Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Берничә ел элек дизайнер Миләүшә Мусина белән калфакны заманчалаштыру, дресс-кодка кертеп җибәрү турында сөйләшкән идек.

"Кемгәдер кечкенә түгәрәк, башкаларга бияләй-калфак ошый. Кеше үзенең куңеленә хуш килгән әйбер тапса, киеп йөрер иде, минемчә", дип үз фикере белән уртаклашкан иде Казан дизайнеры.

@azatliqradiosi
👍6❤2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Уфадагы "Әр-Рәхим" мәчетенең бүген бер гөмбәзе килеп төшкән. Көчле җил сәбәпле дип аңлаталар Бу мәчет Уфада иң озак төзелгән объектларның берсе. Аны инде беричә ел төзиләр. Күптән түгел Башкортстанның элекке яшьләр эшләре дәүләт комитеты җитәкчесе Рамил…
Уфада "Әр-Рәхим" мәчетенең гөмбәзен төзекләндерә башлаганнар. Бу хакта mkset телеграм каналы яза.

"Әр-Рәхим" мәчете — Уфада иң озак төзелгән объектларның берсе, аны инде 16 ел буе төзеп бетерә алмыйлар. 13 мартта Уфада көчле җил аркасында аның бер гөмбәзе килеп төшкән иде.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
👍2❤1
Хәзерге вакытта Төркиянең Госмания татар авылында Сабан туе бара. Бәйрәмгә якынча 600 кеше җыелды. Быел авылга Украинадагы сугыш аркасында Татарстан, Башкортстан, Русиянең башка төбәкләреннән мөһаҗир буларак Төркиягә күчеп китүче татарлар, башкортлар шактый килгән.

Сабантуйга мең кешелек ризык әзерләнгән. Халык аралаша, милли ризыклардан сыйлана. Шул ук вакытта җырлы-биюле тамашалар карый.

Махсус сәхнә куелган. Татарстаннан җырчы Алинә һәм Азат Кәримовлар (алар үзләренең биючеләр төркеме белән килгән), баянчы Илнур Ганиев чыгыш ясады.

Бәйрәмне Әнәс Дога һәм Казаннан Венера Аитова алып бара.

Сабантуйдан күбрәк фотолар соңрак Азатлык радиосы сәхифәсендә булачак.

@azatliqradiosi
👍13❤4
Татарстанның Алабуга шәһәрендә полиция вәкилләре активист Дмитрий Тетеринны тоткарлаган.

“ОВД-Инфо” язуынча, аны Навальныйга теләктәшлек белдерү чарасы белән бәйле полиция бүлегенә алып киткәннәр.
Ике атна элек Тетеринга полиция хезмәткәре шалтыратып “сөйләшеп алырга” тәкъдим иткән. Ир кеше ризалашкан, әмма башка шалтыратулар булмаган. Бу хакта Тетерин “ОВД-Инфога” үзе сөйләгән.

4 июнь көнне Тетеринның йорты янына полиция вәкилләре килеп, “велосипед урлау” эше белән бәйле дип алып киткәннәр. Соңрак полиция хезмәткәре сәбәпне уйлап чыгаруын һәм аны бүлеккә алып барырга кирәк булуын әйткән. Анда Тетеринны биш сәгатькә якын тотканнар һәм наркология диспансерына да алып барып килгәннәр. Шуннан соң канунсыз гамәлләр эшләмәү турында кисәтү кәгазе тапшырып һәм аңлатма алып җибәргәннәр.

Бүген Русия төбәкләрендә Алексей Навальныйны яклау чаралары уза.

@azatliqradiosi
🤬4
Казанда Бауман урамына “Сәяси тоткыннарга азатлык” дигән шигар тотып, ялгыз пикетка чыккан активист тоткарланган. Бу хакта RusNews хәбәр итә.

@azatliqradiosi
👍5🤬3😱2
Үзен "Сөргендәге Татарстан хөкүмәте" дип атаучы төркемнең рәис урынбасары Аида Габдрахманова ипи пешергән.

