Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хәбиров Украинага каршы сугыштан Башкортстанга 4,5 меңләп хәрби кайтуын белдерде Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Русия Украинага каршы алып барган сугыштан республикага 4,5 мең "чамасы" хәрби кайткан дип белдерде. Моны ул "зур сан түгел" диде. "Аларның…
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Сугыштан 4,5 мең кайтты, кимендә 11,2 мең үлде
Башкортстанга сугыштан 4,5 меңләп хәрби кайткан. Ә Азатлык Радиосы республикадан кимендә 11 283 кешенең үлемен ачыклады.
@azatliqradiosi

🤬7
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
🔹️️️️Азат Мифтахов — Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, анархист. 2021 елда аны "Бердәм Русия" фиркасенең офисына һөҗүм итү эше нигезендә хөкем иттеләр. 2023 елның сентябрендә, беренче җәзасын тутырып, колониядән чыккан көнне үк аны яңадан тоткарладылар. Бу юлы математикны террорчылыкны аклауда гаепләделәр. Икенче эш нигезендә ул дүрт елга ирегеннән мәхрүм ителде. 2025 елның күпчелек өлешен Мифтахов ялгыз камерада үткәрде.
Азат Мифтаховка Сен-Дени шәһәренең мактаулы ватандашы исеме бирелгән
Математик һәм анархист Азат Мифтахов Франциянең Сен-Дени шәһәре мактаулы ватандашы исеменә лаек булган. Бу хакта шәһәр мэры Балли Багайоко сәяси тоткынны яклап мэрия бинасында оештырган чарада игълан итте.
Мифтаховка теләктәшлек белдерүче FreeAzat! Telegram-каналы хәбәр итүенчә, Багайоко аны 2023 елдан бирле яклап килә.
Теләктәшлек кичәсен Сен-Дени шәһәрендә оештырылган Solidarité Free Azat берләшмәсе рәисе Мари-Летиция Гаррик Грибински ачты. Ул Мифтаховка мактаулы ватандаш исеме бирелүен аны азат итү кампаниясендә «бик мөһим вакыйга» дип атады.
Очрашу Мифтаховның хатыны Елена Горбаньның видео мөрәҗәгате белән тәмамланды. Чарада ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев тә катнашты.
🔹Азат Мифтахов — Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, анархист. 2021 елда аны "Бердәм Русия" фиркасенең офисына һөҗүм итү эше нигезендә хөкем иттеләр. 2023 елның сентябрендә, беренче җәзасын тутырып, колониядән чыккан көнне үк аны яңадан тоткарладылар. Бу юлы математикны террорчылыкны аклауда гаепләделәр. Икенче эш нигезендә ул дүрт елга ирегеннән мәхрүм ителде. 2025 елның күпчелек өлешен Мифтахов ялгыз камерада үткәрде.
🔻Чара турында тулырак алдагы көннәрдә Азатлык Радиосында укый алырсыз.

👍3❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русия Төрки дәүләтләр оешмасында күзәтүче була аламы? 2026 елның 30 октябрендә Казакъстан президенты Касыйм-Җомарт Токаев Әнкарада узган Төрки дәүләтләр оешмасының (ТДО) XIII саммитында Русияне оешма эшенә күзәтүче буларак яки "Төрки дәүләтләр оешмасы +"…
Русия үзе татар һәм башкортларның Төркия һәм төрки дөнья белән турыдан-туры аралашуын, аларның мөнәсәбәтләрнең ныгуын теләми, ди Азатлык сөйләгән белгечләр.
Ә сез ничек уйлыйсыз, хөрмәтле укучыларыбыз?
@azatliqradiosi
Ә сез ничек уйлыйсыз, хөрмәтле укучыларыбыз?
@azatliqradiosi
💯11
Казанда ФСБ террорчылыкны аклауда шикләнеп 22 яшьлек ирне тоткарлаган
Казанда Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) хезмәткәрләре радикаль дини идеология тарафдарын террорчылыкка өндәүдә шикләнеп тоткарлаган. Бу хакта Татарстандагы ФСБ идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тикшерү мәгълүматларына караганда, 22 яшьлек казанлы «Телеграм»да Русиядә тыелган террорчы оешманы пропагандалаучы язулар калдырган .
ФСБ «Террорчылык эшчәнлегенә ачыктан-ачык өндәү, террорчылыкны ачыктан-ачык аклау яки пропагандалау» маддәсе нигезендә җинаять эше ачкан.
Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе тоткарланган егетне сак астына алу турында карар чыгарган.
Март аенда ФСБ Казан һава аланында 25 яшьлек татарстанлыгы тоткарлаган иде. Куәт оешмалары фаразынча, ул Якын
Көнчыгышка китеп, террорчы оешмага кушылырга җыенган.
▪️2026 елның өченче чирегендә Русия мәхкәмәләре «террорчылык» белән бәйле эшләр нигезендә 720 хөкем карары чыгарган. Бу - хәзерге Русия тарихында иң югары күрсәткеч. Бу хакта «Первый отдел» проекты һәм Parubets Analytics тикшеренүендә әйтелә. Әлеге эшләр нигезендә барлыгы 779 кеше хөкем ителгән.

🤬5🖕1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Истанбулда "Камыр батыр" әкияте нигезендә спектакль куйдылар 8 ноябрьдә Истанбулда "Novella" театр студиясе "Камыр батыр" әкиятен сәхнәләштерде. Спектакль балалар өчен әзерләнгән. Бер көнне ике спектакль күрсәтелде, башта "Камыр батыр" урысча куелды, аннары…
Истанбулда татарча куелган "Камыр батыр" спектакленнән кайбер өзекләрне без әзерләгән кәртләрдә карый аласыз.
@azatliqradiosi
@azatliqradiosi
❤2
Apple iPhone-ның урыс төймәсарына татар һәм тагын 52 тел хәрефләрен чыгарды
iPhone өчен яңа iOS 27.2 системында урыс төймәсарына Русия халыкларының 53 теленең хәрефләре өстәлде. Бу хакта дигитал проектлар авторы, тыва активисты Али Кужугет хәбәр итте.
— Хәзер О хәрефенә басып торсаң – Ө, У хәрефенә – Ү, Ў, Ұ, Н хәрефенә Ң хәрефе чыга. Тыва, саха (якут), башкорт, чечен, удмурт, татар һәм тагын илледән артык телдә өстәмә кушымталар куймыйча, турыдан-туры урыс төймәсарында язарга мөмкин, — диде ул.
Бу мөмкинлекне Азатлык Радиосы да тикшерде. Урыс төймәсарында чыннан да татар хәрефләрен куллану мөмкинлеге барлыкка килде. Яңа мөмкинлекне куллану өчен смартфонны iOS 27.2гә яңартырга кирәк.
Кужугет сүзләренчә, Apple моны телләр активистлары җыйган датасетка охшатып эшләгән.
— Төймәсардагы хәрефләр – беренче адым гына. Киләсе адым – милли телләр өчен автотөзәтү һәм сүз тәкъдимнәре. Хәзер ул шуның өстендә эшлим дә, — ди активист.
Кулланып карадыгзымы? Уңайлымы?
Тулырак 👉️️️️️️монда укыгыз.

Азатлык Радиосы
Apple iPhone-ның урыс төймәсарына татар һәм тагын 52 тел хәрефләрен чыгарды
Тел активистлары Apple ширкәтеннән моны бер елдан артык сорап килде.
👍10❤3😢1🥱1