Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мәскәүдә мәчет төзергә рөхсәт алу сират күперен узу икәнен озак еллар дәвамында күзәтәбез, әмма аннексияләнгән Кырымда да шул ук хәл. Ә 2014 елда түрәләр, шул исәптән татарстанныкылар да, рәсми руханилар да кырымтатарларны Русиягә кушылу дөрес гамәл дип вәгъдә…
Аннексияләнгән Кырымда балаларның 0,1 процентының гына украин яки кырымтатар телендә белем алу мөмкинлеге бар

Кырым аннексияләнгәннән бирле аның мәгариф системы тулысынча Русиянекенә яраклаштырыды, ул Украина суверенитетын кире кага һәм тарихны бозып күрсәтә. Бу хакта Украина президентының аннексияләнгән Кырымдагы вәкиле Тамила Ташева белдерде.

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. 2017 елдан соң анда да кырымтатар теле факультативка калды. Күптән түгел мөселман дини оешмалары вәкилләре Азатлыкка мәктәпләрдә кырымтатар теленең факультативка калганы һәм ул дәресләрне сигезенче дәрес итеп, бер бүлмәгә 1-9нчы сыйныф укучыларын бергә җыеп "дәрес" үткәрергә маташканнары турында сөйләгән иде.

Хәбәрне Азатлык сайтында укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🥰4❤2😢1
Русиядә шикәр һәм йөрәк-кан тамыры авырулы ирләрне мобилизациядән азат итмәячәкләр.

"Бер хәрбиебез дә калмаячак бит, бөтен кешенең хроник авырулары бар", дип белдерде Русия саклану министрлыгы вәкиле.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👏3😁3🤬2❤1🤯1
Русия басып алган Луһанскиның 500 баласын Чаллыга җәйге ялга китерәләр, чыгымнарны "КамАЗ" түли.

Аларның ялы "Саулык" сәламәтләндерү-белем бирү комплексында, 30 майдан 31 августка кадәр оештырыла.

Украина Русияне берничә мәртәбә оккупациядәге җирләрдә яшәүчеләрне, шул исәптән балаларны да мәҗбүриләп Русиягә алып китүдә гаепләде.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👎4🤮3🤯1🤬1🤡1
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.

Путин режимы башлаган сугышта Илгиз Вәлитов үтерелгән.

Кичә аны Башкортстанның Авыргазы районы Габдрахман авылында күмделәр. Ул октябрьдә мобилизацияләнгән булган.

Безнең хисапларга күрә, Башкортстаннан шушы сугышта кимендә 732 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
👏5😢2❤1
Русия думасы җенесне алыштыруны тыя торган канун өлгесе әзерләгән.

Ул якын арада Думага карауга кертеләчәк.

Шунысы билгеле: 2018 елдан башлап, 2,7 мең русияле җенес тамгасын үзгәрткән, соңрак шуларның 190ы өйләнешкән.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤4🤬3🤡1
Татарстанда ел башыннан 12 кеше батып үлгән, шуларның икесе — балалар.

Үлемнәргә китергән сәбәпләр арасында җиһазландырылмаган урында су керү, исерек килеш яки хәл начараеп суга төшү, көймәдән егылу, боз астына китү кебекләре бар.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍1😢1
Татарстан мөфтиятендә кичке һәм төнге азаннар тыелуны кире кагалар.

Май башында Казанның Константиновка бистәсендә урнашкан "Ярулла" мәчете янында яшәүчеләр азан әйтүгә каршы чыкты. Шуннан соң имам ястү һәм иртәнге намаз азанын микрофонсыз гына мәчет эчендә әйтергә мәҗбүр булган иде.

