Русиядә әләк язу очраклары ешайды. Казанда яшәүче Роксана Галиәкбәрованың һәм Ләйсән Нуретдинованың өенә кичә полиция хезмәткәрләре килгән. Алар җиһаз кибетендә Украина кораллы көчләре турында сөйләшкән булган. Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, Нуретдинова өстеннән гаризаны "Мир стульев" җиһаз кибете сатучысы язган.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

Азатлык Радиосы
Казанда Украина кораллы көчләре авиация заводына һөҗүм итәргә мөмкин дигән сүзләре өчен ике кызда тентү узган
Аларны полициягә җиһазлар сатыла торган кибет хуҗасы әләкләгән.
🤬13
Русия Дәүләт думасы ил биләмәләренең бөтенлеген бозып күрсәткән хариталар тарату өчен штрафка тарту һәм кулга алу турындагы канун өлгесен икенче һәм өченче укылышта кабул итте.
Русия харитасын бозып күрсәтү экстремистик материал дип танылачак.
Мондый хариталар һәм башка шундый җитештерелгән продукцияне тарату өчен кешеләргә бер мең сумнан өч мең сумга кадәр штраф яки 15 тәүлеккә кадәр сак астына алу, вазифаи затларга – ике мең сумнан биш мең сум, юридик затларга – 100 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр штраф каралган.
2020 елда Русия Конституциясен үзгәрткәннән соң илнең бербөтенлеген бозу өчен җәза кертүче канун кабул ителде.
Бу гамәлләр өчен 6 елдан алып 10 елга кадәр төрмә җәзасы бирелә. Илнең бөтенлеген бозуга ачык рәвештә чакырган очракта, бу хәл беренче тапкыр булса, административ җәза кулланыла. Шушы кисәтүдән соң бер ел эчендә әлеге өндәү тагын кабатланса, бу җинаять булып санала.
@azatliqradiosi

❤1😁1🤬1💩1🖕1
Гаяз Исхакыйның "Зөләйха" драмасы инглиз теленә тәрҗемә ителәчәк. Бу хакта Азатлык радиосына "Азатлык" татар яшьләр берлеге рәисе Наил Нәбиуллин белдерде.
"Быел Гаяз Исхакыйның 145 еллыгы, әмма бу мөһим вакыйга тавыш-тынсыз гына үтеп бара. Бу уңайдан "Зөләйха" әсәрен инглизчәгә тәрҗемә итү эшен башладык. "Зөләйха" - татар милли үзаңын саклап калу өчен көрәшнең бер символы. Бу әсәрне дөньяга таныту хәзер бигрәк тә мөһим. Җир шарында инглиз телендә сөйләшүчеләр саны 1 миллиардка якын. "Зөләйха" аша татарның тавышын бар дөньяга ишеттерү, аның проблемнарын бөтен җир шарына җиткерү максатын куйдык. Татарның бүген Русия тарафыннан тапталган хокуклары, ябылган милли мәктәпләре, дини җәберләнүләренә игътибар җәлеп итәсебез килә", ди Наил Нәбиуллин.
Нәбиуллин әйтүенчә, тәрҗемә эше филология белгече, 20 елдан артык АКШта яшәүче, татарча да инглизчә дә камил белгән тәрҗемәчегә тапшырылган. Аның исемен Нәбиуллин әйтмәде. Хәзерге вакытта "Азатлык" яшьләре берлеге шул тәрҗемәченең хезмәтен түләүгә акча туплый. Моңа кирәкле 1200 долларның бүгенгә 500 доллары җыелган.
"Акчалар җыелып беткәч, тәрҗемәче белән төзегән килешүебезгә ярашлы, әсәрнең инглизчәсе ике ай эчендә әзер булачак. Без 30 август көнне, Татарстанның суверенитетына багышлап бу китапның онлайн вариантын Гаяз Исхакый порталында чыгарырга телибез. Алга таба китап итеп тә бастырачакбыз, "Зөләйха"ның инглизчәсе Төркиядә нәшер ителәчәк", дип белдерде Нәбиуллин.
2019 елда "Азатлык" татар яшьләре берлеге Гаяз Исхакыйның әлеге әсәрен татар телендә аерым китап итеп бастырып чыгарган иде. Соңрак китап төрек һәм урыс телләренә тәрҗемә ителде. Алары әлегә китап буларак басылып чыкмаган. Бу эшләргә дә акчаны активистлар халыктан җыйды, бу юлы да ярдәм итүчеләр, иганәчеләр табылыр дип өметләнә Наил Нәбиуллин.
Гаяз Исхакыйның "Зөләйха" драмасы XVIII-XIX гасырларда татар халкының фаҗигасен чагылдыра. 2004 елда Казанда "Зөләйха" әсәренә бәйле фильм да төшерелде. Аның режиссеры Рамил Төхвәтуллин элегрәк Азатлыкка фильмны мөселман фестивале бәйгесенә кертмәделәр һәм киң җәмәгатьчелеккә күрсәтергә мөмкинлек тудырмадылар дип әйткән иде.

