Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 10 июнь, шимбә, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Одессага ракет һөҗүмендә 3 кеше һәлак булган, 26 кеше яраланган. Украинаның "Юг" оператив командованиесе хәбәренчә, Русия "Шахед" дроннары җибәргән.

🔸Кырымның ракетка каршы тору системы Украиның "Гром-2" ракет корылмасы җибәргән ике баллистик ракетын бәреп төшергән дип хәбәр итте ярымутрауның Русия куйган башлыгы Сергей Аксенов.

🔸АКШның федераль хөкемдары Дональд Трампка 37 гаепләү чыгарды. Әлеге гаепләүләр дәүләт хезмәтендә эшләүне чикләми, димәк, Трамп президент сайлау кампаниясендә катнаша ала.

🔸Британиянең элекке премьеры Борис Джонснон депутатлыктан да киткән. Бу карарны ул коронавирус пандемиясе чорында хөкүмәтнең эшчәнлеге турындагы тикшерү нәтиҗәләре чыкканнан соң кабул иткән. Депутат булмаган кеше хөкүмәттә эшли алмый, димәк, Джонсон кире премьер вазифасына дәгъва итә алмый.

🔸Бүген Татарстан һәм Башкортстан районнарында сабантуйлар уза. Башкортстанның кайбер район үзәкләрендә, мәсәлән, Илеш районы үзәге Югары Яркәйдә сабантуй булмаячак. Бары тик авылларда гына үткәрелә.

Әлегә шулар, ялларда да Азатлык белән калыгыз. Үз хәбәрләрегезне @azatliqradio аккаунтына җибәрә аласыз, анонимлык гарантиялибез.
🔥4❤1
Төркия башкаласы Әнкарада ракетлар җитештерүче заводта шартлау булган. 5 кеше һәлак булган диелә.
😱4🤔1😢1
Татарстанда татар телле җәйге аланнар: кайда, күпме, ничә сум?

Татарстанда быел 168 мең бала җәйге аланнарда ял итәчәк. Алар арасында мобилизацияләнүчеләр балалары, Украинаның аннексияләнгән төбәкләреннән килгән балалар да бар. Елдагыча, татар телендә эшләүче аланнар да бар. Татар теленә игътибар зур булачак дип вәгъдә итә оештыручылар.

Татарстандагы татар телле аланнарны барладык: алар кайларда урнашкан, юллама бәясе күпме тора, ничә бала кабул итәләр, нинди програмнар тәкъдим итәләр.

Мәкаләне үзегез дә укыгыз, башкаларга да җибәрегез.

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда.
👍7❤3
ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Русияне БМОдан чыгаруны таләп итеп Анталиядә митингта катнашты

9 июньдә Төркиянең Анталия шәһәрендә узган украиннар хәрәкәте митингында татар активистлары да катнашты. Урам җыены Кахов ГЭСының дамбасы җимерелү уңаенны оештырылды. Чарада 200 кеше катнашты.

Дөнья татар иҗтимагый үзәге рәисе (ТИҮ) Фәрит Зәкиев украин һәм инглиз телләрендә "Русияне БМОдан чыгарырга" дигән шигарь язылган плакат тотып торды.

"Митингның максаты — дөньяга Русиянең халыкара җинаятьче, агрессор икәнен күрсәтү. Шуңа да карамастан, ул бүгенгә кадәр Берләшкән милләтләр оешмасының әгъзасы. Без митингта Русияне БМОдан чыгаруны таләп итәбез. Шулай ук бу җинаятьче илнең нефть һәм газын алучы Европа илләре дә бар әле. Без дөнья илләрен сатып алуны туктатырга тиеш, чөнки алар украин халкының геноцидына ярдәм итүче шундый ук җинаятьче", диде ул.

Бу хакта күбрәк Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
❤8👍1🤡1
Украинадагы сугышта Башкортстаннан һәлак булучы ирләр саны кимендә 770тән узып китте. Бу Азатлык ачык чыганаклардан бөртекләп җыйган исемнәр генә. Чынында үлүчеләр күпме - әйтүче юк.
😢5🗿1
Казанда "Азатлык" татар яшьләре берлеге тарафыннан ай саен оештырыла торган "Стратегия 8" акцияләре кысаларында татар телен яклап ялгыз пикет узды.

