📍Швеция Эрдоганны тәнкыйтьләүчеләрнең берсен Төркиягә тапшырачак
Сүз Төркиянең 35 яшьлек ватандашы турында бара. 2013 елда төрек мәхкәмәсе аны наркотиклар белән бәйле җинаять өчен дүрт ел җиде айга ирегеннән мәхрүм иткән булган. Ул шартлы рәвештә вакытыннан алда азат ителгәннән соң, канунлы рәвештә Төркиядән киткән һәм Швециядә эшләргә рөхсәт алган.
30 майда Швеция Югары мәхкәмәсе экстрадация турындагы канунга һәм Европа кеше хокуклары конвенциясенә ярашлы, ирне Төркиягә тапшыру өчен бернинди каршылыклар юк дип карар чыгарган.
Үз чиратында Швеция мәхкәмәсендә ир үзен Төркиягә Көрдстан эшче фиркасен хуплавы өчен тапшыруны сорыйлар дип әйткән.
Швеция НАТОга керергә гариза тапшырганнан бирле, беренче тапкыр Төркиягә Көрдстан эшче фиркасе тарафдарын тапшырачак. Әнкара Швециядән 100дән артык көрд активистын Төркиягә тапшыруын таләп иткән иде.

👍3😢2❤1😁1🤯1🤬1
Татарстанда яңа оешкан Конституция шурасы турында кичә җентекле язма чыгарган идек. Бу шураның вәкаләтләре хакында юридик фәннәр докторы Мидхәт Корманов белән сөйләштек.
Язманы укырга вакытыгыз булмаса, махсус әзерләгән рәсемнәрне тәкъдим итәбез.

❤6🤔1
📍Кахов гидроэлектр станциясе буасы җимерелгәннән соң Кара диңгезнең тозлылыгы кимегән
Эколог Евгения Симонова сүзләренчә, бу – буа җимерелгәннән соң диңгезгә төче су эләккәнгә күрә булган.
Белгечләр суда тимернең нормадан тугыз тапкырга артуын теркәгән. Дулкыннар Одесса ярына чүп, үсемлекләр һәм пычракны чыгара, суда үле хайваннарны табалар.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

🤬3
Русия думасының элекке депутатлары өйләрендә Илья Пономарёв эше нигезендә тентүләр уза.
Тентүне тикшерү комитеты уздырган. Тентү уздырылган депутатларның Пономарёв белән ничек бәйле булуы хакында әйтелми.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Сәлам, дуслар! Азатлык үз эшен дәвам итә, 13 июнь иртәсенә төп хәбәрләр: ▪️ Төнлә Русия Украинага ракетлар һәм дроннар белән һөҗүм итте. Кривой Рогта ракет торак йортка эләккән, 3 кеше һәлак, 25 кеше яраланган. Һөҗүмнәр турында Киев белән Харковтан да хәбәрләр…
Кривой Рог шәһәренә Русия ясаган һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булган кешеләр саны 11гә җиткән.
Ул хакта Днепропетровски өлкә хакимияте башлыгы Сергей Лысак хәбәр итте. Аның сүзләренчә, коткару операциясе инде тәмамланган, әмма җимереклекләрне чистарту эшләре дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез: 13нче июньгә каршы төндә ракетлар берничә сивил объектка, шул исәптән биш катлы йортка эләккән.
Русиянең саклану министрлыгы төнге һөҗүм уңышлы булды диде. "Бүген төнлә Русиянең һава-космик көчләре Украина хәрби көчләре резервлары урнашкан урыннарга, шулай ук, корал келәтләренә һөҗүм итте. Максат куелган барлык объектлар да юк ителгән", диелә министрлыкның рәсми хәбәрендә.
Бүген — Русия Украинага каршы башлаган сугышның 475нче көне.

