Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Кичәге фетнә барышында "Вагнер"чылар Русиянең Ил-22М хәрби очкычын да бәреп төшергән.

Аны "һава команда пункты" дип тә тасвирлыйлар.

Беренче канал хәбәрчесе Ирина Куксенкова сүзләренчә, Ил-22М бортында 10 кеше булган: алар барысы да һәлак булган, күрәмсең. "Пригожиннан ни өчен бу очкычны бәреп төшердегез соң, ул бит һөҗүм итмәгән, дип сорагач, ул "[саклану министрлыгы] колоннасындагы тинтәк барысына да аткан" дип җавап биргән" ди Куксенкова. Шулай ук, аның сүзләренчә, Пригожин һәлак булган очучыларның туганнарына 50 млн сум компенсация түләргә риза. Бу хакта башка Telegram-каналлар да яза.

Пригожин үзе дә, Русиянең саклану министрлыгы да бу хәл турында дәшми.

РФ саклану министрлыгы фетнә оештырган "Вагнер"чылар белән булган бәрелешләрдәге югалтулар санын бөтенләй хәбәр итми. Шул ук вакытта Telegram-каналларда фетнәчеләр Русиянең 6 боралагын бәреп төшергән дип хәбәр ителгән иде. "Вагнер"чылар бәреп төшергән шушы 6 боралак һәм бер очкычта Русиянең 13тән алып 20гә кадәр хәрбие һәлак булган дияргә мөмкин.

@azatliqradiosi
👍10🤯3❤2🔥2🤩2🕊1
"Вагнер" төркеменең Русиядә хәрби фетнә чыгарырга омтылуы Татарстан белән Башкортстанда оешкан "милли" батальоннарга да игътибарны арттырды.

Хәрби фетнә барып чыкмады, ләкин Путинның алга таба "ихтыяри"ларны җәлеп итүче хосусый хәрби оешмага, "милли" батальоннарга карашы үзгәрде. Шушы батальоннарын нәрсә көтә?

Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, фетнәдән соң Путин бу батальоннарга шикләнеп карый башлаячак.

💬 "Хәзерге вакытта Путин бернәрсәне дә контроль итә алмый. Русия саклану министрлыгы да берни эшли алмый. Иң җитди һәм нәтиҗәле булган батальоннар Пригожин кулында хәрәкәт итә, күрәсең. Милли батальоннар да әкренләп бетәргә мөмкин. Аларның бәлки өйләренә кайтуы да ихтимал."

💬 "Бу хәлләр Беренче дөнья сугышын хәтерләтә. 1917 елның Февраль инкыйлабыннан соң Русия хәрбиләре арасында фетнә башланды, солдатлар үз командирларын кулга алып, аларны кыйнап, эшелоны-эшелоны белән өйләренә кайтып китте. Монда да шул ук хәл булуы ихтимал. Бүген милли батальоннар бар, иртәгә — юк"
, ди ул.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан #Татарстан

@azatliqradiosi
👍6🔥2😁1🤔1🍌1
Кичә фетнә оештырып караган "Вагнер"чылар Воронеж һәм Липецки өлкәләреннән китеп бара.

Ул хакта җирле хакимиятләр хәбәр итә. "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә нигез салган Евгений Пригожинның кайда икәне билгесез.

"Әхмәт" чечен батальонының командиры Апты Әләүтдинов "безнең хәрбиләр "махсус хәрби операция" зонасына кире кайта" дип белдерде. Исегезгә төшерәбез: "Әхмәт"не Ростов өлкәсенә "Вагнер"га каршы дип җибәргәннәр иде, әмма "Әхмәт"челәр анда килеп җиткәндә Пригожин белән килеп туган хәл инде чишелеш тә тапкан иде — "Әхмәт"ләрнең кирәге дә чыкмады.

Дондагы Ростов шәһәре мэры Алексей Логвиненко сүзләренчә, "Вагнер"чыларның авыр бронетехникасы шәһәрдә 10 мең дүрткел метр юлга зыян китергән. Шәһәр түрәсе юлларны ике көндә ремонтлап куярга вәгъдә итә.

РФ саклану министрлыгы "Вагнер" фетнәсе нәтиҗәсендә Русиянең ничә хәрбие үтерелгәнен әлегәчә хәбәр итми.

@azatliqradiosi
😁3✍2🥱1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мәскәүдән Истанбул, Астана һәм Тифлиска туры билетлар калмаган дип яза Baza. Казаннан бүген Төркиягә очышлар бар, билетлар шулай ук күренми. Иртәнә Төрек һава юлларына иң арзан билет 51 мең сум тора.
Кичә котырып үскән бәяләр бүген үз хәленә кайта.

Кичә Русиядән чит илгә очкан рейсларның билет бәяләре котырып үскән иде. Мәсәлән, Мәскәүдән Ереванга билет бәясе 200 меңгә кадәр менгән иде, ә Истанбул, Астана, Тифлискә билетлар тәмам сатылып беткән иде. Хәзер инде бәяләр элекке дәрәҗәгә төшкән: мәсәлән, иртәгә Казаннан Истанбулга 11,8 мең сумга очып китергә мөмкин.

Кайбер туристлар кичә инде түләнеп куйган турларыннан да баш тартырга өлгерде. Әмма, турагентлар белдергәнчә, аларга түләнгән акчалары тулы күләмдә кайтарылмаячак — чит илгә турлар ничек планлаштырылган, шулай башкарыла.

Ә сез кичәге хәлләрне күзәтеп, берәр нәрсә эшләдегезме?

@azatliqradiosi
😁4🤷‍♂2🔥2👍1🍌1
28 июнь — Корбан гаете. Быел корбан чаласызмы?
Anonymous Poll
36%
Әйе
64%
Юк
❤5
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 26нчы июнь, 488 көн элек Русия Украинага каршы сугыш башлады.

Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹 РФ саклану министрлыгы Сергей Шойгу белән видео чыгарган. Әлеге видеода саклану министры "Көнбатыш" гаскәрләре төркеменең "алдынгы идарә пункты"на барган, диелә. Бу — Пригожин фетнәсеннән соң Шойгуның беренче тапкыр күренүе. Шулай да, әлеге видео кайчан төшерелгән, Шойгу ул пунктка кайчан барган — билгесез.

🔹 Мәскәү биржасында доллар курсы 2022 елның 30 мартыннан бирле беренче тапкыр 86 сумнан артып киткән. Евроны 94 сумга саталар. Кытайның юане да кыйбатланган: хәзер аның өчен 12 сум бирәсе.

🔹 АКШның "Сугышны өйрәнү институты" аналитиклары фикеренчә, шимбә көнне булган фетнә Русиянең сугыш алып бара алу сәләтенә әллә ни зур йогынты ясамаган: Русия гаскәрләре элек ничек сугышкан, хәзер дә шулай сугыша. "Русия чыганаклары да, Украина чыганаклары да бер үк әйберне әйтә: фронт сызыгында сугыш гадәти рәвештә дәвам итте, РФ гаскәрләре Бахмут тирәсендә күбрәк тә һөҗүм оештырган әле", диелә Институтның иртәнге хәбәрендә.

🔹 Татарстан — Русиядә туристлар арасында иң популяр төбәкләрнең берсе (5нче урында). Моны big data геоаналитик платформасы ачыклаган. Республикага килгән кунакларның 52%ы мондагы тарихи урыннар, мәдәният һәм милли ашлар белән танышыр өчен килә. Кунакларның 17%ы Татарстанга — эш буенча, 12%ы дини максатларда килә.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
❤4👍4🥱1
Аннексияләнгән Кырымда машиналарына кырымтатар байраклары элгән өч кеше тоткарланган.

Алар кырымтатар байраклары белән Ак Кая тавына менәргә җыенган булган. Рустем Курносов, Энвер Усенинов һәм Эбабиль Ибрагимовны тоткарлаганнар.

Ике кырымтатарга "килештерелмәгән чара оештыру" турында беркетмә төзеп, 20 мең сум штраф салганнар.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Кырым

@azatliqradiosi
🤬20
Татарстанның биш районында туфракта корылык күзәтелә.

ТР авыл хуҗалыгы министрлыгында әйтүләренчә, явым-төшемнең җитәрлек булмавы уңыш өлгерүгә дә йогынты ясый.

Азнакай, Минзәлә, Арча, Мөслим, Кайбычта җирнең сөренте катлавында 30 көн рәттән дымлылык 10 миллиметрдан да азрак булган.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢6❤2🔥2👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Пригожинга карата ачылган җинаять эше туктатыла, ул Беларуска китә дип белдерде Кремль сүзчесе Дмитрий Песков.
Пригожинга каршы җинаять эше әле туктатылмаган.

Ул хакта "Коммерсант" яза. Басма хәбәр иткәнчә, "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте башлыгы Евгений Пригожинга карата ачылган хәрби фетнә оештыру буенча җинаять эше әле һаман туктатылмаган һәм үз көчендә кала. Эш — ФСБның тикшерү идарәсе карамагында.

Җинаять эшенең туктатылмаганын — Баш прокуратурага сылтанып — "Новости" агентлыгы да җиткерә.

Әлеге җинаять эше 23 июньдә ачылган иде. Шулай да, "Вагнер" башлыгы фетнәгә чыккан колонналарын кире борам дигәч, президент Путинның сүзчесе Дмитрий Песков әлеге җинаять эше туктатылачак, дип белдерде.

@azatliqradiosi
😁5🔥1
Татарстан Русиядә туристлар арасында популярлык буенча — 5нче урында.

Моны big data геоаналитик платформасы ачыклаган. Республика иң күп турист җәлеп итү буенча Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Краснодар төбәге, Петербурдан соң бишенче урында тора.

Татарстанга кунакка килгән халыкның 52%ы монда тарихи урыннар, мәдәният һәм милли ашлар белән танышыр өчен килә: бу күбрәк Мәскәү, Түбән Новгород, Пенза, Владимир өлкәләре, Удмуртия һәм Башкортстан кешеләре. 17%ы — эш буенча, 12%ы дини максатларда килә.

Республикага кунакка килүчеләрнең 8%ы очкычта очып килә. 31%ы — поездда, 61%ы машинада килә.

Татарстанда туристлар арасында иң популяр объект — Казан кирмәне. Шуннан соң — Болгар музей-тыюлыгы, Алабугадагы Шайтан шәһәрчеге һәм Казан урамы, Зөя утравы. Шулай ук, республикага килгән кунаклар еш кына Зәңгәр күлгә һәм Минзәләдәге яр буена да бара.

Ә сез Татарстанга килгән кунакларны кая алып барыр идегез?

#Татарстан

@azatliqradiosi
❤4👍1🤔1
Казан янындагы чүп яндыру заводын эшләтә башлау ике елга кичектерелергә мөмкин.

Аны 2023 ел ахырында түгел, 2025 ел ахырында — 31 декабрьдә — кулланышка кертмәкчеләр.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍6🔥1👏1🗿1
"Вагнер" фетнәсеннән соң милли батальоннарны ни көтә?

@azatliqradiosi
🔥3🤔3
Татарстанда бер елда авыр җинаятьләр саны 10 процентка диярлек арткан.

Быел беренче биш айда шундый 7098 җинаять кылганнар. Шул ук вакытта мондый җинаятьләр саны Идел буе бүлгесендәге бөтен төбәкләрдә дә арткан.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😱5🤬4❤2