Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Бүген Лилия Чанышеваның мәхкәмәсе булды, аңа хөкем карары чыгарылды. Бу мәхкәмәдә Лилия, ире Алмаз Гатин, адвокаты ниләр әйтте - кыскача безнең рәсемнәрдә.
😢3🕊1
Депутат Адам Делимханов белән ни булган?
Төрле
версияләр:

🗣 Русия саклану министрлыгының "Звезда" каналы Делимхановның яралануын хәбәр итте. Журналистларга бу хакта ЛДПР фиркасенең матбугат хезмәтендә җиткерүләре әйтелде. Соңрак хәбәрнең тексты төзәтелде, анда яралану турындагы мәгълүматны беркем расламавы әйтелә.

🗣 Украина кораллы көчләрендә хезмәт итүче сәясәт белгече Кирилл Сазонов Делимхановның Запорожье өлкәсе Приморск шәһәрендә, Украинаның махсус операцияләр көчләре катнашында үтерелүен белдерде.

🗣 Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Telegram-каналында Делимханов белән элемтәгә чыга алмавын язды.

🗣 Русия думасы рәисе Вячеслав Володин Делимханов белән телефоннан сөйләшкәнен, аның "исән-сау" булуын әйтте.

53 яшьлек Делимханов үзенең туганы Рамзан Кадыровның уң кулы булып санала. Ул Рамзан Кадыровның әтисе – Чечня мөфтие Әхмәт Кадыровның иминлек хезмәтендә эшләгән, ә аңа кадәр фетнәчел Чечен республикасы Ичкериянең бригада генералы Салман Радуевның машина йөртүчесе булган. Радуевны Русиядә террорчылык өчен хөкем иттеләр.

2014 елдан бирле җинаятьчелек белән элемтәләре өчен Делимханов АКШ чикләүләрендә.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍4🤡2🤔1
📍Украинадан басып алынган төбәкләр сентябрьдә сайлаулар үткәрергә тели

Аннексияләнгән Донецки һәм Луһански "халык республикалары"ның, Херсон белән Запорожье өлкәләренең Русия билгеләгән җитәкчеләре быел 10 сентябрьдә - бердәм тавыш бирү көнендә үзләрендә сайлаулар оештырырга тәкъдим итә.

Русия президенты Украинаның дүрт төбәген аннексияләве хакында былтыр сентябрьдә игълан итте, әмма аларның кайбер өлешләре генә Мәскәү контролендә. Киев һәм Көнбатыш илләре алдан ук аннексияне танымаулары турында белдергән иде.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
🤡5😁2👍1
БМОның качаклар эше комиссары Филиппо Гранди белдергәнчә, дөньяда сугышлар һәм эзәрлекләүдән качучылар саны 110 миллионнан артты.

Икенче дөнья сугышыннан соң качаклар санының иң тиз артуы узган ел теркәлде.
😢6
❗️Путин Татарстанда һәм Башкортстанда пилотсыз очкычлар җитештерүгә ярдәм үзәкләре булдырырга кушты

Бу үзәкләр пилотсыз очкычлар проектлаштыру, сынап карау, җитештерү белән шөгыльләнәчәк. Алар 2030 елга кадәр эшли башларга тиеш диелә.

▪️Көнбатыш медиа Русиянең үз җирләрендә иран дроннары җитештерә башларга ниятләвен яза. Иран дроннары җитештерүче завод "Татарстанда урнашыр дип көтелә" диелә.

▪️Күптән түгел АКШ дәүләт иминлеге шурасы вәкиле Джон Кирби Русиянең Татарстандагы Алабуга шәһәрендә Иран дроннарын җитештерә башлау ниятенә борчу белдерде. Бу җитештерү Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасында планлаштырыла, диде ул.

Бу хакта күбрәк 👉 монда укый аласыз.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🤬5👍3
🇨🇳 Татарстанда Дэн Сяопин исемендәге логистик комплекс төзелеше башланды

Ул Тукай районында урнашачак, дип хәбәр итте "Алабуга" махсус икътисади зонасы. Проект кысаларында "Алабуга" Кытай белән тауар әйләнешен оештырачак диелә. Объектны киләсе елның беренче чирегендә тапшырырга ниятлиләр.

