Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
28 июнь — Корбан гаете. Быел корбан чаласызмы?
Anonymous Poll
36%
Әйе
64%
Юк
❤5
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 26нчы июнь, 488 көн элек Русия Украинага каршы сугыш башлады.

Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹 РФ саклану министрлыгы Сергей Шойгу белән видео чыгарган. Әлеге видеода саклану министры "Көнбатыш" гаскәрләре төркеменең "алдынгы идарә пункты"на барган, диелә. Бу — Пригожин фетнәсеннән соң Шойгуның беренче тапкыр күренүе. Шулай да, әлеге видео кайчан төшерелгән, Шойгу ул пунктка кайчан барган — билгесез.

🔹 Мәскәү биржасында доллар курсы 2022 елның 30 мартыннан бирле беренче тапкыр 86 сумнан артып киткән. Евроны 94 сумга саталар. Кытайның юане да кыйбатланган: хәзер аның өчен 12 сум бирәсе.

🔹 АКШның "Сугышны өйрәнү институты" аналитиклары фикеренчә, шимбә көнне булган фетнә Русиянең сугыш алып бара алу сәләтенә әллә ни зур йогынты ясамаган: Русия гаскәрләре элек ничек сугышкан, хәзер дә шулай сугыша. "Русия чыганаклары да, Украина чыганаклары да бер үк әйберне әйтә: фронт сызыгында сугыш гадәти рәвештә дәвам итте, РФ гаскәрләре Бахмут тирәсендә күбрәк тә һөҗүм оештырган әле", диелә Институтның иртәнге хәбәрендә.

🔹 Татарстан — Русиядә туристлар арасында иң популяр төбәкләрнең берсе (5нче урында). Моны big data геоаналитик платформасы ачыклаган. Республикага килгән кунакларның 52%ы мондагы тарихи урыннар, мәдәният һәм милли ашлар белән танышыр өчен килә. Кунакларның 17%ы Татарстанга — эш буенча, 12%ы дини максатларда килә.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
❤4👍4🥱1
Аннексияләнгән Кырымда машиналарына кырымтатар байраклары элгән өч кеше тоткарланган.

Алар кырымтатар байраклары белән Ак Кая тавына менәргә җыенган булган. Рустем Курносов, Энвер Усенинов һәм Эбабиль Ибрагимовны тоткарлаганнар.

Ике кырымтатарга "килештерелмәгән чара оештыру" турында беркетмә төзеп, 20 мең сум штраф салганнар.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Кырым

@azatliqradiosi
🤬20
Татарстанның биш районында туфракта корылык күзәтелә.

ТР авыл хуҗалыгы министрлыгында әйтүләренчә, явым-төшемнең җитәрлек булмавы уңыш өлгерүгә дә йогынты ясый.

Азнакай, Минзәлә, Арча, Мөслим, Кайбычта җирнең сөренте катлавында 30 көн рәттән дымлылык 10 миллиметрдан да азрак булган.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢6❤2🔥2👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Пригожинга карата ачылган җинаять эше туктатыла, ул Беларуска китә дип белдерде Кремль сүзчесе Дмитрий Песков.
Пригожинга каршы җинаять эше әле туктатылмаган.

Ул хакта "Коммерсант" яза. Басма хәбәр иткәнчә, "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте башлыгы Евгений Пригожинга карата ачылган хәрби фетнә оештыру буенча җинаять эше әле һаман туктатылмаган һәм үз көчендә кала. Эш — ФСБның тикшерү идарәсе карамагында.

Җинаять эшенең туктатылмаганын — Баш прокуратурага сылтанып — "Новости" агентлыгы да җиткерә.

Әлеге җинаять эше 23 июньдә ачылган иде. Шулай да, "Вагнер" башлыгы фетнәгә чыккан колонналарын кире борам дигәч, президент Путинның сүзчесе Дмитрий Песков әлеге җинаять эше туктатылачак, дип белдерде.

@azatliqradiosi
😁5🔥1
Татарстан Русиядә туристлар арасында популярлык буенча — 5нче урында.

Моны big data геоаналитик платформасы ачыклаган. Республика иң күп турист җәлеп итү буенча Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Краснодар төбәге, Петербурдан соң бишенче урында тора.

Татарстанга кунакка килгән халыкның 52%ы монда тарихи урыннар, мәдәният һәм милли ашлар белән танышыр өчен килә: бу күбрәк Мәскәү, Түбән Новгород, Пенза, Владимир өлкәләре, Удмуртия һәм Башкортстан кешеләре. 17%ы — эш буенча, 12%ы дини максатларда килә.

Республикага кунакка килүчеләрнең 8%ы очкычта очып килә. 31%ы — поездда, 61%ы машинада килә.

Татарстанда туристлар арасында иң популяр объект — Казан кирмәне. Шуннан соң — Болгар музей-тыюлыгы, Алабугадагы Шайтан шәһәрчеге һәм Казан урамы, Зөя утравы. Шулай ук, республикага килгән кунаклар еш кына Зәңгәр күлгә һәм Минзәләдәге яр буена да бара.

Ә сез Татарстанга килгән кунакларны кая алып барыр идегез?

