Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татарстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.

Путин режимы башлаган сугышта Арча районыннан Рөстәм Нигъмәтҗанов үтерелгән.

Аңа 45 яшь булган. Ул сугышка мобилизациягә эләгеп җибәрелгән. 10 июньдә үтерелгән. Сержант, взвод командиры булган.

17 июньдә аны Шушмабаш авылында күмделәр.

Безнең хисапларга күрә, Татарстаннан шушы сугышта кимендә 493 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢3🎉2🤡1🗿1
Украинаның Кахов буасы җимерелгәч су астында калган районнарына Русия БМО вәкилләрен кертми.

Элегрәк Мәскәү зарар килгән районнарга бары тик Русия аша кертергә әзер булуы турында белдергән иде.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬6
Украина кораллы көчләре Русия оккупациясеннән 8 торак пунктын азат иткән.

Ул хакта Украина саклану министры урынбасары Анна Маляр хәбәр итте. Аның сүзләренчә, соңгы ике атнада украин гаскәре Бердянски һәм Мелитополь юнәлешләрендә 8 торак пунктын азат иткән. Азат ителгән җирләрнең гомуми мәйданы — 113 дүрткел км.

Маляр хәбәр иткәнчә, Бахмут юнәлешендә сугыш бераз тынган: Украина гаскәре монда берничә урында алга киткән, ә Русия ягы монда өстәмә көчләр күчерә икән.

Бу Британия саклану министрлыгы мәгълүматлары белән туры килә. Британнар соңгы 10 көндә Русия гаскәрләренең бер өлешен Днепрның көнчыгыш ярыннан башка юнәлешләргә, шул исәптән, Бахмутка күчерә башлаган дигән иде. Британ хәрбиләре фикеренчә, бу Кахов буасы җимерелгәч, Украинаның көньягында берничә районны су басу белән бәйле. Су басу аркасында Украина көчләренең Днепр аша контрһөҗүме улкадәр үк уңышлы була алмый — Русия ягы бу хәлдән файдаланып калырга тырыша, дип яза Reuters агентлыгы.

Шул ук вакытта Русия саклану министрлыгы РФ гаскәре Донецки өлкәсе Краматорски районы Новодонецкое бистәсе янында Украина кораллы көчләренең һөҗүменә уңышлы гына каршы тора дип белдерә.

Русия Украинага каршы сугышны 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 481нче көне.

@azatliqradiosi
👍9🥰2✍1🔥1
Башкортстанның Ярмәкәй районында урамдагы бәдрәфтә мәхкәмә приставының мәете табылган.

Илдар Гыйләҗев бүген мәхкәмә бинасыннан чыгып, урамдагы бәдрәфтә атылып үлгән дип фаразлана.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🔥4🤯1
Казан Сабантуена татар милли киемнәреннән килергә чакыралар.

Казан Сабантуе өч мәйданчыкта үтәчәк: “Аккош күле” урман паркында, Дәрвишләр бистәсендә, Тынычлык бистәсендә. 21 июньдә — Залесныйда һәм Дәрвишләр бистәсендә, 23 июньдә Казан үзәгендә бәйрәмгә бүләкләр җыячаклар.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

Хәзерге Сабан туйлары ошыймы? Бәйрәмгә чыгасызмы?

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍10❤6🔥2
⚡️ "Агора" хокук яклау төркеме Русиядә "теләнмәгән" оешма дип тамгаланды

Русия баш прокуратурасы "Агора" хокук яклау төркемен "теләнмәгән" оешма дип тамгалады. Юристлар берләшмәсе сәяси һәм хокук яклау процесслары белән шөгыльләнә, әмма 2016 елда ук Югары мәхкәмә тарафыннан юридик зат булудан туктады.

Юристлар илнең конституцион корылышы һәм иминлегенә куркыныч тудыра дип белдерә Русия баш прокуратурасы.

