Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
📍 Татарстан министры республикада эшсезлекнең иң түбән дәрәҗәгә төшүен әйтә

Республикада мәшгульлек Идел буе федераль өлкәсендә иң югары дәрәҗәдә, ди Татарстан хезмәт министры Эльмира Зарипова.

Шул ук вакытта рәсми чыганакларда күренмәүче эшсезлекнең дәрәҗәсе, ягъни тулы эш сәгатендә эшләмәүчеләр, вакытлыча эшләмәүчеләр, яки түләүсез ялда торучылар саны күрсәтелми.

Тулырак монда укыгыз.
🤷‍♂3👍3👎2❤1
Русия ширкәтләренең чит ил инвесторларына дивидендлар түләү өч тапкырга кимегән

Иң күп дивидендлар АКШ инвесторларына туры килгән. Кыпрыска киткән дивидендлар исә өч тапкырга кимегән.

Бу хакта күбрәк 👉 монда укый аласыз.
👍3🤷‍♂1
📍 Башкортстанда авыл хуҗалыгы өлкәсенә 2,8 мең белгеч җитми

Авыл хуҗалыгы министры бу өлкәдә белгечләрне әзерләү өчен 6 сыйныфтан ук укучыларны эзләү кирәк дип саный.

2018 елдан бирле Башкортстанда авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче белгечләр саны 8 мең кешегә кимегән.

Тулырак монда укыгыз.
🤷4😢1
🌯 Русиядә шаурма 2-3 тапкыр ешрак сатыла башлады

Бу хакта туклану урыннары һәм ризык китерү хезмәтләрен сораштырып, "Ведомости" яза. Моны башка фастфудка бәя артуы белән аңлаталар.

🍔 Илдә шаурма өчен уртача 171 сум түләргә кирәк булса, бургерның уртача бәясе 236 сум, пиццаның – 378 сум тәшкил итә.

Ә сез нәрсә белән тукланасыз, фастфуд ашыйсызмы?
🥰5🔥2
Төркиянең Үзәк банкы төп ставканы 8,5%тан 15%ка кадәр күтәрде.

Илдә инде ике ел чамасы бу күрсәткеч түбән дәрәҗәдә иде. Бу карар инфляцияне авызлыклау өчен кабул ителде диелә Төркиянең Үзәк банк хәбәрендә. 2022 ел нәтиҗәләренә караганда, илдә инфляция дәрәҗәсе 64 % җитте. Быел майда ул 40 % иде.

Соңгы елда лира курсы 30% чамасына арзанайды. Төркиядә президент сайлау узып, Рәҗәп Эрдоган җиңгәннән соң төрек лирасы төшүен дәвам итте. Бер долларга 23 лира бирә башладылар. Goldman Sachs, Morgan Stanley экспертлары доллар бәясе 28 лирага кадәр күтәрелергә мөмкин дип фаразлады.

Сайлаулардан соң Төркия финанс министры итеп Merrill Lynch банкының элекке стратегы Мехмет Шимшек, ә Төркия үзәк банкы рәисе итеп - АКШта укыган һәм Америка банкында эшләгән Хафизе Гайе Эркал билгеләнде.
🔥4🤔1
Бөгрүделик — Төркиядәге татар авылы 😍

1910 елдан бирле Төркиянең нәкъ уртасында татар авылы яшәп килә. Татарлар анда ничек һәм ни өчен барып эләккән соң?

Азатлык сезне Бөгределик авылына чакыра. Бу видеоны якыннарыгызга да җибәрегез ☝️

https://youtu.be/mRRojqxBk8U
❤20👍3🔥2
Зеленский Русиянең Запорожье атом станциясендә теракт әзерләвен белдерде

Ул радиациянең чикләрне танымауны һәм кемгә тәэсир итәчәген җил хәл итәчәген искәртте. Украина булган мәгълүматны барлык илләргә һәм халыкара оешмаларга тапшырачагын әйтте.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков әлеге белдерүгә фикер белдерде. Ул аны "чираттагы ялган" дип атады.

Узган елның октябрендә Украина Русия Кахов гидроэлектр станциясенең шартлатылырга мөмкин дип кисәткән иде. Быел июнь башында станция буасы өлешчә җимерелгән. Украина станцияне шартлатуда Русияне гаепләде, Русия үз чиратында Украина һөҗүм итте дип белдерде.

Тулырак 👉 монда укый аласыз.
👍2🔥1🤡1
❗️Шойгу ихтыяриларга ихтыяҗ юк дип белдерде

"Якын араларда саклану министрлыгы яңа ихтыярилар җыюга ихтыяҗ күрми", дип белдерде Русиянең саклану министры Сергей Шойгу Иминлек шурасы утырышында белдерде. Контракт хезмәтенә 114 мең кеше килгән, тагын 52 меңе - ихтыярилар.

