Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Бу көннәрдә татар җәмәгатьчелеге Суслонгер фаҗигасе турында янә фикер алыша башлады. Сәбәбе – язучы Зиннур Хөсниярнең Суслонгер лагеры фаҗигасен чит ил диверсантлары оештырган дип белдерүе.

Азатлык сөйләшкән тарихчылар бу фаразны кире кага, Суслонгер фаҗигасе – махсус оештырылган эш дип белдерә.

Кичә бездә бу хакта зур язма чыкты, төп фикерләрне рәсемнәр рәвешендә тәкъдим итәбез.
👏5😢3🔥1🤔1
28 июньдә узачак Корбан бәйрәмендә сарыкларның бәясе 13 мең сумнан башланачак.

Бу хакта 6 июньдә Татарстан мөфтие урынбасары Равил Зөфәров матбугат очрашуында белдерде.

Татарстан рәсмиләре Корбан бәйрәме вакытында җирле бәрәннәрне генә чалырга тәкъдим итә. Татарстан хөкүмәтенең ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сүзләренчә, Русиядә хайваннар арасында йогышлы чирләр таралу сәбәпле, республикага күп кенә төбәкләрдән, шул исәптән Дагыстан, Әстерханнан хайваннар кертү тыелган. Элегрәк бу төбәкләрдән арзан бәягә бәрәннәр күпләп китерелә иде. Бүген чәчәк, тилчә, бруцеллез авырулары 30дан артык төбәктә таралган диелде.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍3🤬1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Иярченнән төшерелгән рәсемнәрдә Кахов гидроэлектр станциясе буасы.

Шартлатуга кадәр һәм шартлатудан соң.

@azatliqradiosi
🤬3
Татарстанның Түбән Кама башлыгы мобилизациягә эләккән ирләр белән очрашкан.

“Һуманитар ярдәмне җыялар да кебек, әмма безгә килеп җитми. Бер нәрсәсез сугышабыз, хәтта тепловизорлар юк”, дип сөйләгән “Ермак” кушаматлы хәрби.

Солдатлар сөйләвенчә аларның хәрби җитәкчеләре посылкаларны үзләре исеменә ала. Хәрбиләр волонтерлардан һәм башкарма комитеттан үз исемнәребезне күрсәтеп посылка салыгыз, алар безгә барып җитәрлек булсын, дип сораган.

▪️Азатлык хисабына күрә, Путин башлаган сугышның 468 көнендә Татарстаннан кимендә 466 кеше һәлак булган.

Көн саен уртача кимендә бер кеше үлә дигән сүз.

Әлеге саннар зуррак та була ала. Хакимиятләр тулы мәгълүматны яшерә.

@azatliqradiosi
💩3🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстанда халык бердәмлеге: хакимияткә булган ачуны чыгару Узган шимбә Башкортстанның Баймак районы Темәс авылында Ирәндек тавы сыртында алтын чыгаручы ширкәтләргә каршы зур җыен узды. Оештыручылар фикеренчә, чарада 4-7 мең кеше катнашкан. Башкортстанның…
Башкортстанның Баймак районы Темәс авылында Ирәндек тавы сыртында алтын чыгаручы ширкәтләргә каршы зур җыен оештыруны башлап йөргән Илсур Ирназаров өенә полиция хезмәткәрләре килгән. Бу хакта Ирназаров үзенең Вконтакте битендә язды.

Ирназаровка административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Аны 20 майда Темәстә уздырган чараның урыны һәм вакытын, шулай ук формасын алмаштыру турында төгәл мәгълүмат бирмәүдә гаепләмәкчеләр.

Ирназаров әйтүенчә, ул Темәс авыл җирлеге хакимиятенә җыен турында белгертүне алдан ук тапшырган. Авыл хакимияте аны раслаган.

«Шуннан соң аның вакыты, урыны һәм формасы алмашынмады. Чараны уздыру урыны турында хакимият башлыгы А.Бәйрәмгулова белән берничә кат сөйләштек һәм килештек, әгәр килүчеләр авыл мәдәният йорты залында каралган урыннарга (350 урын) сыймаса, авыл җитәкчелеге тавыш көчәйткечне клуб каршындагы мәйданга чыгарачак дип килештек. Барысы да килешенгәнче эшләнде. Җыелучылар ачык тавыш бирүдә чараны халык җыены итеп уздыру турында килеште. Шуңа мин үземне канун боздым дип санамыйм. Бу административ эш Баймак районы хакимияте күрсәтмәсе белән ачылган. Алар мине Русия Конституциясе тарафыннан гарантияләнгән тыныч халык җыенын оештырганга җәзага тартмакчылар», ди ул.