Бу юлы пикетта депутатлардан буш эшләр белән шөгыльләнүдән туктап, татар телен мотлак укытуны мәктәпләргә кайтару таләбе яңгырады.

"Әлеге пикетның максаты - татар теленең хәленә игътибар итү. Татарстанның Конституция мәхкәмәсе урынына Конституция шурасы булдырылды. Аның карарларын үтәү мәҗбүри түгел. Депутатлар буш эшләр белән шөгыльләнгәнче мәктәпләргә татар телен кайтару белән янсалар, бу зур эш булыр иде. Татар телендә балалар бакчасыннан алып университетка кадәр тулы канлы мәгариф системын булдыруны таләп итәбез. Татарстан президенты да татар халкы өчен чын мәгънәсендә көршергә чакырабыз. Аларның буш эшләре беркемгә дә кирәк түгел, тарихта исемнәре дә калмаячак. Татарстан хокукларыннан чигенүдән туктауны таләп итәбез", дип сөйләде берлек лидеры Наил Нәбиуллин.

Мондый пикетлар ай саен уза.
👍31❤7
Сабантуй яңалыклары:

🔺Башкортстанның Акъяр авылында узган Сабантуйда корот әзерләү ысулы күрсәтелгән. Анда ясалган бу сөт ризыгы ярты тонна диярлек булып (442,6 кг) Русиянең Рекордлар китабына кертелгән.

🔺Ә Татарстанның Яшел Үзән районы Олы Клүчә авылы Сабантуеннан көрәштә җиңүчегә әзерләнгән тәкә урманга качкан. Аны табып алганнар. Бәйрәм батыры Гадел Вәлишин бу тәкә аның хуҗалыгында иркен урында яшәячәк дип вәгъдә биргән.

Әлегә шулар.
👍7❤1🤡1
Башкортстанның Туймазы районында нефть резервуары янган.

"Япрык" нефть җыю пунктында янгын турында хәбәр Уфа вакыты белән 16:25тә килә. Янгын сәбәпләре әле төгәл ачыкланмаган, яшен сугу фаразы да бар.

Әлеге вакытка ялкын сүндерелгән, корылманы суыту эшләре бара. Зыян күрүче кешеләр юк диелә.

Кичә Уфаның тимер юл станциясе янында ягулык саклагыч янган иде.
😱6🥰3😢1
Ә йоклар алдыннан аудиокитаплар тыңларга мөмкин.

Бу атнада (8 июньдә) инглиз язучысы Джордж Оруэллның "1984" романы дөньяк күрүгә 74 ел тулды.

Әйдә!Online проекты берничә антиутопияне татар телен өйрәнүчеләргә яраклаштырып тәрҗемә иткән һәм аудиоәсәр итеп чыгарган иде
👍8❤1🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 11 июнь, якшәмбе. Көнне кыскача яңалыклардан башлыйбыз.

🔺Бүген иртән Калуга өлкәсенең Жуковский районы Стрелковка авылына бер дрон, соңрак Медынский районындагы урманга икенче дрон төшкән. Бу хакта өлкә губернаторы Владислав Шапша хәбәр итә. Беренчел мәгълүматларга караганда, зыян күрүчеләр юк.

🔺Төнлә Белгород өлкәсе Алексеевски шәһәр бүлгесендә йөк поездының 15 вагоны тимер юлдан чыккан. Бу хакта өлкә губернаторы Вячеслав Гладков хәбәр итте. Поезд буш булган.

🔺Кахов гидроэлектр станциясе дамбасы җимерелү нәтиҗәсендә 29 кеше хәбәрсез югалган. Бу рәсми мәгълүматны шимбә кичендә Украина эчке эшләр министры Игорь Клименко җиткерде. Аның сүзләренчә, су басу зонасыннан 2678 кеше коткарылган. Шул ук вакытта, волонтерларга сылтама белән Русиянең “Агентство” басмасы язуынча, Русия басып алган Днеперның сул ярында су баскан җирләрдәге 374 кешенең язмышы билгеле түгел.

🔺Запорожье өлкәсенең Орехов шәһәренә Русия хәрбиләре ут ачу нәтиҗәсендә, ике кеше һәлак булган, бер кеше яраланган. Өлкәнең хәрби хакимияте башлыгы Юрий Малашко үз телеграм каналында язуынча, снаряд шәхси йортка эләккән.

