Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 3 июнь, шимбә, көнне кыска хәбәрләрдән башлыйк.
🔸Һиндстанда поезд казасында 230дан атык кеше һәлак булган. Юлчылар поездының берничә вагоны рельслардан чыккан һәм икенче юлда торучы йөк поездына бәрелгән. Аларга каршы юлдан килгән тагын бер пассажир поезды бәрелгән.
🔸Кичә Белгород өлкәсенә атышта ике кеше һәлак булган. Бу хакта төбәк башлыгы Вячеслав Гладков хәбәр итте. Төн чагыштырмача, тыныч узды диде ул.
🔸Индонезия саклану министрлыгы Украинадагы низаг төбәкләрендә тыныч зона булдырырга һәм анда БМОның тынычлык урнаштыручыларын кертергә тәкъдим итте. Атышларны кичекмәстән туктату, ике тарафның да бүгенге позицияләреннән 15 километрга чигенүе кирәк диелн. Моннан тыш, Индонезия "БМО бәхәсле районнарда референдум уздырырга тиеш" дип саный.
🔸Португалиядә 5 июньнән 4 көнлек эш атнасын сынап карый башлыйлар. Эш сәгатьләре кыскара, ә хезмәт хакы шулай ук кала.
Әлегә шулар, ялларда да Азатлык белән калыгыз.

👍9🔥2❤1
"Кавказ һәм Идел-Урал халыкларының максаты бер — колониаль басымнан арыну"
Сәясәт белгече, җәмәгать эшлеклесе Руслан Айсин узган атна Киевта булды. Ул анда Кавказ халыклары оештырган Таулы республика оешуына 105 ел тулу уңаеннан узган чараларда катнашты. Айсин сугыш шартларында яшәүче украиннар белән аралашты. Тәэсирләрен Азатлыкка да сөйләде.
💬 Украина дроннар, ракетлар һөҗүме астында инде бер елдан артык яши, әмма, ни гаҗәп, Киев яши. Кешеләр тулы тормыш алып барырга тырыша. Бик сөйкемле кешеләр, агрессияне, киеренкелекне сизмәдем.
💬Мин урамнарда күп йөрдем, китап, ризык кибетләренә кердем, җәмәгать транспортын файдаландым - һәркайда да украинча сөйләшү. Начар белгәннәр дә дәүләт телендә сөйләшергә тырыша, урыс сүзләрен кыстырмый. Мин үзем дә сүзлек тотып йөрдем, украинча аңлашырга тырыштым. Бик тәэсир итте бу миңа, илһамландырды.
Тулырак Азатлыкта укыгыз:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда.

Азатлык Радиосы
"Кавказ һәм Идел-Урал халыкларының максаты бер — колониаль басымнан арыну"
Сәясәт белгече Руслан Айсин белән әңгәмә
👍15🔥3🥰3❤2🌚1
Дөнья яңалыкларыннан. Сыер ите өчен Амазониядә урманнар киселә
Амазонияның торпик урманнарында 800 миллионнан артык агач киселгән. Ни өченме? Дөньядагы сыер итенә булган ихтыяҗны канәгатьләндерер өчен. Бу хакта TBIJ, Guardian, Repórter Brasil һәмForbidden Stories журналистлары тикшерүендә әйтелә.
Соңгы алты елда мал үстерүче ранчолар артуы сәбәпле, Амазония урманнары 1,7 миллион һектарга кимегән. Бу Калаининград өлкәсе мәйданыннан күбрәк дигән сүз.
Тикшерүчеләр Бразилиядәге бу мал сую урыннары сыер итен Европа берлеге, Британия һәм Кытай базарларына экспортлаучы өч ширкәткә карый дип саный. Өч ширкәт тә урман кисү белән бәйле фермалар белән хезмәттәшлек итмибез дип белдерә.
“Амазониягә бу кадәр агачларны югалтырга ярамый. Бу планета дәрәҗәсендәге начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин”, ди Mighty Earth, тере планета өчен көрәш оешмасы мөдире Алекс Виератна.
Татарстан һәм Башкортстанда исә көтүлекләр, киресенчә, бушый. Аланнарда билдән үлән үсә. Ит-сөт бәясе түбән дип, авыл халкы эре терлек асраудан баш тарта.

