Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️"Кырлай" паркы урынында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы паркы булачак Мөфти Камил Сәмигуллинның бу тәкъдимен Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хуплаган, дип хәбәр итә президент матбугат хезмәте. Сәмигуллин Миңнехановка Җәмигъ мәчетен салырга…
Казан архитекторлары Җәмигъ мәчетен Бишбалта бистәсендә төзүне хуплаган

Җәмигъ мәчетенә багышланган очрашу Казан мэриясе бинасында 28 июнь кичендә узган, диелә шәһәр сайтында. Җәмигъ мәчете проекты авторлары Александр Цимайло белән Николай Ляшенко презентация үткәргән, Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина да аңлатма биргән диелә.

Очрашуда катнашучылар дин йортын Бишбалта бистәсендә төзүне "бертавыштан хуплаган" һәм бина архитектурасының "югары дәрәҗәсен искәрткән", диелә мэрия хәбәрендә.

Элегрәк дин әһелләре дә Җәмигъ мәчетне үзәктән читкә күчерүне хуплады. Татар җәмәгатьчелеге исә дин йортын шәһәр читенә күчерүне тәнкыйтьләп килә.
🤡13
📍 Башкортстан эшчеләре Русия басып алган Луһанскида быел 27 километр юлны төзекләндерәчәк

Хәзерге вакытта алар Хрустальный (Красный Луч) һәм Вахрушево шәһәрләре арасындагы өлештә эшли, ди "Башинформ".

Башкортстан җитәкчеләре Русия Украинадан басып алган шәһәрләр өчен акча гел таба. Әйтик, ел ахырына кадәр Башкортстан Хрустальный (Красный Луч) шәһәрендәге 57 объектны төзекләндерәчәк. Болар өчен быел күпме акча тотылачагы әйтелми.

Шул ук вакытта республиканың үзендәге шәһәрләргә килгәндә вазгыять бүтән. Аерым алганда Стәрлетамак шәһәре хакимияте бюджет кытлыгын каплау өчен кредит алачак дип хәбәр ителгән иде.

Тулырак безнең сайтта укыгыз.
💩2🤡2🖕2
Алар арасында Русия басып алган җирләрдәге ятимнәр йортларында яшәгән ятим балалар да, сугышта әти-әниләрен югалтучылар да булырга да мөмкин.

Бу хакта Ростов өлкәсе хөкүмәтенең 2022 елдагы эшчәнлеге турындагы хисапка сылтама белән "Важные истории" хәбәр итә.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
🤔2🤬2
Русия мәгариф министрлыгы ОБЖ фәнен (Тормыш иминлеге нигезләре) "Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре" дип үзгәртмәкче була.

Мәктәп укучылары яңа програм нигезендә 2024 елның 1 сентябреннән белем ала башларга мөмкин. Бу хакта Думадагы түгәрәк өстәлдә министрлыкның дәүләт сәясәте департаменты һәм гомуми белем бирү идарәсе мөдире урынбасары Анна Тимофеева хәбәр итте, дип җиткерә "Интерфакс".

Яңа белем бирү федераль програмын булдыру өчен эшче төркем төзелә башлаган. Анда саклану министрлыгы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре дә керәчәк диелә.

Тулырак - Азатлык сайтында, ачылмаса - монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤮9🤡2👍1💩1
“Вагнер” хосусый хәрби ширкәте Украинага каршы сугышта катнашмаячак

Русия дәүләт думасының саклану комитеты башлыгы Андрей Картаполов сүзләренчә, хәрби ширкәт җитәкчесе Евгений Пригожин саклану министрлыгы белән килешү имзалаудан баш тарткан һәм шул сәбәпле ширкәт Украинага каршы сугышта катнашмаячак.

"Ширкәткә акчалар, матди ярдәм бүлеп бирелмәячәк", ди Картаполов.

Украина хәрби күзләү баш идарәсе җитәкчесе Кирилл Буданов “Украинская правда”га биргән интервьюсында шулай ук “Вагнер”ның Украина җирлегендәге сугышларда катнашмаячагын әйтте. "Бу - Русиянең иң эффектив бүлгесе", диде ул.

“Вагнер” хәрби ширкәте сугышчылары Украинада узган елдан бирле сугыша. Пригожин Русия хәрби җитәкчелеген тәнкыйтькә тотып килде. Күптән түгел Русия саклану министрлыгы 1 июльгә кадәр барлык хәрби бүлекчәләрдән килешү имзалауны таләп итте. Пригожин баш тартты. Күпмедер вакыттан соң фетнә чыгарды.

