Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хөрмәтле укучылар! Азатлык сайты Русиядә томаланган. Хәзергә Азатлыкның көзге адресын куллана аласыз.

Моннан тыш бу видеоларда без сезгә томалауны ничек урап үтәргә һәм интернетны ничек имин кулланырга мөмкин булганын аңлатырбыз.

Томалауны урап үтү юллары, шул исәптән VPN, Tor, көзге сайтлар, Азатлыкның "суган" адресы һәм Азатлык әсбабын йөкләү адреслары барысы да монда китерелгән.

Бергә булыйк!

@azatliqradiosi
🔥3❤1
Русия Юстиция министрлыгы үзенең "кара исемлеген" яңартты. Яңа "ят агентлар":

▪️Виталий Манский
, режиссер, "Артдокфест" фестиваленә нигез салучы

▪️Юлия Парамонова, журналист, "Север.Реалии"

▪️Светлана Прокопьева, журналист

▪️Лев Шлосберг, сәясәтче, Псков өлкә җыелышының элекке депутаты

▪️Сергей Алексашенко, икътисадчы

▪️"Весьма" мәгълүмат порталы

▪️ "Ирекле Якутия" фонды

@azatliqradiosi
🤬2🤡1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 17 июнь, шимбә, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.

🔸"Мистер Сидр" исерткеч эчемлеге белән агуланучылар саны 106га җиткән, аларның 36сы үлгән. Үлүчеләр арасында бер бала да бар. Бу хакта Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко хәбәр итте.

🔸16 июньгә Украинадагы сугышта подполковник дәрәҗәсеннән югарырак кимендә 251 хәрби офицер һәлак булган. Моны Би-би-синың урыс хезмәте һәм "Медиозона" исәпләп чыгарган. Журналистлар барлыгы 25 528 хәрбинең үлемен раслый алган.

🔸Энергетика министрлыгы Русиядә криптоакча майнингын легальләштерүне хуплаган. Майнерларга салым салырга өметләнәләр.

🔸АКШның дәүләт бурычы $32 триллионга җиткән диелә илнең финанслар министрлыгы мәгълүматында.

🔸Татарстанда биш пляжы һигиена таләпләренә җавап бирми. Алар арасында Лаештагы "Кама диңгезе" пляжы да бар. Роспотребнадзор анда су керү тыелу турында такталар эләргә кушкан.

🔸Бүген, 17 июнь көнне, Читада Байкал арты Сабан туе уза. Шулай ук милли бәйрәмне бүген Нью-Йоркта һәм Прагада да оештырачаклар. Иртәгә Канаданың Торонто шәһәрендә яшәүчеләр Сабан туена җыела.

Әлегә шулар, ялларда да Азатлык белән калыгыз.
👍5❤2🔥1
Мәскәүдә яшәүче урыс кызы мангаларны татарчага тәрҗемә итә

Мәскәүдә яшәүче 15 яшьлек урыс кызы Анастасия Журавлева мангаларны татарчага тәрҗемә итә. Манга — фентези жанрындагы традицион япон комикслары.

— Башта миңа Русиядә яшәүче кайсы да булса халыкның телен өйрәнү кызык иде, чөнки янәшәңдә яшәүче кешеләрнең телен белү яхшы идея булып тоелды һәм мин татар телен сайладым. Соңыннан ул миңа бик ошады, моның өстенә, татар телен белсәң, башка бик күп телләрне дә аңлыйсың, дип сөйләде Анастасия.

Әңгәмәне тулысынча Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда.
👍21🥰2
Русия мәгариф систымына хезмәт тәрбиясе кайтачак.

Бу хакта Русия мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде. Аның сүзләренчә, хезмәт тәрбиясен кайтару турында канун өлгесе Думада карала.

Май ахырында бер төркем депутат Думага мәктәп укучыларына иҗтимагый файдалы эшләрдә катнашуны мәҗбүр итүче канун өлгесен керткән иде.

Чөгендер басулары эшкәрткәнегез искә төштеме? Мәктәп балаларына мондый эшләр файдалы дип уйлыйсызмы?
🤮8👍5👎1
Maxar ширкәте җимерелгән Кахов ГЭСының иярчен фотоларын чыгарды.

16 июньдә ясалган әлеге сурәтләрне "Схема" проекты бастырды.