Темәстә халык җыены 20 майда узды. Оештыручылар фикеренчә, чарада 4-7 мең кеше катнашкан. Башкортстанның дәүләт медиасы якынча бер мең дип язды.

@azatliqradiosi
🤬4❤1
Башкортстанда хәрби комиссариатка килмәүчеләрнең машина йөртү таныклыгын вакытлыча гамәлдән чыгарырга тәкъдим итәләр

Республика корылтае депутатлары беренче укылышта карауга кертү өчен яңа канун өлгесе әзерләгән дә инде. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬10🔥1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Украина президенты Владимир Зеленский Кахов буасы җимерелүе турында видео чыгарды.

«Бу Русиянең сугыш җинаятьләренең берсе генә. Хәзер Русия аяусыз экоцидта гаепле. Аңлатмалар артык», диде ул.

Русия саклану министры Сергй Шойгу дамбаны шартлатуда украин ягын гапләп чыкты. Янәсе, украин ягы контрһөҗүмдә уңышка ирешә алмый, шул сәбәпле гаскәрен Херсон юнәлешеннән башка урынга күчерә, бу шартлау шуның белән бәйле диде ул.

Укргидроэнерго Кахов гидроэлектр станциясе тулысынча җимерелгән, ул торгызыла алмый дип белдерде.

Европа берлеге һәм НАТО җитәкчелеге Русия Украинага басып кермәсә, мондый хәл булмас иде дигән фикер белдерде.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍6❤1🤔1
Дондагы Ростов Көньяк район хәрби мәхкәмәсе Кырымнан рәссам-акционист Богдан Зизаны Кизләү (Евпатория) хакимияте бинасына зәңгәр һәм сары буяу сипкәне өчен 15 ел ирегеннән мәхрүм итте, дип хәбәр итә Грати.

Соңгы сүз вакытында Зиза үзен Кырым аннексиясеннән соң бирелгән Русия ватандашлыгыннан мәхрүм итүләрен һәм барлык Украина сәяси тоткыннарын Русия төрмәләреннән азат итүләрен таләп итте.

Шулай ук ул 10 июньнән ачлык игълан итәчәген әйткән һәм үзен мәҗбүриләп ашатуларын тыйды.

«Юкса бу мине газаплау булып кабул ителәчәк», диде ул.

@azatliqradiosi
😱5🤬3
Белгород өлкәсе губернаторының беренче урынбасары Евгений Мирошников җитәкчелегендәге вәкиллек Казанда булып китте.

Түрәләр Казанның иң матур урыннарын карады, тәмле сыйланды. Бу хакта Телеграм каналлардагы фото һәм видеолардан күреп була.

Алар үзләре белән бик күп чәк-чәк һәм башка милли ризыклар алып киткән дип яза «Команда Казани» телеграм каналы.

Каналны укучылар гына Белгород кунаклары турындагы мәгълүматка аптырап калган. «Алар безгә эвакуацияләнмәдеме?», «Эшлекле сәфәр өчен иң яхшы вакыт түгел бит» ди алар.

@azatliqradiosi
🔥3🤡3
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 7 июнь, чәршәмбе, көнне кыска хәбәрләрдән башлыйк.

🔸Русия оккупациясендәге Новая Каховка шәһәрендә ГЭС плотинасы җимерелү сәбәпле су астында зоопарк калган. Анда булган 300гә якын хайван үлеп беткән.

🔸Русия финанс министрлыгы хәбәр итүенчә, быел гыйнвар-майда бюджет кереме былтыргы шушы чор белән чагыштырганда 19% кимрәк булган. Нефть һәм газ сатудан кергән акчалар 50% кимегән. Бюджет дефициты 3,41 млрд сум тәшкил итә.

🔸АКШ президенты идарәсе Каховка ГЭСы җимерелүгә кем җаваплы икәнен әйтә алмый. АКШ махсус хезмәтләре кайбер күзләү мәгълүматларын өйрәнү белән шөгыльләнә диелә.

🔸Польша ФСБның Дагыстан идарәсе контрразведка бүлегенең элекке хезмәткәре Эмран Наврузбековны Русиягә депортацияләнән. Ул 2017 елда ФСБның кайбер документларын дөньяга чыгарып илдән киткән иде һәм Польшадан сәяси сыену сорады. Польша мәхкәмәсе ФСБның элекке хезмәткәре ил иминлегенә яный дип санаган.

