Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Узган шимбә Британия башкаласы Лондонда Сабан туе узды Зурлап оешкан түгел, гади генә булса да, ул авыл җыены кебек җылы рухта һәм күңелле узды. Төрле уеннар, җыр-биюләр, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, хәтта көрәш тә булды. Иң мөһиме — бу "өстән" кушып…
Британия башкаласы Лондонда узган Сабантуеннан берничә фото да тәкъдим итәбез
Милли бәйрәмне Лондондагы татар активистлары төркеме оештырган.
Гади генә, әмма авыл җыены кебек җылы рухта һәм күңелле узды ди алар.
Төрле уеннар, җыр-биюләр, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, хәтта көрәш тә булган.
@azatliqradiosi

👍21❤1
Сәлам, дуслар! Азатлык үз эшен дәвам итә, 13 июнь иртәсенә төп хәбәрләр:
▪️ Төнлә Русия Украинага ракетлар һәм дроннар белән һөҗүм итте. Кривой Рогта ракет торак йортка эләккән, 3 кеше һәлак, 25 кеше яраланган. Һөҗүмнәр турында Киев белән Харковтан да хәбәрләр бар.
▪️ Краснодар хакимияте нефть базасында янгын чыгуы турында хәбәр итте.
▪️ АКШ КНДРның алга таба Русиягә тагын күбрәк корал бирә алуы турында борчыла. Пхеньян Русиягә корал сатуны танымаса да, АКШ КНДРның Русиягә корал бирүе турында белдерә.
▪️ Татарстанда инвестицион проектлар өчен җирне сәүдәсез алу өчен минималь бәяне 23 тапкыр төшерергә җыеналар. Элек инвестициянең минималь күләме 350 миллион сум булса, хәзер аны 15 миллион сумга калдырырга телиләр.
▪️ АКШның элекке президенты Дональд Трамп Майамига мәхкәмә утырышына килгән. Аңа серле документларны тиешенчә сакламауда гаепләүләр белдереләчәк дип көтелә.
Безне укыгыз, карагыз, тыңлагыз. Азатлык татар телендә башка җирдә булмаган хәбәрләр яза һәм укучыларына тиз, объектив мәгълүмат җиткерә. Азатлык белән калыгыз!

Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍2❤1
Бүген Башкорт академия драма театрында Хәким Мортазин белән хушлашачаклар
Актерны 14 июньдә туган авылы Яңабайда җирләячәкләр.
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры актёры Хәким Мортазин 12 июнь көнне 48 яшендә вафат булды.
Аның хакта 👉 монда укый аласыз.

Азатлык Радиосы
Бүген Башкорт академия драма театрында Хәким Мортазин белән хушлашачаклар
Актерны 14 июньдә туган авылы Яңабайда җирләячәкләр.
😢11
"Хатыным гына түгел, үзем дә төрмәдә кебек"
Активист, сәясәтче Лилия Чанышевага 12 ел төрмә яный. Хөкем карары нинди генә булса да, ул бу кадәр утырмаячак дип саный ире Алмаз Гатин. Хатынының иреккә чыгаруы өчен ел ярым көрәшүче татар ире нинди каршылыклар белән очрашуы турында сөйләде.
👔 "Лилия безгә терәк булырга тырыша. Еламый. Ул көчле иде болай да, әмма хәзер чакматашка әйләнгән. Кайда утырса да, ул кешеләрне уйлап, аларның тормышларын җайга салырга тырыша.
Әнигә ярдәм кирәк, аның янында бул, ул терелсен иде дип дога кыла. Үзенең әти-әнисе белән аралашуны тели. Аралар өзелмәсен иде ди. Үзегезне карагыз, яхшы ашагыз, йокларга тырышыгыз, ди. Мин дә синең җилкәңдә, авыру әни дә калды дип борчыла. Үзеңне сакла дип сорый".
Лилия Чанышевага хөкем карары 14 июньдә чыгарылырга тиеш.
👉 Азатлык сәхифәсендә
👉 Көзге сайтта
Активист, сәясәтче Лилия Чанышевага 12 ел төрмә яный. Хөкем карары нинди генә булса да, ул бу кадәр утырмаячак дип саный ире Алмаз Гатин. Хатынының иреккә чыгаруы өчен ел ярым көрәшүче татар ире нинди каршылыклар белән очрашуы турында сөйләде.
Әнигә ярдәм кирәк, аның янында бул, ул терелсен иде дип дога кыла. Үзенең әти-әнисе белән аралашуны тели. Аралар өзелмәсен иде ди. Үзегезне карагыз, яхшы ашагыз, йокларга тырышыгыз, ди. Мин дә синең җилкәңдә, авыру әни дә калды дип борчыла. Үзеңне сакла дип сорый".
Лилия Чанышевага хөкем карары 14 июньдә чыгарылырга тиеш.
👉 Азатлык сәхифәсендә
👉 Көзге сайтта
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Азатлык Радиосы
Лилия Чанышеваның ире Алмаз Гатин: "Хатыным гына түгел, үзем дә төрмәдә кебек"
Активист, сәясәтче Лилия Чанышевага 12 ел төрмә яный. Хөкем карары нинди генә булса да, ул бу кадәр утырмаячак дип саный ире Алмаз Гатин. Хатынының иреккә чыгаруы өчен ел ярым көрәшүче татар ире нинди каршылыклар белән очрашуы турында сөйләде.
😢6
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Джон Кирби: Русиянең Алабугада Иран дроннарын җитештерү нияте борчый АКШ дәүләт иминлеге шурасы вәкиле Джон Кирби Русиянең Иран белән хәрби өлкәдә арта барган хезмәттәшлеге турында яңа мәгълүмат җиткерде. Кирби сүзләренчә, шушы елның маена Русия Ираннан…
Русия диңгез юлыннан күпсанлы Иран дроннарын ала һәм үзе дроннарны җитештерүне җайларга тырыша – Британ саклану министрлыгы
Дроннарны Русиягә күпләп китерү Каспий диңгезе аша оештырыла диелә.
Элегрәк мондый хәбәрне АКШ дәүләт иминлеге шурасы вәкиле Джон Кирби да җиткергән иде. Ул Русиянең Татарстандагы Алабуга шәһәрендә Иран дроннарын җитештерә башлау ниятенә аеруча борчылу белдергән иде.
Азатлык Ираннан Русиягә дроннар китерү харитасын ясады. Моннан тыш Алабугада дроннар җыю планлаштырылган корылма сурәте дә бар.

