Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Джон Кирби: Русиянең Алабугада Иран дроннарын җитештерү нияте борчый АКШ дәүләт иминлеге шурасы вәкиле Джон Кирби Русиянең Иран белән хәрби өлкәдә арта барган хезмәттәшлеге турында яңа мәгълүмат җиткерде. Кирби сүзләренчә, шушы елның маена Русия Ираннан…
АКШ дәүләт иминлеге шурасы вәкиле Джон Кирби үзенең чыгышында Иран дроннарының Русиягә ничек китерелүен күрсәтүче инфограм да тәкъдим итте
Бу дроннар Иранда җитештерелә, Каспи диңгезе аша Иранның Әмирабад шәһәреннән Русиянең Махачкала шәһәренә китерелә, ә аннары Русия гаскәрләре тарафыннан Украинага каршы сугышта кулланыла, диде ул.
▪️Русия Украинадагы сугышта Иранда җитештерелгән Shahed-131 һәм Shahed-136 пилотсыз очкычларын куллана. Русия кораллы көчләре аларның исемен "Герань-1" һәм "Герань-2" дип үзгәртте. Хакимиятләр бу дроннарның Иранда җитештерелгән булуын кире кага.
Тулырак мәгълүмат монда, ачылмаса, монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi

🤬4🤔3
Кырым музейларының скиф алтыннарын Киевка кайтарачаклар
Нидерланд Югары мәхкәмәсе бүген шундый карар кабул иткән. Бу хакта Hogeraad басмасы хәбәр итә.
Шулай итеп, скиф алтыны тирәсендә 2014 елдан дәвам итүче низагка нокта куелды. Хәзер Амстердамның Аллард Пирсон музее бу хәзинәләрне Русия аннексияләнгән Кырымга түгел, ә Украина дәүләтенә тапшырырга тиеш булачак.
▪️2014 елда Амстердамда "Кырым: Кара диңгезнең алтыны һәм серләре" дип аталган күргәзмә узган иде. Ярымутрауны аннексияләүдән соң, Русия бу хәзинәләрне кире Кырымга кайтаруны таләп итте, әмма Украина бу карарга каршы чыкты.

👍12🤷♂1🥰1
Бу ялларда Идел-Урал авылларында сабан туйлары уза
Шул уңайдан сезгә танылган фоторәссам Рифкать Якупов архивыннан татар авылындагы сабан туеннан 1970нче елларда төшерелгән бер фото тәкъдим итәбез. Күбрәк фотоларны алдагы көннәрдә Азатлык сәхифәсендә карый алырсыз. Ялларыгыз имин булсын!

👍15❤5🙏2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
⚡️Уфаның тимер юл вокзалы янында ягулык саклагычы яна.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, 60 куб метр күләмендә ягулык яна. Янгын сүндерергә 17 берәмлек техника килгән.
Рәсми мәгълүматларга караганда, яраланучлар һәм һәлак булучылар юк, ләкин кайбер телеграм каналлар бер кешенең зыян күрүен белдерә.
Соңгы вакытта Русиянең берничә төбәгендә нефть резервуарлары һәм ягулык саклагычларында янгыннар чыкты.