Министр сүзләренчә, тәүлегенә уртача 1336 кеше килешү төзи. "Ягъни без тәүлек саен бер полк җыябыз", диде министр.

Шул ук вакытта Башкортстаннан гына да ихтыри батальоннар һәм башка хәрби төркемнәр саны дистәдән артты. Июнь ахырына аерым полк та төземәкчеләр.

Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤡2
Казан авиация заводына Дәүләт байлыгы фондыннан 42 млрд сум бүлеп бирелә

2027 елдан елына 20 Ту-214 очкычын җитештерерә башларга җыеналар. Очкыч 210 юлчыны сыйдыра, 6,5 мең километр ераклыкка кадәр оча алачак.

2032 елга кадәр инде 150гә якын очкычка заказ бар ди "Туполев" ширкәте (Казан авиация заводы әлеге ширкәтнең филиалы санала) идарәче мөдире Вадим Королев.

Ә бит кайчандыр Казанда юлчылар ташучы Ту-334 очкычы төзелә башлаган иде. Миңтимер Шәймиев федераль үзәктән акчалар сорап язды, ярдәм булса, Татарстан бюджеты да үз өлешен кертәчәк дигән иде. Ләкин ул вакыттагы министрлар Герман Греф белән Виктор Христенко Ту-334 җитештерүен Федераль максатчан програмга кертмәде. Игътибарны һәм акчаны тулысынча чит ил детальләреннән торган Sukhoi Superjet 100 очкычына бирделәр. Хәзер бу очкычның шул ук чит детальләре аркасында Русиядә проблемнары башланды.

👉Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Ачылмаса,
монда басыгыз.
🤔2
Уфада татар һәм башкорт эстрадасы җырчылары Украинага басып кергән сугышчыларга акча җыю концертлары куйды

Концертлар ике көн барды, аны Уфа шәһәре мэриясе оештырды. Чыгыш ясаучылар арасында Гүзәл Уразова, Элвин Грей, Ришат Төхвәтуллин, Филүс Каһиров, Айдар Галимов, Әнвәр Нургалиев бар иде.

Русия хакимияте төрле юллар, ысуллар белән Украинага һөҗүмне аклау һәм хуплау чаралары оештыра, бу эшкә татар-башкорт сәнгатькәрләре дә тартып кертелә бара. Хәрбиләрне, шул исәптән мобилизацияләнүчеләрне тәэмин итү Русия саклану министрлыгына карый. Моны муниципалитетларга төшерү Конституциягә каршы килә.
🤮28🤬2👍1😁1
Хәерле иртә, дуслар! Бүген - җомга, әлеге вакытка булган вакыйгалар турында кыскача язып үтәбез.

🔸 Төнлә Русиянең Курски өлкәсендә пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән.

🔸 Украина гаскәриләре төнлә Хмельницкий өлкәсендә урнашкан хәрби аэродромга аткан Русиянең 13 дроны юк иткән.

🔸 Урта диңгездә Грециягә көймәдә барып җитәргә теләп һәлак булган качакларның саны арткан. Пакъстан җитәкчелеге 209 пакыстанлы һәлак булды дип белдерде. Көймәдә якынча 400 кеше булган, аларның күпчелеге - Пакъстан ватандашлары.

🔸«Титан» суасты көймәсендәге экипаж һәлак булды дип игълан ителде. Белгечләр көймә су астына төшеп барганда ук аның эчендә шартлау булган дип фаразлый.

🔸 АКШ сенаторлары Русиянең Украинага атом-төш коралын кулланырга мөмкинлекне НАТОга һөҗүм итү буларак кабул итәргә тәкъдим итә. Бу хакта Конгресс өчен резолюция өлгесе әзерләнгән.

🔸 Бурятиядә сөргендәге полякларга куелган мемориалны алып ташлаганнар. 1866 елда баш күтәрүченләр истәлегенә куелган католик тәрене Бурятиядә яшәүче бер хатын алып ташлауны таләп иткән. Бу Русиядә инде алып ташланган тугызынчы шундый мемориал.

🔸 Бразилиядә элеккеге президент Болсанаруга каршы мәхкәмә башланды. Аны сайлауларда хәрәмләшүдә гаеплиләр. Элекке сәясәтчегә төрмә янамый, әмма аңа сайлауларда катнашуны тыярга мөмкиннәр.

🔸 Казандагы гомумшәһәр чыгарылыш кичәсен уздыруга 12 млн сум акча тотылачак. Мондый акча күләменә тендер дәүләт өчен сатып алулар сәхифәсендә барлыкка килде. Бәйрәм көне әлегә билгеле түгел.

