Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
📍 Казанда мәктәпләр җитмәү мәсьәләсен хәл итү өчен 60 миллиард сум кирәк

Бу исә шәһәрнең ике еллык бюджетына тиң. Казан мэриясе "Лаеш төене" һәм "М-14" микрорайоннарында яшәүчеләрнең яңа мәктәпләр төзү белән бәйле мөрәҗәгатенә җавабында шулай дип белдергән.

Татарстан башкаласы мэриясе вәкилләре акча җитмәү сәбәпле, бу районнарда мәктәп төзү ниятләнми, дигән.

Казанда быел дүрт яңа мәктәп ачылачак, алар 6000 укучыны сыйдырачак. Алар арасында татар мәктәпләре булуы-булмавы хәбәр ителми.

Тулырак 👉 монда укый аласыз.
🤡5
Татарстанда татарча язылган элмә такталардан хаталар табу бәйгесе дәвам итә

Конкурска элмә такталардагы исемнәрдә һәм исем астындагы язулардагы, мәгълүмат такталарында, топографик билгеләрдә, юл күрсәткечләрдәге һәм торак йортларның аншлагларындагы хаталар турында мәгълүмат кабул ителә. Шулай ук Татарстанда җитештерелгән тауарларда яисә дәүләт биналары фасадын бизәгәндә ясалган хаталарны күрсәтеп гариза җибәрергә мөмкин, дип хәбәр итә ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең матбугат хезмәте.

Бәйге 1 ноябрьгә кадәр узачак. Фотоларны Татарстанның "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системы аша җибәрергә мөмкин. Анда "Исемнәрдә һәм язуларда хаталар" категориясен сайларга кирәк.

Былтыр «Халык контроле» системасы аша барлыгы 6663 фото кабул ителгән.

Фото: Азатлык архивы
👍4😱3🤡1
Казанда Сөембикә манарасы авыша бара. Моны ныклап тикшерәләр

"Алдан ук тынычландырам – бар да яхшы һәм яхшы булачак та. Хәзерге вакытта ул якынча 2,19 метрга авышкан, кем ничек саный инде. Әмма быел хөкүмәт кушуы белән экспертиза үткәрелә. Туфракны өйрәнәләр", ди "Казан Кирмәне" музей-тыюлыгы мөдире Илнур Рәхимов.

Былтыр көз Казан Кирмәнендәге Сөембикә манарасының дивары ярыла һәм кирпечләре кубып төшә башлады. Бөтенрусия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең Татарстан бүлеге Сөембикә манарасының кирпечләре кубып төшүендә туристларны гаепләде. Казан кунаклары кирпеч араларына акча кыстырып, диварга зыян китергән дип белдерде.

👉Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🔥2😢2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
30 март кичендә Казанда "Җир сәгате" чарасы үтте. Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) оештырган чарада Казан Кирмәнендәге барлык биналар да катнашып бер сәгатькә утларын сүндереп торды.
⚡️Русия баш прокуратурасы Бөтендөнья кыргый табигать фондын (WWF) теләнмәгән оешма дип таныды.

Прокуратура белдерүенчә, Швейцариядә теркәлгән әлеге оешма “икътисад өлкәсендә иминлеккә янаучы проектларны тормышка ашыруда кулланыла”.

Элек Казанда WWF оештыруы белән "Җир сәгате" чарасы узып килде. Чарада Казан Кирмәнендәге барлык биналар да катнашып бер сәгатькә утларын сүндереп тора иде.
👎3🤡1
Җәмигъ мәчете шәһәр читенә җибәрелгәндә, Казан үзәгендә парвослауларның тагын бер бинасы ачылды.

Бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казан епархиясенең яңа ачылган рухи-мәгърифәтчелек һәм зиярәт кылу үзәгендә булды. Татарстан митрополиты Кирилл яңа үзәк рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм христиан традицияләрен тарату өчен хезмәт итәчәк, правослауларның зиярәт итүен яңадан торгызырга һәм үстерергә булышачак диде.

Үзәк Зур Кызыл урамы 12нче йортта, Казан рухи училищесының XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында төзелгән ике катлы тарихи бинасында урнашкан. Әлеге бина озак вакытлар буш торды, 2015 елда шәһәр аны епархиягә бирде.

Казан үзәгендә зур бер правослау кварталы барлыкка килде дияргә була. Шул ук вакытта мөселманнарга мәдрәсәгә дә урын табылмады, Җәмигъ мәчетенең дә язмышы әлегәчә хәл ителмәгән.

👉Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬13🤡5
Быел Башкортстанда 100 туган тел укытучысына 50шәр мең сум акча биреләчәк

Моңарчы бу акчаларны 50 укытучы ала иде. Быел Радий Хәбиров аларның санын арттырырга кушкан.