@azatliqradiosi
👍4😁4🤡2
Быелның гыйнвар-май айларында Татарстанда автокредит алучылар саны узган ел белән чагыштырганда 85 процентка, Башкортстанда — 77 процентка арткан.

"Автокредитларның саны артуы узган елның март-апрельдә автокредит бирүләрнең төшүе белән бәйле", дип аңлаткан Кредитлар тарихы бюросының маркетинг мөдире Алексей Волков.

Сез бу хакта ни уйлыйсыз? Танышларыгыз арасында кредит алучылар күпме?

@azatliqradiosi
👏3❤1🗿1
Бүген Башкортстанның Кыйгы районыннан ихтыярилар Украина сугышына киткән.

Шулай ук бүген район егетләрен армиягә озатканнар. Бу хакта район хакимияте башлыгы Зөһрә Гордиенко үз телеграм каналында яза.

Кичә генә Гордиенко сугышта яраланып тернәкләнү өчен районга кайткан Ринат Хаҗиевның вафат булуын язды. “Китәләр безнең егетләр....” дигән Гордиенко.

Хаҗиев белән иртәгә хушлашачаклар.

Бүгенге көндә Украинадагы сугышта Башкортстаннан ким дигәндә 819 кеше һәлак булган. Бу рәсми саннар гына, чынлыкта алар күбрәк була ала.

Бүген сугышның 491нче көне.

Фотолар: Зөһрә Гордиенко телеграм каналыннан.

@azatliqradiosi
💩4👍1🗿1
Кытай ширкәте Татарстанның Чаллы шәһәрендә көнкүреш техника һәм машина сәнәгате өчен электрон компонентлар җитештерү эшен башларга ниятли.

Бу хакта шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кытай акрынлап Татарстанда тамыр җәя бара. 14 июньдә Татарстанның Тукай районында Дэн Сяопин исемендәге логистик комплекс төзелеше өчен беренче субайны какканнар иде. Объектны киләсе елның беренче чирегендә тапшырырга ниятлиләр.

▪️Элегрәк "Idel.Реалии" Кытайның Идел буе төбәкләренә экспансиясе турында махсус проект чыгарган иде. Анда Кытайның "Бер билбау – бер юл" дип аталган глобаль инициативасы сурәтләнә. Кытай Идел буена экспансиясен башлаганнан соң бу инициатива өчен төп әһәмияткә ия булган төбәк – Синҗанда репрессияләрнең актив фазасы башланды.

@azatliqradiosi
👎9🤷‍♂1
Июль азагында Казанда Украина сугышы “каһарманнары” турында документаль фильмнар күрсәтеләчәк.

Бу хакта RT (Russia Today) сылтама белән Бизнес Онлайн яза. Фильмнар декабрьгә кадәр берничә шәһәрдә тәкъдим ителәчәк. Казанның бу исемлеккә кертелүе - Татарстанның Украинага күп сугышчылар җибәрүе белән бәйле икән. Бу хакта RTның документаль тапшырулар җитәкчесе һәм фестивальның баш продюссеры Екатерина Яковлева әйтә. Аерым алганда ул “Алга” һәм “Тимер”батальоннарын искә ала.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстан хакимияте Мәскәү сәясәтен хуплавын күрсәтеп, "Алга" һәм "Тимер" батальоннары төзеде. Ирләрне бу хәрби төркемнәргә зур акчалар белән кызыктырып җәлеп иттеләр.

Азатлык хисабына күрә, бүгенгә сугышта Татарстаннан кимендә 512 кеше һәлак булган. Саннар чынында зуррак, хакимият югалтулар санын яшерә.

@azatliqradiosi
🤮18💩2🤡1
Хәерле иртә, дуслар! Сугыш 492 көн дәвам итә, Азатлык җомга иртәсен гадәттәгечә кыска хәбәрләрдән башлый.

🔷 Евгений Пригожинның рейтингы ул оештырган фетнәдән соң ике тапкырга түбәнәйгән. 58%тан 29%ка аска тәгәрәгән. Русиянең оборона министры Сергей Шойгуга теләктәшлек белдерүчеләр 60% булса, хәзер 48%. Путинның рейтингы үзгәрмәгән, дип яза "Левада" үзәге.

🔷 Сенатор Елена Мизулина Федерация шурасыннан китәргә мөмкин. Бу хакта, үз чыганакларына таянып, РБК яза.

🔷 Украинага Халыкара валюта фондыннан 890 млн доллар акча бүлеп биреләчәк, ул бюджетны тәртиптә тотар өчен тотылачак.