🔥9👍2🥰1😱1😢1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 10 июнь, шимбә, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Одессага ракет һөҗүмендә 3 кеше һәлак булган, 26 кеше яраланган. Украинаның "Юг" оператив командованиесе хәбәренчә, Русия "Шахед" дроннары җибәргән.
🔸Кырымның ракетка каршы тору системы Украиның "Гром-2" ракет корылмасы җибәргән ике баллистик ракетын бәреп төшергән дип хәбәр итте ярымутрауның Русия куйган башлыгы Сергей Аксенов.
🔸АКШның федераль хөкемдары Дональд Трампка 37 гаепләү чыгарды. Әлеге гаепләүләр дәүләт хезмәтендә эшләүне чикләми, димәк, Трамп президент сайлау кампаниясендә катнаша ала.
🔸Британиянең элекке премьеры Борис Джонснон депутатлыктан да киткән. Бу карарны ул коронавирус пандемиясе чорында хөкүмәтнең эшчәнлеге турындагы тикшерү нәтиҗәләре чыкканнан соң кабул иткән. Депутат булмаган кеше хөкүмәттә эшли алмый, димәк, Джонсон кире премьер вазифасына дәгъва итә алмый.
🔸Бүген Татарстан һәм Башкортстан районнарында сабантуйлар уза. Башкортстанның кайбер район үзәкләрендә, мәсәлән, Илеш районы үзәге Югары Яркәйдә сабантуй булмаячак. Бары тик авылларда гына үткәрелә.
Әлегә шулар, ялларда да Азатлык белән калыгыз. Үз хәбәрләрегезне @azatliqradio аккаунтына җибәрә аласыз, анонимлык гарантиялибез.

🔥4❤1
Төркия башкаласы Әнкарада ракетлар җитештерүче заводта шартлау булган. 5 кеше һәлак булган диелә.
Twitter
🔴 Son Dakika
Ankara #MKE Fabrikasındaki patlamada malesef ölü ve yaralılar var
https://t.co/y3hlKsGXKe

😱4🤔1😢1
Татарстанда татар телле җәйге аланнар: кайда, күпме, ничә сум?
Татарстанда быел 168 мең бала җәйге аланнарда ял итәчәк. Алар арасында мобилизацияләнүчеләр балалары, Украинаның аннексияләнгән төбәкләреннән килгән балалар да бар. Елдагыча, татар телендә эшләүче аланнар да бар. Татар теленә игътибар зур булачак дип вәгъдә итә оештыручылар.
Татарстандагы татар телле аланнарны барладык: алар кайларда урнашкан, юллама бәясе күпме тора, ничә бала кабул итәләр, нинди програмнар тәкъдим итәләр.
Мәкаләне үзегез дә укыгыз, башкаларга да җибәрегез.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда.

Азатлык Радиосы
Татарстанда татар телле җәйге аланнар быел күпме бала кабул итә
Татарстанда быел 168 мең бала җәйге аланнарда ял итәчәк. Алар арасында мобилизацияләнүчеләр балалары, Украинаның аннексияләнгән төбәкләреннән килгән балалар да бар. Елдагыча, татар телендә эшләүче аланнар да бар. Татар теленә игътибар зур булачак дип вәгъдә…
👍7❤3
ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Русияне БМОдан чыгаруны таләп итеп Анталиядә митингта катнашты
9 июньдә Төркиянең Анталия шәһәрендә узган украиннар хәрәкәте митингында татар активистлары да катнашты. Урам җыены Кахов ГЭСының дамбасы җимерелү уңаенны оештырылды. Чарада 200 кеше катнашты.
Дөнья татар иҗтимагый үзәге рәисе (ТИҮ) Фәрит Зәкиев украин һәм инглиз телләрендә "Русияне БМОдан чыгарырга" дигән шигарь язылган плакат тотып торды.
"Митингның максаты — дөньяга Русиянең халыкара җинаятьче, агрессор икәнен күрсәтү. Шуңа да карамастан, ул бүгенгә кадәр Берләшкән милләтләр оешмасының әгъзасы. Без митингта Русияне БМОдан чыгаруны таләп итәбез. Шулай ук бу җинаятьче илнең нефть һәм газын алучы Европа илләре дә бар әле. Без дөнья илләрен сатып алуны туктатырга тиеш, чөнки алар украин халкының геноцидына ярдәм итүче шундый ук җинаятьче", диде ул.
Бу хакта күбрәк Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