🔸 24 июнь Башкортстанда Яшьләр көне уза, ул көнне спиртлы эчемлекләр сатуны тыю кануны гамәлдә булачак.

Әлегә шулар. Ниндидер мөһим хәбәр булса, без шунда ук сезгә хәбәр итәрбез. Ә сез без язганнарны башкаларга да сөйләгез. Азатлык килгән мәгълүматны тикшерә, тарафсыз тәкъдим итә. Ничек бар, шулай. Имин көннәр телибез сезгә!
❤2🙏2👍1👎1
Кичә Казанда режиссер Илшат Рәхимбай төшергән "Микулай" нәфис фильмы премьерасы узды.

Кино төрле шәһәрләрдә прокатка чыкты. 109 кинотеатр белән килешү төзелгән.

Фильмның гомуми бюджеты 23 миллион тәшкил итә. Аны фильм буларак чыгаруда авырлыклар булды, акча крауфандинг белән дә җыелды. Анда 784 мең сум акча тупланды. Татарстан Мәдәният министры, "Татнефть" ширкәте дә биргән, әмма бурычлар капланып бетмәгән әле диде режиссер.

"Микулай" әсәрен Мансур Гыйләҗев язды. Ул Татарстанның берничә татар театрында уйнала. Фильмда Русиянең танылган актерлары Виктор Сухоруков, Иван Добронравов, Варвара Шлыкова уйный. Фильмдагы хәлләр керәшен татарларының авылында бара. Жанры - триллер.

Кем карады? Нинди фикерләр, хисләр? Ошадымы? Ни дисәң дә бу татар режиссеры тарафыннан төшерелгән һәм Русия прокатына чыккан нәфис фильм бит...
🔥7🤡2❤1
Төркиянең лирасы аска тәгәрәде. Бүген 1 доллар 25 лира тора. Моңарчы тарихта лираның болай түбән тәгәрәгәне булмады.

Төркиянең Үзәк банкы процент ставкасын 8,5%тан 15%ка кадәр күтәрергә карар итте. Лираның аска тәгәрәве әнә шуңа беренче реакциясе.
👍2🤔1
Башкортстанда белем бирү сыйфаты түбәнәя. Бу БДИ нәтиҗәләреннән күренә.

Быел Башкортстанда 1684 укучы БДИ тапшырып 80нән югарырак балл җыйган. Соңгы ике елда бу күрсәткеч 14 процентка кимегән. Республикада мәгариф системында яшь укытучылар саны да кими. Башкортстанда 35 яшькә кадәрле укытучылар – 8 процент, ә мәктәпләрдә укытучыларның уртача яше – 55.

2022 елда югары балл алучылар 1808 кеше булган, 2021 елда исә – 1956. Шул рәвешле, имтихан биреп 80нән күбрәк балл туплаучыларның саны соңгы ике елда 14 процентка кимегән. 100 балл җыючылар да әзәйгән.

Икътисадчылар моның берничә сәбәбен аңлата. Ниндиләр?

Тулырак 👉монда. Ачылмаса, 👉бу сылтамага басыгыз.
😢1
🧿🇹🇷Бөгрүделик. Төркиядә урнашкан себер татарларының авылы. Вакытында чукындырудан куркып киткән татарларның нәсел дәвамчылары ничек яши? Кичә без бу үзенчәлекле авылдан видео карарга тәкъдим иткән идек, ә бүген җәелеп укырлык язмабыз чыкты.

Уникаль сала, уникаль тарих.

Себердә яшәүче татарлар 1907 елның ноябрендә беренче кар төшкәч юлга кузгала. 100 ат йөгендә 500 дән артык кеше. Башта атлы чаналарда Омскига, аннан поезд белән Одессага, аннан пароход белән Истанбулга килеп җитәләр, бу 1908 елның гыйнвар-февраль айларында була.

Böğrüdelik — бәгырь тишеге дигәнне аңлата, böğrü — бәгырь, үзәк дигәнне аңлатучы иске төрки сүз, delik — тишек. Бу атаманы авыл уртасында чишмә булганга биргәннәр. Төркиядә андый исемле 3-4 авыл исәпләнә, барсында да чишмә бар.

Бүген Бөгрүделиктә 600 хуҗалык бар. Җәен биредә яшәүчеләр саны 1500-2000 кешегә җитә. Авылга Европада яшәүче себер татарлары кайта. Аларның исәбе якынча 700 кеше. Конья шәһәреннән килүчеләр саны да 700дән артып китә. Кышын исә авыл бушап калгандай, 200ләп кеше белән утырып кала. Моннан тыш, Бөгрүделиктә узган гасыр урталарыннан күченгән көрд һәм болгарлар яши. Аларның 60лап һәм 20ләп хуҗалыгы бар дип санала. Авылда көрдләр дә, болгарлар да татарча белә. Соңгы елларда алар белән катнаш гаилә коручылар да бар.