🔺Кырымда 53 яшьлек кырымтатар активисты Эльдар Менситовны урлаганнар. Бу хакта үз Facebook битендә җәмәгать эшлеклесе Лутфие Зудиева яза. Менситов соңгы тапкыр хатынына җомга көнне эштән кайтканда шалтыраткан. Хәзер аның телефонына шалтырату бармый. 2021 елны ФСБ Нариман Джелял һәм бертуган Ахметовлар эшенә бәйле Менситов өендә тентү уздырган иде.

🔺Александр Лукашенкга каршы торучыларны берләштергән Беларус тимер юл эшчеләре җәмгыяте 2022 елның гыйнварыннан 2023 елның февраленә кадәр Беларус җирлегеннән Русиягә һәм басып алган Украина җирләренә якынча 131 мең тонна, ягъни ай саен ун мең тоннадан артык хәрби кирәк-яраклар кертелгәнен әйтә. Украинага басып кергәнче бу күләм ун тапкыр кимрәк булган һәм 2022 елның 24 февраленнән соң кинәт арта башлаган.

Әлегә шулар. Азатлык белән калыгыз.

@azatliqradiosi
❤2👍2🔥1
Чаллы шәһәре 1 июльдә Мәскәүнең Коломенское паркында узачак Сабантуйның мәртәбәле кунакларына милли ризыклар мәйданчыгы оештырачак.

Татар милли ашлары белән берничә йөз кунакны тукландыру күздә тотыла. Шул нисбәттән шәһәр башкарма комитеты 3,1 миллион сумга тендер игълан итте, дип яза Chelny-biz.

Иртәнге ашта 230 кунакка кыстыбый, каклаган каз, тутырган тавык, бәлеш, вак бәлеш, сыер итеннән шулпа, казанда пешкән сарык ите белән яшелчәләр, балык тәбәсе, өчпочмак, гөбәдия, чәкчәк һәм тагын башка күп кенә ризыклар тәкъдим ителәчәк.

Сөтле татар чәе янына җиләк-җимеш, корыҗимешләр, кайнатма, бал, гөбәдия, талкыш каләвә, пахләвә, баллы һәм чикләвекле чәкчәк булачак. Кичке аштагы 500 кешегә, кабымлыклардан тыш, балык тәбәсе (татарча судак), үрдәк һәм борайдан пешерелгән зур бәлеш, сарык итеннән ясалган Казан пылавы, вак бәлеш, сыер итле өчпочмаклар куелачак. Чәй янына – баллы пироглар.

Кунакларга милли кием, түбәтәй-калфак кигән дистәдән артык официант хезмәт күрсәтәчәк.

Ничек сезгә?

@azatliqradiosi
👍5🤡3🔥1🤔1😱1
Кырымтатар активисты Марлен Мустафаевка аппеляция алдыннан 7300 битлек эш белән танышу өчен бары 15 көн вакыт биргәннәр.

Бу хакта ОВД-Инфо яза.

Узган елның 30 ноябрендә Дондагы Ростовның Көньяк бүлге хәрби мәхкәмәсе сәяси тоткын Мустафаевны 17 ел колониягә хөкем итте. Аны “Хизб ут-Тәхрир” террорчы оешма эшчәнлеген оештыру һәм хакимиятне көч кулланып алыштырырга әзерләнү турындагы җинаять маддәләрендә гаепле дип таптылар.

▪️2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
▪️Русиядә тыелган, ләкин Украинада тыелмаган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бәйле эзәрлекләүләр аеруча күп.

@azatliqradiosi
😢4❤1👍1🤬1
Канадада яшәүче тел активисты Алимә Сәлахетдинова 2018 елда онлайн татар теле мәктәбен оештырды.

Укучылар – күбесенчә, балалар һәм яшүсмерләр, олылар өчен аерым төркемнәр дә бар. "Alima Academy" дип аталган бу онлайн мәктәпкә 100дән артык укучы йөри, географиясе дә киң: Канада, АКШ, Германия, Австралия, Төркия. Чит ил укучыларына юнәлгән мәктәп булса да, Русиядән дә укучылар бар. Бу хакта тулырак сайтыбызга кереп укый аласыз.

👆Шулай ук махсус карточкалар да әзерләдек.

@azatliqradiosi
🔥13👍3❤2