🔷 Русиянең сугыш башлавы аркасында украиннарның 63 процентында йә туганнары, йә дуслары һәлак булган.

🔷 АКШның Дәүләт департаменты Тайванга 440 млн долларлык корал сатуны хуплады.

🔷 Русиядә мобиль элемтә өчен бәяләр артырга мөмкин. Бу хакта "КоммерсантЪ" Русиянең элемтә министрлыгындагы чыганакларына таянып яза. Элемтәне яңартып тору, аның өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен бәяләрне арттыруны таләп итә, ә дәүләт биргән инвестицияләре күләме кими дип аңлаткан түрәләр.

🔷 Франциядә өченче төн чуалышлар дәвам итә. Полиция тарафыннан 17 яшьлек яшүсмерне атып үтерү аркасында протест чараларында тоткарланучылар саны 400 кешедән артты.

🔷 Танылган пешекче Сталик Ханкишиев татар ашлары турында китап язачак. Бу проектныТатарстан финанслаячак.

🔷 Кабарды-Балкардагы Кавказ тауларының бер башына язучы Мостай Кәрим исеме бирелгән.

Бу вакытка иң мөһим, сезгә кызыклы дип табылган хәбәрләр шушы. Кем укыды - лайк куегыз. Көнегез матур узсын, саклагыз үзегезне!
👍7❤2
Кызык хәлләр булып ята Башкортстанда. Ир Путин башлаган сугышта сугыша, шул ук вакытта коммуналь хезмәтләр аннан чүп түккән өчен акча түләтә. Башкортстанның Агыйдел шәһәрендә яшәүче Әлфия Грифленкова улым Украинада булганга, ир үзеннән соң чүп калдыра да, аны чыгарган өчен түли дә алмый дип "Халык фронты" порталына зарланып мөрәҗәгать иткән.

Нинди схема нигезендә майтарыла мондый эшләр? Тулырак 👉 монда. Ачылмаса, 👉 бу сылтамага басыгыз.
😢4🤬2👍1
💔 Tinder проекты Русиядә эшләүдән туктады

Match Group компаниясе майда ук Русиядә 30 июньдә эшләрен туктуларын хәбәр иткән иде. Бүген инде кушымта ачылмый.
Сейчас при входе в приложение появляется надпись об ошибке.

Google Play белән AppStore кушыматаларын йөкләп булмый, сервиста Русия телефоннары аша теркәлеп булмый.

Азатлык бу сервистан файдаланып танышучы татар белән башкортларны белә. Әмма Tinder аша танышып өлгермәдем дип борчылучылар булса, татарлар һәм башкортлар таныша торган аерым сәхифәләр бар.

Мәсәлән:

👉 Анаем
👉
Tatarlove

Шулай ук яучылар ярдәмендә танышып гаилә коручылар да шактый. Бу хакта бездә подкаст та чыккан иде. Кем тыңламады - эш арада тыңлап алыгыз әле.

Гомумән, кешеләр ничек, кайда таныша? Кемдә нинди тарихлар бар? Языгыз, зинһар. Үз тәҗрибәгез белән уртаклашыгыз. Бәлки, безнең форум аша, комментарлар яза-яза танышып, дуслашып китүчеләр бардыр? Андый тарихлар булса, бүлешегез, Телеграм админының күңелләре күтәрелер иде.
😁5🍾2😢1
Русия генералы Сергей Суровикинны кулга алмаганнар.

Әмма аннан сорау алынган, ул җибәрелгән. Бу хакта "Важные истории" яза. Медиа үз чыганакларына сылтана.

28 июньдә генералны "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте оештырган фетнәдәге роле өчен кулга алырга мөмкиннәр, дигән хәбәрләр чыккан иде. Саклану министрлыгына якын чыганакларына таянып, The Moscow Times басмасы Суровикин кулга алынган дип тә язды.

Бу мәгълүмат рәсми расланмады. Элегрәк Украинага каршы сугышны хуплаучы кайбер Telegram-каналлар да Суровикинның кулга алыну ихтималы турында хәбәр иткән иде.

Генерал язмышы турында Русия саклану министрлыгы берни хәбәр итмәде.
💩3😁2👍1🤔1
📍Күңелсез статистика: ел башыннан дәүләткә хыянәт турындагы жинаять эшләрендә 43 кеше шикләнелә. 2022 елда дәүләткә хыянәт турында 21 җинаять эше ачылган булган.

