Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Владимир Путин үзләрен россиян дип санаучылар 94 проценттан арткан дип белдерә. Әмма белгечләр бу саннарда шикләнә.

Кичә бездә белгечләр белән эчтәлекле материал чыкты. Аны укырга вакытыгыз җитмәсә, без рәсемнәрдә төп тезисларны әзерләдек, укып алыгыз.
🤮4🕊2🤷‍♂1🖕1
📍Русия элитасы Путинның Украинадагы сугышны җиңәчәгенә ышанмый

Элита сугыштан арыган һәм аның туктавын тели, әмма Путинның хәрби хәрәкәтләрне туктатачагына шикләнә. Бу хакта вазгыять белән таныш җиде чыганагына сылтанып Bloomberg яза.

Русиянең Украинага бәреп керүе белән бәйле элита вәкилләренең берсе дә президентка каршы чыгарга теләми, әмма аның лидерлыгына ышаныч какшады диелә.

Путин имиджына ниләр тап төшерүен белер өчен, 👉 безнең хәбәрне укыгыз.
😁4🤣3👍1🤷1
😶 Башкортларны "урыс дөньясы өчен сугышырга" җибәрүгә каршы чыккан кызны полиция тикшерә

Бу кыз Башкортстанны Мәскәү империясе колониясе дип атаган. "Башкортларны нацизм белән көрәш дигән булып, Украинада урыс телен яклау өчен, "урыс дөньясы өчен көрәшергә" сугышка җибәрәләр. Шул ук вакытта Башкортстанның үзендә урыс нацилары мәктәпләрдә башкорт телен тыйды”, дип язган.

Бу фикерне башка бер кулланучы күреп калган һәм моны гаскәрне "кимсетү" дип кабул итеп, кыз өстеннән полициягә әләк язган диелә.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
🤬16❤4🥰1
Татарстан фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге фаразларына караганда, 2028 елга республикада яшьләр саны 100 мең кешегә кимиячәк.

Бу хакта республика яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков белдерде.

Демография проблемнарын министр Русия башлаган сугышта һәм аның нәтиҗәләрендә күрми. Ул "нормаль гаилә"ләрне ныгыту һәм традицион кыйммәтләрне булдыру кирәк дип саный.

Министр белән ризалашасызмы? Татарстанда яшьләр саны нигә кими?
😱3👍1😢1🤷1
Татарстан депутатлары Тукай турында әзерләнгән тамашаны тәнкыйтьләп чыкты һәм хөкүмәткә мөрәҗәгать юлларга җыена

Сүз 26 апрельдә М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узган тантана турында бара. Анда режиссер Айдар Җаббаров Габдулла Тукайның Казанга килүен, татар зыялылары белән танышуы турында театральләшкән тамаша күрсәткән иде. Тукай образын Камал театры артисты Эмиль Талипов башкарды.

КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов Тукайның образы дөрес күрсәтелмәгән дип парламент мөнбәреннән чыгыш ясады.

— Опера һәм балет театрында Тукайны кем модернизацияләде? Миңа шуның фотосын тотып киләләр. Безнең Габдулла Тукайдан көлмәскә кирәк. Ул татар халкының Пушкины. Мәдәният министрлыгы, мәдәният комитеты, карагыз, алар нәрсә эшләделәр! Нинди мәдәният бу? — диде Миргалимов ярсып.

Коммунистның фикерен депутат Азат Хамаев та күтәреп алды.

Ә менә депутат, Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Җәббаровны яклап чыкты.

— Бу Дәүләт шурасында карала торган эш түгел инде. Без совет вакытыннан милли каһарманнарны һәйкәл сыман күзалдына китерергә өйрәнгән. Ул төрлечә булырга мөмкин. Аның режиссеры Җәббаров Тукайны үзенчә күргән. Хамаев киләсе елга әзерләр дә үзенчә Тукайны күрер, — диде ул.

Моңа җавап итеп, Хамаев урыныннан берничә тапкыр канәгатьсез кычкырды. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исә, аны тынычландырды һәм Тукайның образы тудырган сорауларны рәсмиләштереп, хөкүмәт органнарына, министрлыкка хат җибәрергә кушты.

