Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 1 июнь, пәнҗешәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.
🔸Киевка төнлә һөҗүм оештырылган, өч кеше, шул исәптән бер бала һәлак булган. Бу хакта Киев мэры Виталий Кличко хәбәр итте. 12 кеше, шул исәптән бер бала яраланган. Ике мәктәп, полиция бүлеге, бер балалар бакчасына зыян килгән. Торак йортларда тәрәзәләр һәм ишекләр җимерелгән.
🔸Русиянең Белгород өлкәсе Шебекино авылына төнлә һөҗүм булды, биш кеше яраланды дип белдерде төбәк губернаторы Вячеслав Гладков. Өч яралы хастаханәгә китерелгән. Бер снаряд торак йортка төшкән, тагын берничә йорт һәм административ бинага зыян килгән.
(Азатлык Киевтан һәм Шебекинодан бирелгән мәгълүматны оператив рәвештә тикшерә алмый).
🔸Американың сенаторлары Бен Кардин һәм Тим Кейн президент Джо Байденнан Русиянең Украинадагы гамәлләрен хөкем итүче "халыкара трибунал төзүне хупларга" чакырды.
🔸АКШның Вәкилләр пулаты дәүләт бурычының күләмен арттыручы канун өлгесен кабул итте. Бу дефолттан котылырга ярдәм итәчәк.
🔸Русиядә дәүләт хезмәтләре порталы (Госуслуги) 10 еллык чит ил паспортларына гаризалар кабул итә башлаган.
🔸Испаниянең "Севилья" футбол такымы пенальти сериясендә Италиянең "Рома" такымын җиңде һәм Европа Лигасы чемпионы булды. Финал очрашуы Будапешта "Ференц Пушкаш" стадионында узды.
🔸Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының тамашачылар залы өчен җиһазлар алуга 15 млн сум бүленгән. Бу хактагы тендер дәүләткә сатып алулар сайтында чыкты.
Әлегә шулар, көн дәвамында Азатлык белән калыгыз. Яңалыкларыгыз булса, @azatliqradio аккаунтына языгыз, анонимлык гарантиялибез.

👍4❤1🔥1
Белгород өлкәсе Новопетровка авылына атышларда ике кеше яраланган.
Авыл артиллерия утына эләкте дип хәбәр итте губернатор Вячеслав Гладков. Авыл мәктәбенең ике укытучысы яраланган. Мәктәп, медпункт, берничә йортның тәрәзәләре ватылган, диварларына зыян килгән.
Шул ук вакытта губернатор Украина гаскәрләре Русия җирлегендә юк дип белдерә.
Төнлә Белгород өлкәсенең Шебекино авылына һөҗүм турында хәбәр ителгән иде. Биш кеше яраланган диелде.
Хәрби низаг тарафлары биргән мәгълүматны Азатлык оператив рәвештә тикшерә алмый.

🔥3❤2👍1🥰1🤬1
Бүген иртән Казанда Җиңү проспекты һәм Дубравная урамнары киселешендә Газель машинасы светофор янында торган кешеләргә менгән. Бер кеше һәлак булган, 49 яшьлек ир авыр хәлдә, 33 яшьлек хатын-кыз урта хәлдә хастаханәгә китерелгән.
Дәүләт автоинспекциясенең Казан бүлегендә белдерүләренчә, барлыгы өч машина бәрелешкән: Газель, КАМАЗ һәм Ranger манипуляторы. КАМАЗ бәргәннән соң, Газель тротуарга килеп менгән.

😢13👍1🤬1
"Әни, без кайчан Казанга кайтабыз? Сугыш беткәчме?"
1 июнь — Халыкара балаларны яклау көнендә без сугыш аркасында мөһаҗирлек тормышын сайларга мәҗбүр булган гаиләләрдә балаларның халәтләре, кәефләре турында сөйләшәбез. Казаннан аерылган гаилә башлыгы өч балабыз да туган як белән аерылышуны төрлечә кичерә, дип сөйләде.
💬 Балалар онытыла ул, чөнки уку, уеннары бар. Әмма кайчак алар да түзми. Киләләр дә: "Әни, без Казанга кайчан кайтабыз?" дип күзләремә тутырып карап торалар. Аннары: "Сугыш беткәч, кайтабызмы?" дип сорыйлар. Әйе, сугыш беткәч, дим. Ә сугыш кайчан бетә дип төпченәләр, чөнки аларга төгәл дата кирәк, алар санарга тели. Кайчак безнең Екатерина Шульман, Максим Кац тапшыруларын караганны күрәләр дә алар да тыңлап тора да читкә китеп үзара серләшәләр, тиз генә кайтып булмый әле ди бер, икенче вакыт, бәлки, киләсе елны кайтырбыз диләр. Әмма бу да аларга коточкыч озак бит.
Мәкаләне Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайт.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда.

