Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Мүнһен опера фестивале җырчы Илдар Абдразаковның чыгышыннан баш тарткан.

Аның урынына украин җырчысы Александр Цымбалюк чыгыш ясаячак.

Уфада туып үскән Абдразаковны Путин режимына якын булганы өчен тәнкыйтьлиләр.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍14🤷‍♂1❤1🤬1
Кырымтатарлар Кырымның тизрәк азат ителүенә өметләнеп яши.

Кахов буасы җимерелү нәтиҗәсендә су баскан Херсон өлкәсендә зыян күргәннәр өчен Кырымтатар мәҗлесе һәм Киевтагы Кырым мөфтияте аш мәҗлесләре үткәрә, һуманитар ярдәм тарата. Бу хакта Азатлыкка Кырымтатар мәҗлесенең Херсон өлкәсендәге вәкиле Абмеджит Сулейманов сөйләде.

Активистлар автопоезд оештырып, мондый аш мәҗлесләрен Херсон өлкәсе авыллары буйлап үткәрә башлаган. Аш пешеру өчен зур фура машинасы махсус җиһазландырылган, казаннар, савыт-саба, ут белән тәэмин ителгән. Кахов электр станциясе шартлатылганчы мондый аш мәҗлесләрен Харьков өлкәсендә үткәргән активистлар Херсон өлкәсендә булган фаҗигадән соң машиналарын бу якларга борган. Автопоезд төркемендә булган өч микроавтобус һуманитар ярдәм китерә, аны су басудан зыян күрүчеләргә тарата.

Бер утырышта алар бер мең кешелек аш әзерли.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Кырым

@azatliqradiosi
👍6❤4💯3❤‍🔥1🔥1👏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 1нче июль, 493 көн элек Русия Украинага каршы сугыш башлады. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк. 🔹 АКШның Үзәк күзләү идарәсе башлыгы яшерен рәвештә Украинага барган һәм ел азагына кадәр тынычлык урнаштыру…
Украина президент офисы җитәкчесенең киңәшчесе The Washington Post басмасының хәбәренә карата фикерен белдергән.

Исегезгә төшерәбез: әлеге басма АКШның Үзәк күзләү идарәсе башлыгы яшерен рәвештә Украинага барган һәм ел азагына кадәр тынычлык урнаштыру турында сөйләшүләр башлау планы хакында фикер алышкан дип яза. Михаил Подоляк (Украина президент офисы җитәкчесенең киңәшчесе) болай дигән:

"Сугыштан чыгу юллары юк. Бу интрига корулар, конспирологик тасвирламалар — алар инфантилизмга охшаган. Шушындый зур сугышта, Русия кулланган зур ресурслар булганда, компромисска урын юк" дип белдергән Подоляк.

Ә сез ничек уйлыйсыз?

@azatliqradiosi
❤‍🔥4👍2🤡2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстан Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Европа берлегенең санкцияләр исемлегенә кертелгән. Май аенда гына алар АКШ Финанс министрлыгының чикләүләр исемлегенә кертелгән иде. Элегрәк Европа берлеге Казан…
Украина президенты Владимир Зеленский тагын берничә татарстанлыга карата санкцияләр керткән.

Алар — Казандагы "Электроприбор" заводы җитәкчелеге, шул исәптән, әлеге заводның мөдире Павел Шацких һәм "Метснаб" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Айсылу Әхмәтшина. "Метснаб" кара һәм төсле металлар сату белән шөгыльләнә.

Шулай ук, санкцияләр Казандагы "ЕКА" ябык акционерлык җәмгыяте, "ТАНЭКО" компаниясе һәм Иннополистагы "Дронопорт" җәмгыятенә карата да кертелгән. "ЕКА" турбореактив двигательләр җитештерә, шулай ук, навигация, идарә, үлчәү, контроль өчен кораллар ясый.

Физик затларга карата санкцияләр — 5 елга, оешмаларга карата 5 һәм 10 елга кертелә.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍9🤷‍♂1
Франциядә инде биш көн тәртипсезлекләр дәвам итә.

Протестка чыккан халык йортлар, машиналар яндыра, кибетләр талый.

Ни өченме? 27 июньдә полиция вәкилләре Париж янында 17-яшьлек егетне үтергән. Аны машина йөртү кагыйдәләрен бозганы өчен туктаталар, шуннан соң атып үтерәләр дип хәбәр ителә.

Наил (Наэль) исемле егетне әнисе бер үзе үстергән, ул аның бердәнбер баласы булган. Гаилә чыгышы белән — Алжирдан.

Наилне үтерү мизгелләре видеога эләккән. Шушы видеоны караганнан соң, күпләр француз полициясен расизмда гаепләп, протестларга чыккан.

Егетне атып үтергән полиция вәкиле (38-яшьлек ир-ат) тоткарланган. Франция президенты Эммануэль Макрон бу үтерүне "аңлата алмаслык һәм гафу итмәслек" дип тасвирлый. Ул протестка чыккан халыкны тынычланырга, тәртипсезлекләрне туктатырга чакыра.