Хәзер исә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин азан әйтүне тыюларын "уйдырма" дип атаган.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍1🤔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Казанда 10 еллык чит ил паспорты бирми башлаганнар. Бу хакта паспорт алырга җыенучыларга сылтанып "Бизнес онлайн" яза, эчке эшләр министрлыгының Татарстан идарәсе дә хәбәрне раслаган. Имеш, Мәскәү нәшрият фабрикасындагы проблемнар килеп туган. 10 еллык…
1 июньнән Русиядә янә 10 еллык чит ил паспортларын бирә башлаячаклар. Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, гаризаларны җирле МВД, күпфункцияле үзәкләр (МФЦ) яки дәүләт хезмәтләре порталында тапшырып була.

Быел гыйнварда 10 еллык паспортлар бирелми башлаган иде. Моны «Гознак» фабрикасында техник сәбәпләр белән аңлаттылар.

Барасызмы соң быел җәй берәр чит илгә? Паспортларыгыз әзерме?
🤔1
Кырымда Бекир Чобан-заденың 130-еллыгын билгеләп үттеләр.

15 майда чаралар — аның туган шәһәре Карасубазарда, 24 майда Акмәчеттәге Кырым дәүләт инженер-педагогика университетында узды. Сугыш барган шартларда бу чараларда элекке кебек күп кеше дә катнашмады, чаралар хакында игъланнар да булмады.

Бекир Чобан-заде — кырымтатар шагыйре, галим, тюрколог, телләр һәм әдәбият белгече. 1937 елда совет хакимияте аны репрессияли һәм үтерә. Аңа 44 яшь була.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Кырым

@azatliqradiosi
❤5😢1
Русиядә яңа "ят агентлар":

— Егор Бортник, музыкант, Би-2 солисты
— Ирина Аллеман, журналист
— Владислав Иноземцев, икътисадчы
— Александра Архипова, антрополог
— Александр Габуев, Берлинда Карнеги үзәгенең мөдире
— Сергей Чернышов, Новосибирски ачык көллият мөдире
— Анна Пшеничная, юрист
— Магомед Гаджиев, сәясәтче
— Ольга Цуканова, "Аналар һәм хатыннар шурасы" башлыгы

Шулай ук "ят агентлар" исемлегенә ике оешма кертелде:
— Аналар һәм хатыннар шурасы (Совет матерей и жен),
— Русияне торгызу халык берлеге (Общенародный союз возрождения России).
🤬1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 27 май, шимбә, көнне кыскача хәбәрләрдән башлыйк:

🔸"Калашников" концерны дрон-камикадзе җитештерүче яңа бүлек ача. Әлеге вакытта Русия Украинадагы сугышта Иранның Shahed дроннарын куллана. 24 майда президент Владимир Зеленский Русия 1160 Shahed дронын кулланды, аларның 900е бәреп төшерелде дип белдерде.

🔸Польша сеймы илгә Русия йогынтысын тикшерү өчен дәүләт комиссиясе төзү турында канун өлгесен хуплады. Комиссиядә прокурор һәм хөкемдар вәкаләтләре булачак.

🔸BBC-ның Рус хезмәте һәм "Медиазона" Украинадагы сугышта һәлак булган Русиянең 24 005 хәрбие исемен ачыклаган.

🔸Украина контрһөҗүмне "иртәгә, иртәгәдән соң яки бер атнадан" башларга мөмкин. Бу хакта Украина Дәүләт иминлеге шурасы (СНБО) секретаре Алексей Данилов BBC-га белдергән. Ул Украина контрһөҗүмгә әзер дигән.

🔸Бүген Русиянең кайбер төбәкләрендә сабантуйлар башлана. Бәйрәм Башкортстанның Әбҗәлил, Әлшәй һәм Калтасы районнарында оештырыла. Шимбә шулай ук Әстерханның Идел буе районы Җәмәле авылында XIII Бөтенроссия авыл Сабан туе уза. Җәмәлегә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән.