50 мең сум акчаны 30 башкорт теле укытучысына, 30 урыс теле укытучысына, туган телләрне укытучы 20 кешегә һәм республиканың күптелле мәктәпләрендә белем бирүче 20 укытучыга бирү тәкъдим ителә. Моның өчен өстәмә 2,5 миллион сум кирәк булачак

Башкортстанда 5924 туган тел укытучысы бар, алар 10 туган тел укыта.

👉Бу хакта тулырак Азатлыкта язды. 👉VPN-сыз монда укып була.
🔥5🤡2
Русиягә айтишниклар кире кайта дигән сүзләр дөресме?

Русия рәсмиләре илдән киткән айтишниклар кире кайта башлады дип белдерә. "Интернетны яклау җәмгыяте" оешмасы мөдире Михаил Климарев бу дөрес түгел, күпләр инде ныклап урнашты, эшли, хезмәт хаклары түбәнрәк булган Русиягә кире кайтырга теләмиләр дип саный.

💬 Русия армиясе дип аталган урынга эләгү куркынычы бар икән, мөмкинлек булса, качарга кирәк. Һәм Европадагы шәһәрләрдә кешеләр ничек яшәвен күргәннән соң, Русия шәһәрләре белән чагыштырганда моның җир белән күк арасы икәнен аңлыйсың. Мәскәү – әле ул Русия түгел. Русиядә Мәскәүдән бик ерак торган шәһәрләр күп. Алардагы тормыш дәрәҗәсе, шартлы рәвештә алсак, шул ук Сербия белән чагыштырганда да күпкә түбәнрәк. Климат та начаррак, кешеләр дә усалрак, куркынычлар да күбрәк. Сербиядә рәхәтләнеп тыныч кына яшәп, акча эшләп, балалар үстереп булганда ник кайтырга? Аңламыйм.

Климарев белән әңгәмәне Азатлыкта укыгыз:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👍1🔥1🤔1
Азатлыкка 70 ел: радиога нигез салучыларның берсе Гариф Солтан белән архив әңгәмәсен тәкъдим итәбез

Гариф Солтан Икенче дөнья сугышында катнашып әсирлеккә төшкән. Шуннан соң ул Алманиянең "Идел-Урал" легионы эшендә катнаша, бәйсез Идел-Урал штаты идеясе өчен хезмәт итә. Сугыштан соң ул Алманиядә калды, татарча Америка авазы һәм Азатлыкның татар-башкорт хезмәтләрен оештыруда катнашты, Нью-Йорк университетында татарлар турында лекцияләр укыды, халыкара мәйданда татар-башкортларны танытты.

"Тарихны язу җиңел эш түгел. Бигрәк тә Русиядә. Шулай да, ошыймы-ошамыймы, цивилизацияле халык тарихның уңай тарафларын да, тискәре тарафларын да мөмкин кадәр дөрес яктыртырга тиеш", дип сөйләде ул әңгәмәдә.

2010 елда дөнья күргән зур һәм эчтәлекле әңгәмәне укырга тәкъдим итәбез:
👉 безнең сайтта
👉 VPN булмаса, көзге-сылтама
👉 Telegram-ның үзендә
👍9❤2🔥2
Гариф Солтан белән әңгәмәдән өзек
Азатлык
Әңгәмәдән бер өзек тә тәкъдим итәбез. Бу аудио Азатлыкта 2011 ел азагында чыкты.
❤6🔥1
Хәерле иртә, кадерле укучыларыбыз! Бүген 22 июнь, төп иртәнге яңалыклар белән танышыйк:

▪️Херсон өлкәсе һәм Кырым баскын хакимиятләре Украинаның Сиваш култыгыннан Кырымга алып барган күпергә һөҗүм итүен хәбәр итә. Күпергә зыян килгән.

▪️Төнлә Русия янә Украинага ракетлар һәм дроннар белән һөҗүм итте. Шартлаулар турында Харков, Кривой Рог, Одесса астыннан хәбәрләр килә.

▪️Парижда кичә кич булган шартлаудан зыян күрүчеләр саны 29 кешегә кадәр артты. Дүрт кеше авыр хәлдә дип хәбәр ителә.

▪️Ростов-Донда тентүләр. Полиция СИЗОда үлгән Анатолий Березиковның адвокаты Ирина Гак һәм аның җәмәгать яклаучысы Татьяна Спорышевага килгән.

▪️Бүген Казанда Русия премьер-министры Михаил Мишустинны көтәләр. Ул авиация заводын караячак дип хәбәр ителә.

Күбрәк хәбәрләр һәм язмалар безнең сайтта. Көн дәвамында Азатлык белән калыгыз!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤5👍1
Русия Украинадагы сугыш өчен дроннарны Татарстанда җитештерергә җыена. Бу нәрсәгә китерә ала?