"Үз эшчәнлегендә оешма Русия ватандашларының янәсе хокуклары һәм ирекләре кысылу фактларын яктыртуга һәм таратуга, Русиягә каршы булган оппозиционерларга, шул исәптән экстремист дип танылган оешма тарафдарларына юридик ярдәм күрсәтүгә басым ясый", диелә баш прокуратура хәбәрендә.


@azatliqradiosi
🤬12
Евгений Пригожин Русиягә сугыштан 32 мең элекке тоткын кайтты дип белдерде

Пригожин әйтүенчә, сугыштан соң азат ителгән тоткыннарның 83е җинаять кылган.

Исегезгә төшерәбез: "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән килешү төзеп, Украина сугышына барырга ризалашкан өчен төрмәдән азат ителгән тоткыннарның кайтып кеше үтерү, талау, куркыту очраклары арта. Җаваплылыктан шулай җиңел генә котыла алган җинаятьчеләр үзләренә барысы да рөхсәт ителгән дип саный.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😱4🤬3
Башкортстанда әнә шундый юл "күрсәткечләре" куйганнар

"Аллаһ әкъбәр", "Сөбханаллаһ", "Әлхәмдүлиллаһ" дигән язулар Әбҗәлил районы Амангилде авылы янында урнаштырылган.

Мондый күрсәткечләрне авыл халкы үзе куярга булган. Район хакимиятеннән рөхсәт сораганнар, дәүләт органнары белән килештергәннәр, чыгымнарны авылда туып үскән Морат Искужин үз өстенә алган.

Фотолар "Осҡон" газетыннан алынды.

Сезгә ошыймы?

#Башкортстан

@azatliqradiosi
❤28🔥4🤡4
Казан мәктәпләрен иминлек чаралары белән тәэмин итү өчен 144 млн сум кирәк

Бу хакта бүген Казан башкарма хакимиятенең мәгълүмати технология һәм элемтә идарәсе мөдире Дмитрий Кремлев мэрия киңәшмәсендә белдерде.

Аның сүзләренчә, узган ел Казан түрәләре бюджетта 83 млн сумны янда калдыра алган. Бу акчага быел 26 мәктәп һәм 86 балалар бакчасында өстәмә хәбәр итү системы урнаштырылачак. Шулай ук 30 мәктәптә һәм 10 балалар бакчасында хәбәр итү җайланмасы куелачак. Әмма бу гына җитми ди түрә.

"Ел ахырында 98 объектта сөйләм хәбәр итү системы, 116 объектта сигнализация, 36 оешмада өстәмә камералар куярга кирәк булачак. Мәгариф оешмаларын тулысынча иминлек чаралары белән тәэмин итү өчен 144 млн сум таләп ителә", диде ул.

▪️Ике ел элек Казанның 175нче гимназиясендә ут ачып, кайчандыр шушы мәктәптә укыган Илназ Галәвиев тугыз кешене: җиде бала һәм ике укытучыны үтерде. Бу вакыйгадан соң түрәләр киләчәктә мондый хәлне булдырмас өчен чаралар күрергә вәгъдә итте.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤔2👍1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Навальный процессы ябык ишекләр артында үтәчәк

Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе бүген Алексей Навальный эшен карый башлаган иде. Ләкин хөкемдар Вадим Полежаев утырышның ябык ишекләр артында үтәчәген белдерде.

Журналистларга китәргә кушылды. Навальныйның әтисе дә китәргә мәҗбүр булды. "Оятлары да, вөҗданнары да, намуслары да юк" диде ул китешләй.

Мәхкәмәнең күчмә утырышы Владимир өлкәсендәге каты режимлы колониядә үтә. "Экстремизм турында" эш кысаларында тугыз елга хөкем ителгән Навальный шул колониядә утыра.

SOTA видеосы

@azatliqradiosi
🔥2🤬2🕊1
Молдова Конституция мәхкәмәсе Русияне хуплаучы "Шор" фиркасен тыйды

Мәхкәмә фикеренчә, фирка Молдованың суверенитетына һәм бәйсезлегенә янаган һәм кануннарга буйсынмый эш иткән.

