Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
30 июньдә Кишинев һава аланында ут ачкан Таҗикстан ватандашы туган илендә эзләүдә булган.

Бу хакта Молдованың баш прокуроры Ион Мустеата әйтте. Ут ачучы Дүшәнбе шәһәрендә банк хезмәткәрен урлауда гаепләнә.

Исеме аталмаган һөҗүмче хәзерге вакытта аңсыз хастаханәдә ята. Тоткарлау вакытында ул яраланган иде.

Атыш 30 июньдә Кишинев халыкара һава аланында булды. Төркиядән килгән Таҗикстан ватандашына илгә керү рөхсәт ителмәде. Аны кире рейска утырту өчен махсу бүлмәгә озатканда, ул чик сакчысыннан корал тартып алып, аны атып үтерде. Аннары ул аэропорт иминлеге хезмәткәрен үтерде. Тагын бер юлчы җәрәхәтләнде.

Молдова баш прокуроры әйтүенчә, башта Таҗикстан ватандашына террор гамәле нигезендә җинаять эше кузгатылган булса, хәзер ул ике кешене үтерү эшенә үзгәртелгән.

@azatliqradiosi
🤬5
Катнаш көрәш төрендә (MMA) чыгыш ясаучы 32 яшьлек Ринат Фәхретдинов UFC кысаларында Америка көрәшчесе Кевин Лины җиңде.

Җиңү өчен аңа 55 секунд җиткән дип яза медиалар. Ул көндәшен буу - гильотина алымын куллана.

Бу Фәхретдиновның 21нче җиңүе.

Элегрәк Ринат Азатлыкка спорттагы уңышлары, дөньяга карашлары, ни өчен ярышларга "татар" дип язылган, Татарстан төсендәге киемнәр киеп чыгуы турында сөйләгән иде.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👏12🔥6❤4
Британиянең Shell нефть һәм газ ширкәте бер ел элек үк Русия базарыннан китәргә вәгъдә бирсә дә, әле дә Русия газын сатуын дәвам итә.

Украина президенты киңәшчесе Олег Устенко Британия ширкәтен "канга буялан акчалар" алуда гаепләде. Shell үзе килешүләр "озак вакытлы контракт йөкләмәләре" нәтиҗәсе булуын әйтә һәм алар кануннарны яки санкцияләрне бозмый дип белдерә.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬5😁1😐1
Кичә Башкортстанда Русия башлаган Украина сугышында һәлак булучыларны җирләделәр.

24 яшьлек лейтенант, Псков дивизиясенең десант ротасы командиры, тумышы белән Федоровка районыннан булган Самат Төхватулин 16 июнь Кременная бистәсендә һәлак булган. Аның бер яшьлек улы калган.

Илсур Галиәскаровның вафат булуы турында Салават районы башлыгы Марс Кашапов хәбәр итте.

Уфада шулай ук капитан Сергей Таранов һәм узган ел мобилизацияләнгән 44 яшьлек Сергей Антипин белән хушлаштылар.

Безнең хисапларга күрә, Башкортстаннан шушы сугышта кимендә 819 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🕊4💩2❤1😢1🤮1
Бөтенрусия авыл Сабан туе 2025 елны Киров өлкәсендә узачак.

Бу карар бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Киров өлкәсенә сәфәре барышында кабул ителгән. Президент Малмыжда Сабантуйда да катнашкан.

Киләсе елга Бөтенрусия авыл Сабан туе Пермь краенда үтәчәк.

Бөтенрусия авыл Сабан туе, федераль сабантуй... Сез тагын нинди сабантуйлар беләсез?

Казанда Сабантуйның ничек узуы турында укыдыгызмы әле? Укырга өлгермәгән булсагыз, карап алыгыз.
👉Азатлык сәхифәсендә,
👉Ачылмаса монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🥱6👍2😁1🫡1
❗️Польша Беларус чигенә 500 полиция хезмәткәрен җибәрәчәк.

Бу турыда илнең эчке эшләр министрлыгы Мариуш Камински белдерде. Ул бу карарны "Беларус чигендәге хәлнең киеренке" булуы белән аңлатты.

Эчке эшләр министры биш мең чик сакчысы һәм ике мең хәрбигә тагын 500 полиция хезмәткәре кушылачагын әйтте.