➖ Татарстан белән Кытай арасында үзара сәүдә активлаша бара. Элегрәк "Idel.Реалии" Кытайның Идел буе төбәкләренә экспансиясе турында махсус проект чыгарган иде. Анда Кытайның "Бер билбау – бер юл" дип аталган глобаль инициативасы сурәтләнә.

➖ Кытай Идел буена экспансиясен башлаганнан соң бу инициатива өчен төп әһәмияткә ия булган төбәк – Синҗанда репрессияләрнең актив фазасы башланды.

➖ Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң Көнбатыш илләр Русиягә карата чикләүләр кертте. Бу сурәттә Русиянең Кытай белән хезмәттәшлеге артты. Кытай Русиянең Украинага каршы сугышын тәнкыйтьләүдән баш тарта.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🤮7👎3🔥2💩2❤1
Башкорт дәүләт филармониясе Денис Майдановның Минскидагы концерты өчен 4,8 миллион сум түләячәк

Бу хакта мәгълүмат дәүләт өчен сатып алулар сайтында чыккан. Килешүне җәмәгатьчелеккә чыгармаганнар, аның кем белән төзелгән булуы әйтелми.

Денис Мәйданов – Русиянең Украинага һөҗүмен хуплаучыларның берсе.

Быел март аенда Украина мәхкәмәсе Русия думасының 20 депутатына 15әр ел төрмә җәзасы бирү, аларның милкен тартып алу турында читтән торып карар чыгарды. Алар арасында Денис Майданов та бар иде.

Филармония акчасын мондый концертка тоту дөрес дип саныйсызмы?
🤮10👍2🤬2❤1
"Үзебезнең" татар булу өчен нинди сүзләр кулланырга кирәк дип уйлыйсыз?

Әйдә! Online татар сөйләменә хас булган шундый кызыклы сүзләр һәм гыйбарәләрне туплап карады. Видеоны карап, үз тәкъдимнәрегезне дә языгыз 😉

https://youtu.be/w4MbbSQ1KnY
😁8👍5❤2🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген пәнҗешәмбе, 15 июнь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Украина кораллы көчләре хәбәр итүенчә, Русия Днепропетровский өлкәсенә ракетлар аткан, алар сәнәгать объектларына эләккән. Төнлә шартлаулар шулай ук Одесса өлкәсендә һәм Харьковта да ишетелгән. Русия бу һава һөҗүме турында берни белдермәде.

🔸Шул ук вакытта аннексияләнгән Кырымның Русия куйган башлыгы Сергей Аксенов ярымутрауга 9 дрон төште дип хәбәр итте. Бер дрон Курман районы Тиленчи авылын өстендә шартлаган, кайбер йортларның тәрәзәләре ватылган, зыян күрүче кешеләр юк диелә.

🔸Грециядә диңгездә батып үлгән мигрантлар истәлегенә өч көнлек матәм игълан ителде. Африка мөһаҗирләре утырган кораб Либиядән Италиягә йөзгәндә Ионик диңгездә батты. Анда 400дән 750гә кадәр кеше булырга мөмкин. 75 кеше үле килеш табылган, 140 кеше исән чыгарылган, калганнарының язмышы билгесез.

🔸Русия 15 июньдә БМОда "Төньяк агым" нефтүткәргечен шартлатуны тикшерү мәсьәләсен күтәрәчәк.

🔸Дондагы Ростовта кулга алынган 40 яшьлек активист Анатолий Березиков админстратив сак астында үлгән. Аны Русия хәрбиләренә әсирлеккә төшәргә ярдәм итүче "Яшәргә телим" проекты листовкаларын таратуда шикләнеп тоткаралаганнар иде. Активист полиция бүлегендә җәфалаулар турында белдерде.