❤8👍1🤡1
Украинадагы сугышта Башкортстаннан һәлак булучы ирләр саны кимендә 770тән узып китте. Бу Азатлык ачык чыганаклардан бөртекләп җыйган исемнәр генә. Чынында үлүчеләр күпме - әйтүче юк.
😢5🗿1
Казанда "Азатлык" татар яшьләре берлеге тарафыннан ай саен оештырыла торган "Стратегия 8" акцияләре кысаларында татар телен яклап ялгыз пикет узды.
Бу юлы пикетта депутатлардан буш эшләр белән шөгыльләнүдән туктап, татар телен мотлак укытуны мәктәпләргә кайтару таләбе яңгырады.
"Әлеге пикетның максаты - татар теленең хәленә игътибар итү. Татарстанның Конституция мәхкәмәсе урынына Конституция шурасы булдырылды. Аның карарларын үтәү мәҗбүри түгел. Депутатлар буш эшләр белән шөгыльләнгәнче мәктәпләргә татар телен кайтару белән янсалар, бу зур эш булыр иде. Татар телендә балалар бакчасыннан алып университетка кадәр тулы канлы мәгариф системын булдыруны таләп итәбез. Татарстан президенты да татар халкы өчен чын мәгънәсендә көршергә чакырабыз. Аларның буш эшләре беркемгә дә кирәк түгел, тарихта исемнәре дә калмаячак. Татарстан хокукларыннан чигенүдән туктауны таләп итәбез", дип сөйләде берлек лидеры Наил Нәбиуллин.
Мондый пикетлар ай саен уза.

👍31❤7
Сабантуй яңалыклары:
🔺Башкортстанның Акъяр авылында узган Сабантуйда корот әзерләү ысулы күрсәтелгән. Анда ясалган бу сөт ризыгы ярты тонна диярлек булып (442,6 кг) Русиянең Рекордлар китабына кертелгән.
🔺Ә Татарстанның Яшел Үзән районы Олы Клүчә авылы Сабантуеннан көрәштә җиңүчегә әзерләнгән тәкә урманга качкан. Аны табып алганнар. Бәйрәм батыры Гадел Вәлишин бу тәкә аның хуҗалыгында иркен урында яшәячәк дип вәгъдә биргән.
Әлегә шулар.

👍7❤1🤡1
Башкортстанның Туймазы районында нефть резервуары янган.
"Япрык" нефть җыю пунктында янгын турында хәбәр Уфа вакыты белән 16:25тә килә. Янгын сәбәпләре әле төгәл ачыкланмаган, яшен сугу фаразы да бар.
Әлеге вакытка ялкын сүндерелгән, корылманы суыту эшләре бара. Зыян күрүче кешеләр юк диелә.
Кичә Уфаның тимер юл станциясе янында ягулык саклагыч янган иде.

😱6🥰3😢1
Узып баручы атнада Азатлыкта чыккан төп материалларны барлыйк. Укымаган булсагыз, кич утырып укып алыгыз. Барысы да Русиядән VPN-сыз ачыла.
🔺Милли киемне ничек популяр итәргә: яңартыргамы, искесен сакларгамы?
🔺"Сталин татарны нәфрәт иткән. Суслонгер — шул сәясәтнең дәвамы"
🔺Искердә тәре кадап куйганнар: радикаллармы, әллә махсус оештырылган эшме?
🔺"Сугыш – ул айныткыч". Үз теләге белән сугышка киткән Казан кешесе аннан кайткач сугышны нәфрәт итә
🔺"Бу – чит илдә татар балаларының туган телен, миллилеген саклау проекты". Алимә Сәләхетдинова белән әңгәмә.
🔺Сугыштан җинаятьчеләр кайта: үтерү, талау, куркытулар артты

Ә йоклар алдыннан аудиокитаплар тыңларга мөмкин.
Бу атнада (8 июньдә) инглиз язучысы Джордж Оруэллның "1984" романы дөньяк күрүгә 74 ел тулды.
Әйдә!Online проекты берничә антиутопияне татар телен өйрәнүчеләргә яраклаштырып тәрҗемә иткән һәм аудиоәсәр итеп чыгарган иде

👍8❤1🔥1