Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Бу минутларда Казанның Иске татар бистәсендә бәйрәм уңаеннан Корбан фест чарасы уза.

Каюм Насыйри
һәм Шиһабетдин Мәрҗани урамнарында сәхнә корылган. Беренчесе - балалар, икенчесе олылар өчен.

Театральләштерелгән тамаша, масстер класслар, төрле уеннар каралган.

Балаларга ислам дине темасына төрле викториналар уздырылды, дога уку бәйгесе, концерт булды.

Сез бәйрәмне ничек уздырасыз?

@azatliqradiosi
👍17❤6🔥2👏1
Хәерле иртә, дуслар! 29 июнь, пәнҗешәмбе иртәсен шундый хәбәрләр белән башлыйбыз:

▪️Коткаручылар Краматорскида эшен тәмамлады, Русия ракеты һөҗүменнән 12 кеше һәлак булды. Алар арасында – 3 бала.

▪️Амурдагы балалар аланында 70 бала агуланган. Аларның сигезе хастаханәгә эләккән.

▪️Благовещенскида балалар табибына "террорчылыкны аклау" матдәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Ул Владлен Татарский үлеме турында хәбәр астында фикер калдырган булган.

▪️Youtube Татарстанның "Реальное время" төп каналын бетергән. Редакциянең берничә тематик каналы сайтта әле эшли.

▪️Франциянең Нантере шәһәрендә тәртипсезлекләр бара. Кимендә 77 кеше тоткарланган.

Безне укыгыз, карагыз, тыңлагыз. Азатлык татар телендә башка җирдә булмаган хәбәрләр яза һәм укучыларына тиз, объектив мәгълүмат җиткерә.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤5👍1
📍Польша ЧВК "Вагнер"ның Беларуска күчүе сәбәпле көнчыгыш чикләрне ныгытырга җыена

Бу хакта ил вице-премьеры Ярослав Качиньский белдерде.

— Бездә булган мәгълүматка күрә, анда 8 меңгә якын хәрби. Бу Украина өчен һәм Литва белән безнең өчен куркыныч тудыра. Бу гибрид сугышының яңа фазасын аңлатырга мөмкин, — диде ул.

Чикләрне ныгытуга андагы хәрбиләр санын арттыру һәм яңа ныгытмалар төзү керә.

Элегрәк Польша президенты Анджей Дуда ЧВК "Вагнер"ның Беларуска күчүен ил өчен "тискәре сигнал" дип атаган.
👍6❤1🤷‍♂1
📍 Венедиктов: Суровикин гаиләсе белән өч көн элемтәгә чыкмый

"Эхо Москвы"ның элекке баш мөхәррире Алексей Венедиктов, үз мәгълүматына сылтанып, генерал Суровикинның сагы белән дә элемтәгә чыгып булмый ди.

Кичә, 28 июньдә генералны "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте оештырган фетнәдәге роле өчен кулга алырга мөмкиннәр , дигән хәбәрләр чыккан иде. Саклану министрлыгына якын чыганакларына таянып, The Moscow Times басмасы Суровикин кулга алынган дип язды.

Бу мәгълүмат рәсми расланмады. Элегрәк Украинага каршы сугышны хуплаучы кайбер Telegram-каналлар да Суровикинның кулга алыну ихтималы турында хәбәр иткән иде.

Шулай да сугышны хуплаучы башка Telegram-каналлар генерал кулга алынмаган, фетнә белән бәйле аңлатма язулары гына яза, дип ышандыра. Генерал язмышы турында Русия саклану министрлыгы берни хәбәр итмәде.

Ничек уйлыйсыз, Суровикинның фетнәгә катнашы булганмы? Ул чыннан да кулга алынганмы?

Тулырак 👉 монда укыгыз.
😁3🤔3❤1
"Хата өстендә хата". Казан Сабантуенда татар мифларына нигезләнгән тамаша

24 июнь Казанда Сабантуе узды. Тынычлык бистәсендәге төп мәйданда "Беренче буразна" дип аталган тамаша күрсәтелде. Анда татарның борынгы чоры, Болгар җиренә килеп урнашуы, мәҗүсилектән исламга күчкән чоры тасвирланды. Әмма белгечләр бу тамашада татарга хас булмаган күренешләр, бик күп хаталар тапты.

