Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Истанбулда татар почмаклары 🌟 Бу урыннарның кайсыларын беләсез, кайларда булдыгыз? #татарлар @azatliqradiosi
Истанбулда татар почмаклары турында язмабызның икенче өлеше 🌟
Тагын нинди шәһәрләр турында укырга теләр идегез?
#татарлар
@azatliqradiosi

🔥4👍2❤1
❗️️️️️️️Түбән Камага һөҗүм: әлеге сәгатькә ниләр билгеле
15 ноябрь, якшәмбегә каршы төндә Татарстанның Кама аръягына дроннар һөҗүм итте. Төп һөҗүм Түбән Камага туры килде. Рәсмиләр белдерүенчә, өч кеше яраланган, сәнәгать мәйданындагы объектлар һәм күпфатирлы торак йорт зарарланган. Бәйсез чыганаклар һәм Украинаның мониторинг каналлары Европадагы иң эре нефть химиясе ширкәтләренең берсендә янгын чыгуы турында хәбәр итә.
🔸️️️️️Хакимият белдерүе
Түбән Кама мэры Радмир Беляев хәбәр итүенчә, дрон һөҗүме «озак дәвам иткән». Казан кирмәне рәсми мәгълүматына күрә, һәлак булучылар юк, әмма зыян күрүчеләр бар.
🔸️️️️️Кешеләрне эвакуацияләү һәм һөҗүм нәтиҗәләре
Күпфатирлы торак йортка зыян килү сәбәпле, анда яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр. Алар өчен вакытлыча урнашуның ике пункты ачылган.
Һөҗүм шәһәрнең коммуналь инфраструктурасына да тәэсир иткән. «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте җылылык белән тәэмин итүнең иминлеген саклау өчен Түбән Камада кайнар су бирүне вакытлыча, 20:00 сәгатькә кадәр туктаткан.
🔸️️️️️Һөҗүмнең һәдәфләре
Төбәк хакимияте кайсы сәнәгать объектларының зыян күрүен әйтмәде.
Шул ук вакытта Astra, Supernova+, Exilenova+ мониторинг Telegram-каналлары һәм OSINT-аналитиклар һөҗүмнең Европадагы иң эре нефть химиясе предприятиеләренең берсе — «Нижнекамскнефтехим» ширкәтенә ясалуын хәбәр итә. Ул каучук, пластик һәм этилен җитештерә, СИБУР холдингына керә.
Телеграм каналаларында шәһәрдә зур янгын күренгән видеолар чыкты.
Түбән Каманың сәнәгать мәйданында шулай ук «Татнефть»кә караган «ТАНЕКО» нефть эшкәртү ширкәте һәм «ТАИФ-НК» комплексы урнашкан. Алардагы хезмәткәрләрне эвакуацияләгәннәр.
Украинага каршы сугыш башланганнан бирле Түбән Кама һәм Алабуга сәнәгать мәйданнарындагы объектлар дрон һөҗүмнәренә берничә тапкыр дучар булды.
🔸 Русия саклану министрлыгы Татарстан өстендә ничә дрон бәреп төшерелүен төгәл хәбәр итмәде. Шул ук вакытта министрлык хәбәр итүенчә, төн дәвамында Русиянең 12 төбәге, аннексияләнгән Кырым һәм диңгез акваторияләре өстендә һава һөҗүменнән саклану чаралары самолет тибындагы 533 пилотсыз очкычны юк иткән яки тоткарлаган.
🔸️️️️️Русиянең Украинадагы инфраструктура объектларына һөҗүм итүенә җавап итеп, Киев та Русиянең стратегик ширкәтләренә дроннар җибәреп тора.

Telegram
ASTRA
В Татарстане атакован ПАО «Нижнекамскнефтехим», — OSINT-аналитик ASTRA
На кадрах очевидцев виден масштабный пожар в результате удара.
Ранее в Татарстане был введен режим беспилотной опасности. При этом власти пока не сообщали, куда именно могли попасть…