Авылда мәктәп, завод-фабрикалар юк. Җәен игенчелек, кышын терлекчелек белән көн күрәләр, гәрчә соңгы елларда мал тотучылар шактый кимегән. Авылга газ кертелмәгәнлектән кышын биредә шактый суык була. Бөгрүделиктәге климат Төркиянең диңгез ярларыннан нык аерыла. Шуңа да авыл күбрәк ял итү урынына әверелеп бара.

Кыскасы, кереп укыгыз да фикерләрегез белән уртаклашыгыз. Кайчандыр урыслашу, чукындырудан качып китүче татарларның тел, дин белән мәсьәләсенең ничен хәл ителүенә сез нинди нәтиҗә чыгарырсыз?

👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә
❤8👍4
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Бу - Казанның Ирек мәйданы. Бүген анда 24 июньдә башкалада узачак Сабантуйга бүләкләр җыю йоласы уза. Бүләк җыюлар шулай ук Казан Кирмәненә керү мәйданында, "Туган Авылым" комплексында, Иске Татар бистәсендә дә оештырылды.

Бүләкләр белән арбалы атлар Камал театры янындагы мәйданга таба бара, анда да бәйрәм була.

Быел Казан Сабатуйга ныклы әзерләнә. Узган ел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Саха җиренә барды, аларның милли бәйрәмнәренә исе китеп кайтты һәм Сабантуйга да миллилекне көчәйтергә кирәк дип белдерде.

Иртәгә Казанда Сабантуй өч мәйданда узачак. Төп мәйдан Тынычлык бистәсендәге каенлыкта булачак, аның режиссеры - Айдар Җәббәров. Тукайның туган көнендә узган чараны да ул сәхнәгә куйган иде. Аннары тамашаны тәнкыйтьләүче депутатлар да табылды. Җәббәров Гаяз Исхакыйның әсәрләрен Татарстан театрларында спектакль буларак чыгарды.

Казан Сабантуена кем барачак?

Видео Татарстан Мәдәният министрлыгының Телеграм каналыннан алынды.
❤8🥱4👎1
❗️Фәрит Мөхәммәтшин һәм Рифкать Миңнеханов академик итеп сайланды

Бүген Татарстан фәннәр академиясе академиклары һәм мөхбир-әгъзаларын сайлау узды. Татарстан парламенты спикеры, сәясәт фәннәре докторы Фәрит Мөхәммәтшин, КФУ профессоры, фәлсәфә фәннәре докторы Мидхәт Фарукшин, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт оешмасы мөдире, техник фәннәр докторы Рифкать Миңнеханов, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институы кафедра мөдире, тарих фәннәре докторы Айрат Ситдыйков күпчелек тавыш белән академик булып сайланды.

Әлеге кешеләр Татарстан фәннәр академиясе президентылыгына дәгъва кыла ала. Сайлау быел көз булып дип көтелә.

Академиянең мөхбир әгъзалары ай саен өстәмә 25 мең сум, академиклар – 50 мең сум ала. Бу исемнәр аларда үлгәнче саклана.

Бүгенге президент Мәгъзүм Сәләховның мөддәте киләсе елда гына чыкса да, ул вазифасыннан китүе турында теләк белдерде.
👎8😁2😱2🤔1
Казанда Сабантуйга бүләк җыялар, ә Уфада тагын сугышка ирләрне озататалар.

Бүген, 23 июньдә Уфаның Совет мәйданыннан "Башкортстан" мотоукчы полкына керәчәк тагын өч хәрби төркемне хәрби әзерлекләргә озаттылар. Аларга икенче дөнья сугышында катнашкан башкортстаннарның исемнәре бирелгән. Бу: Гази Заһитов исемендәге штурм отряды, Вафа Әхмәдуллин исемендәге күзләү ротасы һәм Әхәт Әхмәтҗанов исемендәге снайпер роталары.

Хәрбиләрне озату чарасында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров "шул рәвешле, Башкорт ихтыяри полкының төп хәрби бүлекчәләрен төзү төгәлләнде", дип белдергән. Июнь башында Хәбиров "Башкортстан" мотоукчы полкын төзеп бетерү 30 июньгә төгәлләнергә тиеш, анда 2,5 мең "ихтыяри" булачак, дигән иде.

Башкортстан җитәкчелеге Мәскәү каршында тәти булып күренер өчен полк артыннан полк туплый, ирләрне сугышка, үлемгә озата. Сугыш кырыннан Башкортстанга мәетләр, яраланган, кулсыз, аяклар ир-егетләр кайта тора.

Безнең хисапка күрә, республикадан бу сугышта кимендә 808 кеше һәлак булган.

👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә
🤬4😁1