Әлегә шулар, ялларда да Азатлык белән калыгыз.
❤2👍2
Башкортстан урыслары соборына 25 ел тулу чарасында Радий Хәбиров республикадагы бөтен милләтләрне "урыс"ка берләштерде

Хәбиров әйтүенчә, күмәк Көнбатыш урыслардан дошман ясаганда, Урыслар соборы ялгыз калмаган, аның янына һәм урыслар тирәсенә башка милләтләр дә берләшкән. Һәм янәсе алар “Без барыбыз да урыслар һәм беркемне кыерсыттырмыйбыз, без үзебезнекеләрне ташламыйбыз”, дип әйткән.

Уфада Башкортстан урыслары соборы оешмага 25 ел тулу уңаеннан конференция үткәрде. Чарада Радий Хәбиров та чыгыш ясады. Ул "республикада бердәмлек һәм милләтара дуслыкка өлеш кертүләре өчен" оешманың әгъзаларына рәхмәт әйтте. Бөтен милләтләр "урыс халкы тирәсенә берләшеп, "без урыслар", дип әйтте", дип тә өстәде.

Бу уңайдан бер кызыклы әйбер: 2021 елгы җанисәпнең рәсми нәтиҗәләренә күрә, Башкортстанда башкортлар һәм урыслар саны арткан, ә менә татар, чуаш, мари халыкларының саны кимегән. Ә бит 1989 елгы җанисәптәп бирле Башкортстандагы урыслар саны гел кими килә иде.

Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
💩13🤮8🤔1
“Кешеләрне милләтләргә бүлмибез”. Литва татарлары традицияләрен ни рәвешле саклый

Вильнюстан 20 километр тирәсе ераклыкта Keturiasdešimt Totorių (Кя́турясдя́шимт тото́рю) дигән авыл бар, аның татарчага тәрҗемәсе — Кырык Татар. Бу — Литвадагы иң борынгы авылларның берсе. Тарихчылар фикеренчә, беренче мәчете 1558 елда салынган, 1630 елларда авылда 42 татар ихатасы булган.

Азатлык әлеге авылдан репортаж тәкъдим итә. Укыгыз, фотоларын карагыз, дусларыгызга да җибәрегез!

Төп сайтта.
Көзге сылтама аша.
Телеграмда.
👍3😢2❤1
Тверь өлкәсендәге нефть эшкәртү станцияенә дрон һөҗүме булган.

Ике дрон Ерохино авылыннан ерак түген нефть эшкәртү станциясенә төшкән дип яза Baza, Mash һәм Shot.

Хәл төнге 3ләр тирәсендә булган, бер цехның түбәсе һәм диварына зыян килгән диелә. Яраланучылар юк дип белдерелә. Соңрак бу хәбәрне Тверь өлкәсе хакимияте дә раслады.
👍2🔥1🤬1
Җырчы Земфира Мәскәүдә "Родина" дип аталган яңа оешма теркәгән.

Әлеге фирма 24 майда теркәлгән. Төп эшчәнлеге дип тавыш яздыру һәм музыкаль әсәрләр иҗат итү аталган.

Земфира Украинадагы сугышны тәнкыйтьләп чыкты, Русиядән китте. Аны Русиядә "ят агент"лар исемлегенә керттеләр. "Ят агентлар" юридик зат теркәргә һәм үзенең керем-чыгымнары турында хисап биреп барырга тиеш.

"Ят агент" булып танылганнан соң, "Ватан" ("Родина") дип аталган җыр чыгарды.