🔥6❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️️️️️️️Түбән Камага һөҗүм: әлеге сәгатькә ниләр билгеле 15 ноябрь, якшәмбегә каршы төндә Татарстанның Кама аръягына дроннар һөҗүм итте. Төп һөҗүм Түбән Камага туры килде. Рәсмиләр белдерүенчә, өч кеше яраланган, сәнәгать мәйданындагы объектлар һәм күпфатирлы…
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Түбән Камага бүген иртәнге һөҗүмдә яраланучылар саны алтыга җиткән. Рәсмиләр белдерүенчә, биш кешене табиблар карагач, кайтарып җибәргәннәр, бер кеше хастаханәдә. Ул Росгвардия хезмәткәре диелә.
🔥5😱3😢1
Түбән Камага дрон һөҗүмендә яраланучылар саны җидегә җиткән, шәһәрдә җылы су тәэминәте торгызылган
Түбән Камада дроннарның күпләп һөҗүм итүе нәтиҗәсендә җиде кеше зыян күргән. Бу хакта шәһәр мэры Радмир Беляев эшлекле киңәшмәдә хәбәр итте.
«Кызганыч, сәнәгать объектларына һөҗүм нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр бар. Бүгенге көндә бездә җиде кеше зыян күргән. Аларның алтысына үзәк район хастаханәсе тиз арада кирәкле медицина ярдәме күрсәтте. Росгвардиянең бер хезмәткәре операциядән соң хастаханәдә ята, аңына килде», — дип сөйләгән Беляев.
Шәһәрдә җылыту һәм кайнар су тәэминәтен дә яңадан торгызганнар. Кичә «Татэнерго» системның имин эшләвен тәэмин итү өчен шәһәрдә су бирүне вакытлыча туктаткан иде.
Кичә Татарстанның Кама аръягы төбәгенә дроннар һөҗүм итте. Түбән Камада дроннар торак йортка һәм Нижнекамскнефтехим ширкәтенә эләкте.
Беляев вакытында эвакуация үткәрелү сәбәпле, һәлак булучылар булмады дип белдерде.

🔥2
Бу көннәрдә танылган татар сәясәтчесе, җәмәгать эшлеклесе Йосыф Акчура тууына 150 ел тулды. Сембердә туган Акчура – хәзерге Төркиянең идеологларыннан берсе, ул Ататөрекнең киңәшчесе булган.
Тулырак без әзерләгән рәсемнәрдә укыгыз.
#тарих #шәхесләр
@azatliqradiosi
Тулырак без әзерләгән рәсемнәрдә укыгыз.
#тарих #шәхесләр
@azatliqradiosi
👍7❤3🙏2
Европа берлеге Татарстан һәм Башкортстан нефть эшкәртү ширкәтләренә санкцияләр кертте
Европа берлеге шурасы хәбәр итүенчә, санкцияләр исемлегенә барлыгы 12 физик зат һәм 101 юридик зат өстәлгән. Алар арасында Русиянең нефть эшкәртү тармагындагы ширкәтләр, банклар һәм нефть ташучы "күләгә флоты" белән бәйле оешмалар бар.
Яңа чикләүләр Татарстан һәм Башкортстандагы нефть эшкәртү ширкәтләренә дә кагыла. Татарстан белән бәйле исемлектә "ТАИФ-НК", шулай ук "Татнефть" белән бәйле өч ширкәт – "Калмтатнефть", "Татнефть-НАО" һәм "Ямбулойл" бар.
Башкортстаннан санкцияләр исемлегенә "Газпром нефтехим Салават" ширкәте кертелгән. Ул Салават шәһәрендә урнашкан нефть эшкәртү һәм нефть химиясе корылмаларын берләштерә.
Европа берлеге шурасы белдерүенчә, чикләүләр Русиянең сугышны финанслау мөмкинлеген киметү максатыннан кертелә. Брюссель нефть-газ тармагын Русия бюджеты өчен мөһим керем чыганагы дип саный.
Русия хакимияте Көнбатыш чикләүләрен легитим түгел дип атый, ил икътисады эшләвен дәвам итүен һәм чикләүләргә карата "билгеле бер иммунитет" булдыруын белдерә.
"Татнефть"кә бәйле ширкәтләр турында тулырак 👉 монда укый аласыз.

Азатлык Радиосы
Европа берлеге Татарстан һәм Башкортстан нефть эшкәртү ширкәтләренә санкцияләр кертте
Чикләүләр исемлегендә "Татнефть" белән бәйле өч ширкәт, Түбән Камадагы ТАИФ-НК һәм "Газпром нефтехим Салават" бар.
👏2