Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
"Тля" татарча ничек була? "Әйдә!Online" соравына җавап бирегез әле.
Anonymous Quiz
24%
Тлә
22%
Бет
41%
Гөблә
14%
Боҗан
👍9❤2
Боҗан, суфи чикерткә, кибәк, бөгәлчән - татар телендә сөйләшкән кешеләр дә бу бөҗәкләрне бик белеп бетермидер. "Әйдә!Online" татар телен өйрәтү проекты 42 бөҗәкнең русча һәм татарча атамаларын бирә. Кереп карагыз.

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
❤13👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 28 май – якшәмбе. Көнне кыскача хәбәрләрдән башлыйбыз.

🔺Төркиядә президент сайлауның икенче туры уза. Төп көрәш хәзерге президент Рәҗәп Эрдоган белән Җөмһүрият халык фиркасе лидеры Кәмал Кылычдароглы арасында бара. 14 майда узган беренче турда бер намзәт тә 50 проценттан артык тавыш җыя алмады. Эрдоган 49,5%, Кылычдароглы 45% тирәсе тавыш казанды, өченче намзәт – Синан Оган 5%ка якын тавыш җыйды һәм икенче турда үз тарафдарларын Эрдоганга тавыш бирергә чакырды.

🔺Якшәмбегә каршы төндә, 28 майда шәһәр көнен бәйрәм итүче Киев Русия дроннары тарафыннан зур һөҗүмгә дучар булды. Шәһәр хәрби идарәсе әйтүенчә, һава саклану көчләре ким дигәндә 40 дрон җибәргән. Бер кеше үлгән. Киев шәһәр хәрби идарәсе башлыгы Сергей Попко бу сугыш башланганнан бирле Киевка дроннар белән ясалган иң зур һөҗүм дип әйтте. Һава кисәтүе биш сәгатьтән артык дәвам иткән.

🔺Германиянең берничә йөз ватандашы, шул исәптән дипломатлар, укытучылар һәм мәдәни оешмалар хезмәткәрләре, якын көннәрдә Русиядән китәргә тиеш булачак. Моны Германия тышкы эшләр министрлыгы раслады. Апрель аенда Русия тышкы эшләр министрлыгы Германия дипломатик миссиясен һәм Русиядәге Германия мәдәни-агарту оешмалары эшчеләрен кыскарту планнары турында игълан итте.

🔺Бүген Казанда марафон уза. Анда 11 меңнән артык кеше катнаша. Шул сәбәпле кайбер юллар транспорт өчен ябык булачак.

Әлегә шулар. Азатлык белән калыгыз.

@azatliqradiosi
👍3❤2
Кичә Төркиянең Анталья шәһәрендә башкортлар Сабантуй оештырды.

Hayat паркында узган чара танышу, уеннар, җырлы-биюле тамашалар белән үрелеп барды. Сабантуйда нигездә Анталиядә даими яшәүче башкортлар катнашты. Шулай ук бәйрәмгә татарлар да килгән иде. Анталия татарлары Сабантуйны 18 июньдә уздырырга җыена.

Фотолар Анталия татарлары телеграм каналыннан алынды.

@azatliqradiosi
👍11❤2😍2
Казакъстанда "Даус. Балалар" телевизион проектында Казаннан татар кызы Ралина Ибраева катнаша. Ул шоуда катнашу хокукына "Туган тел"не җырлап ия булды. Бөтен Казакъстанга татар җырын яңгыраткан кыз финалга узачакмы һәм татарча җырлавын дәвам иттерерме? Азатлык аның белән дә, әнисе белән дә сөйләште.

💬Ул аңлый, әмма без бу бәйгедән соң татар телен тагы да камилләштерергә, шомартырга кирәклеген аңлап кайттык. Без күбрәк укыйбыз, өйрәнәбез. Туган як, тарих белән кызыксынуга да этәрде бу бәйге.

Гаиләдә ирем дә, мин дә татар булсак та, ничектер күбрәк аралашу урысча килеп чыга, әмма Ралинанең ике яктан да әби-бабайлары бар, алар гел татарча сөйләшә. "Унбер" лицеенда да татар теленә игътибарлылар, телне күңелле итеп укыталар, яңа "Сәлам" китаплары белән белем алалар. Әдәби телне үзләштерү мөһим икәнен аңлыйбыз, дөрес итеп сүзләрне, авазларны чыгару да кирәк бит, диде Ралинаның әнисе Рузалия ханым.

Тулырак👉 монда, ачылмаса👉 монда басыгыз. Алай да ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍18
Төркиянең татарлар яшәгән Бөгередәлек авылында да президент сайлыйлар.

Татарлар бу якларга Себердән 1907 елда чыгып киткән, 1908 елда алар Төркиягә килеп җиткән. Башта ул Рәшидия дип атала, ягъни, солтан Рәшид вакытында төзелгәч, аның исемен бирәләр, республика төзелгәч Бөгередәлек дип йөртелә башлый. Күченгән әби-бабаларын күреп калганнар әле бүген дә исән. Авылда 450 хуҗалык бар, шуның 400е татарлар.

Авыл халкы президентны ничек сайлый? Бу хакта Азатлыкта иртәгә репортаж булачак.

