Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
"Вагнер" фетнәсеннән соң милли батальоннарны ни көтә?

@azatliqradiosi
🔥3🤔3
Татарстанда бер елда авыр җинаятьләр саны 10 процентка диярлек арткан.

Быел беренче биш айда шундый 7098 җинаять кылганнар. Шул ук вакытта мондый җинаятьләр саны Идел буе бүлгесендәге бөтен төбәкләрдә дә арткан.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😱5🤬4❤2
"Бу фетнә татар-башкортның сәяси яктан әзер булмавын күрсәтте"

— Беренче чиратта бу фетнә Русия эчендәге сәяси көчләрнең милләтләр мәнфәгатен кайгыртмавын күрсәтте. Пригожин да "урыс канын агызырга теләмим" дип кире борылды. Алар татарларны аерым субъект буларак танымый. Шуңа да татарларга өченче көч булып оешырга кирәк. Моның өчен милли бәйсезлек, суверенитетны торгызу максатыннан җәмәгатьчелекне туплау мөһим. Бу 1917 елда да, 1990нчы елларда да шулай булды. Әгәр эчке сугыш башланса, безне кырып ташлаячаклар, ди сәясәт белгече Руслан Айсин.

"Вагнер" төркеменең хәрби фетнә чыгару омтылышы федераль хакимиятнең теләсә кайчан йомшарырга, вертикаль хакимиятнең ишелеп төшәргә мөмкин булуын күрсәтте.

Мондый очракта милли республикалар нинди позиция алырга тиеш? Моның ише фетнәләр дәвам итсә, алар нишли ала? Татар һәм башкортка нәрсәгә әзерләнергә кирәк?

Азатлык белгечләр фикерен туплады.

👉Төп сайт
👉
Көзге сайт
👉Телеграм

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
🔥8❤2🤔2👍1😁1
Копенһагенда Украинадагы сугыш белән бәйле яшерен конференция узган

Узган шимбә "Вагнер" Русияне дер селкеткән арада, Дания башкаласында бер яшерен чара узган. Бу хакта бүген алман медиалары Deutsche Welle һәм ARD хәбәр итте.

▪️Чарада Көнбатыш илләре, шул исәптән Германия, сугышта нейтраль тарафны алган "глобаль Көньяк" дәүләтләре вәкилләре катнашкан диелә. Аерым алганда Кытай, Һиндстан, Бразилия һәм Көньяк Африка республикасы дипломатлары.

▪️Медиа мәгълүматынча, мондый конференция уздыруны Украина тәкъдим иткән. Шул ук вакытта чарада украин вәкилләре булганмы – бу турыда әйтелми.

▪️ARD язуынча, июльдә "глобаль Көньяк" илләре катнашында тынычлык турында рәсми сөйләшүләр үтәргә мөмкин.

▪️Бу сөйләшүләрнең нинди форматта узасы әйтелми, конференциядә катнашучылар бу очрашу нәтиҗәләре турында әленгә фикер белдермәде.

@azatliqradiosi
🔥3👍2🤔1
Лилия Чанышева адвокатлары хөкем карарын шикаять иткән

Бүген, 26 июньдә Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышеваның яклавы аны җиде ел ярымга колониягә җибәрү турындагы хөкем карарын Башкортстанның Югары мәхкәмәсенә шикаять иткән. Бу хакта адвокат Рамил Гыйззәтуллин хәбәр итте.

Адвокат әйтүенчә, алар Югары мәхкәмәдән Лилия Чанышеваны аклауны сорыйлар. "Ул гаебен танымады. Тикшерү тапкан шаһитларның күрсәтмәләре безнең карашка шикле тоела, гаепләүнең нигезенә шулар салынган", ди ул.

"Мәхкәмә карарын һичшиксез барыбыз да шикаять итәчәкбез, чөнки мондый гаделсез хөкем карары белән килешә алмыйбыз", ди тагын бер адвокат – Сергей Макаренко.

14 июньдә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Лилия Чанышеваны "экстремист оешма оештыру"да гаепләп, 7,5 елга колониягә хөкем итте.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🔥6❤1👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Аннексияләнгән Кырымда машиналарына кырымтатар байраклары элгән өч кеше тоткарланган. Алар кырымтатар байраклары белән Ак Кая тавына менәргә җыенган булган. Рустем Курносов, Энвер Усенинов һәм Эбабиль Ибрагимовны тоткарлаганнар. Ике кырымтатарга "килештерелмәгән…
Бүген 26 июнь — Кырымтатар байрагы көне

Кырымтатарлар бу көнне бердәмлек, азатлык һәм үз хокуклары өчен көрәш көне буларак бәйрәм итә.

Кырымтатар байрагы беренче тапкыр кайчан һәм кайда кабул ителгән? Бу көн кайчаннан бирле үткәрелә?

Бүген сезгә кырымтатар байрагы турында мәгълүмати фотогалерея тәкъдим итәбез. Ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤20👍4🔥2
Беларуста "Вагнер" сугышчыларын урнаштыру өчен лагерьлар төзи башлаганнар

"Вёрстка" язуынча, аларның берсе — Могилёв өлкәсендәге Осиповичи шәһәре янында, сигез мең сугышчыга исәпләнгән. Барлыгы берничә лагерь төзеләчәк, төгәл саны әйтелми. Осиповичи Украина чигеннән 200 чакрымда урнашкан.