"Каты бәреләсем килми, әмма күргән тамашадан йөрәгем әрни. Күп нәрсә буталган, татарга хас булмаган йолалар, ышанулар татарныкы дип тәкъдим ителде. Тегеннән-моннан алынып сценарий язылган", ди фольклор белгече.

Ул китергән мисалларны безнең язмада укыгыз.
Сылтама ачылмаса, көзге-сайтыбыз бар.
👍9😢4🔥3
📍Кремль Пригожинның "глобаль империясен" үз контроленә алмакчы

Моның хакта The Wall Street Journal язып чыкты. "Вагнер" фетнәсеннән соң Мәскәү Африкада һәм Якын Көнчыгышта дипломатик активлыкны арттырган. Мәскәү аларны "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте операцияләре өзлексез барачак, әмма яңа җитәкчелек контролендә булачак, дип ышандыра.

Басма ышандыруынча, Русия тышкы эшләр министры урынбасары "Вагнер" төркемнәре башка мөстәкыйль эш итмәячәк" дигән юлламаны Сүрия президенты Башар Әсадка тапшыру өчен, Димәшккә киткән.

WSJ мәгълүматынча, "Вагнер"ның алты меңләп әгъзасы Русиядән читтә төрле эшләр башкара: мәсәлән, шахталарны, нефть скважиналарын, Үзәк Африка республикасы сәясәтчеләрен, Сүрия хөкүмәте контролендәге җирләрне саклый.

Күбрәк 👉 монда укый аласыз.
🤡4🔥1😁1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️"Кырлай" паркы урынында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы паркы булачак Мөфти Камил Сәмигуллинның бу тәкъдимен Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хуплаган, дип хәбәр итә президент матбугат хезмәте. Сәмигуллин Миңнехановка Җәмигъ мәчетен салырга…
Казан архитекторлары Җәмигъ мәчетен Бишбалта бистәсендә төзүне хуплаган

Җәмигъ мәчетенә багышланган очрашу Казан мэриясе бинасында 28 июнь кичендә узган, диелә шәһәр сайтында. Җәмигъ мәчете проекты авторлары Александр Цимайло белән Николай Ляшенко презентация үткәргән, Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина да аңлатма биргән диелә.

Очрашуда катнашучылар дин йортын Бишбалта бистәсендә төзүне "бертавыштан хуплаган" һәм бина архитектурасының "югары дәрәҗәсен искәрткән", диелә мэрия хәбәрендә.

Элегрәк дин әһелләре дә Җәмигъ мәчетне үзәктән читкә күчерүне хуплады. Татар җәмәгатьчелеге исә дин йортын шәһәр читенә күчерүне тәнкыйтьләп килә.
🤡13
📍 Башкортстан эшчеләре Русия басып алган Луһанскида быел 27 километр юлны төзекләндерәчәк

Хәзерге вакытта алар Хрустальный (Красный Луч) һәм Вахрушево шәһәрләре арасындагы өлештә эшли, ди "Башинформ".

Башкортстан җитәкчеләре Русия Украинадан басып алган шәһәрләр өчен акча гел таба. Әйтик, ел ахырына кадәр Башкортстан Хрустальный (Красный Луч) шәһәрендәге 57 объектны төзекләндерәчәк. Болар өчен быел күпме акча тотылачагы әйтелми.

Шул ук вакытта республиканың үзендәге шәһәрләргә килгәндә вазгыять бүтән. Аерым алганда Стәрлетамак шәһәре хакимияте бюджет кытлыгын каплау өчен кредит алачак дип хәбәр ителгән иде.

Тулырак безнең сайтта укыгыз.
💩2🤡2🖕2
Алар арасында Русия басып алган җирләрдәге ятимнәр йортларында яшәгән ятим балалар да, сугышта әти-әниләрен югалтучылар да булырга да мөмкин.

Бу хакта Ростов өлкәсе хөкүмәтенең 2022 елдагы эшчәнлеге турындагы хисапка сылтама белән "Важные истории" хәбәр итә.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
🤔2🤬2
Русия мәгариф министрлыгы ОБЖ фәнен (Тормыш иминлеге нигезләре) "Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре" дип үзгәртмәкче була.

