Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Роскомнадзор террорга каршы чаралар тәртибе (КТО) кертелгән төбәкләрдә интернетны чикләү турында белдерде.

Шул ук вакытта Телеграм эше чикләнми диелә. Кайбер матбугат чаралары Русиядә Телеграм да начар эшли дип язган иде.

Татарстанда, Башкортстанда Телеграм әйбәт кенә эшләп торамы әле?
❤2😁1🤡1🍌1
Пригожин: без бер кешене дә үтермәдек

"Вагнер" башлыгы Евгений Пригожин тагын бер аудиохәбәр чыгарды. Фетнә барышында минем сугышчылар бер генә кешене дә үтермәде, "Ростовны бер атышсыз басып алды" дип сөйли.

Пригожин "Ростов кешеләре безнең яклы" ди.
👍4🍌3❤1🤔1
Латвия русияләргә бер төрле дә виза да бирмәячәк

Бу хакта илнең яңа сайланган президенты Эдгарс Ринкевичс белдерде. "Русиядәге вазгыять белән бәйле Латвия русияләргә һуманитар һәм башка төр визаларны бирүне туката", дип язды ул.
👍7❤4💩1🤡1
Мәскәүдән Истанбул, Астана һәм Тифлиска туры билетлар калмаган дип яза Baza.

Казаннан бүген Төркиягә очышлар бар, билетлар шулай ук күренми. Иртәнә Төрек һава юлларына иң арзан билет 51 мең сум тора.
😁3🤷‍♂1
Евгений Пригожин медиаширкәтенә караган матбугат чаралары, Вконтактедагы төркемнәре һәм сәхифәләре Русиядә томаланган.

Алар Баш прокуратураның тыелган сайтлары исемлегенә кертелгән диелә.

Роскомнадзор белдерүенчә, кайбер сайтларга керү хәрби фетнәдә катнашырга чакыруны кисәтү максатыннан тыелган.
😁4👍2🤡2
Башкортстан район башлыклары да Путинны хуплауга кереште. Бүздәк районында Яшьләр көне дә уздырылмаячак.

Бүздәк районы башлыгы Илнур Игдиев республика башлыгы Радий Хәбировның Путинга теләктәшлек белдерү видеосына Вконтактедагы үзенең сәхифәсенә репорст ясады һәм "Русия президенытның теләсә нинди карарын республика төгәл һәм каты үтәячәк" дип язды.

Шулай ук районда 25 июньгә планлаштырылган Яшьләр көне бәйрәме дә уздырылмаячак.

Башкортстанда әлегә мондый карар күренмәде.
💩5
Рәфис Кашапов тирәсендәге татар активистлары Пригожин фетнәсенә өметләр баглый

Бер төркем татар милли активистының "Сөргендәге Татарстан хөкүмәте" дигән оешмасы Русиядәге фетнәдә "Вагнер" башлыгы Евгений Пригожинны яклап чыкты. Бүген тараткан белдерүдә алар "Русиядә барысы да көткән гыйсьян башланды, без Пригожинның Мәскәү кирмәненә явын яклыйбыз", диелә. Төркем фикеренчә, Путин гаскәре күпләп вагнерларга бирелә, аларга тугрылыгын хәзер ФСБ һәм дәүләт хезмәтләре дә белдерә башлау да бик мөмкин.

Пригожинның җиңүе Русиядәге сугыш җинаятчеләрен халыкара мәхкәмәгә тартуга, Путинны атом кораллары контроленнән мәхрүм итүгә, Русиядә яшәгән әсир милләтләрнең азатлыгына китерә ала дигән өмет белдерелә татар активистлары өндәмәсендә.

Рәфис Кашапов һәм тагын берничә активист имзалаган белдерү Русия оппозициясе җитәкчеләреннән берсе, төрмәдә утырып чыккан олигарх Михаил Ходорковскийның элегрәк бәян ителгән карашларына аваздаш. Ул да бүгенге каршылыкта Пригожинны яклавын әйтте. Аның фикеренчә, Вагнер башлыгы бандит һәм хәрби җинятче булса да, аның фетнәсе Русиядә Путиннән котылу өчен кабатланмас мөмкинлек ача. "Бәлки иртәгә без Пригожинның үзенә каршы корал белән чыгарбыз, әмма бүген без аңа каршы торучыларны туктатып ярдәм итәргә тиеш" дип яза Ходорковский.

Бераз иртәрәк исә Татарстанның Мәскәү контролендәге президенты Рөстәм Миңнеханов Путинны яклап чыгыш ясады, ул "әлеге авыр вакытта без аның (Путин - ред.) тирәсендә берләшергә, Русия һәм аның күпмилләтле халкына куркыныч тудырган кешеләргә каршы бергә торырга тиешбез", диде. Соңрак нәкъ шундый ук эчтәлекле белдерүләрне башка төбәк җитәкчеләре дә ясый башлады.

#фетнә
🤮12👍7🍌3🤔2❤1🗿1
Липецки өлкәсеннән "военкор" Андрей Руденко шундый фото чыгарды. Шулай ук Чаплыгин шәһәреннән экскаваторның юлны җимерү видеосы да таралды.

Элегрәк "Вагнер" колоннасы Липецки өлкәсе Красное авылыннан узды. Аннан Мәскәүгә 400ләп километр. Өлкә губернаторы "вагнерчы"лар техникасының төбәк буйлап узуын раслаган иде.
🤣8🤡4🔥1🤷1
📌Мәскәүдә 26 июньдә ял булачак дип белдерде мэр Сергей Собянин.