Ул болайрак башлана:

Без сине, әнчек, Ватанны яратырга өйрәтербез,
Аның ботинкасын һәм аяк табанын үбәргә,
Без сине, әнчек, ватанны яратырга өйрәтербез -
Бүгенгесен, киләчәген һәм үткәнен.
Без сине, әнчек, ватанны яратырга өйрәтербез,
Безне беркайда да көтмәсәләр дә,
Ватанны яратырга өйрән, әнчек…

(Мы научим тебя, сука, родину любить,
Целовать её ботинки и подошвы,
Мы научим тебя, сука, родину любить –
Настоящее, грядущее и прошлое.
Мы научим тебя, сука, родину любить,
Даже если мы с тобой нигде не прошены,
Научись, сука, родину любить
Заболевшую, поредевшую по-хорошему,
Заболевшую, поредевшую по-хорошему.)
👍4🤔4❤1👎1🔥1🥰1
Татарстан көрәшчесе Раил Нургалиев XIII Бөтенроссия авыл Сабан туенда абсолют батыр булган.

Финалда ул Муса Галләмов белән бил алышты дип хәбәр итә Дөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.

Җиңүчегә машина бүләк ителгән.

Нургалиев сүзләренчә, бу машина аның көрәш юлында откан 38нчесе.

Раил Нургалиев - билбау көрәше буенча спорт мастеры, милли көрәш буенча атказанган спорт мастеры, Татарстан, Россия һәм Европаның күп тапкырлар чемпионы. 2014 елда планетада иң көчле көрәшче исеменә лаек булды.
👍15
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстан урыслары соборына 25 ел тулу чарасында Радий Хәбиров республикадагы бөтен милләтләрне "урыс"ка берләштерде Хәбиров әйтүенчә, күмәк Көнбатыш урыслардан дошман ясаганда, Урыслар соборы ялгыз калмаган, аның янына һәм урыслар тирәсенә башка милләтләр…
Радий Хәбировның Башкортстан урыслары соборы конференциясендәге чыгышын "Кызыл таң" гәзите баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов та хуплап чыкты.

"Безнең бүлгәләр әйбер юк - без бер гаилә, бер "российский" халык һәм бергә дуслыкны якларга тиеш", диде ул.

Хәбиров бөтен милләтләр урыс халкы тирәсенә берләште дигән иде.

Былтыр Башкортстанда яңа милли сәясәт дәүләт концепциясе кабул ителде. Документ тамырдан үзгәрешләр кичергән: асылда Башкортстанда яшәүчеләрдән "гомумрусия үзбилгеләнү" булдыру турында бара, башкорт милләтен саклауга аз урын бирелә. "Россиян милләте" төзү турында Путин да әледән-әле әйтеп килә.
🤬9❤1🤮1
Казанның Ак мәчетен төзекләндерә башлаячаклар

Аның имам-хатыйбы Фәрит Сәлман мәчетне реставрацияләүгә кимендә 1,5-2 ел вакыт китәчәк. Мәчетне "АРКЕШ" архитектура-реставрация бюросы берничә этапта реставрацияләячәк. Мәчетнең диварларын ныгытып, аны ак төскә буярга җыеналар. Гыйбадәтханә эчендә михрабны төзекләндерергә уйлыйлар. Мәчетнең дүрт өлештән торган манарасын да торгызачаклар.

Имам-хатыйб мәчет язмышы өчен борчылучыларны төзекләндерүдә катнашырга чакыра.

Ак мәчет – 1801-1805 елларда Казанның Яңа бистәсендә төзелә. Бина урта гасыр болгар, татар халык архитектурасы, классицизм архитектурасы элементлары кулланып салынган. Ул Кызыл Татарстан урамы 20нче йорт адресында урнашкан. Совет хакимияте 1929 елда мәчетне яба. 1930 елда мәчет манарасы сүтеп алына. Заманында монда мәктәп, аннан мех берләшмәсенең цехлары була.

Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
👍14❤1🥰1
Әлеге минутларда Казанда ТМТВ премиясе тапшыру бара. Артистлар Пирамида күңел ачу комплексына кызыл келәмнән узды. Җырчы Дилә Нигъмәтуллина һәм юморист Данир Сабиров эт белән килгән.

ТМТВ музыкаль премиясе тапшыру быел 8нче тапкыр уза.
🤡17🤮4🤣2❤1🤷‍♂1🤔1