Мәктәп укучылары яңа програм нигезендә 2024 елның 1 сентябреннән белем ала башларга мөмкин. Бу хакта Думадагы түгәрәк өстәлдә министрлыкның дәүләт сәясәте департаменты һәм гомуми белем бирү идарәсе мөдире урынбасары Анна Тимофеева хәбәр итте, дип җиткерә "Интерфакс".

Яңа белем бирү федераль програмын булдыру өчен эшче төркем төзелә башлаган. Анда саклану министрлыгы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре дә керәчәк диелә.

Тулырак - Азатлык сайтында, ачылмаса - монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤮9🤡2👍1💩1
“Вагнер” хосусый хәрби ширкәте Украинага каршы сугышта катнашмаячак

Русия дәүләт думасының саклану комитеты башлыгы Андрей Картаполов сүзләренчә, хәрби ширкәт җитәкчесе Евгений Пригожин саклану министрлыгы белән килешү имзалаудан баш тарткан һәм шул сәбәпле ширкәт Украинага каршы сугышта катнашмаячак.

"Ширкәткә акчалар, матди ярдәм бүлеп бирелмәячәк", ди Картаполов.

Украина хәрби күзләү баш идарәсе җитәкчесе Кирилл Буданов “Украинская правда”га биргән интервьюсында шулай ук “Вагнер”ның Украина җирлегендәге сугышларда катнашмаячагын әйтте. "Бу - Русиянең иң эффектив бүлгесе", диде ул.

“Вагнер” хәрби ширкәте сугышчылары Украинада узган елдан бирле сугыша. Пригожин Русия хәрби җитәкчелеген тәнкыйтькә тотып килде. Күптән түгел Русия саклану министрлыгы 1 июльгә кадәр барлык хәрби бүлекчәләрдән килешү имзалауны таләп итте. Пригожин баш тартты. Күпмедер вакыттан соң фетнә чыгарды.

@azatliqradiosi
👍4😁4🤡2
Быелның гыйнвар-май айларында Татарстанда автокредит алучылар саны узган ел белән чагыштырганда 85 процентка, Башкортстанда — 77 процентка арткан.

"Автокредитларның саны артуы узган елның март-апрельдә автокредит бирүләрнең төшүе белән бәйле", дип аңлаткан Кредитлар тарихы бюросының маркетинг мөдире Алексей Волков.

Сез бу хакта ни уйлыйсыз? Танышларыгыз арасында кредит алучылар күпме?

@azatliqradiosi
👏3❤1🗿1
Бүген Башкортстанның Кыйгы районыннан ихтыярилар Украина сугышына киткән.

Шулай ук бүген район егетләрен армиягә озатканнар. Бу хакта район хакимияте башлыгы Зөһрә Гордиенко үз телеграм каналында яза.

Кичә генә Гордиенко сугышта яраланып тернәкләнү өчен районга кайткан Ринат Хаҗиевның вафат булуын язды. “Китәләр безнең егетләр....” дигән Гордиенко.

Хаҗиев белән иртәгә хушлашачаклар.

Бүгенге көндә Украинадагы сугышта Башкортстаннан ким дигәндә 819 кеше һәлак булган. Бу рәсми саннар гына, чынлыкта алар күбрәк була ала.

Бүген сугышның 491нче көне.

Фотолар: Зөһрә Гордиенко телеграм каналыннан.

@azatliqradiosi
💩4👍1🗿1
Кытай ширкәте Татарстанның Чаллы шәһәрендә көнкүреш техника һәм машина сәнәгате өчен электрон компонентлар җитештерү эшен башларга ниятли.

Бу хакта шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кытай акрынлап Татарстанда тамыр җәя бара. 14 июньдә Татарстанның Тукай районында Дэн Сяопин исемендәге логистик комплекс төзелеше өчен беренче субайны какканнар иде. Объектны киләсе елның беренче чирегендә тапшырырга ниятлиләр.

▪️Элегрәк "Idel.Реалии" Кытайның Идел буе төбәкләренә экспансиясе турында махсус проект чыгарган иде. Анда Кытайның "Бер билбау – бер юл" дип аталган глобаль инициативасы сурәтләнә. Кытай Идел буена экспансиясен башлаганнан соң бу инициатива өчен төп әһәмияткә ия булган төбәк – Синҗанда репрессияләрнең актив фазасы башланды.