Татар активистлары Гаяз Исхакыйның "Зөләйха" әсәрен инглизчәгә тәрҗемә итмәкче
Гаяз Исхакыйның "Зөләйха" драмасы инглиз теленә тәрҗемә ителәчәк. Бу хакта Азатлык радиосына "Азатлык" татар яшьләр берлеге рәисе Наил Нәбиуллин белдерде.
👍13❤1
Русия мәхкәмәсенең аклау карары чыгару ихтималы – 0,15 процент. Моны 2022 елдагы мәхкәмә статистикасын анализлап, "Если быть точным" проекты исәпләп чыгарган.
Тикшеренүдән күренгәнчә, 78 процент очракта мәхкәмәләр гаепләү карары чыгара. 20 процентлап очракта эшнең каралу вакыты чыкканга, хөкем ителүче үлгәнгә яки тарафлар дуслашканга эшне туктаталар. Бер проценттан бераз артыграгында хөкем ителүчене мәҗбүри дәвалыйлар.
Шул ук вакытта аклау карарларының иң зур өлеше – 4 процентлабы вәкаләтләрне арттыру турындагы эшләрдә чыгарыла. Бу маддә нигезендә гадәттә хәрбиләрне һәм тәртип саклау оешмасында эшләүчеләрне җәзага тарталар.

🤬9🤔1
Русия мөселманнары Диния Нәзарәте эксперт Роман Силантьевны антисемитизмда тикшерү таләбенә кушылды. Элек мондый таләп белән режиссер Евгения Беркович һәм драматург Светлана Петрийчук эше нигезендә Русия яһүдиләр конгрессы чыккан иде. Бу хакта "Коммерсант" яза.
Силантьев Lomovka ресурсына «Финист Ясный Сокол» спектакленә үзенең экспертиза аңлатмаларын биргән иде.
«Шул экспертизага бәйле террорчылыкны аклау нигезендә җинаять эше ачылды. Әлеге җинаять эшендә спектакльнең режиссеры Евгения Беркович та гаепләнә», диелә Русия яһүдиләр конгрессы хатында. Конгресс фикеренчә, Силантьев аңлатмасында "антисемитизм ярылып ята."
"Финист Ясный Сокол" спектаклен куйган режиссер Женя Беркович һәм драматург Светлана Петрийчукны террорчылыкны аклауда гаепләнә.
"Финист Ясный Сокол" спектакле хөкем тиелгән мөселманнарга кияүгә чыккан хатын-кызлар тарихларына нигезләнгән. Ул өч ел элек Мәскәүдә куелды, 2022 елда ике "Алтын битлек"бүләге алды.

👍4😁3🤡1
Хәрле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 26 май, җомга, көнне кыскача хәбәрләрдән башлыйк:
🔸26 май иртәсендә Краснодар шәһәре үзәгендә шартлау булган. Беренчел мәгълүматларга караганда, шәһәргә ике дрон төшкән дип яза Baza. Соңрак рәсмиләр дрон төшүе хәбәрен кире какты. Краснодар мэры Евгений Наумов бер торак йорт һәм бер офислар бинасына зыян килгән дип белдерде. Корабаннар һәм яраланучылар юк диелә.
🔸Җомгага каршы төндә Русия Украинага чираттагы һөҗүмен ясаган. Бигрәк тә Днепр һәм Днепропетровский өлкәсенә зур зыян килгән. Һөҗүм Киевка да булган.
🔸Илон Маскның баш мие өчен чиплар җитештерүче Neuralink ширкәте чипларны кешеләрдә клиник сынауга рөхсәт алган.
🔸Япония Русиягә карата яңа чикләүләр керткән. Санкцияләр исемлегендә Татарстанның Камаз, "Ак барс" кораблар төзүче ширкәте һәм "Эникс" дроннар җитештерүче ширкәте эләккән.
🔸Татарстан прокуратурасы Әлмәттәге 8нче төзәтү колониясендә 25 май кичендә чыккан янгын фактын тикшерә. Янгында зыян күрүче кешеләр булмады дип хәбәр ителә.
Әлегә шулар, көн дәвамында Азатлык белән калыгыз. Үз хәбәрләрегезне @azatliqradio аккаунтына җибәрә аласыз. Анонимлык гарантиялибез.