Польша вице-премьеры Ярослав Качински элегрәк әйтүенчә, “Вагнер” хосусый хәрби ширкәтенең Беларуска күченүе сәбәпле, хакимият илнең көнчыгыш чиген саклауны арттырырга карар кылган. Аның фикеренчә, “Вагнер”ның Беларуста урнашуы Украина, Польша һәм Литва өчен куркыныч тудырырга мөмкин.

@azatliqradiosi
👍5🤷1
Татар теленә өйрәтүче "Ана теле" платформасының ябылуы турында билгеле булгач, татар активистлары Татарстан мәгариф министрлыгына проектны саклап калуны сорап хатлар язарга чакырган иде.

Соңгы көннәрдә татар телеграм-каналларын кулланучылар язуынча, министрлыктан җавап хатлары килә башлаган. Аларның барысы да бер төсле.

Хатта проектның министрлык заказы белән EF Education First ширкәте тарафыннан 2013 елда тормышка ашырыла башлавы, ә 2022 елда EF ширкәтенең Русиядә офисын ябу инициативасы белән чыгуы һәм Русия клиентлары белән хезмәттәшлеген туктатуын хакында язылган

"Агымдагы елның июнь аенда EF Education First ширкәте "Ана теле" онлайн-мәктәбен кулланучыларга платформаны үз эшен туктатуы турында рәсми хәбәр җибәрде. Онлайн татар телен өйрәнү мәктәбенең мөһимлеген исәпкә алып, EF Education First ширкәтенең алга таба Русиядә гарантияле эшләү мөмкинлеген күздә тотып, министрлык тарафыннан онлайн-мәктәпнең эшчәнлеген яңарту мәсьәләсе карала.

Шулай ук министрлыкның Татарстан Фәннәр Академиясе, Татарстан дәүләт идарәсен дигитал нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белан берлектә онлайн-мәктәпнең алга таба эшчәнлеге турында сөйләшүләр алып баруы һәм параллель рәвештә илебезнең IT-белгечлеренең яңа платформа булдыру турындагы тәкъдимнәрен өйрәнүе турында хәбәр итәбез", диелгән хатта.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤷‍♂4❤2👍1🥱1
❗️Краснодарски краенда хәрби аэродром урнашкан Приморско-Ахтарски шәһәрендә шартлау булган.

Бу хакта Baza хәбәр итә. Шартлау урынында чокыр барлыкка килгән. Һәм шартлау җирле аэродромнан 200 метр ераклыкта булган. Mash язуынча, ракетны һава һөҗүменнән саклану системы бәреп төшергән.

Краснодар крае губернаторы Вениамин Кондратьев нәрсәдер булуын раслаган, әмма ачыклык кертмәгән.

“Муниципалилет башлыгы белән элемтәдә. Корбаннар һәм яраланучылар юк. Беренчел мәгълүматларга күрә, торак йортлар һәм инфраструктура зыян күрмәгән. Хәзер вакыйганың сәбәпләре тикшерелә”, диелгән аның телеграм каналында.

@azatliqradiosi
👍4🔥4🤔1
Азатлыкка 70 подкасты 5нче эпизод
Азатлыкка 70 подкастының бишенче эпизодын тыңладыгызмы әле?

Ул радионың хәбәрчеләр челтәре, татар журналистикасының хәле турында.

Азатлык беренче булып Русия төбәкләрендә татарлар тормышын яктырта башлый, җирле хәбәрчеләр белән эшли. Кемнәр була алар? Бүген татар журналистикасы ничек үсә ала? Бу хакта радио мөдире Рим Гыйлфанов (Кәрим Камал) сөйләде.

Безнең подкастларны Яндекс.Музыка, Google.Podcast, Spotify, YouTube, ВКонтакте платформаларында тыңларга була.

#татарчаподкаст
❤12
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 3 июль, дүшәмбе. Көнне кыскача хәбәрләрдән башлыйбыз.

📌Франциядә үтерелгән, чыгышы белән Җәзаирдан (Алжир) булган 17 яшьлек Наил (Наэл) дәү әнисе, илдәге массакүләм протестларны туктатырга чакырды. BFM TV Франция телеканалына биргән интервьюда ул кайбер протестта катнашучыларның Наилнең үлемен тәртипсезлекләр чыгаруга сылтау итеп кулланулары турында әйтте. Шул арада Гренобль мәхкәмәсе тәртип бозучыларга беренче җәза чыгарды. Ике 22 яшьлек һәм бер 18 яшьлек протестта катнашучылар өчтән дүрт айга кадәр төрмәгә хөкем ителде. Өчесе дә кибетләрдән әйберләр урлауда гаепле дип табылды.