Әлегә шулар, көн дәвамында Азатлык белән калыгыз. Безгә җиткерер хәбәрләрегез булса, @azatliqradio аккаунтына языгыз, анонимлык гарантиялибез.
👍7❤1
Уфада татар һәм башкорт эстрадасы җырчылары Украинага басып кергән сугышчыларга акча җыячак

"Беҙ бергә" концертлары 20 һәм 21 июньдә үтәчәк. Чыгыш ясаучылар арасында Фидан Гафаров, Гүзәл Уразова, Элвин Грей, Ришат Төхвәтуллин, Филүс Каһиров, Айдар Галимов, Әнвәр Нургалиев бар.

Бу концертлар - былтыр уздырылганнарының дәвамы булып тора.

Русия хакимияте төрле юллар, ысуллар белән Украинага һөҗүмне аклау һәм хуплау чаралары оештыра, бу эшкә татар-башкорт сәнгатькәрләре дә тартып кертелә бара. Хәрбиләрне, шул исәптән мобилизацияләнүчеләрне тәэмин итү Русия саклану министрлыгына карый. Моны муниципалитетларга төшерү Конституциягә каршы килә.

Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤡15🤬2😈2👍1💩1
23 июньнән Казанннан Оренбург өлкәсенең Тоз-Түбә (Соль-Илецк) шәһәренә автобус йөри башлый.

Бу хакта Татарстанның транспорт министры хәбәр итә.

Автобус Казанның "Көнчыгыш" вокзалыннан һәр җомга 19:00 сәгатьтә китә, шимбә иртәнге 8гә Тоз Түбәгә килеп җитә. Маршрут Чистай, Әлмәт һәм Оренбург аша уза.

2021 елда Азатлык Тозлы күлдәге туризм турында зур репортаж чыгарган иде. Анда барыр алдыннан бу мәкаләне карап чыгыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

Тоз-Түбәгә барганыгыз бармы?
👍5❤2
Юстиция министрлыгы Екатеринбурдагы "Ельцин үзәген" "ят агент"лыкка тикшерә башлаган.

Бу хакта Русиянең дәүләт медиасы хәбәр итә.

"Ельцин үзәген" пропагандистлар һәм хакимият тарафлы сәнгать эшлеклеләре гел тәнкыйтьләп килә.

Май ахырында "Зов народа" хәрәкәте журналист Леонид Парфенов белән очрашу оештыру өчен үзәкне тикшерүне таләп иткән иде. Активистлар журналист Русиягә каршы эшли дип белдерә.

2022 елда режиссер Никита Михалков "Ельцин үзәген" "ят агент" дип танырга чакырды.
🤡4
Радий Хәбировтан мәктәпләрдә башкорт теле дәресләрен арттыруны сорыйлар

Уфада яшәүче Ульяна Байгузина Радий Хәбировка мәктәпләрдә туган телләрне аз укытуларына зарлана. Бу хактагы мөрәҗәгатен ул Башкортстан башлыгының социаль челтәрдәге сәхифәсендә калдырган.

"Уфа районында инде берничә ел буе туган телләрне өйрәнү мәсьәләсе кискен тора. Мәктәпләрдә туган телне өйрәнүгә 0,5 сәгать бирелә, шул рәвешле балаларның ана телләрен өйрәнүгә хокуклары бозыла. Алда – яңа уку елы һәм без туган телне тулысынча укытуларын таләп итәбез. Без балаларыбызның үз телләрен өйрәнүен телибез! Мәсьәләгә ачыклык кертүегезне сорыйбыз!", дип язган ул.

Мондыйрак таләп белән моңа кадәр дә чыкканнар иде. Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🔥8👍2😢1
Русия хәрби блогерлары генерал гаебе белән зур югалтулар булуы турында хәбәр итте

Сугышны хуплаучы берничә Telegram-каналда чыккан мәгълүматка күрә, генерал килгәнен көтеп тезелеп басып торган чакта украин артиллерия утына эләгеп Русиянең дистәләгән солдаты үлгән.

Сүз элегрәк "Восток" гаскәрләр төркеме белән һәм Тын океан флотының 155нче диңгез пехотасы бригадасының яр буе гаскәрләре белән идарә иткән генерал-майор Сухраб Ахмедов турында барырга мөмкин.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
😁2🤔1🎉1