Икмәктә нәрсә ясалган?

Фото Бәйсез татар хөкүмәте телеграм каналыннан алынды.

@azatliqradiosi
❤22👎3🔥1🌚1
3 июнь көнне Башкортстанның Учалы районында Украинадагы сугышта һәлак булган 52 яшьлек Эдуард Минеев (сул фото) белән хушлаштылар. Аны Юлдаш авылында җирләгәннәр. Миннеев әле апрельдә генә килешү имзалап ихтыяри буларак сугышка киткән, 22 майда һәлак булган.

Шулай ук кичә Башкортстанның Белорет районында Артур Билаловны җирләгәннәр. 38 яшьлек сугышчы “Вагнер” хосусый хәрби ширкәте аша киткән булган. Ел башында аның бертуганы сугышта һәлак булган. Апрельдә ул үзе сугышка китәргә карар кылган.

Безнең хисапларга күрә, Башкортстаннан шушы сугышта кимендә 743 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

Бүген сугышның 466нчы көне.

@azatliqradiosi
👎2👍1🕊1🤡1
Сәясәтче Алексей Навальныйныга теләктәшлек белдерү чаралары Русиядән кала төрле илләрдә дә узды.

Күптән түгел Германиягә күчкән тумышы белән Чаллыдан булган Раушан Вәлиуллин Дюссельдорф шәһәрендә башкалар белән бергә Навальныйны яклау чараларына чыккан. Ул Татарстан һәм Навальный дип язылган байраклар тотып тора.

Үз инстаграм битендә: “Навальный, ты не один! С днëм рождения, Алексей!” (“Навальный, син ялгыз түгел! Туган көнең котлы булсын, Алексей!”) дип язган.

@azatliqradiosi
❤12🤮9🤡3👍2
Русиядә Навальныйга теләктәшлек белдерү чараларында 90нан артык кеше тоткарланган

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬8
Бүген 5 июнь, дүшәмбе. Яңа атнага кердек. Көнне кыскача яңалыклардан башлыйбыз.

🔺Калугадан Брянскига һәм Русия-Украина чигенә алып барган M3 "Украина" юлына ике дрон төшкән. Бу хакта төбәк башлыгы Владислав Шапша хәбәр итте. Дроннар төшкән урыннан Калуга шәһәренә якынча 120 чакрым ара калган.

🔺Русия кораллы көчләре төнлә Украинага 14 ракет һәм 40 дрон җибәргән. Саклану көчләре дүрт канатлы ракетны һәм алты дронны юк иткән. Бу хакта Украина баш штабы хәбәр итә.

🔺“Вагнер” хосусый хәрби ширкәте җитәкчесе Евгений Пригожин үзен Русия кораллы көчләренең подполковнигы Роман Винивитин дип атаган кешедән сорау алу видеосын урнаштырды. Видеодан күренгәнчә, әлеге кеше “Вагнер” хосусый хәрби ширкәттә әсирлектә. Сорауларга җавап биреп, Винивитин шәхси дошманлык аркасында, исерек килеш “Вагнер” сугышчылары машинасына атуын һәм аңа кадәр вагнерчылар төркемен коралсызландыруын таныды. “Вагнер” ширкәте белән Русия саклану министрлыгы арасындагы мөнәсәбәтләр 2023 елда кискенләште. Пригожин саклану министры Сергей Шойгу һәм баш штаб җитәкчесе Валерий Герасимовны "Русия җирләрен" тапшыруда гаепләде.

🔺ОПЕК+ төркеменә кергән дәүләтләр киләсе елга Русиянең нефть чыгару күләмен тәүлегенә 650 мең мичкәгә киметү турында килеште. Бу хакта карар кичә Венада кабул ителде.

Әлегә шулар. Безнең төп принцип һәрвакыт алыштыргысыз кала — укучыларыбызга объектив, риясыз һәм тарафлар алмаган мәгълүмат җиткерү, хәбәрләрне ничек бар, шулай тапшыру. Азатлык белән калыгыз!

@azatliqradiosi
❤3👍2