🔸Акъяр гарнизон мәхкәмәсе Кара диңгез флотының кече сержанты Юрий Тряпинны мобилизациядән качканы өчен 5,4 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Ул контракт нигезендә хезмәт иткән булган.

Әлегә шулар, көн дәвамында Азатлык белән калыгыз.
❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
🛫🇹🇷Төркиянең әйдәп баручы лоукостеры Казанга очышлар башлый. Pegasus һава юллары 14 майдан Анталья белән Казан арасында туры очышлар башлый. Алар атнага 4 тапкыр башкарылачак: дүшәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә. Казан-Анталья маршрутында…
Pegasus һава юллары 19 июньнән Казаннан Истанбулга оча башлый. Бу хакта "Казан" һава аланы хәбәр итә.

Очышлар көн саен көндезге сәгатьләргә куелган. Рейслар тезмәсе октябрь ахырына кадәр төзелгән.

Очыш вакыты якынча 5 сәгать. Рейслар 186 урынлык Airbus A320 очкычларында башкарыла. 19 июньгә бер якка иң арзан билет бәясе 230 доллар тора.

Pegasus Airlines 14 майдан Казаннан Анталиягә оча башлаган иде.
❤3👍1👏1
Херсон өлкәсендә су баскан урыннардан Украина 1500ләп кешене чыгарган, баскын хакимиятләр җиде кеше югалды ди

Русия ягы 900 кешенең эвакуацияләү турында белдерә.

Херсон өлкәсе хакимияте башлыгы Александр Прокудин әйтүенчә, 7 июньгә Херсон өлкәсенең уң ярында 1852 өйне су баскан, бу урыннардан 1457 кешене чыгарганнар.

"Безнең фаразларча, су күләме 20 сәгать эчендә тагын бер метрга күтәреләчәк", ди Прокудин.

Кичә, 6 июньгә каршы төндә Херсон өлкәсенең Новая Каховка шәһәреннән биш чакрым ераклыкта урнашкан гидроэлектр станциясе буасы өлешчә җимерелде. Тирә якны су баса башлады. Әлеге казада Украина һәм Русия бер-берсен гаепли.

Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
😢2👍1
Путин илдә үзләрен россиян дип санаучылар 94 проценттан артты ди. Бу санга ышанып буламы?

Русия президенты Владимир Путин милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында халыкның "гомумгражданлык" үзбилгеләнүе артуын искәртте. Аның сүзләренчә, Русиядә гомумгражданлык үзбилгеләнү өчтән бергә арткан. 2017 елда ул 63 процент булса, 2022 ел ахырына 94,2 процентка җиткән.

Шул ук вакытта президент бу өлкәдә проблемнар бар ди, Русиянең гражданлык милләтен коруны Милли сәясәт стратегиясенә кертергә тәкъдим итте. Хөкүмәт һәм белгечләргә төзәтмәләрне карарга фәрман бирде.

Бу саннарга ышанырга ярыймы? Хәлләр шулкадәр яхшы булгач, ни өчен Путин бу мәсьәләгә тагын да зуррак игътибар бирергә кушты? Азатлык берничә белгечнең фикерен бирә.

Мәкаләне кайда укырга:
👉Төп сайта.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда.
🤮11🤡3🦄1
Сез үзегезне иң беренче чиратта кем дип хис итәсез? Үзбилгеләнү ничек?
Anonymous Poll
92%
Татар (башкорт, башка милләт) дип
4%
Татарстан (Башкортстан) кешесе дип
2%
Русияле дип
2%
Өчесе бергә
Төрек лирасы курсы долларга карата моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә төште.

Форекс халыкара базарында доллар курсы 8% артты һәм 23,27 лира тәшкил итте. Соңрак ул 23,088 булды. 23 лирадан доллар курсы беренче тапкыр артып китте.

Соңгы елда лира курсы 30% чамасына арзанайды. Төркиядә президент сайлау узып, Рәҗәп Эрдоган җиңгәннән соң төрек лирасы инде 12 көн рәттән төшүен дәвам итә. Дәүләт кредиторлары лира курсын тоту өчен долларлар сатуны туктатып тора дип яза Bloomberg.

Goldman Sachs, Morgan Stanle экспертлары доллар бәясе 28 лирага кадәр күтәрелергә мөмкин дип фаразлый.

3 июньдә Төркия финанс министры итеп Merrill Lynch банкының элекке стратегы Мехмет Шимшек билгеләнде. Аңа зур өметләр баглыйлар.

Рубльгә карата бүген бер лира бәясе 3,52 сум тора.
🤔1