Белгечләр фикеренчә, Украина Алабугага кануни рәвештә һөҗүм итә алачак, бу хәзер легитим һәдәф булачак. Шул ук вакытта Татарстанда өлешчә хәрби хәл кертелергә мөмкин, ФСБ Татарстанда диверсантларны тагын да активрак эзләячәк ди алар.

"Мәскәү бу карарны махсус кабул итте, Татарстанны да канга буярга тели. Башкортстан рәсмиләре болай да актив рәвештә сугышны хуплый, гел батальоннар җыя. Хәзер Татарстанны, татарларны да сугыш белән пычратырга телиләр", дип саный сәясәт белгече Руслан Айсин.

Белгечләр фикерләрен безнең язмада укыгыз.
VPN булмаса, көзге-сылтаманы ачыгыз.
🤬10🔥5😢3❤2🤡2👍1
📍 Русия басып алган Херсон өлкәсе һәм Кырым баскын хакимиятләре Украина гаскәренең Чонгар күперенә һөҗүм итүен белдерде. Күпер Сиваш култыгы аша аннексияләнгән Кырымга алып бара.

Украина хәрби көчләре һөҗүм турында әлегә берни хәбәр итмәде. Украин хәбәрләренең "Оперативный ЗСУ" телеграм-каналы зыян күргән күпернең фотоларын чыгарды.

Чонгар аша юл — Кырымнан Русия басып алган Мелитопольга һәм көньяк фронтка иң якын юл. Көньяк фронтта хәзер Украина контрһөҗүм алып бара.

Русия Кырымны 2014 елда, Херсон өлкәсенең бер өлешен 2022 елда басып алды.
🔥4🎉3❤1😁1😢1
📍 Татарстан министры республикада эшсезлекнең иң түбән дәрәҗәгә төшүен әйтә

Республикада мәшгульлек Идел буе федераль өлкәсендә иң югары дәрәҗәдә, ди Татарстан хезмәт министры Эльмира Зарипова.

Шул ук вакытта рәсми чыганакларда күренмәүче эшсезлекнең дәрәҗәсе, ягъни тулы эш сәгатендә эшләмәүчеләр, вакытлыча эшләмәүчеләр, яки түләүсез ялда торучылар саны күрсәтелми.

Тулырак монда укыгыз.
🤷‍♂3👍3👎2❤1
Русия ширкәтләренең чит ил инвесторларына дивидендлар түләү өч тапкырга кимегән

Иң күп дивидендлар АКШ инвесторларына туры килгән. Кыпрыска киткән дивидендлар исә өч тапкырга кимегән.

Бу хакта күбрәк 👉 монда укый аласыз.
👍3🤷‍♂1
📍 Башкортстанда авыл хуҗалыгы өлкәсенә 2,8 мең белгеч җитми

Авыл хуҗалыгы министры бу өлкәдә белгечләрне әзерләү өчен 6 сыйныфтан ук укучыларны эзләү кирәк дип саный.

2018 елдан бирле Башкортстанда авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче белгечләр саны 8 мең кешегә кимегән.

Тулырак монда укыгыз.
🤷4😢1
🌯 Русиядә шаурма 2-3 тапкыр ешрак сатыла башлады

Бу хакта туклану урыннары һәм ризык китерү хезмәтләрен сораштырып, "Ведомости" яза. Моны башка фастфудка бәя артуы белән аңлаталар.

🍔 Илдә шаурма өчен уртача 171 сум түләргә кирәк булса, бургерның уртача бәясе 236 сум, пиццаның – 378 сум тәшкил итә.

Ә сез нәрсә белән тукланасыз, фастфуд ашыйсызмы?
🥰5🔥2
Төркиянең Үзәк банкы төп ставканы 8,5%тан 15%ка кадәр күтәрде.

Илдә инде ике ел чамасы бу күрсәткеч түбән дәрәҗәдә иде. Бу карар инфляцияне авызлыклау өчен кабул ителде диелә Төркиянең Үзәк банк хәбәрендә. 2022 ел нәтиҗәләренә караганда, илдә инфляция дәрәҗәсе 64 % җитте. Быел майда ул 40 % иде.

Соңгы елда лира курсы 30% чамасына арзанайды. Төркиядә президент сайлау узып, Рәҗәп Эрдоган җиңгәннән соң төрек лирасы төшүен дәвам итте. Бер долларга 23 лира бирә башладылар. Goldman Sachs, Morgan Stanley экспертлары доллар бәясе 28 лирага кадәр күтәрелергә мөмкин дип фаразлады.

Сайлаулардан соң Төркия финанс министры итеп Merrill Lynch банкының элекке стратегы Мехмет Шимшек, ә Төркия үзәк банкы рәисе итеп - АКШта укыган һәм Америка банкында эшләгән Хафизе Гайе Эркал билгеләнде.
🔥4🤔1