Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Бүген Прагада Сабан туе узды. Профессиональ артистлар чакырылмаган иде, татар һәм башкортлар үзләре җырлап-биеп, уйнап күңел ачты. Вена, Берлин, Мүнһен, Штутгарт шәһәрләреннән дә татарлар килде.
❤19👏5🔥3👍1😁1🥱1
Сәлам, дуслар! Якшәмбе, 18 июнь иртәсенә төп хәбәрләр белән танышыйк:

◾️Берләшкән милләтләр оешмасы (БМО) Украинаны төзекләндерүгә 1 миллиард доллар җыячак. Бу хакта Украина премьер-министры Денис Шмыгаль хәбәр итте. Ул Киевта БМОның үсеш програмы мөдире Ахим Штайнерны кабул итте.

◾️АКШ дәүләт сәркатибе Энтони Блинкен Пекинга эшлекле сәфәр белән килде. Ул ике ил җитәкчелеге арасында күпсанлы очрашуларга юл ачачак дип көтелә.

◾️The New York Times: Русия сугыш кырында тактикасын үзгәртте. Ул саклану ысулларын, артиллерия координациясен яхшыртты, бу аны сугыш кырында көчлерәк көндәш ясый.

◾️Русия Африка илләренең сугышны туктату тәкъдимен үзенең мәгълүмати максатлардан кулланачак, дип саный Сугышны өйрәнү институты (ISW). Аерым алганда, Украинага корал бирүче Көнбатыш илләренә мәгълүмати басым ясалырга мөмкин диелә.

◾️2023 елда Татарстанда 6 сулыкны төзекләндерергә җыеналар. Моңа 2 миллион сум бүленгән.

Азатлык белән калыгыз! Безнең каналга таныш-дусларыгызны да чакырырга онытмагыз.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍5🔥3❤1
Якшәмбе язмасы бу атна Америкадагы татар блогеры турында. АКШта инде 16 ел яшәүче Айсылу Исмәгыйлева татарга татарлыгы белән күбрәк горурланырга кирәк дип саный.

Ул инглиз телендә татар теле видеодәресләрен төшерә, татар мәдәнияте турында видеолар чыгара. Инглиз телле аудиториягә дә татар халкы, аның тарихы-мәдәнияте кызык, ди ул.

👔 "Миңа калса, татарча сөйләшү комплексы татарларның үзендә ул, артыгы белән бу хакта уйлыйбыз, борчылабыз кебек без. Югыйсә, татар теле Татарстанда дәүләт теле бит! Менә шуңа күбрәк игътибар итәсем килә, татарлар үз телләреннән оялмасыннар иде, татар булуы белән горурлансыннар иде".

👉 Әңгәмәне безнең сайтта укыгыз.
👉 VPN-сыз көзге сайт бар.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤15👍7😁2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Якшәмбе язмасы бу атна Америкадагы татар блогеры турында. АКШта инде 16 ел яшәүче Айсылу Исмәгыйлева татарга татарлыгы белән күбрәк горурланырга кирәк дип саный. Ул инглиз телендә татар теле видеодәресләрен төшерә, татар мәдәнияте турында видеолар чыгара.…
Әңгәмәдән бер гыйбрәтле өзекне укыйк. Ул Казанда банк хезмәткәренең дәүләт телендә сөйләшергә оялуы турында.

Сезнеңчә, мондый күренешләр нигә барлыкка килә? Үзегез мондый очракларга юлыктыгызмы? Безнең чатта сөйләгез 👇
😢9❤2👍1
Астанада банктагы халыкны тотык итеп алган ир-ат кулга алынган, зыян күрүрчеләр юк

Бу хакта Казакъстан эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә. Барлыгы 7 кеше тотык итеп алынган булган диелә.

Элергәк Казакъстан башкаласында ир-атның банк бинасына бәреп керүе хәбәр ителде. Телеграм каналлары язганча, ул 3 сәгатьтә барлык банк активларын инвалид-балалар, фәкыйрьләргә күчерүне таләп иткән.

