Зеленский: Кырым азат ителми торып сугыш бетмәячәк
Украина 1991 елга булган территориаль бөтенлеген торгызуны Русиягә каршы сугышта җиңү дип санаячак, дип белдерде Украина президенты Владимир Зеленский CNNга биргән интервьюда.
Украинаның хәзерге тырышлыгы көньяк һәм көнчыгыштагы җирләрне азат итүгә юнәлтелгән булса да, "дәүләтнең ахыргы максаты — Кырымны азат итү" диде ул.
"Без Украинаны Кырымнан башка күз алдына китерә алмыйбыз. Кырым Русия оккупациясендә булганда, бу бер генә нәрсәне — сугыш әле бетмәгәнне аңлата" диде Украина президенты.
Кырымсыз солых була аламы дигән сорауга Зеленский: "Ул очракта бу җиңү булмаячак" диде.
@azatliqradiosi

👍16🔥1🤡1
Сәлам, дуслар! 4 июль, сишәмбе иртәсенә булган төп хәбәрләр кыскача:
▪️ Русиянең Украинага каршы сугышы инде 496 көн дәвам итә. Зеленский АКШ президенты Джо Байденны Украинаны кичекмәстән НАТОга рәсми чакырырга өндәде. Ул сугыш дәвам иткәндә Украина НАТОга керә алмаячагын таныды.
▪️ Мәскәү янында 4 дрон бәреп төшерелгән. Собянин корбаннар булмавын әйтте. Внуково һава аланы вакытлыча очышларны кабул итмәгән.
▪️ Башкортстанның Айгир янындагы тыюлыкта яшеннәр сугу нәтиҗәсендә янгын чыккан.
▪️ Азәрбайҗанда көчле җир тетрәү булган. 5,7 магнитудалы зилзиләне сизгән кешеләр урамнарга чыккан. Җир тетрәү Дагыстанда да сизелгән.
▪️ Bloomberg дөньяның иң бай кешесе булып Илон Маскны атады. Аның байлыгын басма $234 миллиардка бәяләде.
Азатлык белән көн дәвамында булыгыз!
Азатлык белән көн дәвамында булыгыз!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤6👍2
Чечняда "Новая газета" журналисты Елена Милашинаны һәм адвокат Александр Немовны кыйнаганнар
Алар Зарема Мусаевага хөкем карары чыгарылу уңаеннан килгән булган. Һөҗүм итүчеләр аларга китәргә һәм "берни дә язмаска" кушкан.
Хәзерге вакытта Милашина белән Немов Грозный хастаханәсендә. Милашинаның кул бармаклары сынган, ул берничә тапкыр аңын югалткан диелә.
Адвокатны һәм журналистны кораллы кешеләр аяклары белән нык кына типкәләгән, шул исәптән битләренә дә типкән диелә. Немов әйтүенчә, һөҗүм итүчеләр аларны атып үтерү белән янаган һәм башларына пистолет терәгән.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