👍6🤬5❤1🤔1😢1
Болгарда гади туристлар өчен яңа кунакханә төзиләр
Болгарда өч йолдызлы кунакханә төзиләр. Хәзерге вакытта бинаның нигезен салу өчен казу эшләре алып барыла. Төзелеш эшләрен Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевкә күрсәттеләр.
Кунакханә Болгарның тарихи өлешеннән читтә, Икмәк музее артында төзелә. Аны 2024 елның җәенә төзеп бетерергә җыеналар.
2018 елда Болгарда биш йолдызлы "Кол Гали" кунакханәсе ачылды. Ул гади туристлар өчен түгел, күбрәк акчалы туристлар, байлар һәм зур түрәләр өчен ясалды. Хәзерге вакытта кунаклардан бер төнгә кунып чыгу өчен хаклар 22 500 сумнан 45 900 сумга кадәр җитә. Моңа кадәр ресторанда хәләл ризыклар белән беррәттән хәмер дә тәкъдим ителде.
👉Хәбәрне Азатлыкта укыгыз, 👉 ачылмаса, монда басыгыз.

👎5👍2🤔1
"Әс-Саксининың XII гасырда чыккан китабы - татар фәне өчен ачыш"
Казан галимнәре XII гасырда дөнья күргән борыңгы татар китабын өч телгә тәрҗемә итеп бастырган. Хезмәтне Болгар ислам академиясендә тәкъдим иткәннәр. Бу Идел буе Болгар чорында билгеле булган иң борыңгы китап, ди аны өйрәнгән галимнәр.
Сүз XII гасырның беренче яртысында Сөләйман бине Дауд Әс-Саксининың "Бакчаларның гүзәллеге һәм сырхау күңелләрнең юанычы" хезмәте турында бара.
Галимнәр фикеренчә, бу Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" әсәреннән дә борыңгырак чыганак дип санала. Яңа нөсхәне бер төркем белгечләр тәрҗемә иткән, галимнәр Илһам Гомәров, Азат Ахунов мөхәррирлек иткән. Проект җитәкчесе - Сөләйман Рәхимов.
Илһам Гомәров сүзләренчә, бу татар фәне өчен зур яңалык санала.
👉Китап турында хәбәрне Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.

👍13❤2🔥2
Башкортстанда армиядә контракт хезмәтен фатир түләүләре квитанцияләрендә дә рекламалый башлаганнар.
Азатлык редакциясендә республика кешеләренә таратылган шундый бер квитанциянең күчермәсе бар.
Контракт төзеп хезмәт итүчеләргә зур акчалар һәм башка төрле өстенлекләр тәкъдим итәләр.
Башкортстан ирләрне Украинадагы сугышка җибәрүдә бик актив. Аннан 10лап ихтыярилар батальоны җыелды. Мәетләр дә күп кайта. Азатлык ачыклаган саннарга караганда, сугыштан кимендә 714 башкортстанлы алып кайтып җирләнгән.
Росстат мәгълүматларынча, Башкортстанда 2022 елда хәерчелек чигендә халыкның 10,1 %, ягъни 404,2 мең кеше яшәгән.

🤡5👎2🤮2❤1
Бу атнада Азатлыкта чыккан төп материалларын барлыйк.
Укырга өлгермәгән булсагыз, карап алыгыз. Барлык сылтамалар да Русиядә VPN-сыз ачыла.
🔻Казандагы Җәмигъ мәчет: татар җәмәгатьчелеген алдау, читкә этәрү.
🔻Уфа хатыны Украинага барып контузияле туганын сугыштан алып кайткан.
🔻"Әни, без кайчан Казанга кайтабыз? Сугыш беткәчме?"
🔻"Быел малларны асрап чыга алмабыз". Татарстанда сөт бәясе аска тәгәри
🔻"Ана теле" мәктәбе ябылырга мөмкин. Татар телен онлайн өйрәнеп булырмы?

👍4❤1🔥1
Рәҗәп Эрдоган Төркия президенты вазифасына кереште.
Бүген аның инаугурациясе узды. Анда дөньяның 78 иленнән вәкилләр катнашты, шул исәптән 20 дәүләт башлыгы бар иде дип яза Анадолу агентлыгы.
28 майда Төркия тарихында беренче тапкыр президент сайлауның икенче туры узды. 69 яшьлек Эрдоган 52,14 процент тавыш җыеп, киләсе биш елга да Төркия башлыгы булып сайланды.