Русияне хуплаучы "Шор" фиркасе соңгы вакытта Көнбатыш белән якынаюга йөз тоткан Молдова хөкүмәтенә каршы эшчәнлек алып бара.

▪️Февраль уртасында президент Майя Санду Русияне Молдованың эчке эшләренә тыкшынырга тырышуда гаепләде: аның сүзләренчә, Русия хакимиятләре Русия, Черногория, Беларус һәм Сербия ватандашларын Молдовага кертеп, хакимиятне бәреп төшерергә ниятләгән.

▪️"Шор" фиркасенең лидеры – Русия җырчысы Жасминның ире Илан Шор. 2017 елда Молдовада аны илнең өч банкыннан миллиард доллар урлау эше нигезендә 7,5 елга хөкем иттеләр. Бу хөкем карарын шикаять иткәч һәм эш аппеляциядә каралган чакта Шор Израильгә качып китә алды.

▪️Хәтерләсәгез, 17 апрельдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны Молдовага кертмәделәр. Гагаузиягә барганда Молдова чик сакчылары аңа очкычыннан чыгарга рөхсәт итмәде. Миңнеханов әйтүенчә, Молдова хакимиятләре аңа теләнмәгән зат статусы биргән, аның очкычы Кишинёвтан кире Русиягә кайтып китте.

@azatliqradiosi
👍11🥰1🫡1
❗️Быел татар журналистикасында көндезге бүлектә уку өчен бюджет урыннары да, түләүле урыннар да юк

Бу хәбәрне бүген Казан федераль университетының милли һәм глобаль медиа кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин җиткерде.

"Быел көндез укуга бюджет урыннар юк. Читтән торып уку бүлегенә генә 30 бюджет урыны бар", – диде ул.

КФУда "журналистика" өчен көндезге бүлеккә барысы 50 түләүле урын бирелгән. Анда укытуның урыс телендә булачагы күрсәтелгән. Ягъни татар журналистикасы юнәлешендә көндезге бүлектә түләп тә укып булмаячак. Әмма читтән торып уку өчен 10 түләүле урын биргәннәр.

Гарифуллин әйтүенчә, быел магистратурада бюджет урыннары арткан. Татар журналистикасында көндезге магистратурага 10 урын, ә читтән торып укуга 5 урын бирелгән.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬15😱2❤1😢1
"Сугышка кире китәсе килмәде". Ялга кайткан "Алга" батальоны ихтыярие үзенә кул салган

23 майда Актаныш районы Әгъбәс авылында сугышта булып кайткан Альфред Галимовны җирләделәр. Ялга гына кайткан ир "сез анда ниләр майтарылуын белмисез, кире китәсем килми" дип сөйләнгән һәм фронтка китәр көне якынайгач бәдрәфтә асылынган. Туганнары моны сугышка бармас өчен эшләде дип шикләнә.

— Сугыш аның психикасына нык бәргән. Тиз кызып китүчәнгә әйләнгән иде. Артык сүз әйтмим, ялгыш сүз ычкындыра күрмим дип, телемне тыеп кына тордым. Сугышта кеше икенче төрлегә әйләнә икән: яныңда кеше үтерсеннәр, үзең үтерәсең, янәшәңдә иптәшләрең шартлап ятсын... Әле иң мөһиме — үзе исән кайтты, әмма сугыштан исән кайтып та, асылынып үлүе безгә нык зур тетрәнү булды. Мин аның үз эченә бикләнүен сизгән идем, тик мондый хәл булыр дип башыма да килмәде.

Азатлык Альфредның бертуган апасы белән сөйләште.

👉Төп сайт
👉
Көзге сайт
👉Телеграм

#Татарстан
@azatliqradiosi
😢5👍4🥰1
Австралиядә аборигеннарны тану турында референдум узачак

Бүген Австралия депутатлары бу хакта канун хуплады.