Шушы берничә көндә бөтен Франция буйлап 1 меңнән артык кеше тоткарланган.

@azatliqradiosi
😨5👍1👎1🤬1
Бер атна элек Пригожин фетнәсеннән куркып, Русиядән очып киткән кешеләрнең кайберәүләре кире Русиягә кайтырга тели — әмма аларның юлга акчалары юк.

Исегезгә төшерәбез: 24 июньдә булган фетнә вакытында Мәскәүдән чит илгә очкан рейсларга билет бәяләре котырып үсте. Мисал өчен, Мәскәүдән Ереванга бер билет бәясе 200 мең сумга җитте. Шушындый бәягә билет сатып алып, чит илгә очып киткән кешеләрнең кайберәүләре кире Русиягә кайтырга тели — әмма аларның кайтыр юлга акчалары юк. Mash Telegram-каналы язганча, шушы берничә көндә Русиянең тышкы эшләр министрлыгына "безгә өйгә кайтырга ярдәм итегез" дип 96 кеше мөрәҗәгать иткән. Чагыштыру өчен: 2022 ел дәвамында андыйлар 98 булган.

Чит илдә акчасыз калган русияләр турында беренче тапкыр язмыйбыз: 2020 елда дөньяда коронавирус пандемиясе башлангач һәм илләр арасында очышлар тукталгач, чит илләрдә "кысылып" калган күп кенә русияләр, шулай ук, ярдәм сорап дәүләт органнары һәм мәгълүмат чараларына мөрәҗәгать иткән иде. Аларны тәнкыйтьләүчеләр дә булды: чит илгә сәяхәткә чыгасың икән, акчаң җитәрлек булсын, диделәр.

@azatliqradiosi
😁4👍2😢1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 2 июль якшәмбе. Көнне кыскача хәбәрләрдән башлыйбыз.

🔺2 июльгә каршы төндә Русия хәрбиләре Киевка Shahed дроннары белән һөҗүм иткән. Бу турыда Киев шәһәр хәрби идарәсендә хәбәр итәләр. Хакимият башлыгы Сергей Попко әйтүенчә, һава саклану көчләре барлык дроннарны бәреп төшергән. Ул шулай ук бу соңгы 12 көн эчендә Иранда ясалган дроннарның Киевка беренче һөҗүме дип өстәде. Киев җирле хәрби идарәсе башлыгы Сергей Кравченко әйтүенчә, төбәкнең ике районына дрон калдыклары төшеп өч шәхси йорт зыян күргән, йортларның берсендә яшәүченең аягы җәрәхәтләнгән.

🔺Русия армиясенең Запорожье өлкәсе Малая Токмачка авылына ракета һөҗүмендә 51 яшьлек ир кеше һәлак булган. Бу хакта өлкәнең хәрби идарәсе хәбәр итә. Шулай ук Преображенка авылына һөҗүмдә ике кеше төрле җәрәхәтләр алган.

🔺Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы сугыш җинаятьләре өчен русияләрне җәзага тарту трибуналын булдыруны килештерде, дип хәбәр итә FREEDOM. Резолюция Русия рәсмиләрен җаваплылыкка тарту өчен, Украинага каршы агрессия өчен махсус трибунал булдыруны хуплый, һәм шулай ук Русия дәүләт идеологиясен хөкем итүне сорый.

🔺Кичә 57 яшендә Чабаксарда Идел аша йөзүдә катнашканда Чуашстан прокуроры Андрей Фомин үлгән. Ул 2,2 километр йөзәргә тиеш булган, әмма яртысына җиткәч йөрәге туктаган.

Әлегә шулар. Кызык(лы) фото-видеоларыгыз булса, безнең белән дә уртаклашыгыз. Ялларыгыз матур узсын!

@azatliqradiosi
👍3❤2
"Татарлар – төрки дөньяның бер өлеше". Казакъстанда татар рәссамының күргәзмәсе ачылды

Казан рәссамы Руслан Ибраһимов бер елга якын Казакъстанда яши. Шушы атна башында Казакъстаннаың Кызылъяр (Петропавел) шәһәрендә аның шәхси күргәзмәсе ачылды. Ул "Күчмә күргәзмә" дип атала һәм бу проект белән ул Казакъстанны урап чыгарга тели. Руслан Азатлыкка әйтүенчә, Казакъстанда һәм Татарстанда рәсем мәктәбе алымнары аерыла.

Русиядә, шул исәптән Татарстанда академизм көчле. Калыпка салу, дөрес итеп ясау таләп ителә. Казакъстанда декоратив сәнгать көчле. Алар төсләр, абстракционизм белән оста эшли. Аларда этник тема өстенлек итә һәм бу көнкүрештә дә нык сизелә. Ягъни этника югары сәнгать, кул җитмәслек бер тармак булып калмаган, ул кешеләрнең яшәешенә дә үтеп кергән. Академик рәсем сәнгатенә өйрәнер өчен алар Русиягә бара.