🔥2👍1🤬1😢1
Башкортстан түрәсе Сабантуйны сугышка бәйләп, "патриотик бәйрәм" дип атады
Белорет районы башлыгы Андрей Иванюта башкорт һәм татарның милли бәйрәменең асыл мәгънәсен Украинадагы сугышны хуплауга кайтарып калдырды. "Хәзер бу кыр эшләре төгәлләнү бәйрәме генә түгел. Беренче чиратта барыбызны берләштерүче патриотик чара", дип белдерде ул.
Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан бирле Башкортстанда сугышны хуплап, әледән-әле яңа тәкъдимнәр белән чыгыш ясап торалар.
Безнең хисапка күрә, республикадан бу сугышта кимендә 772 кеше һәлак булган. Чынлыкта үлемнәр саны тагы да күбрәк, хакимият чын саннарны яшерә.

Башкортстанда район башлыгы Сабантуйны сугышка бәйләп, "патриотик бәйрәм" дип атады
Белорет районы башлыгы Андрей Иванюта башкорт һәм татарның милли бәйрәменең асыл мәгънәсен Украинадагы сугышны хуплауга кайтарып калдырды. "Хәзер бу кыр эшләре төгәлләнү бәйрәме генә түгел. Беренче чиратта барыбызны берләштерүче патриотик чара", дип белдерде…
🤬8🤮1
📍Швеция Эрдоганны тәнкыйтьләүчеләрнең берсен Төркиягә тапшырачак
Сүз Төркиянең 35 яшьлек ватандашы турында бара. 2013 елда төрек мәхкәмәсе аны наркотиклар белән бәйле җинаять өчен дүрт ел җиде айга ирегеннән мәхрүм иткән булган. Ул шартлы рәвештә вакытыннан алда азат ителгәннән соң, канунлы рәвештә Төркиядән киткән һәм Швециядә эшләргә рөхсәт алган.
30 майда Швеция Югары мәхкәмәсе экстрадация турындагы канунга һәм Европа кеше хокуклары конвенциясенә ярашлы, ирне Төркиягә тапшыру өчен бернинди каршылыклар юк дип карар чыгарган.
Үз чиратында Швеция мәхкәмәсендә ир үзен Төркиягә Көрдстан эшче фиркасен хуплавы өчен тапшыруны сорыйлар дип әйткән.
Швеция НАТОга керергә гариза тапшырганнан бирле, беренче тапкыр Төркиягә Көрдстан эшче фиркасе тарафдарын тапшырачак. Әнкара Швециядән 100дән артык көрд активистын Төркиягә тапшыруын таләп иткән иде.

👍3😢2❤1😁1🤯1🤬1
Татарстанда яңа оешкан Конституция шурасы турында кичә җентекле язма чыгарган идек. Бу шураның вәкаләтләре хакында юридик фәннәр докторы Мидхәт Корманов белән сөйләштек.
Язманы укырга вакытыгыз булмаса, махсус әзерләгән рәсемнәрне тәкъдим итәбез.

❤6🤔1
📍Кахов гидроэлектр станциясе буасы җимерелгәннән соң Кара диңгезнең тозлылыгы кимегән
Эколог Евгения Симонова сүзләренчә, бу – буа җимерелгәннән соң диңгезгә төче су эләккәнгә күрә булган.
Белгечләр суда тимернең нормадан тугыз тапкырга артуын теркәгән. Дулкыннар Одесса ярына чүп, үсемлекләр һәм пычракны чыгара, суда үле хайваннарны табалар.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

🤬3
Русия думасының элекке депутатлары өйләрендә Илья Пономарёв эше нигезендә тентүләр уза.
Тентүне тикшерү комитеты уздырган. Тентү уздырылган депутатларның Пономарёв белән ничек бәйле булуы хакында әйтелми.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.