🤬12🔥1
IT-белгечләр Русиягә кире кайтамы? Татар айтишниклары белән сөйләштек
👔 "Беренче чакларда кире кайту теләге булып алды, барыбер, туганнарны, дусларны сагынасың бит. Илдә мобилизация барыбер астыртын рәвештә дәвам итә, кайту куркыныч, имин түгел дип әйтәләр. Теләсә кайсы вакытта тагын киң мобилизация булып, барыбызны да фронтка алырга мөмкиннәр, шуңа илгә кайту куркыныч дип саныйм".
👔 "Төркиядә миңа вакытлыча тору рөхсәте (ВНЖ) бирелмәгәч, кире Татарстанга кайтырга мәҗбүр булдым. Пригожин фетнәсе вакытында бераз борчылып алдым. Тиз тәмамланды, ләкин бу илдәге вазгыятьнең имин булмавы, теләсә кайсы вакытта теләсә нинди хәл була алуын күрсәтә".
👔 "Татарстанда сугыш, мобилизация ягыннан чагыштырмача тыныч. Шартлар яхшы, яшәү рәхәт, тормыш Европа дәрәҗәсендә диярлек. IT ягыннан да кыенлыклар юк, VPN ярдәмендә бөтенесе ачыла".
Белгечләр белән сөйләшүне безнең сайтта укыгыз.
VPNсыз көзге-сылтамабыз ачыла.
Ә сезгә кемнең фикере дөресрәк булып тоела? Хәзер чит илдә хәерлерәкме, әллә Татарстан-Башкортстанда калу кирәк дип саныйсызмы?
Белгечләр белән сөйләшүне безнең сайтта укыгыз.
VPNсыз көзге-сылтамабыз ачыла.
Ә сезгә кемнең фикере дөресрәк булып тоела? Хәзер чит илдә хәерлерәкме, әллә Татарстан-Башкортстанда калу кирәк дип саныйсызмы?
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Азатлык Радиосы
IT-белгечләр Русиягә кире кайтамы? Өч татар белгече фикере
Русиядә имин түгел, теләсә кайсы вакытта теләсә нинди хәл була ала дип саный Азатлык белән сөйләшкән IT-белгечләре. Мисал итеп алар "Вагнер" фетнәсен китерә. Сугышка да күбрәк кешене алырга мөмкиннәр дип борчылалар. Шул ук вакытта Татарстанда мобилизация…
👍4😁3🆒1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Чечняда "Новая газета" журналисты Елена Милашинаны һәм адвокат Александр Немовны кыйнаганнар Алар Зарема Мусаевага хөкем карары чыгарылу уңаеннан килгән булган. Һөҗүм итүчеләр аларга китәргә һәм "берни дә язмаска" кушкан. Хәзерге вакытта Милашина белән Немов…
"Кулларымны бәйләделәр, тезләндерделәр, башыма пистолет терәделәр"
Журналист Елена Милашина Чечняның кеше хокуклары җаваплысы Мансур Солтаевка һөҗүм турында сөйли. Хастаханәдән видеоны "Осторожно, новости" каналы чыгарды.
Кыйналган адвокат Александр Немов башта Мусаевага хөкем карары чыгару утырышына барырга җыенган иде, ләкин аның хәле начарайган, ул утырышка бармаячак, дип яза Подъем.
Хәзерге вакытта Милашина һәм Немовны Бесланга күчерәләр, анда аларга кирәкле медицина ярдәме күрсәтеләчәк диелә.

Telegram
Осторожно, новости
“Классическое такое похищение, как раньше все это было. Просто давно такого не было. Прижали, выкинули шофера, таксиста из его машины, к нам залезли, головы нагнули, мне руки завязали, там на колени ставили, пистолет к голове. Как-то все делали нервно, так…
🤬11😢5👍1
Казаннарның 5%-ы гына "йөзләре ярдәмендә" акча түләргә әзер
Казанда яшәүчеләрнең күпчелеге әйбер сатып алганда биометрик систем ярдәмендә түләргә әзер түгел. Сораштыруда катнашканнарның 84%-ы "йөзләре ярдәмендә" акча түләргә теләми.
Казанда яшәүчеләр үз банк хисаплары имин булуына ышанмый, шулай ук биометрик мәгълүматларын да бирергә теләми. Касса янында елмайсаң, башка кеше сатып алган әйберләр өчен түләп кую куркынычы бар диючеләр дә бар.
Бу хакта күбрәк монда укый аласыз.

👏6🔥3👍2
📍 Башкортстан парламентында урамда төкергән өчен штраф бирергә тәкъдим итәләр
Республиканың Дәүләт җыены рәисе Константин Толкачев Ярослав өлкәсендәге тәҗрибәне өйрәнергә кушкан, анда җәмәгать урыннарында төкергән өчен штраф каралган.
Беренче тапкыр тотылсаң – 1500 сум, кабат төкергәнеңне күрсәләр – 3000 сум.
Кирәкле тәкъдимме, ничек уйлыйсыз?
Яхшы тәкъдим дип уйласагыз, 👍 куегыз.
Мөһимрәк проблемнар бар дисәгез, 👎 куегыз.

👍10👎9
2023 елда Татарстанда 9нчы сыйныфны тәмамлаган 2 491 укучы туган телдән төп дәүләт имтиханын биргән.
Татар телен барлыгы – 2 351 укучы, чуаш телен – 99, удмурт – 29, мари телен 12 кеше сайлаган.
Республикада бары Югары Ослан районында гына бер укучы да туган телдән дәүләт имтиханын тапшыручы табылмаган.
Бу хакта күбрәк 👉 монда укый аласыз.

❤14🔥1
📍Украинадагы сугышта катнашкан Чаллы хәрбиләре сугышта алган хезмәт хакларының ашауга һәм хәрби киемгә китеп баруын сөйли
"Бөтен акчасын диярлек тегендә тота: ашарга, киемгә, мунчада юынып чыгарга", ди "Найк" кушаматлы хәрбинең хатыны.
"Штык" кушаматлы сугышчы исә яраланган өчен Путин вәгъдә иткән 3 миллион сумны ала алмавын әйткән.
❓Бөтен акчалары сугыш өчен китсә, бу кешеләр Украинага каршы сугышта нигә катнаша, ничек уйлыйсыз?