Ә сез ничек уйлыйсыз, Тукай образы – Татарстан депутатлары фикер алышырлык мәсьәләме?
🤡9😁4👍3🤯2🔥1
Хәерле иртә, дуслар! Җомга иртәсен кыска хәбәрләрдән башлыйбыз.


🔺Русия төнлә Украинага һөҗүм итте. Ровнен, Днепропетровск, Харьков өлкәләрендә төне буена һава һөҗүменә каршы систем эшләде. Житомир өлкәсендә бер кешенең һәлак булуы билгеле. Кичен Черкасс өлкәсенең Умань шәһәрен утта тоту аркасында 8 кеше зыян күргән.

🔺Белгород шәһәре һәм өлкәсенең башка шәһәрләре, бистәләрендә атыш аркасында өч кеше яраланган. Бу хакта өлкә губернаторы Вячеслав Гладков белдерде. Разумное бистәсендәге йортларга, күпкатлы өйләргә зыян килгән.

🔺Каховски сусаклагычында су дәрәҗәсе 12,7 метрга кадәр төшкән. Моннан башкача торак пунктлары һәм Запорожье АЭСы өчен су алырга мөмкин булмаячак.

🔺Норвегиянең NORSAR институты галимнәре җир астында сейсмик хәрәкәтләрнең булуын теркәгән, бу Каховски ГЭСының җимерелүе шартлату аркасында булганны дәлилли. The Insider язуынча, институт белгечләре сишәмбе 2:54 сәгатьтә җир астында тибрәнүләрне теркәгән. Мәскәү белән Киев сусаклагычын җимерүдә бер-берсен гаепли.

🔺Нидерланд Каховски ГЭСында булган каза аркансында зыян күргән кешеләргә ярдәм итәр өчен Украинага коткаручылар куллана торган 32 көймә бирәчәк.

🔺АКШ Украинага ярдәм итү өчен яңа пакет әзерли, дип яза Bloomberg. Акча 2 млрд доллардан да артырга мөмкин. Бу акча Украинага һавадан һөҗүмгә каршы тору системнарын күбәйтергә ярдәм итәчәк.

🔺АКШның элеккеге президенты Дональд Трампка яшерен документлар белән тиешлечә эш итмәү эше нигезендә рәсми гаепләүләр игълан ителде. Сәясәтче Майамидагы мәхкәмәгә 13 июнь килергә тиеш. Аерым документлар Трампның резиденциясендә 2022 елның августында булуы ачыкланды.

🔺Мисырның Хургада шәһәрендә акула Русия кешесенә һөҗүм иткән. Ял итәргә барган кеше һәлак булган.

🔺Татарстанның Питрәч районында «Элбэдэн» дип исемләнгән V  Русиякүләм хәрби уеннар фестивале узачак.

🔺Башкортстанда урам бете тешләвеннән 6 152 кеше хастанәләргә мөрәҗәгать иткән.

Әлегә шулар. Безнең белән кызыклы хәбәләр, мөһим вакыйгалар, тарихлар белән уртаклашасыгыз килсә, языгыз! Без белми калганны сез безгә хәбәр итсәгез, дуслар, шат кына булырбыз.
👍5❤2🔥2
“Вагнер” хосусый хәрби ширкәте һәлак булган сугышчыларының гаиләләренә акча түләү өчен офислар яллый

"Вагнер" хосусый хәрби ширкәте Украинадагы сугышта һәлак булган тоткыннарга һәм ялланган сугышчыларга түләнәсе акчаларны гаиләләренә тапшыру өчен, бөтен Русия буйлап офислар арендалый. Шул ук вакытта мәрхүмнең туганнарына бу кулдан бирелгән кәгазь акчаларны банкка салмаска кушалар. Бу хакта сугышта үлгәннәрнең туганнары сөйләгән.

Ни өчен? Тулырак монда. Ачылмаса, бу сылтамага басыгыз.
🤮2🤷‍♂1
📍 Азатлыкта бүгенге көн темасы - сугыштан җинаятьчеләрнең кайтуы.

"Вагнер"чыларның темасын дәвам итәбез. Бу Украинага сугышка ялланып китеп кире өйләренә кайтып авыл, шәһәр кешеләренә чын-чынлап террор оештыра. Алар тарафыннан көч куллану, үтерү очраклары да теркәлә бара.

