Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Дума сугышта катнашучы хөкем ителгәннәрне җинаять җаваплылыгыннан азат итү турында канун кабул итте

Кеше Украинага каршы сугышта катнашса, аның зур булмаган һәм уртача авырлыкта җинаятьләре гафу ителәчәк. Бу хакта канунны Русия думасы кабул итте.

Узган ел җәеннән бирле башта "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте, соңыннан Русия саклану министрлыгы тоткыннарны сугышка җибәрә башлады.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
👍3🤬2🤡1
Татарстан хөкүмәте "дошманга һөҗүм итегез" дип, "Алга" һәм "Тимер" хәрбиләренә дроннар тапшырган

Дроннарны Татарстан премьер-министры ярдәмчеләренең берсе тапшырган, аның исеме аталмый.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстан хакимияте Мәскәү сәясәтен хуплавын күрсәтеп, "Алга" һәм "Тимер" батальоннары төзеде. Ирләрне бу хәрби төркемнәргә зур акчалар белән кызыктырып җәлеп иттеләр.

Азатлык хисабына күрә, бүгенгә сугышта Татарстаннан кимендә 493 кеше һәлак булган. Саннар чынында зуррак, хакимият югалтулар санын яшерә.

Тулырак 👉
монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
🤬5🤡3👎1
🛫 Казанда җитештерелүче Ту-214 очкычының кыскартылганрак һәм очу ераклыгы арттырылган төрен ясарга мөмкиннәр.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👎3🤔2
Кичә безнең сәхифәдә сугышка кире китәргә теләмәгән "Алга" батальоны ихтыяриеның үзенә кул салуы турында язма чыкты.

Аны укырга өлгермәсәгез, төп фикерләрне рәсемнәр рәвешендә тәкъдим итәбез.
👍4🔥2😢2
Радий Хәбиров Башкортстан белән Татарстан арасындагы көндәшлекне "дусларча ярышу" дип атаган

Шулай да ул моны "сәламәт көндәшлек" дип искәрткән һәм "кемнеке начаррак" дип ачыклау өчен эшләнми, тагын да яхшырак эшләргә, алга барырга рухландыра дигән.

2019 елда Хәбиров Уфа мэрына яңа ел бизәлешен "моннан 520 километр ераклыкта урнашкан бер зур, матур, безгә якын шәһәрнең мэры 5-10 гыйнвар тирәсендә кычкырып еларлык булсын" итеп башкарырга өндәде.
🤮10👍4🤡1
❗️ Быел татар теленнән бердәм республика имтиханын дүрт укучы тапшырган

Бу хакта мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдерде.

Моңарчы имтихан тапшырырга 8 кеше язылган диелгән иде, 4 укучының аны нигә тапшырмавы аңлатылмады.

2022 елда татар теленнән республика имтиханын бары бер укучы гына биргән иде.
😢20❤7🤡1
Башкорт мулласы Нәбиулла Яһүдинны Олы террор корбаны дип атап булмый. Совет дәүләтенең репрессия машинасы тегермәненә ул 1931 елда ук килеп эләгә. Күп балалы мулланы "раскулачивать" итәләр, атын, сыерын һәм кош-кортын алып, бөтен гаиләсен Себергә махсус җирлеккә озаталар.

Урыс телен рәтләп белмәгән Нәбиулла качып кына калмый, туган Башкортстанына да кайта. Ә 1936 елда - Олы террорга бер ел кала - ялган документлар белән яңа тормыш башлаган Яһүдинның тагын бер улы туа. Ләкин аңа мулла вазифасы белән берничә дистә елга хушлашырга туры килә.

Өметен өзмәгән Яһүдин бу вазифага 1965 елда гына кайта.

Качкын мулла тарихын 👉 безнең сайтта укыгыз. Сылтама ачылмаса, 👉 көзге-сылтаманы кулланыгыз.
👍12🔥4💔3❤1
Сәлам, дуслар! Азатлык үз эшен дәвам итә, 21 июнь иртәсенә төп хәбәрләр:

▪️Төнлә Русия хәрбиләре Украинага янә дроннар белән һөҗүм иткән, шартлаулар турында хәбәр ителә, Украина хәрби көчләре 6 дрон һөҗүм ясаганын, аларның бәреп төшерелүен әйтә.

▪️Русия телеграм-каналлары Мәскәү янында өч дронның төшүен хәбәр итә. Алар Русия хәрби базалары янында төшкән диелә.

▪️Башкортстан хакимияте Украинадагы сугыш турында "документаль" фильм төшергән. "Башкортстан. Хроники. СВО" дип аталган кино БСТ каналында күрсәтеләчәк, диде Радий Хәбиров. Республика башлыгы сугыш башлаганнан бирле аны хуплый, яңа батальоннар җыеп сугышка җибәрә.

▪️Финляндиянең яңа хакимияте Русиянең сугышын хуплаган фәкыйрь Африка һәм Азия илләренә ярдәм итүдән туктарга җыена. Бу хакта хөкүмәт әгъзасы Times газетына әйткән.