Бу көнне хакимият оешмалары, саклану сәнәгате комплексы, шәһәр хезмәтләре эшләячәк. Кешеләргә шәһәр буйлап йөрмәскә тырышырга киңәш итте. Юллар ябык булырга мөмкин диде.
😁7🥱5👍1🌚1
Ростов шәһәренә басып кергән "Вагнер" сугышчыларын халыкның бер өлеше хуплап каршы алган

Дондагы Ростовтан килгән фотолардан күренгәнчә, кайбер кешеләр урамга "Вагнер" байракларын күтәреп чыккан, кемдер вагнерчылар белән фотога төшә.

Күбрәк фотолар безнең галереяда.

@azatliqradiosi
👍8😁3🎉2🔥1🌚1
Русиядәге вакыйгаларга чит илләр реакциясе:

🔺Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Русия хакимиятләрен яклап чыкты. Төркиянең үзендә дә 2016 елның җәендә хәрби фетнә омтылышы булган иде.

🔺Казакъстан президенты бүгенге вакыйгалар - Русиянең үз эше дигән. "Илдә тәртип тотуның төп шарты - конституция корылышы һәм кануннарның өстенлек итүе" дип китерә аның сүзләрен матбугат хезмәте.

🔺Иран хакимиятләре дә Русиядә хокук өстенлеген яклыйлар, андагы хәлләр Русиянең үз эше дип белдерде.

🔺Европа берлеге вазгыятьне күзәтеп бара һәм бу хәлләрне шулай ук Русиянең эчке эше дип саный.

🔺Британия саклану министрлыгы Пригожин белән бәйле хәлне Русия дәүләтенә соңгы вакытта килгән зур авырлыкларның берсе диде.

🔺Ак йортның иминлек шурасы вәкиле Адам Ходж Вашингтонда хәлләрне күзәтеп баралар, беректәшләр һәм партнерлар белән сөйләшүләр алып барачакбыз дигән.
👍3❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Рәфис Кашапов тирәсендәге татар активистлары Пригожин фетнәсенә өметләр баглый Бер төркем татар милли активистының "Сөргендәге Татарстан хөкүмәте" дигән оешмасы Русиядәге фетнәдә "Вагнер" башлыгы Евгений Пригожинны яклап чыкты. Бүген тараткан белдерүдә алар…
Рәфис Кашаповның Пригожин фетнәсен хуплавына кайбер милли активистлар каршы чыкты.

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова шаукымга ияреп, теләсә кемне якларга ашыкмаска кирәк дип саный. "Татарга дәүләт алып бирү өчен бармый бит бу бәндә Мәскәүгә! Бер бандитны икенчесе белән алыштырудан татарга ни файда? Шаукымга ияреп, теләсә кемне якларга ашыкмаска кирәк. Йөзебезне дә, үзебезне дә югалтуыбыз бар…", дип язды ул.

Журналист, сәясәт белгече Ләйлә Латыйпова да шундыйрак фикердә. "Татарстанның бәйсез хөкүмәте" дип аталучылар (һәм күпчелек анти-Путин көчләр) бер нацикның һәм сугыш җинаятьчесенең икенче нацик һәм сугыш җинаятьчесенә каршы фетнәсен яклаудан котым алына. Әлеге криминаль чуалышларга "деколонизация" сүзен бәйләү - кринжның аерым бер төре, бу деколонизация көн тәртибенә һәм безнең көрәшкә зыян сала.

Сугыш җинаятьчеләренең барысы да бертөрле. Аларның берсе дә асаба халыкларның һәм башка бастырылган төркемнәрнең кечкенә генә хуплавына да лаек түгел", диде ул.

Бер төркем татар милли активистының "Сөргендәге Татарстан хөкүмәте" дигән оешмасы Русиядәге фетнәдә "Вагнер" башлыгы Евгений Пригожинны яклап чыкты. Бүген тараткан белдерүдә алар "Русиядә барысы да көткән гыйсьян башланды, без Пригожинның Мәскәү кирмәненә явын яклыйбыз", диелә.
👍21❤1🔥1
Өйдә Зөһрә, эштә – Зоя. "Исемне бозу проблемын сәнгать аша күрсәтәм"

Пермьдәге күргәзмәдә Чаллы рәссамы Зөлфия Илкәеваның татар исемнәрен бозу турындагы плакатлары урнаштырылган. "Исчезновение" (Юкка чыгу) күргәзмәсе Шәһәр мәдәният үзәгендә 16 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Азатлык шушы күргәзмә һәм кеше исемнәрен бозуның нәрсәгә китерүе турында рәссамның үзе белән сөйләште.

— Миңа оныкларының соңыннан гына әбиләренең исеме башка икәнен белү очраклары турында язганнары бар. Белмим, бәлки ничектер җәмгыятьтә җиңелрәк яшәр өчен, җайлашырга тырышудыр… Бу бит барыбер үзеңне ничектер иминрәк итү чарасы…

Әңгәмәне Азатлыкта укыгыз:

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
👉Телеграмда.
🔥12❤4👍1
⚡️Пригожин гаскәрләрне кире борабыз һәм планга ярашлы, кире кыр лагерьларына кайтабыз дип белдерде.

Моңа кадәр Беларус лидеры матбугат хезмәте Александр Лукашенка Евгений Пригожин белән сөйләште дип белдерү чыгарды. Әлеге сөйләшү Путин килештерүе белән узган диелә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, Лукашенка белән Пригожин "Русия җирлегендә канлы сугышка юл куймау" турында килешкән. Имеш, Пригожин Лукашенканың "вагнерчыларның" Русиядә хәрәкәтен туктату һәм киеренкелекне бетерүдә адымнар ясау" тәкъдимен кабул иткән.
🗿12🥴5👍3🦄3❤1😁1
Пригожинга карата ачылган җинаять эше туктатыла, ул Беларуска китә дип белдерде Кремль сүзчесе Дмитрий Песков.
🤣36😁2👍1🔥1