Кеше үтерү, талау, куркыту… Украина сугышыннан кайтучылар, җаваплылыктан җиңел генә котыла алган җинаятьчеләр үзләренә барысы да рөхсәт ителә дип саный.

Чуашстанның Моргауш районындагы Мурзаково авылында туган 23 яшьлек Никита Любимов исерек килеш элекке бер танышын кыйнап үтергән. Любимов сугышка төрмәдән алынган. Ул кеше кыйнау һәм талау өчен 2020 елда дүрт ел ярымга хөкем ителгән була. Узган елның августында "Вагнер" белән килешү төзеп колониядән сугышка китә. Ноябрьдә инде туган ягына кайтып та җитә. Кайткач ук авыл кешеләрен, аеруча хатын-кызларны куркытып яши башлый.

Нигездә чуашлар яшәүче ким дигәндә 100 кешелек бу авылда май азакларында яше 50дән узган Игорь Пушкинның мәете табыла. Күпмедер вакыт күренми торгач, күршесе өенә кереп караса, Пушкинның үтерелгән гәүдәсен күрә. Мәет дүрт көн яткан. Аны 29 майда җирләделәр. Тикшерүчеләр сүзләренчә, исерек Любимов аны куллары-аяклары белән сугып, типкәләп үтергән. Авылда яшәүче Пушкин элек Любимовка каршы җинаять эшендә зыян күрүче буларак мәхкәмәдә аңлатмалар биргән була. Сугыштан кайткан Любимов уч алган булуы ихтимал, диләр. Хәзер җинаятьче кулга алынган.

Азатлык төрле җирләрдә булган мондый куркыныч хәлләрне туплады.

👉 Тулы мәкалә
👉 Көзге сәхифә

Сез куркасызмы, дуслар? Мондый хәлләр Әфган, Чечня сугышыннан соң да күп булды.
😢4🤬2👍1
Бу - бер ел эчендә Роскомнадзор эше.

Ә сез нинди “нәтиҗәле” эшләрегез белән мактана аласыз?😏
🤯5🤬5
🇹🇷💸 Төркия банкы Denizbank-ның мөштәриләре, ә алар русияләр, хисапларыннан акчалары юк булуга зарлана.

Denizbank мөштәриләре хисапларындагы акчаларны бер сәбәпсез кисүләренә урыс телле Telegram-каналларда да зарланган. Аларның хисапларында әллә ни күп акча булмаган – якынча ике мең лира ( бу 7 мең сум тирәсе). Кайбер очракларда хисаплардан акчалар тулысынча юкка чыккан диелә.
Банкның үзендә бу хәлне төзексезлекләр белән аңлаталар һәм якындагы берничә көндә акчаларны кире кайтарырга сүз бирәләр, дип сөйләгән Denizbank мөштәриләре булган русияләр.

Бу хәл турында тулырак монда. Ачылмаса, көзге сылтама бар.

Менә шундый каршылыклар белән дә очраша мөһаҗирләр. Сугыш аркасында китүчеләр бар монда? Хәлләрегезне сөйләгезче!
🤬4❤3
Кырлай паркында Җәмигъ мәчете булуы көтелгән иде, әмма ул парк булып калырга охшаган. Аттракционнар булмый, исеме, концепциясе үзгәрәчәк.

Бу хакта туры эфир барышында шәһәрнең Парклар һәм скверлар мөдирлеге җитәкчесе Айгөл Латыйпова җиткерде, дип яза "Реальное время". Аның әйтүенчә, Казанда яшәүчеләр парк ясасыннар өчен җирне сатып алырга тәкъдим итә. Мөдирлектә бу тәкъдимне хуплыйлар.

"Без дә анда парк булуын бик телибез. Җитмәсә, янәшәсендә "Манзара" паркы ясау ниятләнә, бу ике кишәрлекне берләштереп, "Казан" гаилә үзәгенә барып җитү шәп булыр иде", дигән Латыйпова. Шулай ук ул әлегә бу урынны шәһәр ничек кулланачагы билгеле түгел дип искәрткән.

Ә Җәмигъ мәчетенең урын мәсьәләсе инде хәл ителгән күрәсең, әмма халыкка авыз тутырып кына берни әйтелми. Барысы да шыпырт кына эш ителә.

