Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Лос-Анджелес сабан туе мизгелләре

Узган ялда Кушма Штатларның Лос-Анджелес шәһәрендә сабан туе узды.

Оештыручылар әйтүенчә, анда 300ләп кеше катнашкан.

Лос-Анджелес сабан туеннан берничә фото тәкъдим итәбез.

@azatliqradiosi
❤19🔥3🥱2👍1
❗️30 май иртәсендә Мәскәүгә пилотсыз дроннар һөҗүм итте

Бу хакта шәһәр мэры Сергей Собянин хәбәр итте. Телеграм-каналлар Мәскәү янында дистәләп бәреп төшерелгән дроннар турында яза.

Һөҗүм нәтиҗәсендә "берничә бинага бераз зыян килде", дип белдерә Собянин. Хәзерге вакытта беркем дә җитди зыян күрмәгән, ди ул.

Baza язуынча, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә барлыгы 25 дрон һөҗүме булды.

Украина рәсмиләре бу вакыйга уңаеннан әлегә фикер белдермәде. Моңарчы алар Русиядә сивил биналарга һәм торак йортларга һөҗүмнәрне кире кагып килде. Украина бары тик үз җирләрен кайтару максатын куя, дип белдерә Украина президенты офисы киңәшчесе Михаил Подоляк.

Бу хакта тулырак 👉 монда укыгыз.
👍13🤬4🔥1🥰1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️30 май иртәсендә Мәскәүгә пилотсыз дроннар һөҗүм итте Бу хакта шәһәр мэры Сергей Собянин хәбәр итте. Телеграм-каналлар Мәскәү янында дистәләп бәреп төшерелгән дроннар турында яза. Һөҗүм нәтиҗәсендә "берничә бинага бераз зыян килде", дип белдерә Собянин.…
Төнлә булган башка төп вакыйгаларны барлыйк:

🗞 Төнлә Киевка да һөҗүм ясалган. 20гә якын пилотсыз дрон бәреп төшерелгән. Бер кеше һәлак булган – Киев хәрби идарәсе. Русиянең Украинага каршы сугышы инде бер ел һәм 95 көн дәвам итә.

🗞 Косовода серб милләтчеләре һәм НАТО халыкара контингенты арасында бәрелеш булган. 34 хәрби зыян күргән. Вазгыятьнең киеренке булуы әйтелә.

🗞 Татарстанда медицина оешмалары биналарында ремонт өчен ярты миллиард сум бүленә. Ремонт Казан, Мамадыш, Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Буада урнашкан биналарда үткәреләчәк.

🗞 Дүшәмбе кичендә яңа сайланган Төркия башлыгы Рәҗәп Эрдоган АКШ президенты Джо Байден, Русия президенты Владимир Путин, Украина президенты Владимир Зеленский белән телефоннан сөйләшүләр үткәрде.

Безнең сайтта күбрәк хәбәрләр, материаллар бар. Телеграм каналыбызга дусларыгызны да чакырыгыз!
👍9❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️30 май иртәсендә Мәскәүгә пилотсыз дроннар һөҗүм итте Бу хакта шәһәр мэры Сергей Собянин хәбәр итте. Телеграм-каналлар Мәскәү янында дистәләп бәреп төшерелгән дроннар турында яза. Һөҗүм нәтиҗәсендә "берничә бинага бераз зыян килде", дип белдерә Собянин.…
Мәскәүгә дроннар һөҗүме турында Русия һәм Украина рәсмиләре реакциясе

🔹 Русия саклану министрлыгы
бу хәлне террористик һөҗүм дип атады һәм һөҗүмдә Украинаны гаепләде. Министрлык хәбәр иткәнчә, һөҗүмдә 8 пилотсыз дрон катнашкан, алар барысы да юк ителгән.

🔸 Украина президенты офисы киңәшчесе Михаил Подоляк:
"Бәлки, барлык дроннар Украинага һөҗүм ясарга әзер түгел? Алар үз хуҗаларына кайтып, "Нигә сез безне Украина кешеләренә, балаларына һөҗүм итәргә җибәрәсез?" дип сорыйлардыр?".