❤2
Казандагы Җәмигъ мәчет: татар җәмәгатьчелеген алдау, читкә этәрү
Казандагы Җәмигъ мәчет тирәсендә мәрәкә дәвам итә. Халыкка әйтмичә шыпырт кына аның урынын да күчерделәр, инде конкурста җиңгән проектлар да искә алынмый. Азатлык әлеге хәлге тикшерде, экспертлар белән сөйләште.
Җәмигъ мәчет проекты бәйгесендә җиңгән архитектор Айвар Саттаров бу яңалыкны ничек шәрехләргә дә белми.
💬"Җәмигъ мәчет кешеләргә якын булырга тиеш. Кайсы шәһәрне алма, төп гыйбадәтханә үзәктә урнашкан. Христос Коткаручы чиркәве кайда тора? Мәскәүнең нәкъ уртасында. Нотр Дам де Пари кайда тора? Париж уртасында! Мәскәүләр башка проектларны оста ясыйлардыр, әмма алар мәчет белгечләре түгел, аның эче дә мөһим бит. Яңа тәкъдим ителгән мәчетне бездән көлү дип кабул иттем", диде ул.
Җәмәгать эшлеклесе, "Архитектурасы" Телеграм каналы авторы Ян Гордеев кешеләрне алдалау булды бу дип саный.
💬 "Халык, татар җәмәгатьчелеге каршы чыкмас дип уйлыйм, вазгыять башка хәзер. Киеренке вакыт. Кычкырып әйтмәсләр, әмма татар җәмәгатьчелеге үпкәне саклаячак, сораулар, канәгатьсезлек арта барачак. Кешеләрне алдалау булды бу. Шуны да истә тотарга кирәк: хакимият үз сүзеннән кире кайта алмый, ничек булса да, кайда булса да төзелә торсын дип эш итәдер дип уйлыйм".
Мәкаләдә башка фикерләр дә бар, кереп укыгыз, дусларыгызга да җибәрегез.
Ничек укып була:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылатама аша.
👉Телеграмда.

Telegraph
Казандагы Җәмигъ мәчет: татар җәмәгатьчелеген алдау, читкә этәрү
@azatliqradiosi
🤬16❤1👍1
"Медуза" мәкаләсен репостлау өчен административ эш ачылган
"Теләнәмәгән" оешма эшчәнлегендә катнашу турындагы әлеге эшне Петербург журналисты Валерий Нечайга каршы ачканнар. Бу хакта "Первый отдел" Телеграм каналы хәбәр итә. Нечай әлегә үзе нинди постлар өчен икәнен белми. Журналист элек "Эхо Петербурга"ның баш мөхәррире иде.
"Медуза" быел гыйнвар ахырында теләнәмәгән оешма дип танылды. Баш прокуратура белдерүенчә, басманың Русиядәге эшчәнлеге дәүләт иминлегенә яный. Теләнмәгән оешма материалларын тарату өчен штраф каралган, әлеге канунны кабаттан бозу яки мондый оешма эшчәнлегендә катнашу өчен - җинаять эше.

👎1🤬1
ФСБ офицерлары Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, алты елга хөкем ителгән Азат Мифтаховны тоткыннарның түбән катламы, ягъни «кимсетелгәннәр” янына күчерү өчен интим фотосурәтләрен кулланган.
Бу хакта Мифтаховның хатыны Елена Горбань Doxaга сөйләгән.
Аның сүзләренчә, 2019 елның башында ФСБ Азатның фотоларын бүтән тоткыннар арасында тараткач, Мифтахов бисексуаллыгы аркасында “кимсетелгәннәр” статусында кала. Горбань әйтүенчә, ФСБ әлеге юл белән Азатка басым ясарга теләгән.
Мифтахов үзенең статусы турында җәмәгатьчелеккә җиткерүнең максаты "төрмәдәге тоткыннарның тигезсезлек системасын тәнкыйтьләү”, ди хатыны.
Горбань әйтүенчә, Азат төрмәдәге статусы аркасында күп кыенлыклар кичерсә дә, хәзерге вакытта аңа өстәмә яклау кирәк түгел. Сәяси тоткын дип танылуы Азатны җитди проблемнардан саклый, ди Горбань.