😁5👍2🌚1🍌1
📍 2022 елда Башкортстанда эш урынында 125 кеше үлгән
Иң куркыныч эш урыннары – эшкәртү белән бәйле оешмаларда. Аннан соң төзелеш тармагы бара, өченче урында – файдалы казылмалар ташу, саклау һәм чыгару өлкәсе.
Түрәләр сүзләренчә, 49 кеше хезмәтне саклау кагыйдәләрен бозганга һәлак булган.
Тулырак 👉 монда укыгыз.
@azatliqradiosi
Иң куркыныч эш урыннары – эшкәртү белән бәйле оешмаларда. Аннан соң төзелеш тармагы бара, өченче урында – файдалы казылмалар ташу, саклау һәм чыгару өлкәсе.
Түрәләр сүзләренчә, 49 кеше хезмәтне саклау кагыйдәләрен бозганга һәлак булган.
Тулырак 👉 монда укыгыз.
@azatliqradiosi
😢4
Русиядә Украинага каршы сугышкан студентларны югары уку йортларында бушлай укытырга тәкъдим итәләр
Шундый карар өлгесен Русиянең фән һәм югары белем бирү министрлыгы әзерләгән.
Документ Украинага каршы сугышкан студентларга уку йортында түләүледән бюджетка күчү хокукы бирә. Моның өчен нибары гариза язарга һәм сугышта катнашуны раслаучы документ тапшырырга кирәк булачак.
Министр Валерий Фальков әйтүенчә, бу карар өлгесен Русия президенты Владимир Путин "махсус операциядә" катнашучыларга ярдәм чаралары күрсәтергә кушканнан соң әзерләгәннәр.
❓Украинага каршы сугышта катнашучыларга ташламалар бүрүне дөрес дип саныйсызмы?

👎5👍2🤬2🤡1
Украинадагы сугыштан Башкортстаннан кимендә 819 кеше һәлак булган
Азатлык Путин режимы Украинада башлаган сугышта һәлак булган Башкортстан һәм Татарстан кешеләре турында мәгълүматны сугышның беренче көненнән туплап бара. Безнең хисапка күрә Башкортстан кимендә 819, Татарстаннан кимендә 512 кеше һәлак булган.
Башкортстан — бу сугышта иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе. Шул ук вакытта республика башлыгы Радий Хәбиров сугышка яңадан-яңа төркемнәр туплап җибәрә. Аларның гомум саны 13кә җитте. Башкортстанда төзелгән батальоннар, дивизионнар һәм роталар исемлеген монда карый аласыз.
#Татарстан
#Башкортстан

YouTube
Башкортстаннан Украинадагы сугышта кимендә 819 ир үтерелгән
Азатлык Радиосы Путин режимы Украинада башлаган сугышта һәлак булган Башкортстан һәм Татарстан ирләре турында мәгълүматны сайтта җыеп бара. Керегез: https://www.azatliq.org/a/sugishta-ulucheler/31916561.html
Безнең каналга язылыгыз: https://www.youtube.com/@azatliq…

👍2😢1
Татарстан Югары мәхкәмәсе Казан активисты Зөлфия Ситдыйкованың фатирын тентү турындагы карарны гамәлдән чыгарды
Зөлфия Ситдыйкованың фатирын 16 майда – татарстанлы Павел Чумаковка каршы ачылган Русия гаскәрен "кимсетү" турындагы җинаять эше кысаларында тентегәннәр иде.
Азатлык шул ук көнне куәт оешмаларының Казанда яшәүче башка берничә кешедә дә тентү уздыруын язды. Экстремизмга каршы көрәш үзәге вәкилләре Ситдыйковадан тыш, активист Вера Отрешко һәм журналист Наилә Муллаевага килде.
Казанның Совет районы мәхкәмәсе рөхсәт иткән тентү карарын Ситдыйкова шикять итте. Активист үзе әйтүенчә, Югары мәхкәмәнең бу карарны гамәлдән чыгаруы аның өчен көтелмәгән хәл булган.

Тентү уздыру мөрәҗәгатен Казанның Совет районы мәхкәмәсе яңадан карарга тиеш булачак.
👏2👍1
Кытайның Татарстанга экспансиясе турында язмабыз укучыларда кызыксыну уятты
Язмада әйтелгән төп фикерләрне бүген сезгә аерым тәкъдим итәбез.
❓Ничек уйлыйсыз, Кытайның Татарстанга экспансиясе республикага файдагамы, әллә зыянгамы?
Фикерегезне комментларда языгыз.

❤1🔥1