Азатлык Радиосы
"Әни, без кайчан Казанга кайтабыз? Сугыш беткәчме?"
1 июнь — Халыкара балаларны яклау көнендә сугыш аркасында мөһаҗирлек тормышын сайларга мәҗбүр булган гаиләләрдә балаларның халәтләре, кәефләре турында сөйлибез. Казаннан күчеп киткән гаилә башлыгы өч балабыз да туган яктан аерылуны төрлечә кичерә, дип сөйләде…
🔥7😢4👍1
Башкортстанга Донецки һәм Мариупольдән 149 бала җәйге ялга китерелгән
Башкортстан җәйге ялга Украинаның оккупациядәге төбәкләреннән 2 мең кеше кабул итәргә җыена.
Украина хакимиятләре мәгълүматынча, сугыш башланганнан бирле Украинаның 16 меңнән артык баласын Русиягә һәм аннексияләнгән Кырымга чыгарганнар. Аларның күбесен "яңабаштан тәрбиялиләр" , кайберләрен исә техника кулланырга, атарга өйрәтәләр.
Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

👎7🤬2👍1🤡1
"Идел" журналына яңа мөхәррир килгән.
Рәмзия Галимова "Идел" татар һәм урыс журналларының баш мөхәррире итеп билгеләнгән. "Татар-информ" хәбәр итүенчә, бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте баш мөдире Шамил Садыйков аны коллективка тәкъдим иткән.
Рәмзия Галимова "Интертат" электрон газетында, соңгы елларда "Ялкын" журналында баш мөхәррир урынбасары булып эшләде.
"Идел" журналының татарчасын Гөлүсә Закирова җитәкләде, ул "Идел" филиалының мөдире дә иде. Журналның урыс телле редакциясен Айсылу Хафизова җитәкли иде.

👍4🔥2🤔2👎1
Дума комитеты галимнәрне мобилизациядән алып калуга каршы чыккан
Русия думасының саклану комитеты фән докторларын һәм кандидатларын, шулай ук армиядә хезмәт итмәгәннәрне мобилизациягә җәлеп итмәү турындагы канун өлгесенә каршы чыккан. Бу хакта инициатива авторы КПРФтан депутат Михаил Матвеев хәбәр итте.
"Махсус хәрби операциягә кадәр дистә еллар вакытында Русия 30 мең галимен югалтты. Махсус операция башлангач, илдән йөз меңләгән кеше китте, алар арасында галимнәр дә әз түгел. Әгәр без принципиаль рәвештә калган кешеләрне сакламыйбыз икән, Русия фәне һәм мәгарифендәге кризисны хәл итеп булмаячак", дип саный Матвеев.

😁3❤1👍1🔥1
Уфадан хәрби күнегүләргә тагын ике ихтыриялар батальоны китте
1 июньдә Уфаның Совет мәйданыннан артиллерия батальоны, медицина ротасы һәм "Башкортстан" ихтыярилар полкын белән җитәкчелек итүче идарә такымы Украинадагы сугышка керер алдыннан хәрби күнегүләрдә озатылды.
Республикадан Украинадагы сугышка җибәрелүче батальоннары саны дистәдән артты.
Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллый торган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара. Безнең хисапка күрә, республикадан бу сугышта кимендә 744 кеше һәлак булган.

🤮7🤬4💩1
Май ае башында янгыннан күп йорт янып беткән Курганның Эчкен татар авылы балалары Актанышның “Бүләк” лагерендә ял итәчәк.
Бүген 30 бала һәм аларның татар теле укытучылары Казанга килде. Бу хакта Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты хәбәр итә. Эчкен авылы балалары шулай ук Казан белән дә танышачак.
Актанышта алар “Бүләк” лагереның “Тел” сменасында ял итәчәк. Ул бүгеннән башлана.
Якын көннәрдә Азатлыкта татар телле аланнар турында язма чыгачак. Безне укып барыгыз.
Ә сезнең балаларыгыз кайда ял итәчәк?
@azatliqradiosi