📌“Вагнер” хосусый хәрби ширкәт төбәкләрдә сугышчыларны яллау үзәкләре эшчәнлеген бер айга туктатып тора. Ширкәттә моны, “Вагнер”ның “вакытлыча махсус хәрби операциядә (Русия хакимиятләре Украинадагы сугышны шулай атый- ред.) катнашмау һәм “Беларус республикасына күчү” белән аңлатканнар.

📌Казанда 15-16 июльдә узарга тиеше “Тәмле Казан” фестивале шәһәр казнасына 11,5 миллион сумга төшәчәк. Бу хакта дәүләт сатып-алу порталына сылтама белән Бизнес-Онлайн яза. Узган ел әлеге чарада 43 меңнән артык кеше катнашкан һәм кунаклар 18 тоннадан артык ризык ашаган.

📌Казан автобусында бер кыз кызудан аңын югалтып егыла. Бу хәл 60нчы автобуста була. Урамда эсселеккә карамастан, кабинадагы мичләр тулы көчкә эшләгән, дип яза “Казань с огоньком” телеграм каналы.

Әлегә шулар. Көн дәвамында сезгә мөһим хәбәрләрне җиткереп барырбыз. Аларны тулырак безнең интернет сәхифәдә укырга мөмкин. Кызык(лы) фото-видеоларыгыз булса, безгә дә җибәрегез. Бергәләп карыйк.

@azatliqradiosi
❤7
Русия федераль телевидение алып баручысы Дмитрий Киселев "Известия Недели" програмы тапшыруында "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте хөкүмәт контрактларыннан 858 миллиард сумнан артык акча алган, диде.

Кремль күптәннән "Вагнер" белән турыдан-туры бәйләнешне кире кагып килә.

Сез бу хакта ни уйлыйсыз?

Тулырак👉 монда, ачылмаса 👉монда

@azatliqradiosi
😁2👍1🤔1
Июнь уртасында Татарстанның Тукай районында Дэн Сяопин исемендәге логистик комплекс төзелеше башлануы билгеле булды.

"Алабуга" махсус икътисади зонасына караячак бу комплексны киләсе елның беренче чирегендә тапшырырга ниятлиләр.

Татарстанда Кытайның логистик комплексы төзелә башлануын кытайлар республикага озакка һәм ныклап килә дип кабул итә белгечләр. Пекин бу проектлар белән акча гына эшләми, әкрен генә экспансия дә алып бара. Татарстанның нефтехимия өлкәсе Кытайда аеруча зур кызыксыну тудыра, ди алар.

“Кытайга нефтехимия өлкәсе бик кызык. Татарстан нефтехимия продукциясен Европага җибәргән күләменең никадәр кирәклеге аңлашылмый. Ләкин чикләүләр шартларында Татарстанның артык башка юллары да юк, шуңа күрә Кытай базары – югалтуларның бер өлешен булса да каплый алган альтернатива”, ди Карнеги фондының өлкән фәнни хезмәткәре Александр Габуев.

Тулырак 👉Азатлык сайтында, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
💩8👍3😱3🤨1
Украинадагы сугышта катнашучыларның балаларына Казандагы югары уку йортларына керү өчен 1,3 мең урын бүлеп бирелгән.

Бизнес-онлайн язуынча, бу хакта шәһәрнең балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина эшлекле дүшәмбедә әйткән. Шулай ук бу квота нигезендә уку йортларына Русия каһарманнары һәм өч тапкыр Батырлык ордены белән бүләкләнүчеләр дә керә алачак.

Шулай ук Белгород өлкәсе мәктәпләрен тәмамлаучыларга уку йортларына кергәндә имтихан урынына әңгәмә генә үткәрәчәкләр.

Узган ел Русия мәгариф министрлыгы сугышта катнашучыларның балаларына өстенлекләр булдырды, белгеч һәм бакалавриат абитуриентларына бирелә торган урыннарның 10 процентын махсус квоталар белән аларга бирде.

2023 елда министрлык мобилизацияләнгәннәрнең һәм "ихтыяри"ларның балаларына югары уку йортларына кергәндә ташлама бирергә, ә майда Украинадагы сугышта катнашканнарның балалары өчен укыту бәясен төшерергә тәкъдим итте.