😱6🤬5👍3
Башкортстаннан нахакка хөкем ителгән Фәтхулла Исхаковка мәхкәмә 64 елдан соң аклау карары чыгарган
Башкортстанда яшәүче Фәтхулла Исхаковка инде 86 яшь. Гомере буена ул гаделле эзли, һәм ниһаять, моннан 64 ел элек чыккан хөкем карарын гамәлдән чыгаруга ирешкән.
Исхаковны үтерү нияте белән ике кызга һөҗүм итүдә гаепле дип табып, 22 яшьлек чагында, 1959 елда төрмәгә утырталар. 13 ел буе гаепсезгә утырып чыкканнан соң, ул гаделлек эзли башлый. Русия Конституция мәхкәмәсенә, 6нчы кассация мәхкәмәсенә, Югары мәхмәгә мөрәҗәгать итә, прокуратура каршысында ачлык оештыра һәм пикетларга чыга.
Русия мәхкәмәләрендә 0,15 процент кына аклау карары чыгарыла. 78 процент очракта мәхкәмәләр гаепләү карары чыгара. 20 процентлап очракта эшнең каралу вакыты чыкканга, хөкем ителүче үлгәнгә яки тарафлар дуслашканга эшне туктаталар. Бер проценттан бераз артыграгында хөкем ителүчене мәҗбүри дәвалыйлар.

Исхаковны үтерү нияте белән ике кызга һөҗүм итүдә гаепле дип табып, 22 яшьлек чагында, 1959 елда төрмәгә утырталар. Иреккә чыкканнан соң ул гаделлек эзли башлый.
🤯8🙏4❤2
Азатлык Фәтхулла Исхаков язмышы турында язган иде.
1959 елда аны өч авылдашын үтерергә маташу турында ялган шәһадәтнамә нигезендә 15 ел төрмәгә хөкем иткәннәр. Төрмәдә утырып чыкканнан соң ул 40 елдан артык җитештерү тармагында эшләгән, яңа гаилә корган һәм пенсиягә чыккан. Хөкем ителүеннән бирле ул бу карарны гамәлдән чыгару ниятен бер генә көнгә дә онытмаган.
Мәкаләне әлеге сылтамалар аша укырга була:
👉VPN белән
👉VPN кирәкми.

👍3❤2
Татарстан Югары мәхкәмәсе рәисе Илгиз Гыйләҗов вазифасыннан китә.
Ул монда 2011 елдан бирле эшләде, аңа 66 яшь. Аның бу вазифада тору мөддәте чыккан.
Гыйләҗов рәислеге чорында 2022 елның 10 июнендә Татарстан Югары мәхкәмәсе ТИҮ эшчәнлеген туктатып, аны "экстремистик оешма буларак" ликвидацияләргә дигән карар чыгарды.
Сез тагын нинди эшләрне хәтерлисез?

👍6👎2💩2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мәскәүдә мәчет төзергә рөхсәт алу сират күперен узу икәнен озак еллар дәвамында күзәтәбез, әмма аннексияләнгән Кырымда да шул ук хәл. Ә 2014 елда түрәләр, шул исәптән татарстанныкылар да, рәсми руханилар да кырымтатарларны Русиягә кушылу дөрес гамәл дип вәгъдә…
Аннексияләнгән Кырымда балаларның 0,1 процентының гына украин яки кырымтатар телендә белем алу мөмкинлеге бар
Кырым аннексияләнгәннән бирле аның мәгариф системы тулысынча Русиянекенә яраклаштырыды, ул Украина суверенитетын кире кага һәм тарихны бозып күрсәтә. Бу хакта Украина президентының аннексияләнгән Кырымдагы вәкиле Тамила Ташева белдерде.
Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. 2017 елдан соң анда да кырымтатар теле факультативка калды. Күптән түгел мөселман дини оешмалары вәкилләре Азатлыкка мәктәпләрдә кырымтатар теленең факультативка калганы һәм ул дәресләрне сигезенче дәрес итеп, бер бүлмәгә 1-9нчы сыйныф укучыларын бергә җыеп "дәрес" үткәрергә маташканнары турында сөйләгән иде.
Хәбәрне Азатлык сайтында укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