🤬4😢1
2022 елда Русиядән доллар миллионеры булган 8,5 мең кеше киткән.
Шул ук вакытта Русиядән күбрәк — доллар миллионеры булган 15 мең кеше — күченеп китәргә тиеш булган дип фаразлаганнар. Әмма Русиягә каршы кертелгән чикләүләр байларга илдән күчеп китүне авырлаштырган.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Шул ук вакытта Русиядән күбрәк — доллар миллионеры булган 15 мең кеше — күченеп китәргә тиеш булган дип фаразлаганнар. Әмма Русиягә каршы кертелгән чикләүләр байларга илдән күчеп китүне авырлаштырган.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
🤷♂1
“Микулай” фильмы Русиянең 109 кинотеатрында күрсәтеләчәк.
Ул киң прокатка чыга. 15 июньдә — Мәскәүдә, 19 июньдә — Петербурда һәм 22 июньдә Казанда күрсәтеләчәк. Бу хакта бүген фильмның баш режиссеры һәм продюсеры Илшат Рәхимбай белдерде.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
Бу фильмга барасызмы?
#Татарстан

❤6👍2👎1🤔1
Татарстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.
Путин режимы башлаган сугышта Казаннан Солтан Зарипов үтерелгән.
Социаль челтәрләрдә язылганча, аңа 23 яшь булган. Ул сугышка "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә ялланып киткән, диелә.
Безнең хисапларга күрә, Татарстаннан шушы сугышта кимендә 472 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

😢4🤡4🤷♂1🕊1
Русия президенты "хәрби хәбәрчеләр" белән очрашты. Путин сүзләренең иң мөһим өлешен китерәбез:
✔️РФ президенты сүзләренчә, хәрби хезмәткә контракт төзегән кешеләр саны — 150 мең, ә ихтыярилар белән бергә — 156 мең.
✔️Белгород өлкәсендәге чикне ныгыта башлаганнар. Белгород өлкәсендә яшәүче гаиләләргә 8,3 млрд сум күләмендә ярдәм бүленәчәк.
✔️Русиядә хәрби хәл кертер өчен нигез юк. Шулай ук, Путин сүзләренчә, өстәмә мобилизация дә кирәкми.
✔️Шул ук вакытта Путин хәрби хезмәткә чакырылганнарның чит ил паспортларын вакытлыча алып тору турындагы канунны имзалады. Хәзер хәрби хезмәткә чакырылган кешеләр чит ил паспортларын Эчке эшләр министрлыгына тапшырырга тиеш.
Исегезгә төшерәбез: Путинның мобилизация турындагы указы әле дә гамәлдә. Узган ел азагында исә Русия саклану министрлыгы 2023 елда 521 мең кеше белән контракт төзергә җыенганын белдергән иде. Путин бүген әйткән 156 мең кеше саклану министрлыгы игълан иткән саннан 3,5 тапкырга азрак булып чыга.
Путин сүзләренә ышанасызмы?

🤡3👍2
Акмәчет тикшерү изоляторында активист Асан Ахтемовның сәламәтлеге начарайган.
Шартларга килгәндә: камераларда иртәнге 6дан кичке 10га кадәр ятакта утырып һәм ятып торырга ярамый. Тоткыннарга тикшерү изоляторы хезмәткәрләренең күзенә карауны тыялар һәм Русия гимнын ятлаталар.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Кырым

Думага сугышта катнашучы хөкем ителгәннәрне азат итү турында канун өлгесе кертелде.
Документка аңлатма язуында әйтелгәнчә, җинаять җаваплылыгыннан азат итү “кораллы көчләрне тулыландыру өчен өстәмә мөмкинлекләр бирәчәк”.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Документка аңлатма язуында әйтелгәнчә, җинаять җаваплылыгыннан азат итү “кораллы көчләрне тулыландыру өчен өстәмә мөмкинлекләр бирәчәк”.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
👍2👎1💩1
Зөһрә —> Зоя, Сания —> Соня, Нуретдин —> Николай, Рамил —> Рома...
Рәссам Зөлфия Илкәева татар исемнәренең бозылышын чагылдырган әсәрләр иҗат итә.
Хәзер аның эшләре белән Пермь шәһәрендәге күргәзмәдә танышырга мөмкин. Ул Шәһәр мәдәният үзәгендә 16 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Бу фотоларны Зөлфиянең Instagramдагы битеннән алдык.
Ошыймы? Таныш күренешме?

❤16👍5🤡4💔3😁2🤔1
Русия Одессага төнлә аткан ракет аркасында өч кеше һәлак булган, җиде кеше яраланган. Одессада корбаннар тагын да күбрәк була ала дип аңлата Украина ягы. Алар җимерекләр астында калырга мөмкин.
Русия ракеты сәүдә үзәгенең саклау бинасына эләккән. Русия ракетыннан бизнес үзәк, уку йорты, кафе, кибет, кешеләр яши торган йортка зыян салган.
Төнлә һава кисәтүләре Харьков, Запорожье өлкәләрендә булган.

🤬14