▪️2022 елда Германиядә халык саны 1,1 миллионга артты. Моны илгә күп мигрантлар килүе белән аңлаталар. Илдә 1,34 миллион Төркия ватандашы һәм 1,05 миллион Украина ватандашы яши диелә.

Безне укыгыз, карагыз, тыңлагыз. Азатлык татар телендә башка җирдә булмаган хәбәрләр яза һәм укучыларына тиз, объектив мәгълүмат җиткерә.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤6🔥1
Депутатлар Тукай образын тикшерә. "Башка эшләре юкмы? Адәм көлкесе"

Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары соңгы утырышта сәнгать әһелләрен Тукай образын бозуда гаепләде. Дәүләт сәнгатьчеләр эшенә тыкшынырга тиешме? Азатлык белән сөйләшкән белгечләр бу депутатлар эше түгел дип саный.

"Бер мәкаль бар: эше булмаган эт койрык астын ялый ди. Тукай образын Җаббаров ничек күргән, шулай куйган", дип саный Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла.

"Әгәр сәнгать кешесе үзен ирекле итеп хис итми икән, ул Аллаһы Тәгалә биргән сәләтен чын күңелдән тормышка ашыра алмый" - ә бу Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина фикере.

🔗 Аларның фикерләре белән тулырак безнең сайтта таныша аласыз.
🔗 VPN булмаса, көзге-сылтаманы кулланыгыз.
👍4❤2🔥1
Сабантуй бәйрәме урынына – сугышны хуплау? 👀

Башкортстанның Кыйгы районы Сабантуенда Русиянең Украинага каршы сугышына багышланган махсус мәйданчык оештырганнар. Сабантуйга килүчеләргә солдат боткасы ашатканнар, окопта кулланыла торган шәмнәр ясатканнар, ятьмәләр үрдергәннәр.

Күргәзмәгә күчеп йөрешле мунча, хәрби техника, БТР куелган. Шунда ук ирләргә контракт белән сугышка барырга тәкъдим иткән мобиль пункт та эшләгән.

Моңарчы Белорет район башлыгы Сабантуйны сугышка бәйләп, "патриотик бәйрәм" дип атаган иде.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

Сабантуйның хәрби-патриотик чарага әйләнүенә ничек карыйсыз? Үзегез мондый "чаралар"ны күрдегезме?
🤮13🤡3🤯1🙏1
📍Казандагы һәйкәлләрне төзекләндерүгә 6,9 миллион сум бүлеп бирәчәкләр

Исемлектә 84 һәйкәл бар. Шул рәвешле, уртача бер объектка 82,3 мең сум тотачаклар. Бу акча шәһәр бюджетыннан биреләчәк дип көтелә.

Төзекләндереләсе һәйкәлләр арасында "Истанбул" бакчасында Садри Максудига куелган һәйкәл, Тукай мәйданында Мулланур Вахитовка, Театр урамында Габдулла Тукайга, Зур Кызыл урамында Рөстәм Яхинга, Марсель Сәлимҗанов урамында Һади Такташка, Зур Кызыл урамында Баки Урманчыга, Меңъеллык паркында Кол Галигә, Татар дәүләт филармониясе бакчасында Рәшит Ваһаповка куелган сыннар бар.

Бу эшләрне быел ел ахырына кадәр башкарып чыгарга тиешләр.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
👍4🤔1
🎶 Сабантуйда чыгыш ясар өчен татар җырчылары күпме сорый?

Фирдүс Тямаев
– 700 мең сум
Илсөя Бәдретдинова – 500 мең сум
Әнвәр Нургалиев – 450 мең сум
Булат Бәйрәмов, Ләйсән Гыймаева – 150 мең сум
Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар – 150 мең сум
Люция Мусина – 130 мең сум
Илназ Бах һәм Гүзәл Идрисова – 100 мең сум
Чәчкә – 60 мең сум
Зөлфәт Зиннуров – 50 мең сум
Лилия Хәйруллина – 50 мең сум
Рәсим Низамов – 40 мең сум

Чыгыш ясау бәяләрен Азатлык һәм "Ватаным Татарстан" сорашкан.

Лаеклы бәяме, ничек уйлыйсы? Үзегез нинди җырчыларны тыңлыйсыз, кайсыларын сабантуйга чакырыр идегез?
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍4👎3🤔2🤡1
📍Кахов буасы җимерелеп су басканнан соң, Херсон өлкәсендә 60тан артык кеше үлгән

Киев контролендәге җирләрдә 21 кеше һәлак булган, Украина ягы аларның бишесе эвакуация барышында Русия ачкан атышка эләгеп үлде ди.

Херсон өлкәсенең Русия баскынлыгында булган өлешендә исә су казасы чыккач, 41 кеше үлгән, дип белдерә баскын хакимиятләр.

Бу хакта күбрәк 👉 монда укый аласыз.
😢5