❤16🔥2
Русия тикшерү комитеты “военкор” Владлен Татарскийны (чын исеме Максим Фомин) үтерү эше нигезендә, Киров журналисты Роман Попковка каршы жинаять эше ачкан.
Комитетның телеграм каналында хәбәр итүләренчә, Попковка террор гамәле белән җитәкчелек итүдә читтән торып гаепләү белдерелгән. Русия эчке эшләр министрлыгы аны эзләүгә игълан иткән.
Тикшерү фикеренчә, Попков социаль челтәрләрдә Дарья Трепова белән аралашкан һәм “террор гамәленә әзерлеккә бәйле күрсәтмәләр биргән”. Татарский нәкъ Трепова бүләк иткән бюст шартлау нәтиҗәсендә һәлак булды.
Попков үзе гаепләүләрне кире кага.
“Мин күптән Киевта яшим һәм журналист булып эшлим. “Вот Так” сайтында язам. Сугыш һәм партизан хәрәкәтләре темаларын яктыртам. Моннан тыш, волонтерлар төркеме белән “Роспартизан” һәм “Послезавтра” телеграм-каналларын алып барам” дип китерә аның сүзләрен “Медиазона”.

❤2🤔1
Тумышы белән Башкортстаннан булган җырчы Земфира социаль челтәрләрендә француз ватандашлыгын алуы турындагы мәгълүматны кире какты.
Җырчының икенче ватандашлыгы турындагы мәгълүмат кайбер массакүләм мәгълүмат чараларында чыкты.
Земфира сүзләренчә, “Анарда Русия ватандашлыгыннан башкасы юк һәм булмаячак та”.
“Мин юстиция министрлыгыннан чит илдән финанслануымны мәхкәмәдә исбат итүләрен сорыйм. Бу беркайчан да булмады. Мин бер ел инде Русиядә яшәмәсәм дә, салымнар түлим”, диде ул.
Земфира Русиянең Украинага каршы сугышы башыннан ук аңа каршы чыкты, сугышны туктату өндәмәләрен ясады. Сугыш башланганнан соң ул Русиядән китте, хәзерге вакытта Франциядә яши.

👍5🔥5❤1
Казанның “Мега” сәүдә үзәге каршында ялгыз пикет узган.
Активистның плакатында "Bring Kids Back UA" (“Балаларны Украинага кайтарыгыз”) дигән шигар тотып торган. Бу хакта "Республикасы" телеграм каналы яза.
Украина хакимиятенең рәсми мәгълүматларынча, 2022 елның 24 февраленнән 19 мең 505 бала Украинадан Русиягә чыгарылган. Бу рәсми рәвештә теркәлгән очраклар гына. Кеше хокукларын яклаучылар мәҗбүриләа чыгарылган балаларның саны йөзләрчә мең дип әйтә.
Мәҗбүриләп яки алдау юлы белән Русиягә чыгарылган балаларны кире кайтару белән шөгыльләнүче оешмада әйтүләренчә, бу балаларны беренче чиратта украиннарның милли үзбилгеләнүен юкка чыгару өчен депортациялиләр.

👍6🔥4❤2😁1
Казанның балалар республика клиник хастаханәсе җирлегендә мәчет һәм чиркәү төзеләчәк.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов булачак комплексның макетын өйрәнеп, Татарстанда булган диннәрнең бердәмлегенә тагын бер кат басым ясау өчен мәчет белән чиркәүне күпер белән тоташтырырга тәкъдим иткән, дип яза Татарстан 24 телеграм каналы.
Сез моңа ничек карыйсыз?

Балалар республика клиник хастаханәсендә мәчет һәм чиркәү төзеләчәк
Мәчет Әбүгалисинә исемен йөртәчәк.
💩7👎4❤2🤔1
Русиядә яңа җинаять маддәсе булачак – "русофобия" өчен.
Дума депутатлары шундый җәза бирүне күз уңында тоткан канун өлгесе әзерли, дип яза "Вёрстка". Басма баш мөхәррире урынбасары Алексей Левченко "Настоящее время"га әйтүенчә, бу маддәгә "Русия турында тискәре фикер әйткән теләсә кем бик җиңел эләгәчәк".
💬Әйе, бу сугышка каршы фикерләр белән көрәш арсеналын киңәйтү һәм халыкара дәрәҗәдә ныграк ишетелсен өчен кулланылачак корал. Русиягә карата әйтелгән теләсә нинди тискәре фикер бик җиңел генә бу маддәгә туры китереләчәк, ди ул.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