Күптән түгел Азатлык Төркиянең татарлар яшәгән икенче бер авылы – Госманиядәге милләттәшләребез белән президент сайлау турында сөйләшкән иде. Укымаган булсагыз, кереп укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥14❤1
👆Госмания (Корыһөек) авылына килгәндә, анда кичә бозлы яңгыр яуган.

Җирле татар Вахит Ирдән боз явымының фото-видеолары белән бүлеште – бакчалар боз астында, су авыл хуҗалыгы техникасының тәгәрмәчләренә кадәр менгән. "Кичә урамнарны су басты, бүген корыды инде. Зыяны күп булмады. Әмма алма-чияләр коелды.

Бүген президентны сайлыйбыз. Шәһәрдән күп татарлар кайтты", диде Вахит әфәнде.

@azatliqradiosi
😱6😢1
Кытай юлчылар ташучы үзе җитештергән беренче очкычын җибәрде.

Якшәмбе көнне, China Eastern Airlines C919 очкычы Шанхайдан Пекинга очты.

Очкыч Кытайның COMAС авиатөзелеш ширкәте тарафыннан җитештерелгән. China Eastern Airlines 2022 елның декабрендә беренче очкычны сатып алган. Берничә сынаудан соң, ул коммерцияле куллалышка кертелгән.

Ике двигательле очкыч 164 юлчыны сыйдыра. Ул 5500 километрга кадәр оча ала. 2022 ел ахырына COMAСка шундый 1035 очкыч сатып алу өчен 32 ширкәттән мөрәҗәгатьләр булган.

COMAС ширкәтендә C919 очкычы дөньяда танылган Boeing һәм Airbus белән уңышлы көндәшлек итә ала дип саныйлар. Ширкәт елына якынча 150 очкыч җитештерергә уйлый.

Күпчелек алмаш өлешләр Кытайда ясалса да, очкыч Көнбатыш технологияләренә дә бәйле: аның двигательләре һәм авионикасы читтән китерелә. Leap-1C двигательләре General Electric АКШ корпорациясе һәм Safran Франция сәнәгать төркеменең CFM International уртак ширкәте тарафыннан җитештерелә.

@azatliqradiosi
🤔1
Рәҗәп Эрдоган һәм аның төп көндәше Кәмал Кылычдароглу Төркия президентын сайлауда тавыш бирде.

Барлыгы Төркиядә 60 миллионнан артык кеше тавыш бирү хокукына ия.

Төркиядә тавыш бирү урыннары Казан вакыты белән 17.00дә ябылачак.

Төркиянең хәзерге президенты Рәҗәп Эрдоган ил белән 20 елдан артык идарә итә. Башта ул премьер-министр вазифасында, соңрак президент булды.

Сайлауларда аның төп көндәше Кәмал Кылычдароглу алты оппозиция партиясе белән берлектә тәкъдим ителде. Ул үзе дәүләтнең дөньяви системын яклаучы Җөмһүрият милли фиркасеннән. Коррупциягә каршы чыгышлары һәм Төркиянең Европа яклы үсеш юлы белән танылган.

Кылычдароглу сайлау кампаниясе барышында хакимияткә килсә, илне "берничә ел дәүләт репрессияләреннән соң демократияне торгызу" һәм Көнбатыш белән элемтәләрне арттыру өчен яңа юлга күчәчәген әйтте.

Төркия һәм Русиядә сайлау нинди яклары белән аерыла? Белгечләр белән сөйләшеп, ике илдә сайлауларның уртак һәм аермалы якларын барладык. Укымаган булсагыз укып чыгыгыз.

@azatliqradiosi
🤷‍♂1👍1
Русия коллар саны белән Әфганстан белән Кувәйтны да узып, дөньяда сигезенче урында. Бу хакта Walk Free Foundation хокук яклау оешмасының коллыкка багышланган хисабында әйтелә. Русиядә 1,9 миллион кол бар диелә хисапта.

Walk Free хисабынча, хәзерге заманда иң күп коллар Һиндстанда – 11 миллион. Кытайда 5,8 миллион кеше кол хезмәтендә кулланыла, Төньяк Кореяда – 2,6 миллион, Пакыстанда бу сан 2,3 миллион кешегә җитә.

Коллык хәленә төшү җенси тигезсезлеккә, хәрби низагларга, шулай ук COVID-19 пандемиясенә тыгыз бәйле диелә хисапта. Коллыктан иң күбе хатын-кызлар, балалар һәм мигрантлар интегүе әйтелә.

Күптән түгел генә Татарстанда мәхкәмә 2019 елда полиция хезмәткәре тарафыннан урланып өч атна гаилә фермасында эшләргә мәҗбүр ителгән Идрис Садыйковка 150 мең сум компенсация түләтү карарын чыгарды. Норлат районында яшәүче Садыйков үзен полиция хезмәткәре урлавын, 20 көн буе аларның гаиләләрендә терлек карарга мәҗбүр булуын, кача башласа кыйналуын сөйләде. Аны коллыкта тоткан полиция вәкилен биш елга утырттылар.

Элегрәк Махачкалада кол хәлендә тотылган татарстаннар азат ителүе билгеле булган иде.

@azatliqradiosi
🤬8