@azatliqradiosi
👎9🤷‍♂1
Июль азагында Казанда Украина сугышы “каһарманнары” турында документаль фильмнар күрсәтеләчәк.

Бу хакта RT (Russia Today) сылтама белән Бизнес Онлайн яза. Фильмнар декабрьгә кадәр берничә шәһәрдә тәкъдим ителәчәк. Казанның бу исемлеккә кертелүе - Татарстанның Украинага күп сугышчылар җибәрүе белән бәйле икән. Бу хакта RTның документаль тапшырулар җитәкчесе һәм фестивальның баш продюссеры Екатерина Яковлева әйтә. Аерым алганда ул “Алга” һәм “Тимер”батальоннарын искә ала.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстан хакимияте Мәскәү сәясәтен хуплавын күрсәтеп, "Алга" һәм "Тимер" батальоннары төзеде. Ирләрне бу хәрби төркемнәргә зур акчалар белән кызыктырып җәлеп иттеләр.

Азатлык хисабына күрә, бүгенгә сугышта Татарстаннан кимендә 512 кеше һәлак булган. Саннар чынында зуррак, хакимият югалтулар санын яшерә.

@azatliqradiosi
🤮18💩2🤡1
Хәерле иртә, дуслар! Сугыш 492 көн дәвам итә, Азатлык җомга иртәсен гадәттәгечә кыска хәбәрләрдән башлый.

🔷 Евгений Пригожинның рейтингы ул оештырган фетнәдән соң ике тапкырга түбәнәйгән. 58%тан 29%ка аска тәгәрәгән. Русиянең оборона министры Сергей Шойгуга теләктәшлек белдерүчеләр 60% булса, хәзер 48%. Путинның рейтингы үзгәрмәгән, дип яза "Левада" үзәге.

🔷 Сенатор Елена Мизулина Федерация шурасыннан китәргә мөмкин. Бу хакта, үз чыганакларына таянып, РБК яза.

🔷 Украинага Халыкара валюта фондыннан 890 млн доллар акча бүлеп биреләчәк, ул бюджетны тәртиптә тотар өчен тотылачак.

🔷 Русиянең сугыш башлавы аркасында украиннарның 63 процентында йә туганнары, йә дуслары һәлак булган.

🔷 АКШның Дәүләт департаменты Тайванга 440 млн долларлык корал сатуны хуплады.

🔷 Русиядә мобиль элемтә өчен бәяләр артырга мөмкин. Бу хакта "КоммерсантЪ" Русиянең элемтә министрлыгындагы чыганакларына таянып яза. Элемтәне яңартып тору, аның өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен бәяләрне арттыруны таләп итә, ә дәүләт биргән инвестицияләре күләме кими дип аңлаткан түрәләр.

🔷 Франциядә өченче төн чуалышлар дәвам итә. Полиция тарафыннан 17 яшьлек яшүсмерне атып үтерү аркасында протест чараларында тоткарланучылар саны 400 кешедән артты.

🔷 Танылган пешекче Сталик Ханкишиев татар ашлары турында китап язачак. Бу проектныТатарстан финанслаячак.

🔷 Кабарды-Балкардагы Кавказ тауларының бер башына язучы Мостай Кәрим исеме бирелгән.

Бу вакытка иң мөһим, сезгә кызыклы дип табылган хәбәрләр шушы. Кем укыды - лайк куегыз. Көнегез матур узсын, саклагыз үзегезне!
👍7❤2
Кызык хәлләр булып ята Башкортстанда. Ир Путин башлаган сугышта сугыша, шул ук вакытта коммуналь хезмәтләр аннан чүп түккән өчен акча түләтә. Башкортстанның Агыйдел шәһәрендә яшәүче Әлфия Грифленкова улым Украинада булганга, ир үзеннән соң чүп калдыра да, аны чыгарган өчен түли дә алмый дип "Халык фронты" порталына зарланып мөрәҗәгать иткән.

Нинди схема нигезендә майтарыла мондый эшләр? Тулырак 👉 монда. Ачылмаса, 👉 бу сылтамага басыгыз.
😢4🤬2👍1