Русия думасы "русофобия" турында җинаять маддәсе әзерли: бу кемгә кагылачак?
Белгеч сүзләренчә, хәзерге вакытта хакимиятнең репрессив маддәләре шактый күп. Бу сугышка каршы фикерләр белән көрәшү арсеналын киңәйтү өчен кулланылачак дип саный ул.
🤬2😱1
Азатлыкка 70 подкасты 3нче эпизод
Азатлыкка 70. Радионың интернетка күчүе
Азатлыкның 70 еллыгына багышланган подкастның өченче эпизодында Али Гыйлми белән радионың 2000 еллардагы эше, андагы зур үзгәрешләр, радионың интернетка күчүе турында сөйләштек.
Интернетта Азатлык 2008 елга кадәр латин әлифбасында яза. Бу укучыларга авыр булмаганмы?
Радио булудан ни өчен туктый?
2000 еллар башында Азатлык ниләр турында яза, сөйли?
Безнең подкастларны Яндекс.Музыка, Google.Podcast, Spotify, YouTube, ВКонтакте платформаларында тыңларга була.
#татарчаподкаст

❤14🔥1
Бүген төнлә Русиянең Курски өлкәсенә дроннар һөҗүме булган
Бу хакта төбәк губернаторы Роман Старовойт белдерде. Кешеләр шартлау тавышлары ишетелгән видеоларны интернетка сала. Һава һөҗүменә каршы системнар эшли дип фаразлана.
Тимер юл вокзалы янында да шартлау тавышлары ишетелә дип хәбәр ителә. Шәһәрдәге биналарга зыян салыну турында хәбәрләр юк.
Азатлык сугыш шартларында оператив мәгълүматны тикшерә алмый.

🥰7🔥4🤬2🤩2👍1
Хәерле иртә, дуслар! Бүген - җомга, Путинның Украинада башлаган сугышының 464 көне. Бу сәгатькә булган вакыйгалар хакында кыскача:
🔻Киев шәһәренә дә бүген Русия һөҗүм итте. Украинаның һава һөҗүменә каршы системнары 15 ракетны, 18 дронны бәреп төшергән. Корбаннар, зыян күрүчеләр хакында хәбәр ителми.
🔻Русиянең Брянски өлкәсенә дә һөҗүм булган, бер йорт янган. Смоленки өлкәсендәге ягулык-энергетик комплекс объектларына ике дрон һөҗүм иткән.
🔻АКШ Русиягә стратегик кораллануы турында, баллистик ракетларны очыртуы турында мәгълүматны бирмәячәк.
🔻Нидерландлар Украина өчен дистәләгән Leopard 1 танкларын сатып алмакчы. ANP агентлыгы язуынча, аларны Швейцариядән сатып алырга телиләр, әмма Швейцария нейтралитет сәясәтен алып бара, шул сәбәпле коралларны башка илләргә сата алмый.
🔻Илон Маск җитәкләгән SpaceX ширкәте Украинага хезмәт күрсәтүне дәвам иттерәчәк. Пентагон ширкәт белән Starlink терминалларын һәм Украина өчен спутник элемтә хезмәтен сатып алу турында килешкән.
🔻Твиттерның атамасы үзгәрәчәк. Зәңгәрсу төсендәге кош урынына Х хәрефе булачак. Моны Илон Маск раслады.
🔻Язучы Виктор Шендеровичны Грузиягә кертмәгәннәр. Ул Тблиси һәм Батумида чыгыш ясарга тиеш булган, әмма аны аэропортның паспорт контроленнән уздырмыйча Израильгә оча торган очкычка утыртып җибәргәннәр.
Әлегә шулар. Без сезнең өчен тырышабыз. Тарафсыз, бәйсез һәм оператив хәбәрләр Телеграмда, җәелеп, ә кайчак игътибар белән укый торган язмалар - сәхифәдә, кызыклы һәм мәгълүмати видеолар безнең YouTube каналда. Instagram-га да күз салыгыз, анда үзгә материаллар, фоторәсемнәр һәм кызыклы фикерләшүләр.