Күптән түгел мөселман дини оешмалары вәкилләре Азатлыкка мәктәпләрдә кырымтатар теленең факультативка калганы һәм ул дәресләрне сигезенче дәрес итеп, бер бүлмәгә 1-9нчы сыйныф укучыларын бергә җыеп "дәрес" үткәрергә маташканнары турында сөйләгән иде.
🥰4❤2😢1
Русиядә шикәр һәм йөрәк-кан тамыры авырулы ирләрне мобилизациядән азат итмәячәкләр.
"Бер хәрбиебез дә калмаячак бит, бөтен кешенең хроник авырулары бар", дип белдерде Русия саклану министрлыгы вәкиле.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

👏3😁3🤬2❤1🤯1
Русия басып алган Луһанскиның 500 баласын Чаллыга җәйге ялга китерәләр, чыгымнарны "КамАЗ" түли.
Аларның ялы "Саулык" сәламәтләндерү-белем бирү комплексында, 30 майдан 31 августка кадәр оештырыла.
Украина Русияне берничә мәртәбә оккупациядәге җирләрдә яшәүчеләрне, шул исәптән балаларны да мәҗбүриләп Русиягә алып китүдә гаепләде.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан

👎4🤮3🤯1🤬1🤡1
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.
Путин режимы башлаган сугышта Илгиз Вәлитов үтерелгән.
Кичә аны Башкортстанның Авыргазы районы Габдрахман авылында күмделәр. Ул октябрьдә мобилизацияләнгән булган.
Безнең хисапларга күрә, Башкортстаннан шушы сугышта кимендә 732 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.
#Башкортстан

👏5😢2❤1
Русия думасы җенесне алыштыруны тыя торган канун өлгесе әзерләгән.
Ул якын арада Думага карауга кертеләчәк.
Шунысы билгеле: 2018 елдан башлап, 2,7 мең русияле җенес тамгасын үзгәрткән, соңрак шуларның 190ы өйләнешкән.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Ул якын арада Думага карауга кертеләчәк.
Шунысы билгеле: 2018 елдан башлап, 2,7 мең русияле җенес тамгасын үзгәрткән, соңрак шуларның 190ы өйләнешкән.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
❤4🤬3🤡1
Татарстанда ел башыннан 12 кеше батып үлгән, шуларның икесе — балалар.
Үлемнәргә китергән сәбәпләр арасында җиһазландырылмаган урында су керү, исерек килеш яки хәл начараеп суга төшү, көймәдән егылу, боз астына китү кебекләре бар.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Үлемнәргә китергән сәбәпләр арасында җиһазландырылмаган урында су керү, исерек килеш яки хәл начараеп суга төшү, көймәдән егылу, боз астына китү кебекләре бар.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
👍1😢1
Татарстан мөфтиятендә кичке һәм төнге азаннар тыелуны кире кагалар.
Май башында Казанның Константиновка бистәсендә урнашкан "Ярулла" мәчете янында яшәүчеләр азан әйтүгә каршы чыкты. Шуннан соң имам ястү һәм иртәнге намаз азанын микрофонсыз гына мәчет эчендә әйтергә мәҗбүр булган иде.
Хәзер исә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин азан әйтүне тыюларын "уйдырма" дип атаган.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Май башында Казанның Константиновка бистәсендә урнашкан "Ярулла" мәчете янында яшәүчеләр азан әйтүгә каршы чыкты. Шуннан соң имам ястү һәм иртәнге намаз азанын микрофонсыз гына мәчет эчендә әйтергә мәҗбүр булган иде.
Хәзер исә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин азан әйтүне тыюларын "уйдырма" дип атаган.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
👍1🤔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Казанда 10 еллык чит ил паспорты бирми башлаганнар. Бу хакта паспорт алырга җыенучыларга сылтанып "Бизнес онлайн" яза, эчке эшләр министрлыгының Татарстан идарәсе дә хәбәрне раслаган. Имеш, Мәскәү нәшрият фабрикасындагы проблемнар килеп туган. 10 еллык…
1 июньнән Русиядә янә 10 еллык чит ил паспортларын бирә башлаячаклар. Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, гаризаларны җирле МВД, күпфункцияле үзәкләр (МФЦ) яки дәүләт хезмәтләре порталында тапшырып була.
Быел гыйнварда 10 еллык паспортлар бирелми башлаган иде. Моны «Гознак» фабрикасында техник сәбәпләр белән аңлаттылар.
Барасызмы соң быел җәй берәр чит илгә? Паспортларыгыз әзерме?

🤔1