, хакимиятләр бюджетта акча юклыгын яхшы аңлый. Сугыш дәвам итәчәк, алдагы өч елга бюджет мөмкин кадәр сугышка яраклаштырылачак.

"2022-2026 елларда гына тупланган бюджет дефициты 20 триллион сумнан артып китә... Хакимият сугышны финанслау һәм бюджет дефицитын каплау өчен акчаны кайдан алырга икәнен эзли, ләкин моны үз кесәсеннән түләргә теләми. Зур ширкәтләр һәм корпорацияләр өстендәге салым йөген, мөмкин кадәр, кәгазьдә генә генә булса да, ниндидер керем алган кешеләргә күчерергә тели", ди ул.

Тулырак 👉монда укыгыз

@azatliqradiosi
👍2🔥2
Башкортстанның Чишмә районында Күчмә цивилизацияләрнең Евразия музеен үстерү буенча эшче төркем төзеләчәк

“Коммерсант” язуынча, аны республика парламенты рәисе Андрей Назаровка җитәкләргә тәкъдим ителгән. Төркемгә барлыгы сигез кеше керәчәк.

Музей инде 2022 елдан бирле төзелә. Комплекска шулай ук «Кочевник» спа-отеле, этноавыл һәм башкорт аты үзәге керәчәк.

Музейның визит үзәге 2024 елны ачылган иде. Ачылышта республика башлыгы Радий Хәбиров башкорт милләте күчмә цивилизациясе нәтиҗәсендә оешкан дип белдерде.

— Урта гасырдагы Торахан һәм Хөсәен бәк төрбәләре борыңгы цивилизацияләрнең бер үзәге булган. Монда Идел буе Болгарыннан Урта Азиягә һәм Себергә сәүдә юллары узган. Чикесез киңлекләрдә йөреп күчмә халыклар кабиләләрне һәм җирләрне берләштерүдә, башкорт милләтен оештыруда тарихи максат үтәгән, — диде ул.

Шул ук вакытта Башкортстан башлыгы Евразия музеенда "башкорт, татар, якут яки казакъ турында сүз бармый, сүз күчмә цивилизация турында бара", дип өстәгән.

Хәбиров музейның беренче экспонатлары булып Остромиров Евангелиясенең күчермәсе һәм Госман Коръәне булачак дигән. Бу — Ташкентта сакланган Коръән нөсхәсе санала.

Евразия музее визит үзәгендә башкорт халкына багышланган экспозицияләр күп диелә. Аерым алганда Ибн Фадланның кулъязмаларында телгә алынган башкорт турында истәлекләр, Мәхмүд Кашгарыйның XI гасырда башкорт халкы күрсәтелгән харита тәкъдим ителгән.

Музей XIV–XV гасырга караган Торахан һәм Хөсәен бәк төрбәләр янында урнашкан.
 
▪️2023 елның октябрендә Казан тарихчыларына Уфадагы "Борынгы чорда һәм урта гасырларда Үзәк Евразиянең күчмә дөньясы"дигән конференциягә килергә рөхсәт итмәүләре билгеле булды. "Анда Башкортстанның Чишмә районында Евразия күчмә цивилизацияләр музее төзү фикерен үстерәчәкләр, ә бу төбәкләрнең төрбәләре бары тик башкорт халкы мирасы гына итеп тәкъдим ителәчәк", дип белдергән иде Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты.

@azatliqradiosi
❤2🤡2🔥1
Башкортстанның Дәүләкән районыннан “Малыха” тәхәллүсен йөртүче кыз Украинага каршы баскын сугышка 2024 елда контракт төзеп киткән
 
Ул анда медицина ротасында хезмәт итә.
 
“БСТ” каналының “Вконтакте” битендә язуларынча, кыз дүртенче тапкыр туган ягына кыска вакытлы ялга кайткан.

▪️Русиянең Украинага каршы башлаган сугышында хатын-кызлар да катнашуын Азатлык Радиосына элек хәбәр иткән иде. Инде һәлак булучылар да бар. Татарстан һәм Башкортстаннан сугышта кимендә өч хатын-кызның үлүе билгеле. Чын саннарны хакимиятләр яшерә.