@azatliqradiosi
🤬7🤮5👍1
Русия медиалары язуынча, Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) 1988 елгы Русия ватандашын тоткарлаган.

Ул Русия билгеләгән Кырым башлыгы Сергей Аксеновка каршы һөҗүм әзерләгән диелә.

3 май көнне дә ФСБ һөҗүм омтылышы турында белдереп, бер төркем ирләрне тоткарлаган иде.

Русиянең Украинага каршы һөҗүме башланганнан соң, ярымутрауда сугыш белән риза булмаучылар даими эзәрлекләнә.

@azatliqradiosi
🤡3😡2
❗️Бу атнада Татарстан рәсмиләре корылык сәбәпле гадәттән тыш хәл тәртибе кертергә җыена.

Бу хакта бүген республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров матбугат очрашуында белдерде.

Терлеккә азык әзерләү өчен күрше төбәкләр белән эшли башлаганнар. Аерым хуҗалыклар сенажны шуннан барып алачак, диде министр.

Сезнең якларда хәлләр ничек?

@azatliqradiosi
😁5😢3
Казан мэриясе "Хәрәкәттә-бәрәкәт" проектын кабат торгызды.

Ул һәр пәнҗешәмбе көнне 18.00 сәгатьтә Кабан күле буенда узачак. Киләсе остаханә 6 июльдә үтәчәк. Бу хакта бүген Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова мэрия киңәшмәсендә белдерде.

"Узган еллардан аермалы, быел без бу проектны бер үк вакытта һәм бер урында — Кабан күле буенда үткәрергә булдык. Җәй дәвамында теләгән һәркемне профессиональ хореографлар татар биюенең төрләренә өйрәтәчәк. Остаханәләр татар һәм урыс телендә уза", диде ул.

Узган пәнҗешәмбе җыелган халык себер татарлары биюләрен өйрәнде.

"Хәрәкәттә-бәрәкәт" проекты өченче ел рәттән оештырыла. Узган ел Казан урамнарында шәһәр халкы өчен "Батыр батл" дигән чара оештырылды. Теләгән һәркем татар биюе хәрәкәтләрен өйрәнә алды. Татарны урыслаштыру басымы көчәйгәннән-көчәя барганда, бию милли үзаңны саклауның бер ысулы буларак халыкта бу зур кызыксыну уятты.
👍5🥱2🤔1
❗️Европа берлеге Көнбатыш санкцияләре исемлегендә булган Россельхозбанкның бер бүлекчәсен ачып, аны SWIFT халыкара системына тоташтыру мөмкинлеген карый.

Бу турыда әлеге хәл белән таныш биш чыганакка таянып The Financial Times хәбәр итә.

Әлеге карар Украина портларыннан азык-төлек чыгаруны күздә тоткан ашлык килешүенә бәйле. Аның киләчәге куркыныч астында дип бәяләнә. Бу адым Русия банкының бүлекчәсенә ашлык килешүе белән бәйле түләүләрне алып барырга мөмкинлек бирәчәк, дигән басма чыганаклары.

Май аенда Русия ашлык килешүен ике айга озайтырга ризалашты, ләкин ашлык һәм ашламалар экспортына булган киртәләр бетерелмәсә, бу килешүнең туктатылырга мөмкинлеген ассызыклады. Русия хакимияте килешүне озайту өчен шартларның берсе буларак Россельхозбанкны SWIFT халыкара системга тоташтыруны атады.

@azatliqradiosi
👎4🤬1🤡1
❗️Һаагта Украинадагы сугыш җинаятьләрен тикшерү үзәге ачылды

Бүген, 3 июль Һаагта Русиянең Украинага каршы башлаган тулы күләмле сугышы барышында кылынган җинаятьләрне тикшерү өчен халыкара офис ачылды. Бу үзәк Русия җитәкчеләре өчен махсус трибунал булдыру юлында беренче адым буларак карала.

Яңа структураның рәсми исеме — Агрессия җинаятьләрен тикшерү халыкара үзәге. Үзәк эшендә Украина, Европа Берлеге, АКШ, Халыкара җинаять мәхкәмәсе прокурорлары катнаша. Алар махсус трибуналны эшләтеп җибәрү өчен дәлилләр җыю белән шөгыльләнәчәк дип көтелә.

Тулырак итеп монда укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👏5👍3💔1