🔥4👍2❤1
🐄 Азатлыкта бүген төп тема - сөт бәяләренең түбән тәгәрәве. Авылларда яшәүче халык сөтнең литрын кайда 15 сумга, кайдадыр 21 сумга сата. Мал тотуның бер файдасы юк, ди алар.
💬 "Бер ел элек сөт бәясе 30 сум иде. Аның хакы былтыр июль аенда төшә башлады. Хәзер районда сөтне 16 сумга җыялар. Мондый бәя бик зур зыян сала безгә. Терлек асраучылар да күп бит. Безнең хуҗалыкта гына да 5 сыер бар.
Бер рулон печән 2 мең сум тора. Безгә кышны чыгар өчен 60 данә рулон кирәк. Саламның бер рулонын 500 сумга саталар. Ул якынча 20 данә кирәк. 10 сумнан 12 тонна икмәк хәстәрләү кирәк. Без авыр хәлдә калдык. Печәннең, икмәкнең бәяләре төшми бит", ди асраучы
Зур хуҗалыклар нәрсә эшләргә дип баш вата дип сөйләделәр. Сөтне түгүчеләр дә, малларны суя башлаучылар да бар. Сөт беркемгә дә кирәк булмагач, сыер тотудан ни файда дип сорау бирә авыл халкы.
Татарстанда сөт бәясе төрле районда төрлечә: Теләчедә, мәсәлән, 19 сумга төшкән. Күрше Саба районында исә, 17-18 сум тирәсе. Әлки һәм Спас районнарында — 15 сум, Апаста — 18, Кайбычта — 20, Балык Бистәсе — 21, Мамадышта 21 сум.
Бу тема татар, башкорт авыллары өчен бик мөһим. Салаларда мал асраучы кешеләр авылны яшәтеп тора иде. Инде аларны да сөт җитештерүдән биздерерләрме икән? Сөйләшик әле бу хакта.
👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә
💬 "Бер ел элек сөт бәясе 30 сум иде. Аның хакы былтыр июль аенда төшә башлады. Хәзер районда сөтне 16 сумга җыялар. Мондый бәя бик зур зыян сала безгә. Терлек асраучылар да күп бит. Безнең хуҗалыкта гына да 5 сыер бар.
Бер рулон печән 2 мең сум тора. Безгә кышны чыгар өчен 60 данә рулон кирәк. Саламның бер рулонын 500 сумга саталар. Ул якынча 20 данә кирәк. 10 сумнан 12 тонна икмәк хәстәрләү кирәк. Без авыр хәлдә калдык. Печәннең, икмәкнең бәяләре төшми бит", ди асраучы
Зур хуҗалыклар нәрсә эшләргә дип баш вата дип сөйләделәр. Сөтне түгүчеләр дә, малларны суя башлаучылар да бар. Сөт беркемгә дә кирәк булмагач, сыер тотудан ни файда дип сорау бирә авыл халкы.
Татарстанда сөт бәясе төрле районда төрлечә: Теләчедә, мәсәлән, 19 сумга төшкән. Күрше Саба районында исә, 17-18 сум тирәсе. Әлки һәм Спас районнарында — 15 сум, Апаста — 18, Кайбычта — 20, Балык Бистәсе — 21, Мамадышта 21 сум.
Сезнең авылларда сөт бәяләре белән хәлләр ничегрәк? Кызыксынганыгыз бармы? Бу тема татар, башкорт авыллары өчен бик мөһим. Салаларда мал асраучы кешеләр авылны яшәтеп тора иде. Инде аларны да сөт җитештерүдән биздерерләрме икән? Сөйләшик әле бу хакта.
👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә
Азатлык Радиосы
"Быел малларны асрап чыга алмабыз". Татарстанда сөт бәясе аска тәгәри
Татарстанның кайбер районнарында сөт бәясе 16 сумга төште. Авыл халкы терлек башын киметү турында уйлана.
😢8👍3🔥1🤬1
ЛГБТ пропагандасы өчен Русиядә видеосервиска беренче штраф түләү карары чыгарылган
Русия мәхкәмәсе карары нигезендә "Триколор Кино и ТВ" 1,2 миллион сум түләргә тиеш. Бу хакта РБК Роскомнадзора сылтанып яза.
Нинди кино яки сериал өчен "Триколор Кино и ТВ" штрафка тартылган - хәбәр юк. РБКга сервисның җавабы кыска булган. "Контент сервистан юкка чыгарылды, сервис Русия кануннарын үти", дигән.

👍3😢2🤡1