#Татарстан

@azatliqradiosi
❤4👍1🤔1
Казан янындагы чүп яндыру заводын эшләтә башлау ике елга кичектерелергә мөмкин.

Аны 2023 ел ахырында түгел, 2025 ел ахырында — 31 декабрьдә — кулланышка кертмәкчеләр.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍6🔥1👏1🗿1
"Вагнер" фетнәсеннән соң милли батальоннарны ни көтә?

@azatliqradiosi
🔥3🤔3
Татарстанда бер елда авыр җинаятьләр саны 10 процентка диярлек арткан.

Быел беренче биш айда шундый 7098 җинаять кылганнар. Шул ук вакытта мондый җинаятьләр саны Идел буе бүлгесендәге бөтен төбәкләрдә дә арткан.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😱5🤬4❤2
"Бу фетнә татар-башкортның сәяси яктан әзер булмавын күрсәтте"

— Беренче чиратта бу фетнә Русия эчендәге сәяси көчләрнең милләтләр мәнфәгатен кайгыртмавын күрсәтте. Пригожин да "урыс канын агызырга теләмим" дип кире борылды. Алар татарларны аерым субъект буларак танымый. Шуңа да татарларга өченче көч булып оешырга кирәк. Моның өчен милли бәйсезлек, суверенитетны торгызу максатыннан җәмәгатьчелекне туплау мөһим. Бу 1917 елда да, 1990нчы елларда да шулай булды. Әгәр эчке сугыш башланса, безне кырып ташлаячаклар, ди сәясәт белгече Руслан Айсин.

"Вагнер" төркеменең хәрби фетнә чыгару омтылышы федераль хакимиятнең теләсә кайчан йомшарырга, вертикаль хакимиятнең ишелеп төшәргә мөмкин булуын күрсәтте.

Мондый очракта милли республикалар нинди позиция алырга тиеш? Моның ише фетнәләр дәвам итсә, алар нишли ала? Татар һәм башкортка нәрсәгә әзерләнергә кирәк?

Азатлык белгечләр фикерен туплады.

👉Төп сайт
👉
Көзге сайт
👉Телеграм

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
🔥8❤2🤔2👍1😁1
Копенһагенда Украинадагы сугыш белән бәйле яшерен конференция узган

Узган шимбә "Вагнер" Русияне дер селкеткән арада, Дания башкаласында бер яшерен чара узган. Бу хакта бүген алман медиалары Deutsche Welle һәм ARD хәбәр итте.

▪️Чарада Көнбатыш илләре, шул исәптән Германия, сугышта нейтраль тарафны алган "глобаль Көньяк" дәүләтләре вәкилләре катнашкан диелә. Аерым алганда Кытай, Һиндстан, Бразилия һәм Көньяк Африка республикасы дипломатлары.

▪️Медиа мәгълүматынча, мондый конференция уздыруны Украина тәкъдим иткән. Шул ук вакытта чарада украин вәкилләре булганмы – бу турыда әйтелми.

▪️ARD язуынча, июльдә "глобаль Көньяк" илләре катнашында тынычлык турында рәсми сөйләшүләр үтәргә мөмкин.

▪️Бу сөйләшүләрнең нинди форматта узасы әйтелми, конференциядә катнашучылар бу очрашу нәтиҗәләре турында әленгә фикер белдермәде.

@azatliqradiosi
🔥3👍2🤔1
Лилия Чанышева адвокатлары хөкем карарын шикаять иткән

Бүген, 26 июньдә Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышеваның яклавы аны җиде ел ярымга колониягә җибәрү турындагы хөкем карарын Башкортстанның Югары мәхкәмәсенә шикаять иткән. Бу хакта адвокат Рамил Гыйззәтуллин хәбәр итте.

Адвокат әйтүенчә, алар Югары мәхкәмәдән Лилия Чанышеваны аклауны сорыйлар. "Ул гаебен танымады. Тикшерү тапкан шаһитларның күрсәтмәләре безнең карашка шикле тоела, гаепләүнең нигезенә шулар салынган", ди ул.

"Мәхкәмә карарын һичшиксез барыбыз да шикаять итәчәкбез, чөнки мондый гаделсез хөкем карары белән килешә алмыйбыз", ди тагын бер адвокат – Сергей Макаренко.

14 июньдә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Лилия Чанышеваны "экстремист оешма оештыру"да гаепләп, 7,5 елга колониягә хөкем итте.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🔥6❤1👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Аннексияләнгән Кырымда машиналарына кырымтатар байраклары элгән өч кеше тоткарланган. Алар кырымтатар байраклары белән Ак Кая тавына менәргә җыенган булган. Рустем Курносов, Энвер Усенинов һәм Эбабиль Ибрагимовны тоткарлаганнар. Ике кырымтатарга "килештерелмәгән…
Бүген 26 июнь — Кырымтатар байрагы көне

Кырымтатарлар бу көнне бердәмлек, азатлык һәм үз хокуклары өчен көрәш көне буларак бәйрәм итә.

Кырымтатар байрагы беренче тапкыр кайчан һәм кайда кабул ителгән? Бу көн кайчаннан бирле үткәрелә?

Бүген сезгә кырымтатар байрагы турында мәгълүмати фотогалерея тәкъдим итәбез. Ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤20👍4🔥2