Тулырак👉 Азатлык сайтында, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍13❤3👎1🥱1
30 июньдә Кишинев һава аланында ут ачкан Таҗикстан ватандашы туган илендә эзләүдә булган.

Бу хакта Молдованың баш прокуроры Ион Мустеата әйтте. Ут ачучы Дүшәнбе шәһәрендә банк хезмәткәрен урлауда гаепләнә.

Исеме аталмаган һөҗүмче хәзерге вакытта аңсыз хастаханәдә ята. Тоткарлау вакытында ул яраланган иде.

Атыш 30 июньдә Кишинев халыкара һава аланында булды. Төркиядән килгән Таҗикстан ватандашына илгә керү рөхсәт ителмәде. Аны кире рейска утырту өчен махсу бүлмәгә озатканда, ул чик сакчысыннан корал тартып алып, аны атып үтерде. Аннары ул аэропорт иминлеге хезмәткәрен үтерде. Тагын бер юлчы җәрәхәтләнде.

Молдова баш прокуроры әйтүенчә, башта Таҗикстан ватандашына террор гамәле нигезендә җинаять эше кузгатылган булса, хәзер ул ике кешене үтерү эшенә үзгәртелгән.

@azatliqradiosi
🤬5
Катнаш көрәш төрендә (MMA) чыгыш ясаучы 32 яшьлек Ринат Фәхретдинов UFC кысаларында Америка көрәшчесе Кевин Лины җиңде.

Җиңү өчен аңа 55 секунд җиткән дип яза медиалар. Ул көндәшен буу - гильотина алымын куллана.

Бу Фәхретдиновның 21нче җиңүе.

Элегрәк Ринат Азатлыкка спорттагы уңышлары, дөньяга карашлары, ни өчен ярышларга "татар" дип язылган, Татарстан төсендәге киемнәр киеп чыгуы турында сөйләгән иде.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👏12🔥6❤4
Британиянең Shell нефть һәм газ ширкәте бер ел элек үк Русия базарыннан китәргә вәгъдә бирсә дә, әле дә Русия газын сатуын дәвам итә.

Украина президенты киңәшчесе Олег Устенко Британия ширкәтен "канга буялан акчалар" алуда гаепләде. Shell үзе килешүләр "озак вакытлы контракт йөкләмәләре" нәтиҗәсе булуын әйтә һәм алар кануннарны яки санкцияләрне бозмый дип белдерә.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬5😁1😐1
Кичә Башкортстанда Русия башлаган Украина сугышында һәлак булучыларны җирләделәр.

24 яшьлек лейтенант, Псков дивизиясенең десант ротасы командиры, тумышы белән Федоровка районыннан булган Самат Төхватулин 16 июнь Кременная бистәсендә һәлак булган. Аның бер яшьлек улы калган.

Илсур Галиәскаровның вафат булуы турында Салават районы башлыгы Марс Кашапов хәбәр итте.

Уфада шулай ук капитан Сергей Таранов һәм узган ел мобилизацияләнгән 44 яшьлек Сергей Антипин белән хушлаштылар.

Безнең хисапларга күрә, Башкортстаннан шушы сугышта кимендә 819 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🕊4💩2❤1😢1🤮1
Бөтенрусия авыл Сабан туе 2025 елны Киров өлкәсендә узачак.

Бу карар бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Киров өлкәсенә сәфәре барышында кабул ителгән. Президент Малмыжда Сабантуйда да катнашкан.

Киләсе елга Бөтенрусия авыл Сабан туе Пермь краенда үтәчәк.

Бөтенрусия авыл Сабан туе, федераль сабантуй... Сез тагын нинди сабантуйлар беләсез?

Казанда Сабантуйның ничек узуы турында укыдыгызмы әле? Укырга өлгермәгән булсагыз, карап алыгыз.
👉Азатлык сәхифәсендә,
👉Ачылмаса монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🥱6👍2😁1🫡1
❗️Польша Беларус чигенә 500 полиция хезмәткәрен җибәрәчәк.

Бу турыда илнең эчке эшләр министрлыгы Мариуш Камински белдерде. Ул бу карарны "Беларус чигендәге хәлнең киеренке" булуы белән аңлатты.

Эчке эшләр министры биш мең чик сакчысы һәм ике мең хәрбигә тагын 500 полиция хезмәткәре кушылачагын әйтте.

Польша вице-премьеры Ярослав Качински элегрәк әйтүенчә, “Вагнер” хосусый хәрби ширкәтенең Беларуска күченүе сәбәпле, хакимият илнең көнчыгыш чиген саклауны арттырырга карар кылган. Аның фикеренчә, “Вагнер”ның Беларуста урнашуы Украина, Польша һәм Литва өчен куркыныч тудырырга мөмкин.

@azatliqradiosi
👍5🤷1