Башка бер фотона "Нибулон" елга терминалы күренә. Ул элегрәк су астында калган иде, хәзер су киткән.

Кахов ГЭСы дамбасы 6 июньгә каршы җимерелде.
🔥2🤬1😢1
Сабантуйлары барганда биюләр турында искә төшереп алыйк әле.

Былтыр июньдә Казанда кеше җыеп "Ярмәк вагы" биюен өйрәткәннәр иде.

Русиядә туган телгә, мәгарифкә, милли үзаңга каршы урыслаштыру басымы көчәйгәндә, халык җыр-биюләренә кайта. Демократия чикләнеп, миллилекне иҗтимагый оешмалар аша саклап калу мөмкинлеге тарайганда, бу – иң табигый юл. Татар-башкортлар да читтә калмый.

Төрле халыкның диктатура чорындагы биюләре турында Азатлыкның видеосын тәкъдим итәбез.
🔥10👍2❤1
Казанда Яңа бистә зиратын төзекләндерүгә 5 млн сум акча бүленәчәк

Әлеге акчалар зират идарәсе бинасын һәм зиратның территориясен төзекләндерү өчен тотылачак. Бу эшләр киләсе өч ай дәвамында барачак һәм сентябрь азагында тәмамланачак диелә.

2016 елда Яңа бистә зиратында вандаллар йөзләп кабер ташын җимерде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кабер ташларын җимерүне тикшерүне үз контроленә алуын әйтсә дә, хәзергә кадәр җинаятьчеләрнең эзенә төшә алмадылар.

👉Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгызз. 👉Ачылмса, монда басыгыз.
👍7❤2
Бүген Прагада Сабан туе узды. Профессиональ артистлар чакырылмаган иде, татар һәм башкортлар үзләре җырлап-биеп, уйнап күңел ачты. Вена, Берлин, Мүнһен, Штутгарт шәһәрләреннән дә татарлар килде.
❤19👏5🔥3👍1😁1🥱1
Сәлам, дуслар! Якшәмбе, 18 июнь иртәсенә төп хәбәрләр белән танышыйк:

◾️Берләшкән милләтләр оешмасы (БМО) Украинаны төзекләндерүгә 1 миллиард доллар җыячак. Бу хакта Украина премьер-министры Денис Шмыгаль хәбәр итте. Ул Киевта БМОның үсеш програмы мөдире Ахим Штайнерны кабул итте.

◾️АКШ дәүләт сәркатибе Энтони Блинкен Пекинга эшлекле сәфәр белән килде. Ул ике ил җитәкчелеге арасында күпсанлы очрашуларга юл ачачак дип көтелә.

◾️The New York Times: Русия сугыш кырында тактикасын үзгәртте. Ул саклану ысулларын, артиллерия координациясен яхшыртты, бу аны сугыш кырында көчлерәк көндәш ясый.

◾️Русия Африка илләренең сугышны туктату тәкъдимен үзенең мәгълүмати максатлардан кулланачак, дип саный Сугышны өйрәнү институты (ISW). Аерым алганда, Украинага корал бирүче Көнбатыш илләренә мәгълүмати басым ясалырга мөмкин диелә.

◾️2023 елда Татарстанда 6 сулыкны төзекләндерергә җыеналар. Моңа 2 миллион сум бүленгән.

Азатлык белән калыгыз! Безнең каналга таныш-дусларыгызны да чакырырга онытмагыз.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍5🔥3❤1
Якшәмбе язмасы бу атна Америкадагы татар блогеры турында. АКШта инде 16 ел яшәүче Айсылу Исмәгыйлева татарга татарлыгы белән күбрәк горурланырга кирәк дип саный.

Ул инглиз телендә татар теле видеодәресләрен төшерә, татар мәдәнияте турында видеолар чыгара. Инглиз телле аудиториягә дә татар халкы, аның тарихы-мәдәнияте кызык, ди ул.

👔 "Миңа калса, татарча сөйләшү комплексы татарларның үзендә ул, артыгы белән бу хакта уйлыйбыз, борчылабыз кебек без. Югыйсә, татар теле Татарстанда дәүләт теле бит! Менә шуңа күбрәк игътибар итәсем килә, татарлар үз телләреннән оялмасыннар иде, татар булуы белән горурлансыннар иде".

👉 Әңгәмәне безнең сайтта укыгыз.
👉 VPN-сыз көзге сайт бар.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤15👍7😁2