Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Июльдә галимә, тел белгече, филология фәннәре докторы Диләрә Тумашева тууына 100 ел тулды. Бу уңайдан галимәнең төп эшчәнлеге һәм хезмәтләре турында мәгълүмат әзерләдек. #шәхесләр @azatliqradiosi
Бүген Казанда филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр Академиясе академигы Диләрә Тумашевага мемориаль такта ачылды.

Тантанада Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Абдулганиев та катнашкан.

Мемориаль тактаны Кремль урамы, 2А/4 адресы буенча урнашкан йорт фасадына элгәннәр. Бу йортта күренекле тел белгече 1972 елдан 2006 елга кадәр яшәгән. Тактаның авторы – скульптор Дамир Закиров.

Диләрә Тумашеваның тууына быел 100 ел тулды. Тумашева татар хатын-кызлары арасында беренче филология фәннәре докторы һәм беренче профессор булды. 1971-1980 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетының беренче хатын-кыз деканы.

1992 елда аны Татарстан Фәннәр академиясенең беренче хатын-кыз академигы итеп сайладылар.

Тумашеваның гомерлек эше – Себер татарлары диалектларын өйрәнү булды.

Совет чорыннан соң, Себердә кайбер хәрәкәтләр Себер татарларын аерым халык дип таныту өчен чыгыш ясый башлагач, Тумашева хезмәтләре аларның бердәм татар халкының бер өлеше булуын яклаучыларның төп фәнни дәлиленә әйләнде.
👍7🔥3❤1
Татарстанда нефть саклагычыларга дрон һөҗүме булган, Әлмәт янында көчле янгын

Дроннар Татарстанның көньяк-көнчыгышына һөҗүм иткән, һөҗүм Әлмәт янында нефть саклагычыларга ясалган. Бу хакта Татарстан президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. Рәсмиләр белдерүенчә, һәлак булуылар һәм яраланучылар юк. Дрон калдыклары берничә сивил объектка да эләккән диелә.

ASTRA басмасының OSINT-анализы һөҗүмнең Әлмәт янындагы Кәләй (Калейкино) нефть кудыру станциясенә ясаулуын күрсәтә.

Моны җирле халык хәбәрләре дә өлешчә раслый: алар станциягә таба ашыгыч ярдәм һәм янгын сүндерү машиналары китүен күргән. Станция шәһәрдән якынча 5–8 км ераклыкта.

"Кәләй" нефть кудыру станциясе Украинадан якынча 1300 км ераклыкта урнашкан. Моңа кадәр Татарстанда ракет һәм дрон һөҗүме куркынычы турында кисәтү игълан итегән, аэропортлар ябылган иде. Әлмәт районы мәгариф идарәсе ата-аналарга балаларын мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына җибәрмәскә киңәш иткән.

"Берничә сәгать дәвам иткән дрон һөҗүме куркынычы сәбәпле, өйдә калу хәерлерәк. Идарә мәгълүматына күрә, мәктәпләрдә беренче дәресләр үткәрелмәде", — диелә хәбәрдә.

"Кәләй" — Русиянең магистраль нефть үткәргечләре системындагы мөһим нефть кудыру станцияләренең берсе. Ул «Транснефть — Прикамье» ширкәтенә карый. Биредә Көнбатыш Себер, Татарстан, Удмуртия һәм Башкортстаннан килгән төрле сортлы нефть агымнары кушыла, үткәргечтәге басым көйләнә һәм чимал, шул исәптән «Дружба» нефть үткәргеченә дә, җибәрелә.

«Кәләй» нефть кудыру станциясенә моңа кадәр 23 февральдә һөҗүм булган иде. Украинаның Иминлек хезмәте (СБУ) ул чакта ерак арага оча торган дроннар белән һөҗүм итүләрен белдерде. ASTRA басмасының Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгындагы чыганагы һөҗүм нәтиҗәсендә станциядә һәркайсы 50 мең куб метр сыйдырышлы ике нефть саклау резервуары янганын хәбәр итте.
❤2
"Тынычлык бетте, әмма күнектек". Сугыш фронтына әйләнгән Түбән Камада халык ничек яши

Түбән Камага ясалган һөҗүмнәр артканнан арта бара. Шулар аркасында үлүчеләр саны белән бу шәһәр бар Татарстан буйлап беренчелекне тота. Дроннарның һәдәфе сәнәгать ширкәтләре булса да, ара-тирә алар, йә аларның калдыклары торак йортларга да эләгә. Азатлык түбәнкамалар тормышына күз салды.

- Түбән Камада әнием, үги әтием яши, озак вакыт кайтмаган идем, нәкъ кайткан вакытта дроннар һөҗүменә эләктем. Куркыныч.Без нишлик? Өчебез дә ванна бүлмәсенә кереп утырдык. Безгә дә килеп эләгер төсле иде. Белмисең бит аны, күрше йортка эләгерме, безгәме, әллә очып китәрме… Дөресен әйткәндә, мин үләрбез дип уйладым. Җимерелгән йорт безгә якын ул. Кешеләр яраланганын белгәч, өзгәләндем, - дип сөйләде безгә Казаннан әнисе янына кайткан хатын-кыз.

"Тынычлык бетте, әмма ничектер күнегелде". Бу - Түбән Камада мәгариф өлкәсендә эшләүче ханым сүзе (иминлек аркасында аның исемен атамыйбыз - ред.). Аның сүзләренә караганда да, дроннар һөҗүме вакытында яшеренеп утырырлык урыннар юк.