Подоляк һөҗүмгә турыдан Украина катнашын танымаса да, "бер яклы уенга уйнарга теләүчеләр", "башка суверен дәүләтне җәзасыз җимерә алуга ышанучылар" турында әйтте.
😁7🤡3❤2🥰1
Уфа хатыны Украинага барып контузияле туганын сугыштан алып кайткан

47 яшьлек Лилия (исеме үзгәртелде) Луһански өлкәсендәге һоспиталгә барып, контузияләнгән туганын алып кайтуы турында сөйли. Азатлык аның белән чик аша узуы, Луһански өлкәсендә күргәннәре, Русия хәрбиләрендә булган курку турында сөйләште.

"Без булганда егетләр позицияләрендә ядрәләр төшеп үлде. Башкортстаннан мин белгән кадәре ике егет үлде, калганнары шул Татарстан, Самар, Сарытау, Волгоградтан иделәр. Без торган йортка кадәр диярлек ядрәләр төште".

👉 Әңгәмәне безнең сайтта укыгыз.
👉 VPN булмаса, көзге-сайт ачыгыз.
👏4❤2👍1
"Досье" үзәге: Русия саклану министры урынбасары Тимур Иванов басып алынган Мариупольне төзекләндерүдә акча эшли

Ул саклану министрлыгы объектларын төзү чыгымнарын кимендә өч тапкыр арттырып күрсәтә, диелә.

Тимур Ивановның элекке дусты фикеренчә, "сугышта җиңелгән вакытка Путин режимы зәгыйфьләнәчәк, ә Тимур Мариуполь төзелешләрендә буыннардан буыннарга җитәчәк кадәр урлаячак һәм кемне сата ала, шуны сатып, Көнбатышка күчеп китәчәк".

Тулырак 👉 монда укыгыз.
👍2😁2🤷‍♂1
Кырымда янә тентү турында хәбәр ителә

Кырымтатар гаиләсендә тентү узган, гаилә башлыгын билгесез якка алып киткәннәр. "Бернинди сәбәп аңлатмадылар, бернинди документ күрсәтмәделәр", диде аның хатыны Алиме Рустемова.

Аның сүзләренчә, күп кенә кешене канунсыз рәвештә сакта тоталар һәм уйлап табылган маддәләр нигезендә утырталар, хокук саклау органнарына ышаныч юк.

Бу хакта күбрәк 👉 безнең сайтта.
🤬9
📍Медиа: Мәскәүдә Save Ukraine фонды хезмәткәре тоткарланган

Бу хакта РИА Новости хәбәр итте. Әлеге фонд украин ятим балаларын ватанга кайтару белән шөгыльләнә. Апрель аенда бу фонда 31 баланы Украинага кайтара алуын белдергән.

Хокук саклау органнары белдергәнчә, хатын-кыз Русиягә Save Ukraine фонды күрсәтмәсе белән килгән.

Украина Русияне басып алган җирләрдән балаларны көч белән Русиягә алып китүдә гаепли. Украина хакимияте 2023 елның апреленә Русиягә кимендә 19 384 бала күчерелгән дип белдерә. Владимир Путинны кулга алу ордерын биргән Халыкара җинаять мәхкәмәсе аны нәкъ балалар депортациясендә гаепли.
🤔2🤬1
Узган ел Башкортстанда гыйнвар-майда урман янгыннары 291 га мәйданына таралган булса, быел янгын 1004 га мәйданына таралган.

Хәзерге вакытта Башкортстанның Кызыл Кама районы Куян авылыннан 4-6 чакрым ераклыкта табигый янгын чыккан.

Май аенда Русиянең 18 төбәгендә көчле ландшафт янгыннары күзәтелә, үлүчеләр бар.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
🤬2😢2
Казанда остеопат Рәсүл Бурановны үтергәннәр.

Аны хатынының бертуганы үтергән дип хәбәр ителә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤯7😢6🤷‍♂1👍1🤬1
🇺🇸2022 елда АКШ ватандашлагын 10 420 русияле алган. Бу — соңгы ун елда иң зур сан.

