Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең оркестр җитәкчесе Рәшит Мостафин вафат.

Татарстанның халык артистына 77 яшь иде.

Татар теле мәктәпләрдән куылган вакытта мәшһүр музыкант Азатлыкка татар коллективларында да татарча мохит югалу ихтималы бар дип борчылуын сөйләгән иде.

'Балаларга тигез караш бетте. Берсенә татар телен укымаска да ярый, берсенә ярамый. Шундый заманны үттек бит инде: рус балалары өйләренә кайтып китәләр иде, ә без татарларны төрлечә мыскыл итеп җиденче итеп куелган татарча факультатив дәрескә калдыралар иде. Яңадан шуңа кайтабызмы?

Ансамбльдә татар мохитен сакларга тырышабыз. Бер тапкыр безгә шәп тавышлы егетләр килде. Матур җырлыйлар, тотарга да кабул итәргә инде менә. Ноталар тоттырдык та, әйдәгез әле, татарча да җырлап карагыз, дибез. Юк, без русча гына җырлаячакбыз, татарча җырларга башка кешеләрне алырсыз, ди болар. Бездә алай була алмый. Татар ансамблендә татар телен хөрмәт итмәгән кеше эшләми генә", диде.

@azatliqradiosi
😢18❤2
Тагын бер үлем.

Татар иҗтимагый үзәген мәхкәмәдә яклаган юрист Алексей Златкин вафат. Аңа 43 яшь булган.

Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😢22👍1
“Вагнер” хәрби хосусый ширкәте Сергей Шойгу белән бернинди килешү имзаламаячак.

Бу хакта ширкәт җитәкчесе Евгений Пригожин әйтте. 10 июньдә Русия саклану министры Шойгу барлык ихтыярилар отрядларын "комплекслы ярдәм оештыруга һәм максатларга ирешү өчен бердәм карашлар булдыру"га 1 июльгә кадәр Саклану министрлыгы белән килешү имзалатуны күздә тоткан фәрманга кул куйган иде.

Пригожин сүзләренчә, “Вагнер” ширкәте болай да бар эшләрен Русия кораллы көчләре командирлары белән килештерә һәм югары нәтиҗәле структура булып тора.

"Кызганычка каршы, күпчелек хәрби бүлекләрдә андый эффективлык юк, һәм нәкъ шул сәбәпле Шойгу хәрби хәрәкәтләр белән тиешлечә идарә итә алмый.

Бу карардан соң нәрсә булырга мөмкин - безгә корал һәм сугыш кирәк-яраклары бирелмәячәк – ярый карарбыз, башларына төшкәч корал һәм сугыш кирәк-яраклары тотып "ярдәм" итү үтенече белән үзләре киләчәк”, диде Пригожин.

@azatliqradiosi
😁5✍1
Библиянең башкорт теленә тәрҗемәсе дөнья күргән

19 июньдә Урыс православ чиркәве аны Уфада тәкъдим итәчәк.

Элегрәк христианнарның изге китаплары татар һәм аның себер диалектына, башка халыкларның теленә тәрҗемә ителгән иде.

Урыс булмаганнарны чукындыру эше элек-электән үк эзлекле рәвештә башкарылып килә һәм моңа зур күләмдә акчалар тотыла.

Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👎11😁4🤔1🤬1🥱1
Аннексияләнгән Кырымда тимер юлда шартлау булган.

Бу хакта Русия медиалары һәм телеграм каналлары хәбәр итә.

Baza язуынча, йөк ташучы поездның йөртүчесе шартлаткычны күреп тиз генә машинаны туктатырга тырышкан. Шартлау нәтиҗәсендә, тимер юл һәм поездга зыян килгән. "Осторожно, новости” язуынча, берничә кешегә урында ярдәм күрсәтелгән, хастаханәгә беркем озатылмаган. Башка чыганаклардан күренгәнчә, тимер юлның ике хезмәткәре җәрәхәтләнгән.

Шартлау Кырымның Киров өлкәсендә, ярымутрауның көнчыгышында була. Поездлар хәрәкәте туктатылган.

@azatliqradiosi
🔥5🤔1
Идел-Урал авылларында Сабантуйлар гөрләгән бу көннәрдә Азатлык 70нче елларда татар авылларында төшерелгән фотолар тәкъдим итә.

Аларны Казанның танылган фоторәссамы Рифкать Якупов төшергән.

"Мин беренче тапкыр чын татар Сабантуен 1971 елда күрдем. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институты галимнәре этнографик экспедициягә чыгып китте, мин дә аларга ияреп киттем. Киров өлкәсенең Урта Шөн авылына барып эләктем. Бүләк җыю, икенче көнне Сабантуй мәйданын күреп шаккатым. Иреклек, үз телеңдә аралашу, җор теллелек. Ижауда, урыс телле мохиттә үсеп минем өчен болар барысы да яңалык булды. Ул вакытта Сабантуйларны авыл кешеләре үз көче белән уздыра иде, бернинди дә өстән фәрман бирү, көнен билгеләү булмады. Кешеләр ни бар, шуны уртак казнага салды. Бүләк җыйганда татарлар үз өеннән тукыма, яулык, одеколоннар бирә иде. Күп җыела иде, Сабантуй мәйданыннан берсе дә бүләксез китми иде", дип сөйли фотограф.