Кырлай паркы белән ниләр булды? Искә төшерик.

🔸Кырлай паркын былтыр 1 апрельдә сүтә башлаганнар иде. Ул үзе 2004 елда ачылды. Анда 30 аттракцион һәм күңел ачу мәйданчыгы эшләде.

🔸"Кырлай" паркында Җәмигъ мәчетенең нигез ташы салынды. Ташны KazanSummit-2022 форумы кысаларында тантаналы рәвештә бик күп кунаклар каршында ачканнар иде, әмма таш бер атнадан соң юкка чыкты.

🔸Былтыр августта Татарстан президентының матбугат хезмәте Казанда "Кырлай" балалар паркы өчен урын билгеләнде, ул Җиңү паркы янында урнашачак, дип хәбәр итте.

🔸Быел май аенда Казандагы Җәмигъ мәчетен "Кырлай" паркы урынына түгел, яңа урынга салырга мөмкин булулары ачыкланды. Казандагы Җәмигъ мәчет язмышы турында Татарстан рәсмиләре ләм-мим берни дәшми дә, аңлатмый да. Монда мәчет салыначак дип вәгъдә ителгән Кырлай паркында тынлык, бер төзелеш эшләренең әсәре дә күренми. Җәмигъ мәчет Бишталта бистәсендә Мәскәү архитекторлары тарафыннан төзелергә мөмкин.

Хәбәр монда. Ә бусы көзге сәхифә.
🤬6🙈2👍1🤔1
📍 Әлмәт кешесенә 40 мең сумлык штраф салганнар. Мәхкәмә аны Украинаны данлаган сүзләр кычкырган, ә бу Русия гаскәрен дискредитацияләү дип тапкан һәм гаепле дигән карар чыгарган.

Кем, кайда, ничек курыкмаган?

Барысын да 👉 моннан кереп укый аласыз. Ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
🤬4😢4
Бүген Уфадан тагын бер батальон Украинадагы сугышка китәр алдыннан хәрби әзерлек урынына җибәрелде.

Батальонны Советлар берлеге каһарманы Миңнегали Гобәйдуллин исеме белән атаганнар. Алар белән шулай ук тәэминәт ротасы һәм мотоукчы полкның ремонт ротасы киткән.

Апрельдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров «Башкортстан» дип аталган мотоукчы полк оештыру турында белдергән иде. Аңа кешеләр җыю июнь ахырына кадәр тәмамланачак диелде.

Гобәйдуллин исемендәге батальон республикада оештырылган 7нче батальон.

Моннан тыш, «Ватан» отряды, Мөгыйн Нагаев исемендәге артиллерия дивизионы, Шәриф Сөләйманов исемендәге зенит-артиллерия батареясе, Алексей Сухоруков исемендәге артиллерия батареясе, Әхмәт Дәүләтов исемендәге медицина ротасы бар.

Шул ук вакытта Башкортстанга Украинадагы сугыштан мәетләр дә көн саен диярлек кайтып тора. Азатлык таба алган исемнәр саны гына да 770кә җитте. Хакимият чын саннарны яшерә.
🤡6👍1
"Проект": Путин хакимлеге чорында үзен бәреп төшерергә теләүче өч кешедән котылган

Владимир Путин үз хакимиятенә куркыныч тудырырдай кешеләрне җитәкче вазифалардан читләштергән. Бу хакта "Проект" басмасы тикшеренүендә әйтелә. Бу кешеләр чынлап та аны бәреп төшерергә теләгәнме – аңлашылмый, әмма Путин аларны шундый кешеләр дип кабул иткән, дип искәртә басма.

Аларның берсе Михаил Фрадков. Сез бу кешене хәтерлисезме?

Тагын икесе турында Аазтлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🔥4🤔1
Башкортстан кешесен Чиләбедә диверсия кылуда шикләнеп тоткарлаганнар

Башкортстанның Учалы районында яшәүче 29 яшьлек егетне диверсия кылуда шикләнәләр, ул Чиләбедә тоткарланган.

Тикшерү фаразынча, егет Чиләбенең Миасс шәһәрендәге Көньяк-Урал тимер юлында реле җайланмасы урнаштырылган шкафларны яндырган һәм моны Украина мәнфәгатьләрендә эшләгән булырга мөмкин.

Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русиядә тимер юлларны махсус зарарлау очраклары ешайды. Моны эшләүчеләр Русия хәрбиләрен һәм техникасын Украинага чыгаруга аяк чалырга тырыша дигән фаразлар бар.
🤔1
⚡️Джон Кирби: Русиянең Алабугада Иран дроннарын җитештерү нияте борчый

АКШ
дәүләт иминлеге шурасы вәкиле Джон Кирби Русиянең Иран белән хәрби өлкәдә арта барган хезмәттәшлеге турында яңа мәгълүмат җиткерде.

Кирби сүзләренчә, шушы елның маена Русия Ираннан йөзләрчә пилотсыз очу аппаратлары һәм шушы дроннарны җитештерү өчен кирәкле җиһазлар алган.

Кирби Русиянең Иран дроннарын үзендә җитештерә башлау нияте уңаеннан аеруча борчылу белдерде. Бу җитештерү Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасында планлаштырыла, диде ул.

"Бездә Русиянең үзендә Иран дроннарын җитештерү заводын төзү өчен кирәкле материаллар алуы турында мәгълүмат бар. Бу корылма киләсе ел башында тулысынча файдалануга тапшырылырга мөмкин" дип белдерде ул һәм Иран дроннары җитештереләчәк "Алабуга"махсус икътисади зонасының иярченнән төшерелгән фотоларын тәкъдим итте.

Тулырак итеп Азатлыкта укыгыз:

👉Төп сайт
👉
Көзге сайт
👉Телеграм

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍1🔥1😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Джон Кирби: Русиянең Алабугада Иран дроннарын җитештерү нияте борчый АКШ дәүләт иминлеге шурасы вәкиле Джон Кирби Русиянең Иран белән хәрби өлкәдә арта барган хезмәттәшлеге турында яңа мәгълүмат җиткерде. Кирби сүзләренчә, шушы елның маена Русия Ираннан…
АКШ дәүләт иминлеге шурасы вәкиле Джон Кирби үзенең чыгышында Иран дроннарының Русиягә ничек китерелүен күрсәтүче инфограм да тәкъдим итте

Бу дроннар Иранда җитештерелә, Каспи диңгезе аша Иранның Әмирабад шәһәреннән Русиянең Махачкала шәһәренә китерелә, ә аннары Русия гаскәрләре тарафыннан Украинага каршы сугышта кулланыла, диде ул.

▪️Русия Украинадагы сугышта Иранда җитештерелгән Shahed-131 һәм Shahed-136 пилотсыз очкычларын куллана. Русия кораллы көчләре аларның исемен "Герань-1" һәм "Герань-2" дип үзгәртте. Хакимиятләр бу дроннарның Иранда җитештерелгән булуын кире кага.

Тулырак мәгълүмат монда, ачылмаса, монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬4🤔3
Кырым музейларының скиф алтыннарын Киевка кайтарачаклар

Нидерланд Югары мәхкәмәсе бүген шундый карар кабул иткән. Бу хакта Hogeraad басмасы хәбәр итә.

Шулай итеп, скиф алтыны тирәсендә 2014 елдан дәвам итүче низагка нокта куелды. Хәзер Амстердамның Аллард Пирсон музее бу хәзинәләрне Русия аннексияләнгән Кырымга түгел, ә Украина дәүләтенә тапшырырга тиеш булачак.

▪️2014 елда Амстердамда "Кырым: Кара диңгезнең алтыны һәм серләре" дип аталган күргәзмә узган иде. Ярымутрауны аннексияләүдән соң, Русия бу хәзинәләрне кире Кырымга кайтаруны таләп итте, әмма Украина бу карарга каршы чыкты.

@azatliqradiosi
👍12🤷‍♂1🥰1
Бу ялларда Идел-Урал авылларында сабан туйлары уза

Шул уңайдан сезгә танылган фоторәссам Рифкать Якупов архивыннан татар авылындагы сабан туеннан 1970нче елларда төшерелгән бер фото тәкъдим итәбез. Күбрәк фотоларны алдагы көннәрдә Азатлык сәхифәсендә карый алырсыз. Ялларыгыз имин булсын!

@azatliqradiosi
👍15❤5🙏2