Референдум нәтиҗәсендә Торрес бугазы утрауларында яшәүчеләрне һәм аборигеннарны кыйтганың асаба халыклары дип танырга һәм аларга канун чыгару оешмасында тавыш бирү хокукы бирү күздә тотыла.

Нәтиҗә уңай булса, парламентта аборигеннарның "Тавыш" дигән киңәшләшү оешмасы оештырылачак. Яңа оешма депутатларга һәм сенаторларга аборигеннарга кагылышлы мәсьәләләрдә киңәш бирәчәк диелә.

Тавыш бирү быел 21 сентябрьдән 18 декабрьгә кадәр үтәчәк.

@azatliqradiosi
👍16🔥3
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 20нче июнь, 482 көн элек Русия Украинага каршы сугыш башлады.

Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹 Украина хәрби штабы белдерүенчә, соңгы бер тәүлектә фронтта зур үзгәрешләр булмады. Шул ук вакытта Русия Украинага өч дистә пилотсыз очкыч белән һөҗүм иткән, диелә. Шартлаулар хәтта илнең көнбатышында урнашкан Львов шәһәрендә дә ишетелгән.

🔹 Европа берлеге Украинага 50 млрд евро күләмендә финанс ярдәме әзерли. Бу акча илне сугыштан торгызу эшләренә тотылачак, дип яза Bloomberg агентлыгы. Акчаның бер өлеше хезмәт хаклары һәм пенсияләрне түләүгә тотылачак. Бу акча Украинага грантлар һәм ташламалы кредитлар рәвешендә биреләчәк.

🔹 Казан мөселман киносы фестиваленә 44 илдән 700дән артык гариза килгән. Фестиваль быел 19нчы тапкыр сентябрь башында узачак. Шорт-лист 1 июльдә игълан ителәчәк.

🔹 Эш вакытында коронавирустан үлгән медицина хезмәткәрләренең балалары югары уку йортларындагы медицина белгечлекләренә имтихансыз керә алачак. Ул хакта Русия вице-премьеры Татьяна Голикова белдерде. "Бу балалар аерым квота буенча имтихансыз укырга керә алачак", диде ул.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
❤3
Русиянең сугышудан баш тартучыларны ябу өчен Украинада 15 төрмәсе булырга мөмкин.

Аларның тугызы — Луһански өлкәсендә, бишесе — Донецкида, берсе — Харьков өлкәсендә, диелә. Элегрәк Украинадагы сугышта катнашучы Татарстан һәм Башкортстан хәрбиләренең дә шундый төрмәләрдә тотылуы хәбәр ителгән иде.

Бер видеода бетон идәндә һәм такталар өстендә ятучы һәм утырып торучы хәрбиләр күренә. Бәдрәф урынына алар пластик шешәләр куллана. Бүлмәдә яктылык юк диярлек: хәрбиләр яктырту өчен үзләренең фонарьларын куллана.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬6
Татарстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.

Путин режимы башлаган сугышта Казаннан Руслан Ханнанов үтерелгән.

Ул 1986 елда Казанда туган. 2022 елның июлендә үзе теләп "Алга" батальонына кушылган. Шул батальонның гранат ату взводы командиры булган.

10 июньдә Бахмут тирәсендә үтерелгән. Русланның хатыны, өч баласы калган. Кичә аны Казандагы Арча зиратында күмделәр.

Безнең хисапларга күрә, Татарстаннан шушы сугышта кимендә 494 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🔥4👍2🕊2
Көзен Казан Кирмәненең Спас манарасын экскурсияләр өчен ачачаклар.

Спас манарасы туристларга ачылгач та, “Ягымлы Мехелен чыңы" ("Малиновый звон") проекты эшли башлаячак. Кичләрен кыңгырау чыңы яңгыратылганда манараның соңгы ярусы кура җиләге төсендә яктыртылачак.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
❤3🔥1