@azatliqradiosi
🤮5🎉3😢2💊2👎1
⚡️Александр Шельдяев рәсми рәвештә Башкортстан премьер-министры булды

Бүген республиканың парламент депутатлары Шельдяевны бертавыштан премьер-министр итеп раслады.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров 23 сентябрьдә Шельдяевны хөкүмәт башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләгән иде.

Шельдяевка 45 яшь, ул Сарытау өлкәсендә туган. Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган. Төрле елларда республика хөкүмәте аппаратында төрле вазифаларда эшләгән.

2019 елны республика сәнәгать министрлыгын җитәкли башлаган. 2022 елны хөкүмәт башлыгының беренче урынбасары итеп билгеләнгән.

Элегерәк Башкортстанның сәнәгать министры Александр Шельдяев республикада дроннарны җитештерү арттырылачак, дигән иде. Моны "хәзер аларга ихтыяҗ зур", шуңа республика хөкүмәт дроннар өчен компонентлар сатып алуга грантлар бүлеп бирергә булды, дип аңлатты.

"2023 елдан пилотсыз очучы аппаратлар өчен компонентлар сатып алуга ярдәм өчен грантлар бирә башлау карары кабул ителде. Моны Радий Фәритович (республика башлыгы Радий Хәбиров - ред.) хуплады", диде ул.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😁3🤮1
Мәктәпләр ябылу һәм укытучыларны кыскарту аз санлы халыкларның киләчәген куркыныч астына куя
 
Соңгы өч елда Русия мәктәпләрендә ана телләрне өйрәнүче укучылар саны 6,4%-ка кимегән, ә Русия халыклары телләре рәсми рәвештә укыту теле буларак кулланылган мәгариф оешмалары саны берьюлы 11%-ка азайган.

Бу хакта Казанда узган "Мирасны саклыйм: тел, тарих һәм мәдәният" гомумрусия яшьләр конференциясендә Русия Фәннәр академиясенең Тел белеме институтында милләтләр - тел мөнәсәбәтләре фәнни-тикшеренү үзәге җитәкчесе, филология фәннәре докторы Айса Биткеева китергән статистикага таянып “Вечерняя Казань” яза.

Биткеева аңлатуынча, хәзер илдә мәктәп яшендәге балалар саны сизелерлек кими. Кайбер халыкларның үсеп килүче буын вәкилләре саны 1989 ел белән чагыштырганда 2–3 тапкырга кимегән.

Галимә фикеренчә, нәкъ менә шушы катлаулы чорда «оптимизация» дип аталган процессны туктату аеруча мөһим. Чөнки ул сыйныфларда укучылар саны артуга, авыл мәктәпләренең ябылуына һәм укытучылар санының кыскаруына китерә. Әгәр моңа хәзер юл куелса, аның нәтиҗәләрен соңыннан төзәтү бик авыр булачак.

Профессор фикеренчә, аз санлы халыкларның гасырлар дәвамында яшәгән җирлекләрендә демографик үзгәрешләрне җентекләп күзәтергә һәм аларның телләрен саклау өчен вакытында чаралар күрергә кирәк.

Бүгенге көндә Русиядә якынча 32 миллион бала яши. Аларның тел белү үзенчәлекләре дә төрле. Иң зур төркемне урыс телендә генә сөйләшүче 18 миллион бала тәшкил итә. Икенче урында урыс теле өстенлек иткән ике телле балалар: аларның саны 7 миллион тәшкил итә. Туган теле өстенлек иткән ике телле балалар саны — 4 миллион. Ә урыс теле булмаган туган телендә генә сөйләшүче балалар нибары 2 миллион чамасы.

Галимә әйтүенчә, 2017 елда туган телләрне мәҗбүри өйрәнү бетерелгәннән соң көтелмәгән нәтиҗә күзәтелгән: тел һәм милли үзенчәлек арасындагы бәйләнеш турында бәхәсләр көчәя төшкән, ә туган телләрне саклау өчен көрәшүче активистлар саны арткан.

▪️2024/25 уку елында Русия халыкларының туган телләрендә (урыс теленнән тыш) якынча 174 мең мәктәп баласы белем алган – бу барлык укучыларның бары 1%ы. 2016/17 уку елында андый балалар якынча 300 мең, ягъни 2% булган. Димәк, сигез елда аларның саны 42%ка кимегән.

@azatliqradiosi
😢8❤3💯3