Фотоларын күбрәк 👉монда карап була, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤17👍2🔥1🥱1
Хәерле иртә, дуслар. Бүген 12 июнь, дүшәмбе. Русиядә халык ял итә. Көнне кыскача хәбәрләрдән башлыйбыз.

🔸Украина Русия контролендәге Днепрның сул як ярыннан 112 кешене чыгара алган. Су баскан җирләрдән кешеләрне эвакуацияләү турында Херсон өлкә хакимияте башлыгы Александр Прокудин сөйләде. Аның әйтүенчә, басып алынган җирләрдән чыгарылган кешеләрнең 54 хатын-кыз, җидесе бала. Көймәләрнең берсен Русия хәрбиләре утка тоткан, өч кеше һәлак булган, 23 кеше яраланган.

🔸Русия армиясе Запорожье өлкәсендә Украина кораллы көчләренең һөҗүмен туктату өчен дамбаны шартлаткан. Бу хакта Таврида юнәлешендәге саклану көчләренең уртак координация үзәге спикеры Валерий Шершень әйтте. Дамба Запорожье өлкәсенең Пологовский районының Новодаровка авылы янында урнашкан. Шартлау елга ярындагы торак пунктларны су басуга китергән. Шершень фикеренчә, бу Украина кораллы көчләренең һөҗүм барышына тәэсир итмәячәк.

🔸Бүген Башкортстан Уфа көнен бәйрәм итә. Бәйрәмгә әзерлек максатыннан, кичә кайбер үзәк урамнар транспорт йөреше өчен ябык булды. Башкортстан медиалары Русия президенты Владимир Путинның Башкортстан башлыгы Радий Хәбировны Русия көне белән котлавы турында яза, шул ук вакытта шәһәр көне искә алынмый.

Әлегә шулар. Көн дәвамында бергә булыйк! Без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
🔥4👍3❤1
Херсон өлкәсенә төнлә булган һөҗүмдә өч кеше һәлак булган.

Русия хәрбиләре узган тәүлектә 26 тапкыр һөҗүм иткән. Бу хакта өлкәнең хәрби хакимияте башлыгы Александр Прокудин хәбәр итте. Барлыгы 12 кеше яраланган.

@azatliqradiosi
😢5🤬1
Быел гыйнвардан апрельгә кадәр Башкортстанда 5,4 мең никах теркәлгән.

Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 4% кимрәк. Шул ук вакытта, Идел буе төбәкләре арасында иң күп гаилә коручылар Башкортстанда. Икенче урында Татарстан килә. Анда 5,2 мең никах теркәлгән. Бу хакта РБК яза.

Шул ук вакытта, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда аерылышучылар саны Башкортстанда 1,6% ка арткан. Барлыгы 5,3 мең гаилә таркалган. Татарстанда 4,8 мең гаилә аерылышкан.

Никахларның кимүе нәрсәгә бәйле дип саныйсыз?

@azatliqradiosi
🤔1
Херсон өлкәсенең Русия билгеләгән баскын хакимиятләре Кахов гидроэлектр станциясе буасы җимерелгәннән соң, су басудан зур зыян күргән Голая Пристань шәһәрен карантинга япкан.

Бу хакта "Медуза"га һәм "Агентство"га су баскан районнарга ярдәм күрсәтергә тырышучы волонтёрлар хәбәр иткән.

Волонтёрлар әйтүенчә, шәһәр керү өчен дә, чыгу өчен дә ябылган. Шул сәбәпле, анда калган кешеләргә һуманитар ярдәм тапшырып булмый.

Җирле халык сөйләвенчә, 10 июньдә су баскан шәһәр буйлап хәрбиләр йөргән, алар мегафоннар аша 11 июньдә Голая Пристаньның карантинга ябылачагын кисәткән. "Медуза" әңгәмәдәше бу мәгълүматны раслаган. Волонтерлар әлеге чара үлүчеләр күп булуы белән бәйле, дип шикләнә.

Русия хакимиятләре Днепрның Русия контролендәге сул як ярында рәсми рәвештә сигез кешенең үлүен хәбәр итте.

@azatliqradiosi
🔥3🤬1
Җомга көнне югалган 53 яшьлек кырымтатар активисты Эльдар Менситов кичә кич «Железнодорожный” полиция бүлегендә табылган.

Аны кыйнаган булулары ихтимал. Бу хакта Менситов белән очрашкан адвокат Сафие Шабановага сылтама белән “Кырым теләктәшлеге” хәбәр итә.