Куәт оешмалары вәкилләре русияләрне ешрак янәсе Украина кораллы көчләренә мәгълүмат тапшырган өчен һәм Украина ягында сугышырга китмәкче булган өчен дип тоткарлый. Моннан тыш өч русиялене, янәсе Кытай файдасына дәүләткә хыянәт иткән өчен дип тоткарлаганнар. Украина кораллы көчләренә акча күчерү, теракт әзерләү һәм Украина ягында сугышырга күндерү кебек сәбәпләр белән дә эзәрлеклиләр диелә.

Дәүләткә хыянәт итүдә шикләнелеп иң күбе кайсы төбәктә тоткарланганнар дип уйлыйсыз?

Җавап монда. Ачылмаса, көзге сәхифә аша керегез.
❤2🤬1
🔴 Татарстанда ике кеше һәлак булган. Сәбәбе - нефть резервуарның шартлавы.

Фаҗига Зәй районының Иске Маврин авылында булган. "Елховнефть" нефть-газ чыгару идарәсе биләмәсендә чистарту эшләре вакытында резервуар шартлаган. Чистарту эшендә бер ир, бер хатын булган.

Янгын сүндерелгән, шартлау сәбәпләре ачыклана.

Хәбәр ачылмаса, бу сылтамага басыгыз.
😢3🎉1
🔥 Ә бусын уку күңелле! Чыгарылыш кичәләрен татарча, үзебезчә уздырып була икән бит! Менә ике мисал - Мөслим белән Актаныш.

Мөслимдә Ык буендагы паркта сәхнә урнаштырылган, янында зур итеп "Чыгарылыш 2023" дип язылган. Мөслимдәге 56 бала "Җиз кыңгырау" җыры яңгыравында матур итеп бизәлгән арбалы атларда чыккан. Аларны барысы да алкышлап каршы алган. Һәрбер мәктәп аерым чыгыш ясаган. Кемдер күмәк бию башкарган, кемдер җырлаган кемдер нәфис сүз осталыгын күрсәткән, сәхнәдән яңгыраган котлаулар - барысы да татарча. Мөслим районының чыгарылыш кичәсе Ришат Төхвәтуллиның "Балачак" җырына күмәкләшеп вальс бию белән тәмамланган.

Бу чыгарылыш кичәсендә Мөслим гимназиясен тәмамлаучы Ранис Тулбаев татар җирендә, татарлар катнашкан чара ни өчен әле урысча узарга тиеш дип аптырый Азатлыкның соравына.

💬 Мөслимне мин татар теленең туган ягы дип саныйм. Карагыз, әнә Казанга, Чаллыга, Әлмәткә, татар теле үлеп бара бит, ә бездә үзебезчә, татарча сөйләшәбез. Чыкылдап торган татар районында сәхнәдән урысча сөйләп торсак, оят булыр иде.

Чыгарылыш кичәсендә нишлибез дип сөйләштек егетләр-кызлар белән. Татарча биик дидек. Барыбыз да беләбез, өйрәнергә дә җайлы. Инглизчә яки урысча җыр яки бию өйрәнүгә вакыт та, теләк тә юк. Ул кичәне бөтен район карарга килә, шунда урысча җырласак яки биесәк, безне аңламаслар, ошатмаслар иде чыгышны.

Кемне сорама, барысына да чыгарылыш кичәсе ошаган. Үзем дә яраттым, матур, милли булды. Кичәдән соң безнең сыйныф әти-әниләр белән кафега җыелды, анда да мәҗлесе татарча барды. Таң каршылырга бардык - үзебезчә булды барысы да.

Ә Актанышта ничек узган? Анда да ачык һавада балаларга бәйрәм оештырганнар. Саф татарча барысы да. Анда да урысча алып барылган чараны кешеләр кабул итмәячәк дип сөйләделәр. "Соңгы кыңгарау" бәйрәменнән соң инглиз җыры биюгә килеп кушылгач, ата-аналар килеп, "Хөрмәтле укытучылар, игътибарлы булыгыз әле, инглиз җырының кереп китүе бер дә матур түгел бит. Киләсе елда да, Аллаһ боерса, балаларыбыз мәктәпне тәмамлап чыга, барысы да татарча булсын әле, күңелгә ятмый чит мәдәният", дип әйткәннәр.

Тел сагында торучылар бар әле димәк.💪

👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә

Хөрмәтле укучылар, ә сезнең якларда чыгарылыш кичәләре нинди телдә уза? Башкортстан, Чуашстан якларында ничек икән хәлләр?
❤20🔥10👍8
Бүген - җомга һәм"Азатлык сүзлеге"ндә яңа сүз.

"Боралак"

Сез ничек дип атый идегез бу сүзне? Кулланышка кертеп җибәрик, дуслар!

#азатлыксүзлеге
👍13❤3