Төзелешнең 24 мең дүрткел метр мәйданда баруын Могилёв урманчылыгы да раслаган, чатырлар иртәгә — 27 июньгә үк куелган булырга тиеш дигәннәр.

▪️Узган шимбә "Вагнер" җитәкчесе Евгений Пригожинның фетнә оештырганнан соң Беларуска китәчәге игълан ителде.

▪️Бүген Пригожин аңлатма биреп, бу фетнәне "Вагнер"ны саклап калу өчен оештырганын белдерде.

@azatliqradiosi
👍2😁1🤡1
Корбан гаете уңаеннан Казанда телевидение манарасы төрле утлар белән яктыртылачак

Бу хакта Татар-информ агентлыгы хәбәр итә.

Иллюминацияне иртәгә, 27 июньдә кичке 9дан 11гә кадәр күреп булачак диелә.

28 июнь Татарстанда ял көне дип игълан ителгән.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍9🔥4🥱4
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 27нче июнь, 489 көн элек Русия Украинага каршы сугыш башлады.

Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹 Кичә кич Путин Русия халкына көтелмәгән чыгышы белән мөрәҗәгать итте. Әлеге көтелмәгән чыгышы якынча 5 минут дәвам итте. Ул "Вагнер" хосусый хәрби ширкәткә ялланган ир-атларга өч вариант тәкъдим итте: йә "саклану министрлыгы һәм башка куәт структуралары белән килешү төзергә", йә "туганнары янына өйгә кайтып китергә", йә Беларуска "китергә". Социаль челтәрләрдә "Нинди чыгыш булды соң бу?" дип баш ваталар.

🔹 АКШның Сугышны өйрәнү институты фикеренчә, "Вагнер" Путинга Украинадагы сугышны дәвам итәр өчен кирәк. "Путин "Вагнер"дагы командирларны хыянәт өчен кулга ала ала иде, тик ул моны эшләмәде: Путин аларны гафу итергә һәм "Вагнер" көчләрен саклану министрлыгына кушарга тәкъдим итте. Димәк, РФ президентына сугышырга өйрәтелгән эффектив көчләр кирәк", ди Институт белгечләре.

🔹 Иртәгә, 28 июньдә, мөселманнар Корбан гаетен бәйрәм итәчәк. Башкортстанда һәм Татарстанда шушы уңайдан иртәгә — ял көне. Азатлык Радиосы "Быел корбан чаласызмы?" дигән сораштыру оештырган иде: әлеге сораштыруда катнашкан кешеләрнең 70%ы корбан чалмыйбыз дип җавап бирде.

🔹 Telegramда июль башында сторизлар эшли башлаячак. Ул хакта мессенджерны булдырган Павел Дуров белдерде. Башка социаль челтәрләрдән аермалы буларак, Telegramдагы сторизларның озынлыгын сайларга мөмкин булачак: 6, 12, 24 яки 48 сәгатьлек вариантлар булыр дип көтелә.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍10❤1🔥1
Татарстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.

Путин режимы башлаган сугышта Лениногорскидан Ренат Насыйбуллин үтерелгән.

Ул 1989 елда Лениногорскида туган. 2022 елның октябрендә сугышка мобилизацияләнгән.

20 июньдә Украинаның Луһански яки Донецки өлкәләренең берсендә үтерелгән, дип хәбәр ителә.

Шушы минутларда Ренатның җеназасын Лениногорскиның "Ихлас" мәчетендә укыйлар.

Безнең хисапларга күрә, Татарстаннан шушы сугышта кимендә 506 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢9🎉2
Мәскәүдә хосусый хәрби ширкәтләрнең киләчәге турында фикер алыша башладылар.

ЛДПР лидеры Леонид Слуцкий “илгә бернинди хосусый хәрби ширкәтләр дә, аларның аналоглары да кирәк түгел” дигән фикердә.

Президентның элекке ярдәмчесе һәм президент хакимияте башлыгы урынбасары Владислав Сурков та Русиядә хосусый хәрби ширкәтләргә каршы чыкты.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤡3👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Пригожинга каршы җинаять эше әле туктатылмаган. Ул хакта "Коммерсант" яза. Басма хәбәр иткәнчә, "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте башлыгы Евгений Пригожинга карата ачылган хәрби фетнә оештыру буенча җинаять эше әле һаман туктатылмаган һәм үз көчендә кала. Эш…
❗️Фетнә буенча җинаять эше туктатылган, дип хәбәр иттеләр ФСБда.

Әлеге структура белдергәнчә, фетнәдә катнашканнар җинаять кылуга юнәлдерелгән гамәлләрен туктаткан, димәк, аларга карата ачылган җинаять эше дә (шул исәптән "Вагнер" башлыгы Евгений Пригожин турында да сүз бара) туктатыла.

Шул ук вакытта Русия саклану министрлыгында "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенең авыр техникасы РФ кораллы көчләренә тапшырылачак, диделәр.

Исегезгә төшерәбез: шушы фетнә аркасында Русия хәрбиләре ягыннан кимендә 15 кеше үтерелгән.

@azatliqradiosi
🤡4