👍15👎3🔥1🌚1😡1
Татарча һәм башҡортса 😍
"Easy Tatar" рубрикасында татар һәм башкорт телләрен чагыштыру.
Булат белән Гөлшат татар һәм башкорт телләренең якынлыгын тикшерә. Сез дә видеоны карап, фикерегезне языгыз: татар һәм башкорт телләре никадәр охшаш?
https://youtu.be/z2OqdCIQW5g

YouTube
Easy Tatar: Насколько близки татарский и башкирский языки?
Сегодня сравним два очень близких тюркских языка: татарский и башкирский 💯
Булат белән Гөлшат татар һәм башкорт телләренең якынлыгын тикшерә. Сез дә видеоны карап, фикерегезне языгыз: татар һәм башкорт телләре никадәр охшаш?
Ставьте лайки и подписывайтесь…

👍17🔥5❤2
Татарстанның Әгерҗе районы Пеләмеш авылында Семык бәйрәме узды.
Анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Мари иле башлыгы Юрий Зайцев та катнашты. Икесе дә мари милли киеменнән иде.
Семык – мари милли бәйрәме, йола бәйрәме, җәй аеның башлануын хәбәр итә, җәй ае фасылын ачып җибәрә. Семык бәйрәме Олы көн (Пасха) бәйрәменнән соң җиде атна узганнан соң башланып китә һәм якшәмбе көнне Троица бәйрәмендә тәмамлана. Православие динендәге марилар Семык бәйрәмен пәнҗешәмбе көннән бәйрәм итәләр.
Бәйрәмнең төп максаты булып вафат булган кешеләрне искә алу һәм йорт эшләрендә уңышларга ирешү өчен, әрвахлардан гафу сорау.
Фото: tatarstan.ru, Юрий Зайцевның рәсми сәхифәсе

❤6🤡3👍2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 4 июнь, якшәмбе. Көнне кыскача яңалыклардан башлыйбыз.
🔺Украинаның Днепропетровски өлкәсендә кичә ракет һөҗүме нәтиҗәсендә өлешчә җимерелгән йорт калдыклары арасыннан ике яшьлек кызның мәете табылган. Бу хакта өлкәнең хәрби хакимияте башлыгы Сергей Лысак хәбәр итте.
🔺Бүген Русиядә сәясәтче Алексей Навальныйга теләктәшлек белдерү чаралары каралган. Кайбер төбәкләрдә активистларга чарада катнашырга ярамау турында кисәтүләр ясалган. Хабаровскида инде тоткарланучылар да бар. RusNews хәбәр итүенчә, бүген Навальный яклап Комсомольски мәйданына чыккан Зигмунд Худяков һәм Татьяна Лукьянова тоткарланган.
🔺Кырымның Җанкөй шәһәрендә дрон бәреп төшерелгән. Берничә йортта тәрәзәләр ватылган. Бу хакта Мәскәү тарафыннан билгеләнгән Кырым башлыгы киңәшчесе Олег Крючков хәбәр итте.
🔺Маҗарстан хөкүмәте сугышгы туктатуга чакырып видеоролик чыгарды һәм анда Украина харитасына Кырым кертелмәгән. Бу видео YouTube-та берничә көн элек барлыкка килгән. "Бетсен сугыш, сугышны туктату гына җимереклекне бетерә ала, тыныч сөйләшүләр генә кешеләрнең гомерен саклап кала ала", диелә видеода. Анда качаклар һәм җимерек шәһәрләр төшерелгән. Берникадәр вакыттан соң видеода Украина харитасы пәйда була, ләкин анда Кырым юк. Шул ук вакытта, Маҗарстан, дөньяның күпчелек илләре кебек, ярымутрауның аннексиясен кануни дип танымый.
Әлегә шулар. Ялларыгыз матур узсын. Ял иткән арада Азатлыкны да укып барыгыз. Кызык(лы) фото-видеоларыгыз булса, безнең белән дә уртаклашыгыз.
@azatliqradiosi

🔥3❤1