Шул ук вакытта 2022 елда грин-картка ия булган русияләр саны 9 800дән артып киткән. Аларның дүрттән бер өлеше яшәү рөхсәтен Америка дәүләт департаменты ел саен оештыра торган лотереядә откан.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

Ә сезнең танышларыгыз арасында грин-карт лотереясендә катнашканнар бармы?

@azatliqradiosi
🤷‍♂4👍3
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.

Путин режимы башлаган сугышта Руслан Даутов үтерелгән.

Аның белән хушлашу чарасы бүген Уфада "Нур" татар театры бинасында узды. Русланга 22 яшь булган, ул 20 майда үтерелгән.

Руслан сугышка үзе теләп киткәнме, әллә мобилизациягә эләккәнме — ул хакта хәбәр ителми.

Безнең хисапларга күрә, Башкортстаннан шушы сугышта кимендә 743 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤬4🎉2👍1😢1🗿1
Русия Украинага каршы сугышын башлаганнан соң, илдәге демократиянең дәрәҗәсе нык кимегән һәм Беларустагы белән тигезләшкән.

РФ нибары 2%ка гына демократияләшкән: ул — Азәрбайҗан, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Беларус кебек илләр белән бер төркемдә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

"Демократия — идарә итүнең начар формасы, әмма кешелек аннан да яхшырагын уйлап тапмаган әле" дип кем әйткән әле? Хәтерлисезме?

@azatliqradiosi
😢2🤬1
Русия президенты Владимир Путин пилотсыз очкычларның бүген иртән Мәскәүдәге биналарга килеп төшүенә карата фикерен белдерде.

Аның сүзләренчә, бүгенге вакыйгалар — Русиянең Украина күзләү штабына ясаган һөҗүменә җавап.

Киев Мәскәүгә һөҗүм итүен кире кага.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

Ә сез Путинга ышанасызмы?

@azatliqradiosi
🤮2🤡2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русия президенты Владимир Путин пилотсыз очкычларның бүген иртән Мәскәүдәге биналарга килеп төшүенә карата фикерен белдерде. Аның сүзләренчә, бүгенге вакыйгалар — Русиянең Украина күзләү штабына ясаган һөҗүменә җавап. Киев Мәскәүгә һөҗүм итүен кире кага.…
Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Русиядә сугыш хәле кертергә кирәк, ди.

Бу фикерне ул бүген иртән Мәскәүдәге кайбер биналарга дроннар килеп төшкәннән соң җиткерде.

Исегезгә төшерәбез: Рамзан Кадыров Русиядә сугыш хәле кертү турында беренче тапкыр сөйләми. Ул бу теманы әледән-әле күтәреп тора. Мәсәлән, шушы ук фикерне узган елның 14 сентябрендә җиткергән иде (ул вакытта Русиядә әле мобилизация дә игълан ителмәгән иде).

Кадыровның сүзләренә гадәттә колак саласызмы?

@azatliqradiosi
💩7🤡3
Соңгы 17 елда Казан урамнарының 46 процентына татар, 54 процентына — урыс исемнәре бирелгән.

Чаллыда исә урам исемнәрен тәрҗемә итмәскә җыеналар. Исем йә татарча, йә урысча булачак.

Бүген Татарстан Дәүләт шурасының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарәсе комитетында Казан һәм Чаллы шәһәрләрендәге топонимнары торышын карадылар.

Казан шәһәр думасы секретаре, шәһәрнең топонимика комиссиясе рәисе Альбина Рәфыйкова сүзләренчә, җирле хакимият татар һәм урыс телләрен тигез кулланырга омтыла.

"Совет чорында Казандагы урамнарның зур өлешенә урыс исемнәре бирелгән. Топонимика комиссиясе бу вазгыятьне исәпкә алып һәм икетеллелек булсын өчен Казанның башкарма хакимиятенә урыс һәм татар телендә атамалар тәкъдим итә. 2006 елдан бүгенгә кадәр бирелгән 351 урамның 162се татар исемнәре, 189 — урыс исемнәре белән аталды", диде ул.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬13👎2🤔1🤡1