- Без дроннар һөҗүме булса, машинага утырып шәһәрдән чыгып китәбез. Навигатор эшләми, кая бара машина, шул якка барабыз. Иң мөһиме - шәһәрдән чыгып китү. 20 чакрымлап узабыз да барып туктыйбыз, шәһәр ягына карап торабыз. Андыйлар без генә түгел, күпләр шулай итә, йортка эләксә, ичмасам, үзебез исән, машина кала, дибез, - дип сөйләде шәһәрдә мәгариф өлкәсендә эшләүче икенче бер хатын-кыз.

Быел июньдә фатирларына дрон төшкән татар артистлары бүген кайда яши?

Бу хакта тулырак безнең 👉️️️️️️ мәкаләдә укыгыз.
❤5🔥2
Татар рэпына нигез салучыларның берсе булган Ittifaq төркеме озак тәнәфестән соң сәхнәгә кайта

17 декабрьдә Казанның MOÑ театр мәйданчыгында татарча рэп башкаручы Ittifaq төркеменең концерты булачак, дип хәбәр итә "Миллиард.татар". Чыгыш "КИЧ" дип аталган тамаша кичәләре сериясе кысаларында узачак.

Ittifaq 2005 елда барлыкка килде. Төркемдә Ильяс Гаффаров, Назыйм Исмәгыйлев һәм Альбина Сөләйманова катнаша. Аларның иҗатында R’n’B, татар көйләре һәм татарча речитатив кушылган. Җырларында мәхәббәт һәм ялгызлык, яшь буын мәсьәләләре, иҗтимагый тигезсезлек темалары күтәрелә.

Ittifaq татар телендә рэп башкаручы беренче төркемнәрнең берсе булып санала. Аларның 2007 елда чыккан "Бәлки" альбомы – татар телендәге беренче хип-хоп альбомы. Шушы төркем белән татар альтернатив музыкасы, татар рэпы формалаша башлады.

Хәбәрне тулырак 👉️️монда укыгыз.
🔥7❤3
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Әбҗәлилдә Украинадагы сугышта һәлак булган 18 яшьлек егетне җирләделәр

Башкортстанның Әбҗәлил районында Украинадагы сугышта һәлак булучылар белән хушлашу турында хәбәрләр көнаралаш диярлек чыга. Соңгы бер айда гына 16 кеше белән хушлашулары турында белдергәннәр.

Алар арасында 18–19 яшьлек егетләр дә бар. Ел башыннан бирле шундый кимендә биш яшь кешенең һәлак булуы турында хәбәр ителгән.

Азатлыкның ачык чыганакларга нигезләнгән исемлегендә Әбҗәлил районыннан сугышта һәлак булган 294 кешенең исеме бар. Бу — тулы исемлек түгел, чын югалтулар күбрәк булырга мөмкин.
😱8❤1
Зур бәлешне беләсез. Ә баш-аяк бәлешен, борай бәлешен, нугай бәлешен татып караганыгыз бармы?

Ә бәлешнең нинди татлы төрләрен беләсез? Комментарийларда языгыз, бераздан җыелманың икенче өлешен чыгарырбыз.

#татарашлары #татарлар
@azatliqradiosi
🔥6👍2
Башкортстанда туризм өлкәсендә дәүләт акчасын үзләштерүдә гаепләнүче Артур Иделбаев һәм тагын өч кешегә карата мәхкәмә башланды

20 ноябрьдә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе «Туризмны үстерү үзәге» җитәкчесе урынбасары Артур Иделбаев, оешма мөдире Руслан Юнысов, «Проект офисы» оешмасы җитәкчесе Илнур Куватов һәм эшмәкәр Илһам Маликовка карата җинаять эшен карый башлады.

Аларны дәүләттән акча урладу һәм акча легальләштерүдә гаеплиләр.

Тикшерү мәгълүматынча, 2023–2024 елларда гаепләнүчеләр ялган гаризалар нигезендә глэмпинглар һәм кемпинглар төзү өчен субсидияләр алган.

Тикшерү комитеты мәгълүматына күрә, гаепләнүчеләр 104 миллион сумнан артык акчаны үзләштергән һәм үзләре контрольдә тоткан оешмалар аша легальләштергән.
Мәхкәмә сайтындагы эш карточкасында беренче утырышлар 9 һәм 18 ноябрьгә билгеләнгәне күрсәтелә. Әмма Башкортстанның мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, утырышлар ике тапкыр кичектерелгән. Моның сәбәпләренең берсе — гаепләнүчеләрнең берсе Илһам Маликов һәм аның адвокатының мәхкәмәгә килмәве.

Кичә республика мәхкәмәләренең берләштерелгән матбугат хезмәте Маликовның аңа карата сайланган чикләү чарасы шартларын бозуын хәбәр итте. Аңа билгеле бер гамәлләр кылу тыелган булган. Шуңа күрә мәхкәмә бүген аны өч айга тикшерү изоляторына җибәрү турында карар чыгарган.

🔸️️️️️️Артур Иделбаев 2025 елның июлендә тоткарланды һәм тикшерү изоляторына җибәрелде. Быел августта аны изолятордан беркая да китмәү турында йөкләмә белән чыгарылуы хәбәр ителде.
Түбән Камага ясалган һөҗүмнәр артканнан арта бара. Азатлык түбәнкамалар тормышына күз салды.

Төп фикерләрне карусельдә укыгыз. Язманы тулысынча 👉 безнең сайтта укып була.

#сугыш #татарстан
@azatliqradiosi
❤1😢1