Kaspi банкы матбугат хезмәте банкта бары тик банк хезмәткәрләренең булуын хәбәр итте. Интернетта банкка полициянең бәреп керү видеолары тарала.
🔥4👍1👏1
📍"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә хөкем ителгән Зәфәр Якубовны кырыс шартлы камерага утыртканнар

Аның хатыны фикеренчә, бу – Якубовның колониядә мөселманнарга басым ясау турында хәбәр иткәннән соң күрелгән җәза.

Моңарчы Якубов Самар өлкәсенең 26 төзәтү колониясендә үзенә һәм башка мөселманнарга карата көч кулланулары турында сөйләгән. Аның сүзләренчә, Рамазан алдыннан колония җитәкчелеге мөселманнар һәм башка тоткыннарны провокацияләп сугыштырган.

Рамазанда Якубовка һәм колониядәге башка тоткыннарга намаз кылырга рөхсәт итмәгәннәр. Шулай ук аларны буяу эшләрендә катнашмауда гаепләгәннәр. Мөселманнарның берсен шул сәбәпле штраф изоляторына япканнар.

Бу хакта тулырак 👉 монда укый аласыз.
🤬10🔥2🥰1
Украинада Русия югалтулары марттан бирле иң югары дәрәҗәгә җиткән

Бу хакта Британия саклану министрлыгының көндәлек хисабында әйтелә. Анда ике яктан да зур югалтулар булуы искә алына.

Хисапта әйтелгәнчә, иң зур бәрелешләр хәзер Запорожье өлкәсе, Донецки өлкәсенең көнбатышы һәм Бахмут тирәләрендә бара. Барлык бу районнарда Украина хәрби көчләре һөҗүм алып бара, алар кечкенә уңышларга ирешә алды.

Британия саклану министрлыгы исәбенә күрә, 2022 елның маеннан бирле Бахмутта 60 меңнән артык русияле үлгән яки яраланган.

Тулырак безнең сайтта укыгыз.
👍7✍2
Ял кичендә гаиләгез белән татарча аудиоәкиятләр тыңлап алыгыз әле 🎧 Аларны Әйдә! Online тел өйрәнү проектыбыз әзерләде. Текстларны һәм башка әсәрләрне монда укый аласыз.

Кичләрегез тыныч узсын ❤️ Азатлык эшен иртәгә иртүк дәвам итәчәк.
❤7👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 19нчы июнь, 481 көн элек Русия Украинага каршы сугыш башлады.

Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹 Төнлә Русия Украинага ракетлар һәм камикадзе дроннар белән һөҗүм итте. Украина кораллы көчләре хәбәр итүенчә, алар барысы да бәреп төшерелгән.

🔹 Русиянең Белгород өлкәсендә урнашкан Валуйки шәһәрендә атыш нәтиҗәсендә 7 кеше яраланган. Ул хакта өлкә башлыгы Вячеслав Гладков хәбәр итте. Биш күпфатирлы йорт һәм дүрт шәхси хуҗалык зыян күргән, диелә. Валуйки шәһәре Украина чигеннән — 15 км ераклыкта.

🔹 Буада апалы-сеңелле ике кыз батып үлгән. Берсенә — 14, икенчесенә 12 яшь булган. 4-яшьлек энеләре аларның батканын ярда карап утырган — ул апалары суда чумып уйный дип уйлаган.

🔹 Татарстан халыкның кереме буенча Русия төбәкләре арасында — 11нче урында. Башкортстан исә — 39нчы урында. Яңа исемлекне "Новости" агентлыгы төзегән. Беренче унлыкта: Ямал-Ненец, Ненец автоном бүлгеләре, Мәскәү, Магадан өлкәсе, Чукотка, Петербур, Сахалин өлкәсе, Ханты-Манси автоном бүлгесе, Мәскәү һәм Мурмански өлкәләре. Татарстан халкының 5%ы хәерче булып санала. Башкортстанда бу сан — 10%.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍2❤1