Менситовның югалуы турында шимбә көнне аның хатыны хәбәр итте. Ул ире белән җомга көндез телефоннан сөйләшә, кич Менситов өенә кайтмый. Аның машинасын Акмәчеттә базар янында табалар. Ир кеше базардан азык-төлек алып өенә кайтырга чыкканда, аның машинасын ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатып, Менситовны үз транспортына күчереп утырталар. Активист машинасын базар янына илтеп куялар.

2021 елны ФСБ Нариман Джелял һәм бертуган Ахметовлар эшенә бәйле Менситов өендә тентү уздырган иде.

@azatliqradiosi
🤬5👍1
⚡️Италиянең элекке премьер-министры Сильвио Берлускони вафат.

Аңа 86 яшь иде.

Бу хакта Corriere della Sera хәбәр итә.

@azatliqradiosi
🔥3🫡1
Русиянең бәйсез массакүләм мәгълүмат чаралары бүген - Русия көнендә сәяси тоткыннар, шулай ук Украинадагы сугышка каршы булган барлык русияләргә теләктәшлек белдерү марафоны үткәрә.

Төрле журналистлар үзләренең YouTube каналларында трансляцияләнәчәк уртак эфирда берләште. Марафон көне буе - иртәнге 9дан кичке 10га кадәр барачак. Марафон вакытында сәяси тоткыннарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өчен акча җыелачак.

“Хакимиятләр Русия халкының барысы да Украинага һөҗүмне яклый дип ышандырырга тырыша. Ләкин без моның алай түгел икәнен беләбез”, ди акцияне оештыручылар.

Эфирны “Дождь” телеканалы журналистлары ачты. Трансляциянең беренче ярты сәгатендә ике миллион сумнан артык акча җыелды.

Акциядә Медиазона, Медуза, The Insider, Холод, "Важные истории", һәм Русиянең башка бәйсез медиалары, шулай ук "Популярная политика" һәм "Ходорковский LIVE" каналлары катнаша.

@azatliqradiosi
❤1👍1
Татарстанда Конституция шурасы төзелә.

Бу — узган ел Мәскәү басымы белән бетерелгән Татарстан Конституция мәхкәмәсе урынына булдырылучы дәүләт оешмасы. Депутатлар узган атнада канун өлгесен хуплады. Татарстанның элекке юстиция министры, юридик фәннәр докторы Мидхәт Корманов фикеренчә, шура мәхкәмәне алыштыра алмаса да, республикага мондый оешма кирәк. Шул ук вакытта ул шураның кыюлык күрсәтүенә, анда Татарстан Конституциясен яклаучылар килүенә шикләнеп карый. Азатлык юрист белән яңа төзелүче оешма хакында сөйләште.

💬 Беренчедән, мәхкәмәнең карары үз көченә кергәннән соң ул үтәлергә тиеш иде. Конституция шурасының карарлары бары киңәш бирү рәвешендә булачак. Теләсәң үтисең, теләмәсәң — юк.

Мәхкәмә бетерелгәннән соң кемдер кануннарга бәя бирергә тиеш. Әмма анда кемнең эшләве мөһим. Минемчә, шурада юридик яхшы белемле кешеләр дөрес итеп эшләсәләр, аларның карарлары да дөрес чыгарыла диярләр. Әлегә болай дип әйтеп булмый, чөнки анда кем булачагы билгеле түгел.

Конституция шурасына канунны кире кагу өчен кыюлык җитүе кирәк. Дәүләт шурасы юристлары хупласа, Конституция шурасы аңа ничек каршы килер? Хәзер депутатлар кануннарны нигездә федераль кануннарга тәңгәлләштереп утыра. Әгәр дә канун өлгесе хокукый мәсьәләләр комитеты аша керде икән, шура "бу дөрес түгел, кертмәгез" дип әйтә алмый бит", ди Корманов.

👉Азатлык сәхифәсендә
👉Көзге сайтта

@azatliqradiosi
🤯3🔥2🤡2👍1
Чечняның "Әхмәт" отряды беренче булып Русия саклану министрлыгы белән "ихтыяри" хәрби төркемнәрнең хезмәтен оештыру турында контракт имзалаган.

Чечнядан Украинага каршы сугышырга ничә яллы сугышчы җибәрелүе билгеле түгел. Чечня башлыгы Рамзан Кадыров яңа сугышчылар атна саен килеп тора ди, хокук яклаучылар исә республикада яшәүчеләрне сугышка мәҗбүри җибәргән очраклар турында да җиткерә.

10 июньдә Русия саклану министры Сергей Шойгу бөтен “ихтыяри” хәрби төркемнәргә дә 1 июльгә кадәр шундый килешүләр имзаларга боерды.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
💩2🤡1
Баймак районында яшәүчеләр җир мәсьәләләренә бәйле халык җыены уздыруны таләп итә, хакимиятләр рөхсәт бирмәгән.

“Авылда сәер хәлләр майтарыла – җирле халыкның пай җирләрен тартып алмакчы булалар", дип сөйли экоактивист Илдар Йомаголов. Сәйгәфәрдә яшәүчеләр җирләрне читтән килгән оешмаларга арендага бирмәкчеләр дип борчыла.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬1